Г. Исхакый 1897 елда Печән базары тирәсендәге яңа ачылган Әмирхановлар мәдрәсәсенә күчә, хәлфәлек тә итә. Анда ул «аваз» ысулы белән, ягъни җәдитчә укытуны гамәлгә кертә. Шул уңай белән Г. Исхакыйның исеме дә беренче тапкыр рус матбугатында күренә: «Бу яңа мәдрәсә шундук мөселманнарның игътибарын үзенә җәлеп итә. Тиз арада бирегә 70 ләп шәкерт җыела. Чөнки биредә Гаяз әфәнде Исхаков «аваз» ысулы белән укыта икән. Бу ысул белән шәкертләр берничә айда укырга өйрәнә. Ә элекке «хәреф» ысулы белән укытканда, укырга өйрәнер өчен еллар кирәк булган» (Н. П. Из мусульманского мира // Казанский телеграф. 1898. 15 январь).
Төрек телен әйбәт үзләштергән Г. Исхакый шул телдә романнар, күп хикәяләр укый. Рус һәм Көнбатыш әдәбияты белән танышасы килә. Бер хәлфәдән рус теле буенча дәресләр ала. 1898 елда Казанның Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә. Х. Ямашев, Г. Коләхмәтов, Г. Гобәйдуллиннар белән бергә укый. Бу мәктәптә Ф. Туктаров, Ш. Мөхәммәдьяров, М. Корбангалиев, М. Солтангалиев һ. б. белем алган.
Татар укытучылар мәктәбендә укыганда, ул рус, Европа әдәбиятын өйрәнә. Н. Гоголь, И. Тургенев, Л. Толстой, А. Чехов, Ги де Мопассан, Кнут Гамсун, Оскар Уайльд әсәрләрен аеруча яратып укый. Шул елларда «Тәгаллемдә сәгадәт, яки Гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер» (1899), «Кәләпүшче кыз» (1900) хикәяләрен, «Өч хатын берлән тормыш» (1900) драмасын язып бастыра.
Г. Исхакыйның бу әсәрләрендә уку, белем алу туры юлга кертә, бәхет-шатлык китерә, наданлык, әхлаксызлык юлдан яздыра дигән прогрессив фикерләр үткәрелә. Бу чорга хас булганча, Г. Исхакыйның да әдәбияттагы беренче адымнары мәгърифәтчелек идеяләрен тарату юнәлешендә ясала. Өч еллык студент чорында ул зур тырышлыгы нәтиҗәсендә рус телен бик яхшы үзләштерә. Хәтта рус әдәбияты үрнәкләрен татарчага тәрҗемә итәргә дә алына. Мәсәлән, ул А. Пушкинның «Капитан кызы» повестен тәрҗемә итеп чыгара (1902).
19021903 уку елында Г. Исхакый Оренбургның «Хөсәения» мәдрәсәсенә мөгаллим булып килә. Рус телен, табигать фәннәрен укыта. Атна саен әдәбият кичәләре уздыра. Казанда чагында «Шәкертлек» җәмгыяте оештырып, «Тәрәкъкый» исемле кулъязма гәзитә чыгарган, татар халкын йокыдан уяту эшендә актив катнашкан Г. Исхакый «Хөсәения»дәге шәкертләр тормыш-көнкүрешенә, уку-укыту, тәрбия мәсьәләләренә дә яңа рух кертә, шәкертләрдә кешелек хисләре уятып, зур хөрмәт казана. «Хөсәения» мәдрәсәсендә бер генә ел эшләп алса да, Г. Исхакый иҗаты өчен ул бәрәкәтле ел була. 1903 елда Оренбургта аның «Ике гыйшык» комедиясе, «Бай угылы» һәм «Очрашу, яки Гөлгыйзар» хикәяләре басылып чыга. Шул ук елда татар халкының киләчәк язмышын фантастик планда күзаллаган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән публицистик повесте төгәлләнеп, 1904 елда Казанда басылып чыга. Бу повесть Г. Исхакыйның тормыш һәм иҗат программасы. Әсәр басылганнан соң, илле ел гомеренең утыз биш елын чит илләрдә яшәргә мәҗбүр булса да, Исхакый шул куйган программасына, идеалларына тугрылыклы булып кала, гомере буе милләтенең киләчәге турында кайгыртып яши. Повесть шулай ук безнең классик язучыларыбызга, галимнәребезгә кыйбланы күрсәтүче бер маяк ролен үти.
Кайчандыр мөстәкыйль дәүләте булган татар халкының ХХ йөз башындагы яшәеше белән автор килешми, ул аны бетүгә йөз тотуның бер этабы итеп карый. Бу рәвешле барсак, XXII йөз башында юкка чыгачакбыз дип, татарның соңгы вәкиле вафат булу көненә илтеп тоташтыра. Бетүнең төп сәбәпләрен Г. Исхакый, беренчедән, тормыш тоткасы руханилар кулында булуында, икенчедән, мәктәп-мәдрәсәләрнең аз булуында һәм булганнарында да укытыла торган фәннәрнең файдага яраксызлыгында, өченчедән, хезмәт иясе кешеләренең бик фәкыйрь сыйныфтан чыгып, көчләрен үз тамакларын туйдыру өчен генә сарыф итүләрендә, дүртенчедән, рус мәктәпләренә шикләнеп карап, анда кереп укуларга каршы торуда, бишенчедән, кирәкле эшләр башлап та, аларны ахырына кадәр җиткерә белмәүдә дип аңлата. Бетүдән котылу чараларын әдип милли мәгарифне үзгәртеп коруда, кадим мәдрәсәләр урынына җәдит мәдрәсәләрен күбәйтүдә, рус мәктәпләрендә укып һөнәр алуда, икътисади нигезне ныгытуда, милләтне милләт иткән туган телне саклауда, әдәбият, сәнгатьне тәрәкъкый иттерүдә күрә. «Әгәр тәрәкъкый итик дисәк, һәммәмез милләтнең иң кирәкле эшләренә тотыныйк һәм шундый кешеләргә ярдәм итешик. Тырышыйк, авырлыклар күтәрик, бер нәрсәмезне дә кызганмыйк», ди Г. Исхакый.
«Тәрҗемәи хәлем»ендә ул болай яза: «Яшь чагымнан ук халкымызның хасталыклары мине бик уйландырды һәм аларга бер дәва булсын өчен бу иҗтимагый хасталыкларны ялангач рәвештә укучыма тәкъдим итүне бер вазыйфам дип санадым «Ике йөз елдан соң инкыйраз» иҗатымның беренче дәверендә бөтен күңелемне биләп торган милләтне кайгырту теләкләремнең, уйларымның йомгагыдыр». Бу әсәрендә Г. Исхакый татарга ике йөз ел гомер бирә. Шул чорда татар үз үсешендә бер күтәрелә, бер төшә. Автор укучыны бер салкын тир бәреп чыкканчы куркыта, өметсезләндерә, бер киләчәккә өмет уятып, көрәшкә өнди. Тарихка күз салсак, нәкъ Г. Исхакый әйткәнчә, әле күтәреләбез, әле түбән тәгәрәп яшибез. 1905 елда татар милләте күтәрелеш кичерә. Цензура бетеп, гәзитә-журналлар чыга, китаплар басыла башлый. Милләт йокыдан уяна. Шул китештән ул 1917 елның Февраль революциясенә кадәр тернәкләнеп, татарның дәүләтчелеген торгызу турында хыялланып кына калмыйча, ул юлда сәяси чаралар да күрә башлый. Ә җитмеш еллык большевизм чорында инде татар башын күтәрә алмый, кимү-ассимиляция чорын кичерә. 1990 елларда тагын зур күтәрелеш булды. Чирек гасыр да үтмәде, янә түбән тәгәрибез
«Ике йөз елдан соң инкыйраз» бик тыгыз фикерләр җыелмасы. Аны гади китап укыган шикелле йөгертеп укып булмый. Андагы юл арасында, тел төбендә яшерелгән мәгънәне чүпли-чүпли, кабат-кабат укырга кирәк. Тукай да: «Гаяз әфәнденең «Инкыйраз»ы кеби сәтырына3 алтын белән тегелеп язылган гали әсәрләрнең һәр шәһәр татарының өстәлендә, һәр авыл мужигының пич башында берәр данә булып тору лязем вә хәтта фарыз», дип юкка гына язмаган.
Әсәрдә афоризм диярлек гыйбарәләр бик күп. Мәсәлән, әдип, егерме дүрт яшьлек егет, «бер милләтне тәрәкъкый иттерү өчен «ана» җитештерү кирәк» ди. Ягъни кыз баланы киләчәктә милләткә хезмәт итә алырлык уллар, кызлар үстерерлек итеп тәрбияләргә, аң-белемле итәргә кирәк дигән фикер үткәрә.
«Әдәбият белән музыка милләтнең атасы белән анасы икәнлеге һәркемгә мәгълүм бер эш Ата никадәр сәламәт булса да, анасыз бала тумавы мәгълүм» Г. Исхакый XIX гасырда руханиларның музыканы мөселман өчен бидгать нәрсә итеп караулары һәм бу карашның милли музыканы үстерүгә киртә булуы турында ачынып яза.
Килик әдипнең кайбер зыялылар тарафыннан тәнкыйтьләнгән татарларны рус мәктәпләрендә укырга өндәүләренә. Чоры өчен бу актуаль булган. Г. Исхакый Татар укытучылар мәктәбендә укымаган булса, рус телен каян белер иде? Күп классикларны укып өйрәнә. «Шекспир, Мольер, Шиллер, Гейне, Островскийларның театр әсәрләре, шөбһәсез, минем драма әсәрләремнең техникасына йогынты ясадылар», ди ул.
«Русиядәге шулкадәр безгә бирелгән иркенлек, безнең хактагы гадәләт4 һичбер мәмләкәттә һичбер мәхкүмәгә5 бирелмәгәндер». Бу һәм шуңа охшаган русларга «мәдхия» укыган юллар «Инкыйраз»да берничә урында очрый. Безнеңчә, нәкъ шундый юллар цензор Смирновны әсәрне бастыруга рөхсәт бирергә мәҗбүр иткән дә. Әсәр кулъязмасының өчтән бер өлешен кисеп ташлаган цензор русларга мәдхия юлларын сызмаган бит.
Яшь Гаязның хәйләсе Смирновның мәкереннән өстенрәк чыккан. Әдип үзенең хәйләсен цензор Смирнов аңлар дип курыккан. Ничек тә басарга рөхсәтен алырга теләгән. Югарыда Русиядәге иркенлек, гаделлек турында пафос белән әйтелгән җөмләнең «Инкыйраз» текстының иң соңгы абзацында бирелүенә дә игътибар итәргә кирәктер, бәлки. Бу сүзләр мәгълүм татар мәзәгендәге «мәтык»ны хәтерләтмиме?