Амирханов Марат Амирханович - Казан-йорт / Казань-юрт стр 5.

Шрифт
Фон

Габделлатыйфка ул башта ук өмет багламады, күз буяу өчен генә, казанлылар алдында яхшы атлы булып күренү өчен генә, тәхеткә утыртып торган иде.

Мөхәммәдәмин башка камырдан җәелгән. Ул камырны Иван үзе изде. Шуның нәтиҗәсе буларак, Мөхәммәдәминнең тәүге ханлыгы чорында Мәскәү өчен искиткеч кулай Килешүгә кул куелды да инде. Анда өч кенә маддә: Мәскәүгә каршы яу чапмаска; Казан тәхетенә Мәскәү фатихасыннан тыш хан утыртмаска; ханлыкта яшәүче урысларның хокукларын чикләмәскә, тулы ирек бирергә.

Шушы гади генә өч маддә Казан ханлыгын вассал хәленә төшерде дә куйды. Дөрес, әлегә ханлык мөстәкыйльлеген җуймады. Әлегә

 Улым, Мөхәммәдәмин, бер атнадан Казанга чыгып китәсең, җыен, ханлык сиңа күчә, бик озакка күчә. Ходай рәхмәтеннән ташламас, иншаллаһ. Ә олуг кенәз сиңа элеккечә һәрвакыт хәерхаһ булыр. Амин.

Мөхәммәдәмин олуг кенәзнең аягына егылды, озын камзулының итәкләрен үпте, үзе бертуктаусыз: «Сүзеңнән чыкмам, атакай», дип мыгырданды.

Ул чиксез шат иде. Бөек Казан ханлыгының башында тору бик зур дәрәҗә. Ул аның ләззәтен татып караган иде инде. Илнең төтене дә тәмле, ди.

 Йә, җитәр, тор, улым, тагын бер теләгемне җиткерәсем бар әле минем, дип, Иван Мөхәммәдәминнең аркасыннан какты.

Мөхәммәдәмин торып басты. Ләкин дулкынлануын басар хәлдә түгел иде әле. Ниһаять, халәтенә тиң кирәкле сүзләре дә табылды.

 Җирнең чиге бар, атакай, ә күкнең чиге юк. Минем сиңа булган ихтирамым да күк шикелле чиксез, диде ул чын рухлану белән.

 Беләм, улым, беләм

Иванның да керфекләренә «чык» кунды.

 Инде чираттагы теләгемне тыңла, диде Иван.

 Баш өсте, атакай.

 Синең озын итәкләргә һәвәслегеңне Рәсәйдә белмәгән адәм юктыр, диде ул, көлемсерәп, шуның аркасында беренче ханлыгың хурлыклы рәвештә өзелде дә, казанлылар синнән баш тартты. Хатыннарың җебегән, күрәсең. Уйладым-уйладым да үзем кәләш табарга булдым. Һәм ифрат та көчле, искиткеч тотрыклы, вәгъдәсендә үләргә әзер торган хәләл җефет таптым. Сезгә, мөселманнарга, ислам күп хатынлыкны рөхсәт итә бит, шулаймы?

 Дүрткә кадәр, диде Мөхәммәдәмин басынкы гына.

 Ә синеке ничәү?

 Икәү

 Тиздән өч булыр.

 Кем соң ул, атакай?

Иван, күзләрен кыса төшеп, Мөхәммәдәмингә карап торды. Бу аның елмаюы иде. Ләкин аңа елмаю килешми иде, йөзе чытылып, ямьсез кыяфәткә керде.

 Илһам ханның яшь хатыны.

 Атакай, башымны ашама, атакай

 Бу инде хәл ителгән, диде Иван коры гына, ахмак дустан акыллы дошман артык, ди. Ул синең иң ышанычлы терәгең булачак. Ундүрт ел буе мин аны православиегә күчерергә тырыштым. Иң оста чәчән боярларымны, иң уңган тылмачларымны җибәрдем. Шул гомер эчендә авызыннан «йә» дип тә, «юк» дип тә бер кәлимә сүз ала алмадылар. Мин ул хатынның ныклыгы алдында башымны иям. Сиңа нәкъ шундый каты куллы, турылыклы вә вәгъдәле җәмәгать кирәк иде. Мин бик шат.

 Атакай, зинһар, башка берәүне димлә, бер ул гына каты куллы түгелдер лә.

 Сүз көрәштермибез, улым. Син аңа болай да өйләнергә тиеш. Ул агаңның тол хатыны.

Иван кулларын чәбәкләгәндәй итте. Баш сакчы ишекләрне киереп ачып куйды да оран салды:

 Бөтен Рәсәйнең олуг кенәзе Иван Васильевич сезгә, бусагадан кереп, баш орырга рөхсәт итә!

Керүчеләр, чират торып, берәм-берәм олуг кенәзнең камзул итәген үбеп чыктылар.

Иван аларга Барча Казан җиренең чираттагы ханын тәкъдим итте. Боярлар, бил бөгеп, әлеге карарның хаклыгын таныдылар. Шуннан соң Түгәрәк зал хуҗасы икенде күләгәседәй озын буйлы Михаил Кляпикны, бармагы белән ишарәләп, үзе янына чакырды.

 Кенәз Михаил Андреевич Кляпик минем иң мөхтәрәм илчеләремнең берсе, диде, Мөхәммәдәмингә мөрәҗәгать итеп. Ул сине тәхетеңә утыртыр. Аны уң кулым дип исәплә. Сүзеннән чыкма. Ул яклаучың да, таянычың да, хуҗаң да.

«Әле ярый Шеин түгел» дип сөенде Мөхәммәдәмин, олуг кенәзнең кулын үпкән арада.

* * *

Хан бичәсе алтмышта да кәләш, дип әйтә торган иде түшәкчесе Бәһиҗә тәтә. Бик мәрхәмәтле, ифрат та йомшак күңелле иде мәрхүмә. Ул аңа ике дистә ел фидакарьләрчә хезмәт итте. Фидакарьләрчә, чөнки Үрбәт «атам иркәсе» булып үсте. Атае да, анае да төпчекләрен бик үсендерделәр. Кыз «юк» дигән сүзне бөтенләй белмәде. Ярәшер вакыт җиткәч кенә тезгенне кыскартып караганнар иде дә, соң булып чыкты. Холкы үз дигәнчә тәгаенләнгән иде чибәркәйнең. Чын дала кошы, кая тели, шунда куна. Яучылар килгән көнне дә ут булды да су булды бит. Кияүнекеләрнең исә кәләшне күрәселәре килә.

Муса тирә-якка чапкыннар чыгарып җибәрде. «Кирәк икән, Каф тавының ташын ташка актарыгыз, даланың астын өскә әйләндерегез, диңгезне күккә асып куегыз, әмма дә ләкин кызымны каршыма китереп бастырыгыз», диде.

Бу чакта Үрбәт шактый җир киткән иде инде. Ул, яучылар дигән сүз колагына килеп ирешүгә, өс-башын да алыштырмыйча, утарга элдертте. Аның берничә чапкыны бар. Шулар арасында иң затлысы, иң җитезе Күбәләк атлысы. Моннан ике-өч ел элек атае бүләк иткән иде. Тай гына иде әле. Сөт шикелле ап-ак иде, нәкъ Чыңгыз ханның Сәтәр кушаматлы толпары. Сәтәр дә ап-ак булган, имеш. Күпме орышларда катнашкан, үзенә дә яра алмаган, хуҗасын да саклаган. Тылсым иясе дип йөрткәннәр аны.

Әлеге елгыр тайны күргәч, кызчыкның кабарынкы иреннәре арасыннан бер генә сүз чыкты:

 Күбәләк!

Дөрестән дә, күбәләк кебек иде ул. Менә-менә канатларын җилпеп алыр да очып китәр сыман.

 Исем дә таптың, кызым, дип, атасы Үрбәтнең чәчләреннән сыйпап алды.

Күбәләк хәзер элеккедән күркәмрәк тә, матуррак та. Мәһабәт! Бер сүз белән генә аны шулай сыйфатлап булыр иде. Ул күкрәк дисеңме, ул аяклар дисеңме һәммәсе чын ясау. Буй-сыны тоташ аяктан гына тора кебек. Томырылып чапканда исә, еландай сузылып, җиргә ятып бетә ул.

 Күбәләк, коткар мине, диде Үрбәт, бу мәрхәмәтсез йортта миңа урын калмады.

Үрбәт әнә шулай елгырына эчен бушата. Барысын да сөйли. Тегесе, аңлагандай, башын хуҗабикәсенең иңенә салып тыңлап тора. Хәзер дә бик тиз аңлаштылар. Кыз сыртына менеп тә җитмәде, Күбәләкнең тояклары астыннан аҗагандай очкыннар сибелде. Гадәттә, ул тезген тоттырмый, юлны да югалтмый.

Өйлә вакыты иде. Даланың, утлы шар шикелле, иң кызган чагы. Бу вакытта кешеләр генә түгел, маллар да күләгәле урынга елышалар. Кояш зәһәрләнепме-зәһәрләнә. Һава булып һава эри. Әнә офыкта дөрләп янган һава су өстендәге томан сыман дулкынланып тора. Ат җиле дә өттереп-өттереп ала. Үрбәтнең үз кайгысы да нәкъ шушы мәрхәмәтсез көн шикелле иде. Юан бүксәле яучылардан ничек тә ераккарак китеп олагасы килә аның. Ата-анасының ут йотуы да, бөтен утарның аякка басуы да аны кызыксындырмый. Боларны белми һәм беләсе дә килми. Алда ни көтә, бу уен ни-нәрсә белән бетәр бу хакта да борчылмый. Күбәләк. Дала. Үзе. Дөньясы менә шушы өч затка сыеп беткән. Әлеге дөньяда яучыларга гына түгел, якыннарына да урын юк. Чөнки алар аны бик нык кыерсыттылар.

Кызу капты, күрәсең, берзаман Үрбәтнең башы авыртырга тотынды. Күбәләкнең дә колаклары шиңде, сүлпәнләнде. Аларның икесенә дә ял кирәк иде. Ялдан да битәр, су кирәк, су! Кайдадыр күл булырга тиеш. Үрбәтнең анда су коенганы да бар. Диңгез белән тоташкан зур күл ул. Суы да бик чиста. Тик анда ничек барып җитәргә?

Шөкер, Күбәләк бу юлы да сынатмады. Кояш тәгәрмәче офык артына кереп бетәр-бетмәс, яшь бикәне Ак күл янына китереп төшерде. Дөресрәге, килә-килешкә туп-туры суга керде дә голт-голт эчә дә башлады. Кабыккан чибәркәй. Шулай булмыйча, көне буе аяк өстендә ләбаса.

 Кызган килеш алай күп чүмермә, күбәләк, аягыңа су төшәр, диде Үрбәт, тезгенен тарткалый-тарткалый.

Бахбае гына тыңламады.

Кызның шиге дөрескә килде. Күп тә үтми, Күбәләкнең аяклары тубырланды. Далада көн күрүче буларак, Үрбәт бу хәлләрдән хәбәрдар иде. Мондый чакта атны акрынлап йөртергә, аякларын язарга кирәк.

Йөренә торгач, күктә йолдызлар кабынды, җиһанга төн пәрдәсе эленде. Ул исә дала уртасында чатанлаган аты белән ялгызы калды. Далада кунып та калганы бар Үрбәтнең. Тик аның янында һәрвакыт, айт иткәндә тайт, дип торучы хезмәтчеләр була иде. Бүген барысын да үзбашына башкарырга тиеш. Иң кирәк чакта Күбәләк тә сафтан чыкты, хәзер аңа хәтта үз койрыгы да авыр йөккә әйләнеп бара.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3