Һиҗрәт! Һиҗрәт! Моннан китү! Монда ничек торырга кирәк?!! Ас, кис, динемезне ташламыймыз! аннан да пригавор, мондин да пригавор, яңадан прашение! Яңадан фетнә!! Һәммә халык, нишләрен белмәенчә, әйберләр сата, юлга хәзерләнә башлады. Аннан берсе китәргә план язып чыгара, моннан берсе Мәдинәдәге булмаган Габдулла шәех исеменнән хәзер күчү фарыз икәнлеген язып тарата. Тегеннән берсе Истанбулда тормышның җиңеллеген, солтан тарафыннан фәлән нәрсә бирелә, фәлән нәрсә бирелә, диеп үзеннән үрдәк очыра иде.
Анда бер мәҗнүн төш күргән! Икенче йирдә бер карчык үлгән вакытында угылына кулы берлән кыйбла тарафына изәгән!!! Һәммәсе китәргә дәлил иде. Голямаларның кайсылары, рус мәктәпләрендә укыган кешеләргә һич курку юклыгын, һичбер вакыт дингә тиелмәячәген сөйләп, халыкка нәсыйхәт бирсәләр дә, икенче кешеләр тарафыннан бу сүзләр күңел каралудан гына сөйләнгәнлекне риваять кылынадыр иде.
Ниһаять, халыкның бик күбесе юлга хәзерләнде. Малларын-туарларын саттылар, җиһазларын, әсбабларын тараттылар, өем-өем кеше сәфәргә китә башлады һиҗрәт кыла башлады. Авылларда күз яшьләре берлән, кыямәт купкан кеби, кайсы туганын, кайсы баласын, кайсы кеше атасын озата иде. Һәр көнне китүче, һәр көнне күз яше, һәр көнне аерылулар, һәр көнне моңлы-моңлы йыр тавышлары, мәсҗедләрдә тәкбир тавышлары кыямәт көне кебек күренә иде!
«Кая баралар?.. Кая китәләр?.. Ник китәләр?.. Бу мәшәкатьләрне ник күрәләр?» диерсез. Боларга бу мәшәкатьләрне күтәрү хәтта күңелгә бер рәхәтлек тә бирә иде. Һәммәсе, дин өчен дөнья ташлау, диеп, бик шатланып әйтәләр иде.
Хөкүмәт боларның бу эшләренә каршы килмәде, булдыра алган кадәр кешеләр җибәреп вәгазь әйттерде. Ләкин фетнә көннән-көн зурайды. Көннән-көн халык арасында төрле хәбәрләр таралды, күчүчеләрнең саны көннән-көн артты. Русиянең һәммә тарафында бер хәбәр, һәммә йирендә бер фетнә иде. Күчүчеләр күчтеләр, монда калганнар да әйберләрен сатып китәргә хәзерләнә башладылар. Һәммә кеше киткәннәрнең хәленнән интегеп хәбәр көтәләр иде. Менә хатлар! Менә хәбәрләр! Изге йирдән изге хәбәрдер?.. Изге хәбәр! Изге!
Киткәннәрнең кайсы Дәрбәндтә, кайсы Батумда, кайсысы Севастополь, Одеста, кайсысы Бакуда фәкыйрьлектә, мохтаҗлыкта кая барырга белмәенчә калганнар. Китәргә дә акча юк! Кайтырга да акча юк! Кая барсыннар бу бичаралар? Нишләсеннәр? Бунларга ни гакыл?! Йирләренә кайтсыннармы? Йирләре кая? Анда кайтып нишләсеннәр? Ат юк җигәргә, тун юк кияргә! Өй юк керергә, йир юк сөрергә. Ни эшләсеннәр?!
Болары болай, икенчеләре ничек? Чын мөһаҗирләр ничек?.. Төркиягә чыгып кала алганнардин дә шул хәбәр!
Истанбулга чыккач, иң әүвәл карантин! Карантин? Ул ниткән карантин?! Моннан дин өчен күчә торган кешеләргә! Без күчүчеләр, безгә карантин кирәкмәс, без дин өчен күчәмез! Безгә йир бирегез! Ат бирегез! Үгез бирегез! (Кайсылар хәтта, йимеш бакчасы бирегез, дип тә язган иде) сүзләре берлән төрек докторларына гозерләр, прашениеләр биргәннәр. Бер айдин соң карантин да беткән. Боларның да акчалары беткән, инде ни эшләсеннәр соң? Боларга йир кая? Бакча кая? Атлар кая? Үгезләр кая? Теге язуда һәммәсе язылган иде. «Чиновник булырга теләгән кешеләргә, кереп укысалар, укыган өчен жалуния да бирелә» дип язылган иде ич! Һәммәсе дөрест түгелмени?! Һәммәсе ялганмы?! Тагы әле аның өстенә төрекләр:
Монда ник күчәсез, дип җөдәтәләр.
Дин өчен, анда русча укыта башладылар! Әллә нинди безгә кирәкмәгән нәрсәләр укыталар, дигәч тә, бер дә кызганмаенча шаркылдашып көләләр. Тагы мыскыл итеп, өстенә:
Сез дин өчен түгел, бәлки наданлык өчен монда килгәнсез, диләр.
Кайсылары:
Карендәшләр, сез безгә файда итәргә диеп чыксаңыз, кәсеп итеңез! Менә сезгә Көтәһия вилаятеннән йир!23 Сезгә хәзерләп куйган бакчалар юк! Иң яхшысы Русиягә яңыдан кайтыңыз, үз кәсебеңез берлән тора башлаңыз, динегезгә бер кеше дә тимәс. Русча укыту сезгә зарар түгел ул! Укытсалар, бик укыңыз! Укытмасалар да укырга тырышыңыз! Әгәр сез безгә, безне укытмыйлар, диеп килсәңез иде, без сезне кызганыр идек. Сез, безне укыталар, диеп, монда ислам динендә фарыз булган гыйлемнән качып киләсез. Үзеңез мөһаҗир фи сәбилиллаһ24 дисез. Бу һиҗрәт түгел, бу наданлык кына, диеп, вәгазь итәләр иде.
Бу вәгазьләр Русиядә вакытта булса иде, бәлки, тыңлаган булырлар иде. Хәер, Русиядә дә мондый вәгазьләрне ишеткәннәр иде дә, аларны күңел каралганнан гына әйткән кешеләр сүзенә багышлаганнар иде. Дөресте бунларны котырткан кешеләрнең күңелләре каралган икән! Татар гакылы артыннан йөри, диләр, бик дөрест сүз. Болар да хәзер һәммәсе һиҗрәт түгел, үз йирләрендә тору фарыз икәнлеген белделәр. Әмма соңрак!
Монда калган карендәш-кабиләсе, баерагы бер аягына кәвеш, бер аягына төрек ботинкасы киеп булса да кайттылар!
Әмма фәкыйрьләр мәңге ят җирләрдә, мәңге фәкыйрьлектә калдылар, туган йирен, карендәш-кабиләсен бер күрер өчен зар еглап, фәкыйрьлектә үлеп беттеләр.
Монда калганнары да әйберләрен сатып, мал-туарларын таратып китәргә хәзерләндекләреннән, аларга да элгәреге дәүләтне җыю, элгәреге малыны кайтару бик җиңел булмады. Нә исә, бунлар үз йирләреннән кузгалмадыкларыннан, еллар да яхшы килү сәбәпле, акыртын гына искечә тора башладылар. Алай булса да, бу фетнә һәр кешенең күңелендә бер җәрәхәт калдырганга, бик озак еллар онытылмады. Тагы акыртын гына искечә тора башладылар.
Яңа эш юк иде, гәрчә Казанда матбагалар булып, һәр телдә китап бастырырга, әдәбият нәшер итәргә рөхсәт булса да, дин китапларына башка, «Сәйфелмөлек», «Йосыф китабы» вә башка [нә] кешегә, нә дөньясына, нә ахирәтенә файда бирми торган китаплар басылса да, кирәкле фән китаплары, әдәби хикәяләр, милли театр уеннары һич күзгә-башка күренми иде. Халык та, «Әлхәмдүлиллаһ, тынычлык!» дип, яткан ягы берлән ята иде.
Менә тагы яңа хәбәрләр! Яңа укыту чыккан, ди! Ысуле изитме, ди?.. Ысуле язидме, ди? Иске китапларны укытмыйлар, ди Үзләре китап чыгаралар, ди!!! И Раббем! Тагы нинди эшләр! Ит үзендин кортлый диләр, бик дөрест; үз арамыздин чыккан бит! Ул нинди эш ул! Болай укыту ярамый, дип әйтәләр, ди. Әбҗәдне бөтенләй калдырганнар, ди!.. Иҗек тә укытмыйлар, ди!.. Аккош баласы төсле «тый сөнтә, тый сөнтә» дип сайрап торучы балалар булмаса, мәдрәсәләрдә, мәктәпләрдә ни ямь булыр? Белмим инде, белмим? Ахырзаман бигрәк якындыр, ахрысы, берсе бетә, икенчесе килеп чыга. Моны кем уйлаган иде?.. Йа шәйхем, ярдәм! Йа шәйхем, ярдәм!.. Голямалар ни карыйлар? Ник халыкка сөйләмиләр? Бу нинди эш бу! Әле бер китапта «ля»ны калдырганнар, ди! Руска тарту шул инде! Руска!
Голямалар арасында тагы тавыш. Тагы ызгыш! Болай укыту ярыймы, юкмы? Әлбәттә, ярамый!.. Болай укытылса, бөтен кеше язу таныр, бөтен кеше укый белер, төрки телендә кирәкле китаплар булса, укыган кеше һәммәсе, мулладан сорамаенча, үз хаҗәтен белер. Аннан ары муллаларга ни кала?! Ни сөйләсә, аны дөрест сөйләргә кирәк. Әле хәзер муллалар: «Ай ахмак, китапта шулай әйткән!» дисәләр, бөтен мәҗлес авызын ачалмый иде. Инде бетте. Голямага кадер бетте!.. Һәммә кеше укыгач, һәммә кеше белгәч, ул нигә ярый?! «Ахырзаман галәмәте! Ахырзаман!» тавышы һәр йирдә ишетелә иде. Бу вакыйга әүвәлгеләргә караганда да зур булды. Чөнки бу үз арамыздан чыкканга күрә, бик күп кеше болай укытуны яратмасалар да, яратучылар да бик күп иде.
Озак үтмәде, шәһәрләрдә ысуле җәдит мәктәпләре ачыла башлады. Голяма арасында сүз күбәйде. Кара халыкта «Арышның поты ничә тиен? Тире бәһасе кыйммәтме?» урынына: «Ысуле җәдит нишли әле? Фәлән хәзрәт аларны бик сүккән дип әйтәләр, дөрестме?» сүзләре ишетелә башлады. Халык арасында дүртенче курчак туе әүвәлгеләрдән дә ким булмады.
Курчак уйнаучы сакаллы балалар (байлар) тагы бу эшкә катыштылар. Һәр кеше үзенә бертөрле сүз сөйли иде. Тагы, бәхетсезлеккә каршы, гәзитә дә шуны яза башлады.