Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 стр 11.

Шрифт
Фон

Шундый җырлар белән авылдан чыгып китәләр. Басу капкасы янында аларны халык озатып кала. Военкоматтан, гадәттә, кич кенә кайталар. Алдан берәр олы кеше утырган ат кайта. Кемнәр алынганын, кемнәргә ак билет, кәҗә билеты бирелгәнен хәбәр итә. Бераз соңрак басу түреннән бик көчле җыр тавышы ишетелә. Бу алынган егетләр. Алар шау итеп җырлап авылга килеп керәләр, туган-тумачалары юл чатында көтеп торса да, аттан төшмичә бер кат урам әйләнәләр. Аларның армиягә китәчәге җырларының эчтәлегендә үк сизелеп тора:

(Берәр кыз белән сөешергә өлгергәндерме, анысында эш юк!) Иң ахырдан соңгы арба кайта. Монда армиягә алынмый калган бер-ике егет була. Болары шыпырт кына ындыр арты тирәсеннән үз өйләренә таралышалар. Ул көнне алар клубка чыкмыйлар. Алынганнар исә өйләренә кереп тормыйча бераздан клубка җыелалар.

Армиягә алынмый калган егетне атларга төялеп авылга килеп керү белән дөмбәсләп алалар. Бу һич тә гаеп ителми, монда кан чыгару, имгәтү юк, ахырдан ачу тоту, үпкә саклау да юк. 1938 елның көзге бер кичендә мин моны күрдем. Масра як басудан Арча юлыннан гармун тавышы ишетелде. Басу капкасы төбе тулы халык иде. Бөтенесе дә эчке бер дулкынлану белән комиссиядән кайтучы егетләрне көтәләр. Менә бервакыт басу капкасыннан гармун үкертеп өч арба егетләр килеп керде. Атлар ярсыган, егетләр бераз төшереп алганнар иде. Кемдер, мактанып:

 Без хөкүмәт кешесе, хәзер безгә нишләсәк тә ярый, дип кычкырды, арбадан коелып, туган-тумачалары, сөйгән кызлары белән аралаштылар шау иттеләр.

Шул арада бер почмакта шапылдаган тавышлар ишетелде ә без, малайлар, шунда! карасак, бер егетне әвәләп тә ташладылар. Эш зурга киткәнче тегесе сикереп тә торды, өенә таба ындыр артлап торып йөгерде дә. Аны куа китүче дә булмады, артык игътибар бирүче дә булмады. Бу гадәт ниндидер кыргыйлык булып хәтергә кереп калган. Ләкин еллар узган саен, мин бу гадәттә бабалар канының бер талпынуын, кешелек җәмгыятенең инстинкты тибешен күрә башладым. Күз алдына китерик: комиссиядән соң ун-унбиш көн эчендә авылдан утызлаган егет чыгып китә. Димәк, авыл бушап кала. Димәк, утызлаган кыз бу ел кышка егетсез керә, аулак өйләрдә алар моңаешып утырачаклар. Ә шул чагында тегеләр салкын бураннарда, тауларда, чүлләрдә, диңгезләрдә ил иминлеген саклап, мәшәкатьле гомер кичергәндә бер егет, Алланың кашка тәкәсе кебек, бөтен кызлар арасында берүзе кәпрәеп йөри. Андый егетне басу капкасы төбендә бер «иләп алу»ны ир кешеләрнең бу җәмгыятьтә төп көч икәнлекләрен аңлату, хатын-кызларның бер генә кеше игътибарына калу бәласеннән илне сакларга омтылулары дип, тарихи инстинкт авазы дип аңларга кирәктер.

Иртәгесен яшьләр җыю башлана. Китәсе егетләр чираттан кунак төшерәләр. Моны кайбер якларда «сөрән сугу» дип тә йөртәләр икән. Арча артындагы авылларда моны «яшьләр җыю» дип йөртәләр иде. Алынган яшьләр берничә көн буе урамда гармун белән йөриләр. Менә беренче рекрутның китәр көне җитә. Ул сөйгән кызыннан алган берничә кулъяулыкны төйни-төйни тезә. Аны кулына тота. Ат белән урам әйләнәләр. Китәсе егет капка төбендә кеше күргән саен арбадан сикереп төшеп күрешергә бара. Күп кеше аның кесәсенә акча сала. Мондый акчадан баш тартмыйлар, бу кимсетми. Кайвакытта егетнең капчыгына ашау әйберсе дә салалар. Китәсе егет мәктәпкә яки укытучысының өенә кереп күрешеп чыга. (Монысы әле дә шулай.) Юл чатында бер кат күрешкәч, китәсе егет иң соңгы булып арбага менеп баса. Гадәттә, авылны чыкканда шул егет җыр башлый. Ахырдан озак еллар буена бу егетне әнә шул җыры белән искә алалар. Кайвакытта үз авылының исемен телгә алып җырлыйлар.

19411943 елларда сугышка киткәндә дә шулай җырлыйлар иде. 1943 елдан соң андый нәрсә күзгә ташланмады. Чөнки авылда алай зурлап озатырлык егетләр дә, төялеп йөрерлек таза атлар да калмаган иде. Сугышка озатканда да якынча шундый җырлар җырланды. Тик кайбер өлкәнрәк яшьтәге кешеләр генә шактый трагик эчтәлекле җырлар җырладылар. Безнең авыл кешеләре, юл чатыннан чыгып киткәндә, бер җырны җырламый калмыйлар иде.

Кыскасы, җыр, көндәлек тормышка турылыклы юлдаш буларак, авыл халкын военкомат ишегенә кадәр озатып куя иде. Ватан сугышы елларында бу исә бик күпләр өчен соңгы юл, соңгы җырлар булды.

Безнең халкыбызда, Тукай әйткәнчә, кара-каршы җыр әйтешү ул кадәр үк матур чыкмый. Ләкин мәҗлестә җырның иплесен генә, кунак күңеленә хуш килерлеген генә сайлап алу халкыбызның нечкә күңелле, тыйнак һәм тәмле телле икәнлеген күрсәтә.

Менә безнең күрше Галимулла карт. Яшь чакта көрәшкән, итекче, балта остасы, гармунда уйный. Колхозның амбарын, ат абзарларын, лапасларын утызынчы елда ул төзегән. Хәзер мул тормышта яши, кунакка йөри, мәҗлес җыя. Менә аларның капкасына ат килеп туктый. Мин белеп торам: бу аның тире җыючы кияве. Ләкин мин калганын да беләм: ун минуттан тәрәзә ачылачак, тагын биш минуттан тальян тавышы ишетеләчәк һәм аннан җыр башланачак2.


Һәм шулай булды да.

Галимулла абзыйның үзе генә белгән көе бар. Ул көйне бүтән беркем дә уйный алмый. Аның бармаклары тупас, бер басканда тальянның дүрт-биш телен эләктерә. Ләкин теге көй чыга. Җырлаганда ул кызык җырлый: йә гармун тавыш бирә, йә ул җырлый. Әйтергә кирәк, берсе туктаган урында икенчесе дәвам итә белә. Шуның белән бик тә үзенчәлекле бер моң туа.

Йә, ниләр җырлый соң ул?

Ул менә болай җырлый:

Шәп әйтте картлач. Ләкин бу башы гына икән әле.

Гармун ыңгырашты. Карт кызды.

Һәм менә шулай рәттән унлап җыр.

Бәлки, бу картның әзер репертуарыдыр? Күрше булганлыктан, мин аны төрле мәҗлесләрдә күрдем, һәрберсендә җыр белән җиңеп чыга иде.

Кичке җырлы уеннар, урамда җырлап йөрүләр инде бетте. Тормыш шулай үзгәрештә. Боларны инде һич тә кире кайтарып булмый. Сүз ул турыда бармый. Сүз әнә шул җырларны, шул гадәтләрне тарихи материал буларак кәгазьгә төшереп калдыруның, аларны сәхнәдә, халык күңелендә саклап калуның кирәклеге турында гына бара.

Җырлы уеннар һәм урамда гармун белән җырлап йөрүләрнең бетүенә түбәндәге хәлләр сәбәп булды. Сугыштан соң авылга техника керде. Дөньялар гизеп кайткан егетләр, кичләрен велосипедка атланып, әллә ничә чакрым ераклыктагы авылларга кызлар янына йөри башлады. Техника араларны якынайтты монда инде урамда җырлап йөрергә вакыт та калмый иде. Мотоцикл алу модага кереп китте. Авылда мотоциклы яки машинасы булмаган егетне бөтенләй егеткә дә санамыйлар. Сугыштан соң ике рәтле төймәле гармуннар күбәйде. Бераздан Казан, Шуя фабрикалары хромка гармун чыгара башлады. Хромкада уйнарга өйрәнү тальян белән чагыштырганда бик ансат, авылда гармунчы күбәйде. Хромка тиз уйнала торган көйләр, бию көйләрен башкару өчен уңай. Озын көйләр кысрыкланды. Ул арада военкоматка йөрү, армиягә китү өчен машиналардан файдалана башладылар. Урам әйләнү, җырлап йөрүләре дә бетә барды. Клубта күбрәк кино күрсәтелә башлады. Яңа заман яшьләрен, әлбәттә, кино сәнгате йотты. Клубларга бильярд, шахмат, теннис һ.б. уен җиһазлары алынды. Җәй көннәрендә клуб бакчаларында волейбол уеннары оештырыла башлады. Шулай итеп, ат адымына, әкренләп җырлап йөрүгә корылган бик күп йолалар күмелеп калдылар. Заман үзенең яңа йолаларын тудыра бара

Уен җырлары һәм урам җырлары исә яшьләрдә үз авылына, үз туфрагына мәхәббәт тәрбияләү буенча озак еллар файдалы хезмәт иттеләр дә тарих сәхнәсеннән төштеләр.

Һәрнәрсә агышта, һәрнәрсә үзгәрештә. Тормышның кануннары шундый

Мин бу язмаларымны тәмамлап утырам. Күрше квартирада радио кабыздылар. Анда яңа заман авазы белән сугарылган классик музыка галибанә яңгырап бүлмәне тутырды. Нинди бөеклек, югарылык Джон Льюисның пьесасын Американың хәзерге заман джаз-квартеты һәм кыллы инструментлар квартеты башкара икән. Мин каләмемне куеп ирексездән музыка дөньясына чумам һәм күзләремне йомам Шулвакыт минем күз алдыма сугыш авырлыкларын җиңеп чыккан сыкранмас халкым килеп баса. Әнә алар тальян гармун белән эштән соң урамда җырлап йөриләр. Әнә алар җырлый-җырлый сөешәләр, кавышалар, бәйрәм итәләр. Җыр белән алар изге Ватанны сакларга сугышка чыгып китәләр. Җыр белән үләләр. Ләкин илгә җиңү җырлары калдыралар.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3