Алай булса да, бер максатсыз, сәбәпсез түгел иде. Вак салган көнне ястү тиеш түгел ягында, әфьюн салган көнне, һичшиксез, кирәк, хәтта, кирәк түгел, дигән кешеләрне көфер саный иде йә киресенчә иде. Шаһмөхәммәт берлән Фәхри булмасалар да, алар төслеләр тагы бар иде. Алар голямалар арасында чыккан бу икенче курчак туена бик кәефләре килә иде. Расхут курчак туе төсле үк түгел, кызыгы һаман кызык. Шуның өчен бу байгуралар бик еш мәҗлесләр ясыйлар һәм сазлы күлдә чыккан бакалар тавышына охшашлы муллаларның кычкырышларын, гаугаларын бик кәефләнеп, урта гасырлар падишаһларының җарияләре йырлагандагы кеби, башларын селкә-селкә тыңлап торалар иде. Ниһаять, бу эш бик зур иде. Бәлки, моңарга тотылган расхутлар да курчак туеннан ким булмагандыр.
Голямалар арасында тавыш купты, дошманлык артты, һәр тараф мәкаләләр яздылар һәм ике як та үзләренең хак, тегеләрнеке хата дип кенә калмаенча, кяфергә, иманга барып җиттеләр. Сез тагы бу тавышлар, бу ызгышлар, бу расхутлардан гомумгә ни файда килде дисезме? Тагы шул соравыгызны китердеңез. Әйттем түгелме соң, без андый эшләремездә гомуммилләт файдасын яки башка бер файданы күзәтмибез, ул безнең бабайларның иске гадәте, дидем ич. Тагы ни кирәк инде?
Бу вакытларда халык арасында мәсҗед бина кылына башлаган, мәдрәсәләр ачылып, дәрес әйтелә, сабак укыла башлаган иде. Ләкин мәдрәсәләремез, мәктәпләремездә ни өчен, ник укылдыгы игътибарга алынмадыгы өчен, шәкертләремезнең гомеренең күбесе үзләренә кирәкмәс нәрсәләр уку берлән әрәм була иде. Милләтнең яшәеше өчен иң лязем булган әхлак, татулыкка һич әһәмият бирелмәдеге өчен, шәкертләремез бер милләтнең башчысы булу түгел, чынлыкта бер эшкә ярамый торган кеше булып чыгалар иде. Бу кешеләр үзләренең тәрбияләре җитмәгәнне белмәү берлән генә калмаенча, мәдрәсәләр, мәктәпләрдә дә тәрбия кылган булып, милләтнең балаларын кешелекдин мәхрүм кылалар иде. Шул кешеләр зәһәре берлән милләтемезнең күп кешеләре бөтен нәрсә хакында ялган уй берлән торып, дөнья вә ахирәткә үзләренә бертөрле караш кылып, хәтта үлеп тә китәләр иде.
Һәрвакыт дөрест әйтүдән яхшы эш юк. Бу муллалар хакында да дөрест әйтергә кирәк. Йөздән туксан бише мин әйткәнчә кешеләр булса да, берникадәр инсаннар, заманасына ярарлык тугры фикерле кешеләр дә булганнар. Ләкин бунлар бик аз улдыкларындинме яисә үз фикерләрен сөйләргә батырчылыклары булмавыннанмы, халык арасында кирәге кадәр үз фикерләрен тарата алмаганнар. Кәсеп бу вакытта заманасына күрә ярый иде. Бу тугрыда голямалар никадәр «Аллаһе ризык бирүче, сәдака бирергә кирәк, кәсеп берлән табармын димә, кяфер булырсың» кебек кәсептән ихлас кайтара торган сүзләрне «китап әйтә» дип, яңлыш халыкка сөйләсәләр дә, бабайларымыздин калган сату итү, алыш-биреш итүне бетерә алмаганнар иде. Шуның өчен болгар сатучылары, Азиянең һәммә тарафларына китеп-китеп, зур сатулар итәләр иде.
Ләкин бунларның сатуларының файдалы булуы ни өчен, ник икәнлеген белеп эш йөртүдән түгел иде. Бәлки Азия халкы берлән катышып сату итәргә кеше булмаудан һәм ватандашларымыз русларның тәхте коллыгында изелеп ятулары сәбәбендин, андый эшләрне эшләү бик аз гынасының көчендин килүеннән иде.
Һөнәр дә заманына күрә ярарлык дәрәҗәдә иде. Хәтта болгарлар тарафыннан никадәр заводлар, фабрикалар да ачылмыш иде. Һәм бу фабрикалар, заводлар рус фабрикаларыннан ким эшләмиләр иде. Иген игү, ашлык сачу, мал асрау заманына күрә ярый иде. Ягъни бу эшләрне эшләүдә алга киткән булмасалар да, русларга караганда артка да калмаганнар иде.
Замана үтә бара, халык арасында үзгәрешләр күренә башлады. Русларның яңа тәртип берлән ачылган мәктәпләре балаларны икенче төрле фикер берлән тәрбия кыла башладылар. Һәм озак үтмәде, русларда һәр сыйныфның үзенә күрә мәктәпләр төзелде. Рус милләтенә икенче рух бирелде, «рус» дигән атама дәрәҗә санала башлады. Озакламады, һәр эштә яңа фикерле, яңа мәгълүматлы руслар мәйданга чыкты. Болар кирәк сәүдәдә, кирәк башка кәсепләрдә үзләренә кирәкле гыйлемне белдекләре өчен, болгарларның кәсепләренә бик зур зарар иттеләр. Чөнки болар үзләренең эшләренең ник, ни өчен икәнен белеп эшлиләр иде. Әмма безнең мәдрәсәләремез һаман шул иде. Фикеремез һаман шул иде. Дөньяга карашыбыз һаман шул иде!!!
Русларның бу эшләрен күреп, алар артындин бара башламадык. Бәлки бабаларымыз гадәтен югалтмыйк дип, кирәкмәс гадәтләремезгә чормалып яттык. Голямаларымыз кайберләремезнең, руслардан гыйбрәт алып, үзләренә кирәкле фән өйрәнүләрен күреп яки хөкүмәт мәктәпләрендә укуларын белеп, «замана бозылды, бу эшләр һәммәсе ахыр заман галәмәте» дип кычкыра башладылар. Һәм бу сүзләрнең һәммәсен дә дин исеменнән әйтдекләреннән, халкымызның бик күбесе бу эшләргә, ягъни хөкүмәт мәктәпләрендә укуларына, дингә каршы эш дип каралуына сәбәп булдылар.
Озак үтмәде, болгарлар өчен русча укырга мәктәпләр ачылды. Халыкта тагы яңа фикерләр йөри башлады. Шәһәр халкы, авыл халкы голямасы, наданы моңарга каршы килделәр. Һәммә мәҗлестә тавыш, һәммә мәҗлестә шуның хакында ызгыш иде. Халык арасында тагы дин мәсьәләсе чыкты. Голяма арасында дин карашыннан русча уку хәраммы, әллә читкә кагылган эшме, әллә гөнаһ та, савап та түгелме мәсьәләсе өченче курчак туе булды. Бу мәктәпләрдә ни укылганын белмәенчә, кайберсенең авызыннан хәрам, кайберсенең авызыннан «көфер» дигән сүзләр чаткы кеби оча иде (голямалар арасында тыелмаган да, кушылмаган да эш, хәтта фарыз дигәннәре дә бар иде). Шул мәсьәләдә халык арасында ялган хәбәрләр тарала башлады. Кечкенә бер сүз, аралар еракланган саен үсә-үсә, коточкыч була иде. Мәктәпләрдә дин укыталар, һәммә кешегә русча уку тиеш булачак, имеш, мәдрәсәләр ябылачак, мәсҗедләр ябылачак, балаларны, көчләп алып, русча укытачаклар!!! Фәлән шәһәрдә бер кешенең угылы русча укыган икән! [.....] Фәлән муллага килгән рус та, сезнең дин ни, безнең дин ни, барыбер бит, дигән, ди. Әман22, йа Рабби, бу ни куркыныч хәбәрләр?! Менә әле күрше хатыны да кунакка барган йиреннән балаларны төяп киткәнне ишетеп кайткан. Галәви ишан да, ахыры яхшы булмас, ди. Һәммә өйдә күз яше, һәммә өйдә хәсрәт Шәһәрләрдә халык сату итү, кәсеп итүне ташлады. Сала халкы, шәһәрләр ни эшләр икән дип, һәр көн хәбәр көтәләр, һәр көн хәбәр алалар. Коткар, йа Раббем! Тагын кара хәбәрләр!!! Бер солдат хезмәттән кайткан, бояры бер книгә күрсәткән, ди, анда, бервакыт һәммә халык бер диндә булыр, дип язылган, ди. Ахырзаман! Ахырзаман!!!
Шәһәрләрдә мәсҗедләргә җыела башладылар. Салаларда җыен ясадылар.
Прашение бирик! Прашение! Падишаһның үзенә бирик. Ас, кис, без үз динемезне ташламыймыз. Пригавор, депутат, Петербург! Һәммә кешенең авызында кайный иде. Озакламадылар, Русиядә булган һәр мәхкәмәгә (волостной судтан Сенатка кадәр) прашение яудыра башладылар. Һәммә йирдә бер тавыш, һәммә йирдә бер сүз иде.
Ас, кис, үз динемезне ташламыймыз! Һәр прашениедә язылган иде.
Хөкүмәт бу эшкә гаҗәпкә калды. Халык арасыннан бу фетнәне бетерергә кеше җибәреп, хөкүмәтнең һичбер андый фикере юклыгыны бәян кылдырды. Халыкта икенче тавыш чыкты.
Русча укылмасын! Динемезне ташламыймыз! Ас, кис! Яңадан прашение! Яңадан депутат!
Хөкүмәт тагы:
Русча укыган кеше укый, укымаганга көчләү юк! Ул да сезгә файда өчен, эшеңез, көнеңез рус берлән булгач, русча белү кирәк ич, дип, халыкны йомшартты.
Озак үтмәде, тагы хәбәрләр. Коткар, Раббем! Тагы нинди куркынычлы хәбәрләр! Фәлән авыл да чиркәү салырга пригавор сораган! Фәлән авылда учитель алынган, фәлән авылга училище салынган! Тагы күз яшьләре! Тагы аһлар!.. Тагы хәсрәтләр! Хәтта мич башындагы картлар-карчыклар да бу хәбәрне ишетте. Алар да кайгырды.