Бартольд гомере буе татар матбугатын, фәнни хезмәтләрне күзәтеп барган кеше. Татар матбугатыннан ул «Вакыт» белән «Шура»ны яратып укыган. «Вакыт» һәм «Шура»да аның мәкаләләре дә басылган. Татарлар арасында үзенең хезмәтләрен белүче кешеләр булганга чын күңелдән шатланган. Татар газеталары аның ачык йөзле, мөлаем, хакыйкатьпәрвәр зат икәнлеген язалар. «Шура» еш кына аның хезмәтләренә кагыла, аны телгә ала. Арадан берсендә аның сүзләрен китергәндә хата җибәрә. Бартольд моңа зур игътибар бирә һәм «Вакыт»ка хат яза. Анда, ди, галим, минем тарафтан төрки халыклары адресына каты сүз әйтелгән дигән фикер аңлашыла. «Төрки милләте хакында һичбер вакыт вә һичбер урында миннән садир булмаган29 каты сүзләр миңа нисбәт бирелмәсен иде, минем өчен анысы бик әһәмиятле». «Шура» болай җавап бирә: «Остазларымыз булган Григорьев, Бартольд, Радловларның әсәрләре белән танышлыгымыз арткан саен, ул хаталар кими барырлар. Ул хаталарны гыйльми максатта төзәтеп барырга кирәк. Россиядәге төркиләр илә руслар арасында инде искедән бирле дәвам итеп килгән аңлашмау, бер-береңнән читләшү бетәргә тиеш. Болар арасында инде хакыйкый мөнәсәбәт, кулга-кул тотышып бару башлансын иде».
Татар матбугаты битләрендә болардан тыш академик Фёдор Евгеньевич Корш, профессор Катанов, Иосиф Готвальд турында язылган бик күп җылы материаллар табарга мөмкин. Материал сайлап алуда критерий бер генә: ул галимнең татар халкына мөнәсәбәте. Корш турында зур материаллар бирү дә шуңа кайтып кала. Ул, ди «Вакыт» газетасы, «безне сөйде, безнең хакымызда йөз яктылыгы булырлык сүзләр әйтте. Россиядә Шәрык гыйлемнәре белән шөгыльләнүчеләр байтак булса да, үзләренең белекләрен хакыйкатькә генә хезмәт иттерүчеләр, безгә дә үз белекләреннән файда тигезүчеләр бик сирәк очрый. Ахыр гомерендә мөстәшрыйк булган Корш безне бик якын күрде, шул нисбәттә үзенең вафаты белән безне артыграк кайгыга төшерде»30.
Ориенталист Н. Ф. Катановның татар культурасы өлкәсендәге роле матбугатта галим Петербургка күчеп китәр алдыннан күтәрелә. Моны иң актив күтәрүче органнардан «Йолдыз»ны күрсәтергә мөмкин. Эш шунда ки, Катанов китәр алдыннан үзенең китапханәсен Казанда сатып калдыру турында хәбәр итә. Бу мәсьәлә буенча «Йолдыз» берөзлексез информация биреп бара.
Либераль газета мәсьәләне либералларча ача: газета битләрендә татар байларын шушы китапханәне сатып алырга үгетләү башлана. 30 мең сумлык китап 10 меңгә сатыла дип хәбәр басыла. «Йолдыз» китапханәнең нидән торганын белмичә сөйли. Моны «Вакыт» ачып бирә. Китапханә, нигездә, төрки китаплардан, букинист, антикварлардан җыйган китаплардан тора. Анда кулъязмалар күп. Бөтендөнья ориенталистларының иң сирәк китаплары бар. Атласлар, рәсемнәр. Барлыгы 10 мең том чамасы 24 шкаф, һәр шкафта 6 шүрлек китап. «Вакыт» газетасы моны сатып алырга Уфа, Оренбург байларын өндәп карый. Казанда өмет юк, булдыра алмаслар, ди. Анда хаҗәтсенү күренми. Моны сатып алсак, «берничә ун мең сумлар сарыф итеп, бәгъзе бер хәзрәтләрнең исемнәре, шөһрәтләре өчен салынган мәдрәсәләрдән, авылларны вак кисәкләргә бүлеп, теләгән кешеләрне имам итмәк өчен салына торган мәсҗетләрдән әллә никадәр артык файдалы һәм саваплы эш булыр иде»31. Шунысы характерлы: һәр ике газета бу очракта динне тәнкыйть итә. Нинди сак «Йолдыз» да болай дип яза: «Шушы китапханәне алырга бер бай табылмады. Үткән елларда Казанда бер атаклы бай 15 меңгә төшереп кирәкмәгән урында мәчет салдырды. Әгәр бер кеше мөфти хәзрәт исеменә мәчет салырга яки көмеш комган бүләк итәргә дисә иде, һичшиксез, күбрәк тә җыелыр иде. Бездә урманга утын ташучы, диңгезгә су ташучы байлар байтак. 50 шәр сум гына җыйыйк. 200 бай юкмыни? Халыкның алга китүендә, аның төрле фәннәрдән җиңеллек илә хәбәрдар булып мәгълүматын арттыруында иң зур урын тотучы, шөбһәсез, китапханәдер».
Казан шулай үгет-нәсыйхәт сатып ятканда, Төркиянең бер вакыфлар нәзарәте «Йолдыз» аркылы китапханәнең хакын сорап ала. Озак та үтми, бу китапларның бәясенә килешеп вакыфлар нәзарәте гыйльми мөәссисләр32 назире Рәшид бәкне Россиягә җибәрә. «Йолдыз» һәм башкалар китапханәнең ничек сатылганын күзәтәләр.
1914 елда М. Акъегетзадәнең сеңлесе Хәдичәнең кияве инженер-полковник Гомәрбәй килеп, китапханәне төяп алып китә. Китапханәне Алтын Мөгез ярына бер бина салып урнаштыралар. М. Акъегетзадә моны эшкәртү өчен Истанбулдагы татар студентларыннан бер группа төзи. Китапханә нигезендә Төркиянең тюркология институты төзелә. Китапханәдә барлыгы 22 телдәге китап була. М. Акъегетзадә боларны эшкәртә башлагач, Төркиядә кулъязмалар җыю кирәклеге турында фикер туа, һәм бу эш башлана. М. Акъегетзадә Катанов китапханәсен каталогка алып бетерә алмыйча үлеп китә, ләкин Төркиядә китапны, кулъязмалар җыю, эшкәртү инде кузгалган була. Татар матбугаты исә китапханә ычкыну уңае белән аһ оруын дәвам итә. Бу уңай белән рус галимнәренә, аларның хезмәтләренә игътибар итү кирәклеге мәсьәләсе тагын да күтәрелә. «Катановлар да надан татар дөньясы тарафыннан һич тә игътибарга алынмый үтеп баралар. Анларның барганнарына руслардан артык безләр әһәмият бирергә тиешле булсак та, наданлыгымыз шомлыгында, мәгаттәэссеф,33 әһәмият бирә алмыйбыз. Мөхтәрәм Катановның язган нәрсәләре татарлар өчен бик мөһим булсалар да, без бу урында аның язганнарыны, күп булдыклары сәбәпле, зекер итә34 алмыйбыз», дип яза «Шура». Катанов, ди журнал, «татар галимнәренең төшенә дә кермәгән китапларны телгә алып сөйли. Ә бездә мәдрәсәләрдә егермешәр ел гомер череткән җаһил руханиларыбызны карагыз инде. Кемдер әйткән иде, Катановны чиртсәң, гыйлем чыга, дип. Безнекеләргә чиртсәң, җәһаләт35 белән хәйваният кенә чыгарырга мөмкин».
Катанов китапханәсе уңае белән татар матбугаты шул рәвешле татарлар арасындагы фикер торгынлыгын, схоластик тәртипләрне тәнкыйть итә, гыйлем юлында руслардан өйрәнергә чакыра. Тик шунысы кызганыч: Катанов үзенең элгәре булган Иосиф Фёдорович Готвальдтан үрнәк алмаган. Гарәп һәм фарсы телләренең ординар профессоры И. Ф. Готвальд университетта Көнчыгыш бүлеге ябылгач Петербургка күчеп китми, Казанда китапханәче булып кала; аның кызы Иозефина Иосифовна Крелленберг әтисенең васыяте буенча Казан университеты китапханәсенә зур-зур 10 сандык китап тапшыра. Бу китапларны Катанов эшкәртеп чыга, каталогын төзи.
Нәтиҗә ясап шуны әйтә алабыз: татар вакытлы матбугаты 19101917 елларда патша хөкүмәтенең реакцион милли политикасына җавап йөзеннән рус культурасы, прогрессив карашлы рус галимнәренә ихтирам тәрбияләгән. Максатка ирешүдә ул төп объект итеп ориенталистика мәсьәләләрен алган. Бу иң уңай өлкә булган.
Татар матбугатында ориенталистика мәсьәләләре һәрвакытта да ике халыкның культура арадашлыгын ныгыту максатында каралган, шул уңай белән татарлардагы фикри торгынлык, гыйлем өлкәсендәге феодализм калдыклары тәнкыйть ителгән.
Дөрес, татарларның культура, аң-белемдә артта калуының сәбәпләрен ачу юнәлешендә ориенталистлар мәгърифәтчеләр дәрәҗәсендә калганнар. Халыкның наданлыгын аларның кайберләре милли сыйфат итеп билгеләргә омтылган, аларның күбесе төрки группасындагы халыкларны бербөтен итеп караган һ. б., һ. б. Әмма рус ориенталистлары самодержавие тарафыннан икеләтә изү астында иза чиккән татар халкына ярдәм кулы сузганнар, халыкны агарту өчен үзләре булдыра алганча хезмәт иткәннәр. Бүгенге фәндә, тарихта алар әнә шул булдыра алганча, шартлар мөмкинлек биргәнчә иткән хезмәтләре өчен тәкъдир ителергә лаек кешеләр.