Саҗидә апаның ихласлыгына, йөрәк хисләрен бүтәннәргә күчерә алуына мөкиббән идек без.
Дөньяны азгынлык баскан бер чорда да, ягъни әле бүген дә ул шигърият күпләрне уйланырга мәҗбүр итә, игелеккә өнди.
Айдар Хәлим язганча, шагыйрәнең шәхсән мәхәббәте шәхси мәхәббәттән чагыштырыла алмас дәрәҗәдә өстен. Аның бөек мәхәббәте һәрчакта да бөек газап, бөек нәфрәт белән тәңгәл килә. Ул яктыда караңгылыкны, караңгыда яктылыкны онытмый торган камил шәхес
Саҗидә Сөләйманова иҗатына без кат-кат әйләнеп кайтканбыз икән, димәк, ул аңа лаек шәхес.
Шагыйрәнең әдәбият мәйданындагы исемен мәңгеләштерү юнәлешендә дә шактый эшләр эшләнде инде. Казанда, Башкортстан Республикасының Тәтешле, Яңавыл район үзәкләрендәге урамнарның берсе аның исемен йөртә, Әлмәттә исә шагыйрә исемендәге урамга һәйкәл дә куелган. Әлбәттә, әдәби мирасыбызны, әдәбиятыбызны саклау-үстерүгә дәүләткүләм игътибар сорала. Әлмәт шәһәре, «Татнефть» компаниясе бу юнәлештә үрнәк күрсәтә. Алар тырышлыгы белән шигърияттә үз урынын тапкан язучыларыбыз өчен 2006 елдан Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия һәм яшь иҗатчыларга стипендия бирелә башлады.
Шагыйрә әҗәл белән тарткалашкан елларда да иҗат итүдән туктамый. Тормышка мәдхия җырлый торган шигырьләр белән беррәттән «Гөлбадран» повестен яза. Берсеннән-берсе матуррак китаплар чыгару, аларның һәркайсын рус теленә тәрҗемә итү турында хыяллана. Ләкин аңа нәшриятта яткан соңгы кулъязмасының китап булып чыгу бәхетен татырга туры килми. «Сабыр канатлары» аның вафатыннан соң дөнья күрә. Шагыйрә үзе бакыйлыкка күчсә дә, иҗаты яши. Саҗидә Сөләйманова иҗаты халкыбызның рухи мирасы гына түгел, аның горурлыгы да
Фирүзә ҖамалетдиноваШигырьләр
«Ни белән үлчәнә үткән гомер»
Дөньяга килде бер кеше
1957Сөюмени
1958Язгы җилдәй
1958«Колачлап иңләдем»
1959Су буенда шәфәкъ алы
1959Туган җирем дә түгел
1959Ач, шигърият, серләреңне
1960Кыр казлары
1960Чишмә
1960Илһам Шакировка
Эзләреңне саклый һәр буразна
1960Әткәй истәлегенә
Хатлар язам
1960Гел синең белән
1961«Караңгылар алай кара түгел»
1961Үкенмим
1961Август
1961Гел синең белән
1961Кечкенә йорт бар тайгада
1962Шофёр
1962Бүген монда сәер бер тынлык
1962Сынау
1962Диңгез ярында
1962«Бер исә җил, бер тына»
1962Поезд бара
1962Кыш үтмәгән әле
1963Елга ага
1963Күзләреңдә
1963Юлларга чыксаң
1963Машинада атлар
1963Бәхет
1963Иртәнге җилләрдә
1963« Тиз кайт, әни»
1963Киек казлар китә
1963Янә килдем Минзәләгә
1964«Көн эссе»
1964Җырчы дустыма
(Венера Шәриповага)
1964Хәерле сәфәрләр
1964«Болыннарда сихри бер ямь»
1964«Ак конвертта адрес»
1964«Кичке шәфәкъ»
1964«Чәчәкләр аланда»
1964«Хисләр болыты»
1964«Чәчкә хисләреңне, букет итеп»
1964Саубуллашу вальсы2
1964Җырланмаган җырлар
(Цикл)
«Саргаеп көйгәнне»
«Тәңкә карлар»
«Яр тулып бозлар акканда»
«Күзләреңнән нурлар агылганда»
«Күзләр белән күзләр очрашканда»
«Иртәрәк килмәдең»
«Кайдан синдә бу кадәр»
«Яңгыр ява»
«Табышмакның җаваплары кызык, »
«Яланаяк юлга чыгам»
«Бозлы диңгез ятса арабызда»
«Буранлы кышларым, яшенле җәйләрем»
«Болытларны ярып, нидер үтте»
«Синең куллар белән минем куллар»
«Чәчләреңне тарар идем»
«Кашларың кыйгач» дигәннәр»
1964Йөрәк җыры3
1965Яңгыр килә
1965«Ымсындыңмы, күңел?..»
Еллар аркылы4
1965Агым сулар5
1965«Су буйларын буйлыйм»
1966Урсал тауда6
1966«Кар суы шаулап-гөрләп акты»
1966Җирдәшләр
1966Ерак икәнен дә беләм7
(Җыр)
1
Курыну югалтудан курку, кызгану.
2
М. Имашев музыкасы.
3
М. Имашев музыкасы.
4
Р. Бикбулатов музыкасы.
5
Р. Бикбулатов музыкасы.
6
Р. Нәгыймов музыкасы.
7
М. Имашев музыкасы.