Амирханов Марат Амирханович - Казан-йорт / Казань-юрт стр 6.

Шрифт
Фон

Үрбәткә ничек тә атын аякка бастырырга кирәк иде. Шуңа күрә Күбәләккә тынгы бирми. Тирги-тирги, чыбыклый-чыбыклый йөртә.

Бервакыт ат колакларын шәмдәй катырып пошкырып җибәрде. Үрбәтнең эче жу итеп китте. Ниндидер шомлы пошкыру иде бу.

 Әллә төшләнәсең инде, бирән марҗа, дип, үзенең күңелен күтәрү өчен генә сукранып та алды.

Ат чынлап торып тынычсызлана иде: ялт та йолт карана, боргалана, еш-еш пошкыра. Шунда Үрбәт учактагы куз шикелле ялтырап торган ут шарчыкларын шәйләп алды.

Бүреләр! Ауга чыккан бүреләр! Су эчәргә килгән хайваннарны сагалыйлар, күрәсең.

Хәл куркыныч. Хәзер үк, шушы мизгелдә үк бер-бер әмәлен табарга кирәк. Ач бүре усал була. Ияргә тагылган күн капчыкта үткен пычак та, кыска саплы чукмарбаш та бар, билгеле. Ләкин бу кораллар белән дә бүреләргә каршы тора алмаячаксың. Өер ич алар. Шундый көтелмәгән адым ясарга кирәк ки, ул адым бүреләрнең өнен алырдай булсын.

Ятып калганчы, атып кал, ди. Үрбәт атына сикереп менде дә бар тавышына кычкырып җибәрде:

 Күбәләк, оч! Күбәләк! Күбә-ә-ә-ләк!!!

Могҗиза әкияттә генә була, диләр. Баксаң, могҗиза тормышта да бар икән ич. Әле генә аякларын көч-хәл белән атлаучы Күбәләк, берни булмагандай, алга ыргылмасынмы?!

Бүреләр, дөрестән дә, берара аңышмыйча аптырап тордылар. Күбәләк ике-өч ат сузымы җир киткәч кенә, исләренә килеп куа башладылар. Берсе, ата бүре иде булса кирәк, чапкынның бугазына сикерү ниятеннән каршыга төшеп, юлны бүлмәкче итеп караган иде дә, кая ул, әйтерсең лә Күбәләккә канатлар үсеп чыкты, оча гына.

 Күбәләк, бирешмә, Күбәләк!

Күп тә үтми, үзләрен эзләп килүче Муса бәкнең кешеләренә тап булдылар.

Түшәкче Бәһиҗә тәтә белән Күбәләк гомерләре буена Үрбәтне кадерләп йөрттеләр. Күбәләкне ул Казанга да алып килде. Иван әсир иткәч, ишетүенчә, елгырны урыслар үз утарларына алганнар. Көфер кулларына эләкте бит балакаем, дип бик кайгырган иде. Түшәкчесе соңгы сулышына кадәр турылыклы хезмәт итте, тоткынлыкта да читләшмәде. Әҗәлен генә урыс җирендә тапты, җанашым. Ә нинди зирәк хатын булган ул дала кызы. Төшенә кергән ак сакаллы мосафир кебек, ул да хуҗабикәсенең киләчәген яхшыга юрый иде. Аның тормышында чынлыкта да ак атка атланган ак киемле яугир пәйда булды.

И Бәһиҗә тутаем, мең-мең рәхмәт сиңа, урының җәннәттә булсын. «Син башкаларга охшамаган бикә, сине Ходай җиһанга изге гамәлләр кылу өчен җибәргән», дия иде ул.

 Каян беләсең? дип, ышанасы килмичә башын чайкаганы хәтерендә. Мәхбүс нинди изге гамәлләр кыла алыр икән?

 Кырыкламаң вакытында тәнеңнән көлтә-көлтә нур чәчелде, диде Бәһиҗә түшәкче, кырык кашык суны башыңа кырык кашык белән үзем коеп тордым. Кашыклары көмеш иде.

 Нишләп соң анамның бу хакта бер сүз дә әйткәне булмады? дип гаҗәпләнде Үрбәт.

 Ул нурны мин генә күрдем бит, бикәм.

 Ничек инде

 Монысы Ходайдан, ханбикә

Ак төс шат төс. Дөрес юраган түшәкче. Мәңге бетмәс кебек тоелган төн, ниһаять, үтеп китте, аның талына да әкияттәге кебек каурый кош килеп кунды.

Мөхәммәдәмин Илһамга бөтенләй охшамаган. Илһам саргылт йөзле чирләшкә кеше иде. Хатыннарына да игътибар булмады, түшәкләре һәрвакыт салкын иде мескенкәйләрнең. Үзе, чарасызлыктандыр, мөгаен, кәеф-сафа сөрүгә һәвәсләнеп китте.

Мөхәммәдәмин җиңеннән елан чыгара торганнардан. Буй-сынына да карап кына торырлык. Киң җилкәле, кырыс йөзле. Яшьтән үк шушындый егетләр ошый иде аңа, баһадир гәүдәлеләр.

Илһам үлгәндә, ул унҗидесен генә тутырган иде әле. Инде аннан соң ундүрт ел вакыт үтеп китте. Егерме тугыз яшьтә кара халык бичәләре, бер олау бала тудырып, оныкларын сөеп, түр башына менеп кунаклый, тегене тегеләй итегез, монысын монда аударыгыз, дип, оланнарына әмер генә биреп утыра.

Ә Үрбәт бернинди олыгаю да сизми, үзен яшь чагындагыдай хис итә. Әле бит аның юньле-башлы ир назы да күргәне юк.

Кызык бу җиһан. Кайчан гына «гомерем ахырына якынлашты, иманыма тугры калып, догада килеш өзелсәм иде» дип теләк тели иде. Хәзер гыйшык утында яна, башы-аягы белән мәхәббәт дәрьясына чумды. Шулай да була икән.

Мөхәммәдәмин исә үтә дә каршылыклы тойгылар кичерә иде. Чөнки Илһам агасын ул үзенең дошманы дип санады. Атасы Ибраһим хан вафатыннан соң Көнчыгышка йөз тотучыларның мәнфәгатьләрен алга сөрүче фирка, нугайларның турыдан-туры хәрби булышлыгы белән, тәхеткә Илһамны утыртты. Шул рәвешле, кануни ханны Мөхәммәдәминне читкә типтеләр. Дөрес, Мөхәммәдәмингә атасы вафатында тугыз яшь кенә тулган иде. Ләкин тәхет мәсләгендә кемнең ничә яшьтә булуы мөһим түгел. Имчәк баласы да, алтмыш яшьлек бабай да тигез хокуклы.

Мөхәммәдәмин, Мәскәүгә китеп, Иванның үкчәсен үбәргә мәҗбүр булды. Дөрес, ул, олуг кенәз фатихасы һәм ярдәме белән яу чабып, агасын тәхеттән читләштереп торган иде торуын. Бугазына янә шул нугайлар басты. Ә Иван Сарай белән мәшгуль иде, ныклап булыша алмады. Илһам тагын хакимлекне үз кулына алды.

Хәзер дошманыңның хәләлен бичә ит инде! Терәк, имеш. Үзе әйтмешли, бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый инде ул. Дошман хатыны барыбер дошман булудан туктамас.

Иванның талканы коры. Каршы килә алмыйсың, чөнки тәхет тоткасы аның кулында. Әле кәләшен күргәне дә юк. Ниндиерәк нәмәстәдер. Хәер, тоткын хатынның рәте була димени? Серафимага җитәме соң? Татлы, чукынмыш. Мәмрәп пешкән җиләк кебек бит.

Тәхет тә татлы шул. Аның өчен теләсә нинди корбаннарга да барырга ярый. Тәхет булса, калганы була да була инде. Даны да, байлыгы да, хөрмәте дә

Тәхет ул җирдәге оҗмах.

* * *

Никахта зөфаф киченә, күптәннән килгән гадәт буенча, кәләшне кияү буласы кешенең өлкән хатыны әзерли. Бу эшкә ул җитәкчелек итә. Үрбәтне дә Мөхәммәдәминнең карт җәмәгате Җөһдә ханбикә үз канаты астына алды. Сарайда аны баш хатын дип йөртәләр. Чөнки зур гаиләгә ул күз-колак.

Үрбәт яшь хатын саналырга тиеш булса да, Җөһдәдән ике яшькә өлкәнрәк иде.

Никахтан соң Үрбәтне мунчага алып киттеләр. Анда аны, анадан тума чишендереп, Җөһдә ханбикә каршына китереп бастырдылар. Үрбәт яшь тал шикелле зифа буйлы, ыспай, чибәр иде. Һәрнәрсәсе урынында, артык җире дә, ким җире дә юк. Мондый буй-сынга, бу күкрәкләргә наз өрсәң, мизгел эчендә кабынып китәчәкләр

Ишектән көндәш керсә, тишектән җәнҗал керә, ди. Җөһдә дә ирексездән үзенең арыш боламыгыдай җәелгән эленке-салынкы гәүдәсен күздән кичереп сыкрап куйды. Теле дә үзенә буйсынмады.

 Чәчен тар толым итеп үрегез, бу өтермә түгел, иштәбәйлекне ташларга вакыт, дип, зәһәрен куды.

Кәнизәкләр бер-берсенә карашып куйдылар: чәче дә бик килешле яшь бикәчнең, үзе дә

 Авызыннан ис килмиме, ханның җене сөйми исле хатыннарны, дип, Җөһдә янә һөҗүмгә күчте.

Болай тугарылырга ярамаганны ул, билгеле, үзе дә бик яхшы белә, тик акылыннан битәр көнчелек баш иде аңа бу мизгелдә. Тәки күрше бүлмәгә кереп китте дә туйганчы елап күңелен бушатты. Шуннан соң гына тынычлангандай итте, вазифасына кереште.

Ниләр генә кыландырмадылар Үрбәтне. Түзде, тынын да чыгармады. Иң соңыннан өстенә бер ләгән җылы сөт койдылар да авыз-борынын берничә тапкыр ниндидер татлы төнәтмә белән чайкаттылар. Яңадан тугандай булып калды Үрбәт, тәне каз каурыедай җиңеләеп китте. Аңа хәзер ашарга да, эчәргә дә ярамый. Зөфаф кичендә кияү егете сыйласа гына, ризыктан авыз итәргә була. Анда да күгәрчен томшыгына эләгерлек микъдарда гына, тәненең татлылыгын аш-су исе басып китәргә тиеш түгел.

 Хан куштанлыкны ярата, шуны исеңдә тот, дип, соңгы киңәшен җиткерде Җөһдә.

Мөхәммәдәмингә, мөселман өммәтендәге кеше буларак, сөннәт кагыйдәләрен төгәл үтәү фарыз. Шулай да бик хикмәтле хәл килеп чыга бит әле монда. Илһам ханга каршы Казан-йортка яу чабып, беренче тапкыр тәхеткә утырганда да Иван патша фатихасы белән Нугай бәк токымы кызы Җөһдәгә өйләнгән иде. Ул чагында да олуг кенәз аны буйдак хәлендә тәхеткә якын җибәрмәде. Хәзер дә, икенче тапкыр хан дәрәҗәсенә ирешкәндә дә, ул Мөхәммәдәминне тагын яшь хатын куены аша уздырды. Абынмасын-сөртенмәсен өченгә үзе кирәк санаган ышанычлы чараларны күрүе, ахры.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3