Бу инде карар катгый, шикаять бирелми дигән сүз. Уенның бу төре уртага минем апа Ракиганы чыгарып бастыру белән тәмамлана. Минем апам авылда иң сылу, иң тыйнак кыз (халык шулай сөйли), аның әле уенга керә башлаганына да беренче генә ел. Ул әле генә ТБУМ1ны бетерде, шәһәргә укырга китәргә йөри. Аның бик яшерен генә яратып йөргән Әкрәмен кыш көне хәрби училищега алдылар. Алар, ичмасам, бер генә тапкыр иркенләп сөйләшә алдылармы икән? Бигрәк тә яшьләр бит. Апа нәрсә дип әйтер икән? Туктале, тыңлап карыйк Сорадылар. «Сөясеңме Әкрәмне?» диделәр, ә апам үз гомерендә беренче мәртәбә оялып кына түгәрәк эчендә җырлады:
Аһ, әгәр мөмкин булып, бу җырны ерак Одессадагы Әкрәм тыңлый алса иде! Дөньяда бу җырга кергән сагышның көчен үлчи торган берәр әйбер булса иде!
Безнең якның кызлары-егетләре бик тәмле теллеләр. Әгәр синең яшьләр арасында абруең бар икән, әгәр син кеше күңелен рәнҗетерлек эш эшләмәгәнсең икән, уртага кергәч, син ниләр генә ишетмәссең
Менә шулай кичке уенның башыннан ахырынача яшьләрнең теленнән энҗе коела.
Башка якларда ничектер, әмма безнең авылда «ят» дигән сүзнең эчке мәгънәсе коточкыч иде. Җитмәсә, аның тагы да көчлерәге бар анысы «җиде ят» дип йөртелә. Без кечкенәдән җырлап үстек. «Уфалла» арбасын кара-каршы бәйләп дүрт тәгәрмәчле арба ясый идек тә, чиратлап этеп, төялешеп йөри идек. Менә шунда җырлана иде инде барысы да. Ләкин ни хикмәттер безнең авылдан бер генә композитор, бер генә опера артисты чыкканы юк ул арбада җырлап йөргән малайлар хәзер барысы да колхозның тоткасы. Менә шунда без «ят», «җиде ят» белән таныштык. Баштарак бу бик абстракт көч иде.
Чыннан да, нинди кеше икән ул «ят»? Ихтимал, кешелек җәмгыятенең башлангыч чорында ул чит кабилә, чит ыругларга карата кулланылгандыр. Аннан, дәүләтләр оешкач, икенче бер дәүләт, икенче бер халык мәгънәсендә йөргәндер. Кыскасы, бу төшенчәне безгә әнә шул җырлы уеннар ачып бирергә тиеш иде.
Нурмый иртәгә армиягә чыгып китәсе иде. Аны сөйгән кызы белән уртага керттеләр. Нурмый шактый кызган, үзен бик кыю тота. Борчыла. Кызы бик чибәр шайтанның. Син анда ике-өч ел буе айт-двага басып йөргәндә, тыныч кына көтеп тора алырмы бу? Моңа бит килгән бер кунак егет сүз катачак. Ярый, үзебезнекеләр синең өчен дип сакласыннар да, ди
Куәтле тавыш белән Нурмый җыр башлады:
Әһә, «ят» синең иң газизеңә, иң кадерлеңә кул сузучы, күз салучы була икән
Чү Тау башында Нәби тавышы ишетелде. Нәби су буена төшкәндә һәрвакыт гармунга җырлап төшә. Горур җырлый, үз тавышының матур икәненә аның иманы камил. Аннан соң ул, нәрсә генә җырласа да, аны игътибар белән тыңлаячакларына шикләнми. Шуңа күрә вәкарь белән генә җырның матурын, мәгънәви яктан куәтлесен генә җырлый. Әнә бүген дә шулай:
Бу инде Нурмый җырына җавап сыман булды. «Ят»ның мәгънәсе ул кичне котчыккыч тирәнәйде, киңәйде. Шуның өстенә, уен таралып яшьләр кайтырга чыккач, Нәби тагын бер-ике хикмәтле җыр җырлады:
Бу җырда да сүз нигәдер ятлар, явызлар турында бара иде. Нәбинең бүген аеруча моңлы көне иде бугай, ул җырлады да җырлады:
Шулай «ят» образы күңелләрдә тәмам формалашты. Без үскән саен, ул образ да үсте һәм кырык беренче елны ул инде илебезгә басып кергән дошман төшенчәсенә барып кушылды. Шуның белән «ят»ның яманлыгы тагы да артты.
Гөрләгән су буйлары тынып калды. Шыксыз көз җитте. Сугыш башланганнан бирле болай да бушап калган авылдан сәламәтрәк кешеләрне окоп казырга җибәрделәр. Кая ул җыр, кая сиңа уен! Егетләр сугышта, кызлар урман эшендә, окопта. Авылның тыны кысылды. Хәсрәт, сагыш эчкә җыелды. Бер ел үтте, ике ел Әле сугышның очы-кырые күренми. Менә бөтен матурлыгы белән кырык өченче елның июне җитте. Шул ук таңнар, шул ук сандугачлар, су буенда шул ук чыклы үлән, түгәрәк уен уйный торган урын. Менә бер кичне монда дүрт-биш кыз төште. Икенче көнне күбрәк. Баксаң, ике ел эчендә авылда ике оя кызлар өлгергән икән. Ике оя малайлар үсеп җиткән икән Һәм түгәрәк уеннар башланды. Бераздан боларга инде олыгая башлаган теге, тыныч елларда чын егетләрнең көчле кулларын тотып уеннар уйнаган кызлар да кушылды. Бу йөрәкне баса икән. Ичмасам, егетең үз яныңда булмаса да, исемен телгә алалар. Ичмасам, аның туган авылының, суының исемен телгә алалар. Бу сагышлы йөрәккә шифа. Әлбәттә, уенның нәрсәседер җитми. Тозы чыкмаган аш шулай була. Шикәрсез эчелгән чөгендер чәе шулай була. Ләкин юк ише түгел. Түгәрәктә кызлар, уртага да бер кызны кертәләр. Теге соңгы «выпуск» малайлар әле уенга кермичә авыз ерып торалар. И адәм мәсхәрәләре, үзләренә күрә түгел! Сугыштагы егетләр кайтса, бураныгызны уйнатырлар иде! Моңсу гына, бертөрле генә җыр.
(Янәсе, уртадагы кызның сугыштагы егете Ташкичү авылыннан, шуны искә алалар.)
(Монысы үз гомерендә Казиледән бер егет белән дуслашкан иде, каһәр төшкән сугыш аяк чалды. Ярый инде, хет телгә алалар, нихәл итәсең) Менә шул. Уенның бу төре туйдыра. Им өчен бер егет булсачы!
Икенче уен башлана.
Монысында да теге, кайчандыр бу кызга тегеләйме-болаймы мөнәсәбәте булган егетнең исемен кушып җырлыйлар.
Кайчандыр Галимҗан исемле егетнең бик кадерлесе булган Факиһә түгәрәк уртасында «иелми, бөгелми» дигән вакытта ялгыз бии башлый. Биегән вакытта ул әнә шул Галимҗанны гына уйлый. Аңа бүтән берни дә кирәкми. Кайбер шаянрак кызлар шыпырт кына җырны болай дип тә сибәләр (аны хор эчендә кем әйткәнен дә сизмисең):
Кем белә, бәлки, яшьлек мутлыгы белән теге тыныч заманда анысы да булгандыр. Менә үзе хәбәрсез югалды бит әле, бәлки, йоклаган да булыр идең
Кайвакытта төссез генә, тонык кына уен уйнала. Монысының да максаты бер генә, җай чыгарган булып әнә теге фронтта йөргән егетнең исемен телгә алу, хыялда гына булса да кыз белән егетне җырда кавыштыру. Җырның сүзләре дә крестьянча гади.
Шуны әйткәндә уртадагы кыз әйләнеп бии.
Икенче җәйдә сугыш вакытында калкып чыккан егетләрне дә уенга ала башладылар. Уенның тавышы көрәйде. Яңа көйләр, яңа уеннар чыкты. Мәсәлән, яшь егетләрне уртага болай алалар: кызлар түгәрәк булып әйләнәләр. Яшь егетләр гамьсезләнеп читтә тәмәке тартып торалар. Уртадагы ялгыз кыз янына читтәге теләсә кемне кертергә хорның көче җитә.
(Читтә торган Миңлеәхмәт тәмәкесен ташлап уртага кереп баса.)
(Бу вакытта ул уртадагы кыз белән биеп әйләнергә тиеш.) Яшь егетне шулай әкренләп уенга өйрәтәләр.
Сугышка кадәрге түгәрәк уеннарында башлап йөргән өлкән кызлар инде картая башладылар. Яшьләр үскән саен, аларга уңайсызрак була иде. Ул арада кайсы егетнең үлгәне, кайсының гарипләнеп госпитальгә эләгүе турында да хәбәрләр килде. Күңелдә бу уеннар гына төзәтә алмаслык җәрәхәтләр ясалды.
Менә беркөнне бакча башыннан гына уен карарга дип минем апам да төште. Өлкән лейтенант Әкрәм кырык өченче елда Сталинград янында һәлак булган иде. Апам окоп казу эшеннән кайткан иде. Зифа буйлы, шомырт кара күзле бу кызга сокланмаган кеше авылда юк иде. Менә хәзер ул инде чирләп, үлем көтеп йөри. Элеккеге тулылыкның эзе дә калмаган. Күзләрендә хәят чаткылары сүнгән. Йөзләре саргайган. Нәрсәгә төшкән ул монда? Бәлки, ул үзенең яшьлек таңында бөреләнә башлап ачыла алмый калган мәхәббәтен эзлидер? Бәлки, ул саташып йөридер? Әллә ул үз гомерендә беренче тапкыр кешеләргә ачыктан-ачык җыр белән әйткән мәхәббәтенең эзләрен сагынып йөриме? Әллә ул, гомумән, тормыш белән саубуллашып йөриме? Менә кемнәрдер аның янына килделәр, кемнәрдер аны уенга алып керделәр. Бераздан ул инде уртада басып тора иде. Аңа «җәза» үтәттеләр. Ә ул болай дип җырлады:
Бу апамның халык алдында яшь гомере белән саубуллашуы иде, шул елны аның гомере өзелде. Аның яшисе килә иде, ләкин ул дөньяны каргамыйча үлде. Ул еламыйча, Ватан өчен, халык өчен эшләнгән эш дип, сыкранмыйча дөньядан китте. Халыкның җырлы уеннары турында язганда, сугышның әнә шул рәхимсез корбаны минем күз алдымда тора.