Рахмани Равиль - Кыпчак кызы / Кипчакская дочь стр 8.

Шрифт
Фон

Әле көз. Адәм балаларына татлы ризыклар бәрәңге, кишер, кабак, шалкан алып килә торган мәрхәмәтле муллык ае. Сентябрь Юкәледән Югары Бишенде авылындагы мәктәпкә күчү ае да. Туган авылы мәктәбендә Шәһит дүрт класс укыды. Күпме көтте ул сентябрь аен, нинди якты өметләр баглады яңа мәктәпкә, югарырак класста укуга! Тик беренче уку көнендә үк аны кимсеттеләр, мәсхәрәләделәр. Ул авылдашларыннан әтисенең авылда иң абруйлы, иң укымышлы кеше саналуын гел ишетеп үсте. Юкәленең кулга алынган биш кешесе арасында әткисенең иң зирәк, тырыш, эшчән булуын ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә, моның шулай булганын бөтен авыл белә иде. Аңлашылмаганы шул гына: нишләп соң авылның иң әйбәт кешеләрен төрмәгә япканнар? Бай булгангамы? Хәзер колхоз, кулыннан килмәсә дә, вәгъдә биреп, ымсындырып эшләтә Уйланырга яраткан кешегә аңлашылмас капма-каршылыклар тулып ята шул дөньясында

Яңа мәктәп Шәһиткә «мулла» дигән сүзнең башка мәгънәдә булуын, руханиларны төрмәгә ябуның дөрес гамәл икәнлеген исбатларга җыенган кебек тоелды. Мулла малае булуның катлаулылыклары турында аның ишеткәне бар иде. Мулла балаларын югарыга күтәрмиләр, җаваплы урынга куймыйлар. Тәнәфестә классташларының Шәһиттән көлүе шуны искә төшерде.

Кемнең сүзе дөрес? Инәкисенең: «Мулла авылның иң акыллы кешесе», дип аңлатуымы, әллә кичә коридорда җыелган балаларның астыртын гына елмаеп карап торуларымы? Нигә аны беркем якламады? Көлеп торучылар арасында аның дуслары, Юкәле малайлары да бар иде бит.

Моңа кадәр әнисенең ялган сөйләгәнен, башкаларны хурлавын, кемгәдер зыян китерерлек гамәл кылуын Шәһит хәтерләми иде. Аның сүзен тыңламаган чаклары да булгалады. Сүз тыңламау һәрвакыт диярлек каза яисә авырлык белән бетә бит. Шәһит бу турыда озак уйланып ятты. Халык дошманы баласы булуын искә төшерүләре күңелне тырный, шомлы тойгы уята иде. Башкаларга гел игелек эшләп яшәгән кешене ни өчен төрмәгә утыртканнар? Уйламыйча, ялгыш кына алып киткәннәр дияр идең, Лотфулла хәзрәтне бер тапкыр, сөргендә өч ел тотканнан соң, кайтарып җибәргән булганнар. Ул сөргеннән гарипләнеп кайткан. Утыз дүртенче елдан утыз җиденче елга кадәр, гарип килеш, түшәк өстендә яткан. Өч ел үтүгә, кабат килеп, түшәгеннән торгызып алып киткәннәр.

9

Балаларны тәрбияләү тулысынча Хәсәнә абыстайга йөкләнде. Абыстай ир белән хатынның гаилә тәрбияләүдәге вазифалары икесе ике төрле булганлыгын гына белә иде.

Мөселман өммәтләрендә гаилә башлыгы аның иминлеге өчен җавап бирүче ир заты, эчке тәртипне саклаучы. Хәсәнә абыстай ирле хатыннарның гаиләдәге вазифалары күпкә җиңел икәнлеген күреп йөри. Ир кеше таләпчән, әмма мәрхәмәтле, дөрес, каты куллы булырга тиеш. Балалар аннан куркып яшәргә тиеш. Юк, усал кешедән өркеп торуга охшашлы курку түгел бу. Тәртип бозуны өнәмәгән, башбаштаклыкка юл куймый торган башлыктан шөлләп яшәүне курку дип атау, бәлки, дөрес тә булмас. Әмма хуҗаның сүзе бер, шул сүзне тыңламаган баланың җавапка тартылуы котылгысыз булырга тиеш. Менә шушы шартларда ана кеше, яшереп кенә булса да, әтисеннән җәза алган балаларның башларыннан сыйпарга, гаилә башлыгы тапкан азык-төлек белән сыйлый белергә һәм йорт эченә рәхәт җылылык, шәфкатьлелек иңдерергә тиеш.

Шундый җиңел вазифаны гына үтәп торырга Аллаһы Тәгалә аңа язмагандыр инде. Ул ана урынына да, ата урынына да берүзе иде. Башта аңа чиктән тыш авыр булды. Ачлык еллары кытлык еллары белән аралашып торганда, берүзең биш баланың тамагын туйдырып кара әле. Абыстай колхоз эшеннән арып кайта. Көннең иң җаваплы өлеше нәкъ колхоз эшеннән кайтканнан соң башлана. Оланнарны ашатырга, аларның өс-башларын юып өлгерергә, күлмәк-ыштаннарының тишелгән җирләрен кеше күзенә ташланмаслык итеп ямап бирергә, сыерны савып өлгерергә, кышка печән, утын әзерләүне оештырырга, бакча карарга һәм, иң мөһиме, бер генә көнгә, бер генә сәгатькә дә онытмыйча, оланнарның башларыннан сыпырыпмы, аркаларыннан сөепме, аларның күңелләрен каты бәгырьле булудан саклап, шәфкатьлелек тәрбияләп торырга.

Мулла гаиләсендә үскәнлектән, Хәсәнә абыстай балачактан ук, күргәннәрен күңеле аша үткәреп, вакыйганың асылын, мәгънәсен аңларга омтылып яшәде. Ирен алып китеп, тол калгач, киләчәктә аңа бик тә кирәк булачак бер хакыйкатьне үзләштерде ул. Әшәкелек ярдәмендә берни майтарып булмый. Бигрәк тә әшәкелек дөньясында. Инкыйлабтан соң СССР дип аталып йөри башлаган Рәсәй дәүләте, хәзрәт аңлатканча, гомер буе гел сугыш таләп итеп торган кан коюлар, үтерешләр бәрабәренә хатыннарны тол калдырып, балаларны һәр заманда ятимлеккә дучар итеп яшәткән. Чынлап та, һәр көнне газета укучыларга яңадан-яңа «халык дошманнарын» фаш итү турында сөйлиләр. Аларны эзәрлеклиләр, туктаусыз атып үтереп торалар. Халык дигәннәре шул үтерүне кул чабып хуплап тора. Шул күзлектән караганда, Лотфулла хәзрәт тә халык дошманы булып чыга, шулай бит? Ә мин халык дошманының хәләле, җәмәгате, балаларым халык дошманының балалары!..

Бәхетебезгә, бу илле йортлык бәләкәй авылда Лотфулла хәзрәтнең дошман түгел икәнлегенә инанып өлгергәннәр иде. Ничек инде шундый юаш, шундый риясыз кеше кемгәдер карата дошман була алсын? Бу хәл Хәсәнә абыстайга юаныч биреп тора. Өстәвенә остабикә хәләленең кайтуына ышана иде. Көтәргә кирәк. Өметне өзмичә, сабыр гына көтәргә. Хәсәнә күңелендәге шул зарыгып көтү Лотфулла хәзрәтнең язмышына тәэсир итә кебек. Аның да тизрәк Юкәлегә, балалары янына, мәхәлләсенә, ниһаять, туган туфрагына тизрәк кайтасы киләдер. «Әтиләре кайтыр, дип уйлый иде яшь остабикә,  балаларга тәрбия бирү аның кулына күчәр, мин гаиләгә аш пешереп, өс-баш карап, тыныч кына яши башлармын. Балалар матурлар, тәртиплеләр. Алар бит үзләренең Лотфулла хәзрәт балалары икәнлекләрен беләләр».

Алар тары утыйлар. Колхоз чәчкән тарыны чүп баскан. Көн эссе, чүп үләнен, бигрәк тә билчәнне, җирдән суырып алганда, кулга кылчык кадала. Кулның тиресе аша, билчән сөтенә ияреп, балчык үтеп керә. Тире астына кергән яшькелт-кара пычракны сабын да ала алмый. Хәсәнә абыстайның бармак битләре, тырнак тирәләре ярылып беткән. Шул ярыкларга балчык тула, үлән суы кулларны яшелгә буйый.

Хәсәнә абыстай колхоз биргән кишәрлегенең яртысына килеп җитә иде, басу юлыннан утаучылар янына килүче бала күренде. Ун-унике яшьләрдәге мәктәп баласы. Эшеннән туктап, җентекләп караса таныр иде инде. Әмма абыстай, килүченең кем икәнлеген якынайгач белермен дип, эшен дәвам итте.

 Хәсәнә абыстай, Зөфәрне алып киттеләр! дип кычкырды алар янына килүче бала.

 Кая алып киттеләр? дип сорады остабикә. Мәктәп эше беләндер инде, дип уйлады үзе. Унөч яшьлек Зөфәр «бик яхшы» билгесенә генә укый иде. Алдынгы укучыларны районга җыеп, берәр кызыклы очрашу үткәрә торганнардыр әле

 Бер үземе, әллә классы беләнме? дип сорады, олы улының кая һәм нинди максат белән китүен аңлап бетерә алмаган ана. Соңгы елларда урындагырак кеше балаларын һәм иң яхшы укучыларны пионер лагерена җибәрү гадәте керә башлаган иде. Хәсәнә абыстай, Зөфәрне шунда җибәргәннәр булса кирәк, дип уйлады. Ул каршы килергә җыенмый да иде. Барсын, үз ишләре арасында ял итсен. Анда җырларга, биергә, ниндидер яңа чыккан уеннарга өйрәтәләр, дип сөйлиләр. Шунысын аңлап җиткермәде: нишләп соң баласын алып китәр алдыннан анасы белән киңәшмәгәннәр. Таиповлар гаиләсендә үзара киңәшмичә, башкаларның ризалыгын, хәтта хуплавын алмыйча, бернәрсә дә эшләнми иде. Дөрес, Зөфәрнең кеше күзенә күренерлек рәтле киеме дә юк. Шушы мәсьәлә борчый башлады Хәсәнә абыстайны. Алдан белгән булса, ул балакаена төн утырып булса да юньле күлмәк әмәлләп биргән булыр иде. Әткиләренең кешелеккә кия торган ак күлмәге сандык төбендә генә ята

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3