Рахмани Равиль - Кыпчак кызы / Кипчакская дочь стр 7.

Шрифт
Фон

Чыңгыз хан нәселеннән чыккан урыс философы Чаадаев (Чагатаев) Рәсәй турында даһи фикерләр әйтеп калдырган. «Рәсәй, дигән ул, алга барырга омтыла, тарих аны йә артка, йә читкә таба этәреп тора». Колхоз төзү авыл хуҗалыгын машиналаштыру өчен оештырылган иде. Аерым хуҗалык чорында ат белән эшләп яшәгән авыл халкы бәләкәй арба тартып йөрергә мәҗбүр булды. Шәһит тә, «уфалла» тартып, классташы Габдерәсүл белән Майлы Куакка утынга килде. Урманчылыктан рөхсәт алмыйча гына коры-сары утын әзерләүнең язылмаган кануны шундый. Каравылчы күзенә эләгергә ярамый. Корыган агач җыеп, югыйсә урманны чистартасың гына. Каравылчылар бу эшкә башкачарак карый. Алар фикеренчә авыл кешесе урманга килергә тиеш түгел. Син саклаган урманнан кешеләрнең нәрсә төяп кайтуын тикшереп тору белән чагыштырганда, кешене урманга керүдән тыю күпкә җиңелрәк һәм ышанычлырак.

Бу канунны Шәһит белән Габдерәсүл беләләр иде. Коры ботак җыйганда да сак кыландылар. Каравылчы, «уфалла» белән коры-сары алып кайтучыны тотса, иң башта балтасын ала. Дөрес, каравылчылар арасында «тотылган» арбаны балта белән тураклап ташлаучылар да очрый.

Малайлар арба яшерелгән куак янына коры ботакларны җыеп өйделәр дә арбага төяделәр. Эшнең иң җаваплы, осталык таләп итә торган өлеше йөк төялеп беткәч, аны бау белән тарттырып бәйләү. Әтиле малай буларак һәм Шәһиттән бер яшькә өлкәнрәк Габдерәсүл тәҗрибәлерәк булып чыкты. Ул, йөкне кысу өчен, күсәктән әмәлләнгән рычаг кулланды.

Урман чокыр эчендә булса, йөкле арбаны ничек тартып кайтыр идең? Юл сөзәк кенә авылга таба төшә. Шәһит «уфалла»сының тәртәсен өскәрәк күтәреп тотарга тырыша. Бу очракта йөк белән күчәр арасындагы почмак тарая да утынның авырлыгы арбаны этәреп бара башлый. Болай тартканда сак булырга кирәк: чайкалып китеп, арба артка таба аумасын өчен, тәртәне зур уяулык белән тотып барырга кирәк.

Габдерәсүл алдан кайта. Аның «уфалла»сы Шәһитнекеннән көйлерәк. Әтиле кешенең арбасы гына түгел, һәр нәрсәсе шундый була. Әтилеләрнең йортлары, абзар-куралары, ашаган ашлары әтисезләрнекеннән аерыла, башкачарак була. Дөрес, әтиләрнең дә төрлесе бар. Гаилә башлыклары арасында өйләренә эчеп, исереп кайтучылар да очрый. Әтиләре сәрхуш гаиләдә дә йорт хуҗасы ир кеше. Аңа әйтмичә, аннан рөхсәт сорамыйча, эшкә тотынырга ярамый. Бу турыда кисәтеп тормасалар да, һәркемгә аңлаешлы шундый канун бар.

Әнә сугышта йөргән әтиләрнең исән калганнары кайтты, үлгәннәренең хәбәрләре килде. Алар да Шәһитләр гаиләсе шикелле иза чигәләр, әтиләре кайтуын зарыгып көтәләр. Авырлыклары бер төрле булса да, әтиләре сугышта йөрүчеләрнең язмышлары икенче төрле. Бу аерма Рәшит белән Әфләх Бәләбәй педучилищесына кергәндә ачыкланды. Әтиләре сугышта йөргәннәрне укыту бушлай иде. Шуңа өстәп, аларга көндез тамак ялгарга талон да бирәләр иде. Әйе, әтисезлек тә төрлечә булырга мөмкин. Бигрәк тә гаиләсен ташлап киткән аталарның балалары кызганыч. Әтиләренең кем икәнлеген белмичә газапланып яшәүче балалар алар. Тагын бер гыйбрәт әтисе турындагы мәгълүматны белгертмәү чарасын күрергә тырышып, хафаланып, куркып яшәүче балалар язмышы.

Шәһитләрдәге тәртип бөтенләй икенче төрле. Аларның тормышын «әткиегез кайткач» аңлатмасы икегә бүлә. Әткисенең кайтуын көтеп яшәүдән торган зарыктыргыч, кимсенүле тормыш һәм әткисе котылып кайткан көннән башланачак бәхетле яшәү. Юк, әткиегез кайткач яшәү җиңеләер, шатлык артыр, дип аңлаткан кеше булмады анысы. Таиповлар гаиләсенең һәр әгъзасы шушы хакыйкатьне тоемлый, әткиләре кайту, тормышны үзгәртеп, матурайтып җибәрәчәгенә инану сулыш алуга тиң мөһим һәм табигый иде.

Әткиләре кайтырмы-юкмы? Бу сорауга беркем җавап бирә алмый. Өмет. Ул синең күңелеңә кереп ояласа, аны берничек тә куып чыгарып булмый икән Салкын акыл белән уйлаганда, иң башта Лотфулла хәзрәтнең исәнме, түгелме икәнлеген ачыкларга кирәк. Көннәр, айлар буе гына түгел, хәзрәтнең хәләле, аның газиз балалары, озакка сузылган еллар дәвамында шушы газаплы сорауга җавап эзләп, мәсьәләне ачыкларга тырыштылар. Өмет сүнмәде. Утызынчы еллардагы «халык дошманнары»н үтереп бетерү дә өметкә сабак була алмады. Сугышның соңгы елларында Кырым татарларын сөргенгә озату, сугыш вакытында чолганышта калган әсирләрне эзәрлекләү кебек мисалларның берсе дә Юкәле мулласын кайтмас урынга җибәрелүенә ышандыра алмады.

Күңел түрендәге дәлил чиктән тыш үҗәт шул. Лотфулла хәзрәтнең үз гомерендә җинаять эшләгәне булмады. Изге кеше иде Хәсәнә абыстайның хәләл җефете. Изгеләрне игелек эшләп яшәгәннәре өчен җәзалыйлармыни? Туймазы тирәсендәге татар авылларында яшәүче теләсә кемнән сора, аларның берсе дә хәзрәтне төрмәгә лаеклы кеше дип әйтә алмас иде. Хакимиятнең фикерләү ысулы бөтенләй башка төрле икәнлеген белгән кеше гади халык арасында очрамый диярлек Халык өстәгеләргә ышанып яши.

«Уфалла» арбасына төяп урманнан утын ташуның да уңай яклары бар иде. Черергә җыена башлаган көзге яфракның борын эчен җиңелчә генә кытыклый торган тәмле исе ни тора! Каен яфраклары, чери башлаганчы, яшеллекләрне саклыйлар. Имән яфраклары карасу-көрән төскә керә, өсләре, балавызлаган шикелле, тонык һәм шома. Иң матуры чаган яфрагы.

Габдерәсүлләр Шәһитләргә каршы урамда яшиләр иде. Дусты борылып киткәч, Шәһит юлын берүзе дәвам итте. Койма буенда авыл картлары, мәңге чишелмәс сорауларга җавап эзләп, гәп корып утыралар. «Уфалла» белән утын кайтаручы үсмерне күргәч, аксакалның иң өлкәне, күрер-күрмәс күзләре белән юлга карап торды да әңгәмәдәш картларыннан сорап куйды:

 Кем малае бу, тәүфигы арткыры?

 Хәсәнәнекенә охшаган, ялгышмасам, диде картларның яшьрәге.

 Йа Хода, ниләр юк бу дөньяда! дип, көрсенеп куйды аксакал. Колхоз дигәннәре Лотфулла хәзрәтнең биш атын алып күмәкләштерде. Мулла малае бәләкәй арба белән урманнан утын ташый. Ахырзаман алдыннан иң элек дөнья көтүнең асты өскә килер, дигән Китап. Асты өскә килү менә шушыдыр инде

Капканы киереп ачып куйгач, Хәсәнә улына ярдәмгә ашыкты. Арбаны ишегалдына икәүләп тартып керттеләр. Әйтерсең абыстайның улы, «уфалла»га төяп, бер арба алтын алып кайткан иде. Инәкисенең куануы Шәһиткә дә тәэсир итте. Үсмер малайның, үсеп җитеп эшли башлагач, әнисен хөрмәтләп-тәрбияләп торачагына менә шушы куанычлар ишарә түгелмени?!

8

Урынны Шәһиткә сандык өстенә җәяләр. Сандык, ишектән кергәч тә, уң якта. Яткан җиреңнән үрелсәң, ишегалды ягына караган тәрәзәнең тупсасын тотып була. Инәкисе тәрәзәнең өчтән ике өлешен аскы яктан каплап торган ак пәрдәне атна аралаш юып, үтүкләп элә. Тәрәзә төбендәге чүлмәктә тамчылы гөлләр. Әнә тәрәзәнең өске өлешеннән кергән ай яктысы акбурлаган мичкә төшкән дә мич яңагына тәрәзә рамы сурәтләнгән. Өй эчендәге һәрнәрсә Шәһиткә таныш, һәрнәрсә газиз. Аңа башка бер җирдә дә мондый кадерле, якынлык һәм ярату тойгылары уята торган урын юктыр шикелле тоела.

Тиздән кышкы суыклар башланачак. Тышта ачы көз. Төннәрен кырау төшә. Акшарлаган мич өй эченә йомшак җылылык таратып тора. Сандык белән сәке арасында әтисе үз кулы белән ясаган нарат өстәл. Шуның тирәсенә килеп утыру белән, якынлык, бергәлек хисе уяна. Шул өстәл янына утырып, аш ашыйлар, чәй эчәләр. Сәкегә урын җәеп, төннәрен шунда йоклыйлар. Көндез сәке чите шәһәр йортларындагы диван хезмәтен үти. Сәке астында бакчада үскән кабаклар саклана. Бәләкәй чакта Шәһит сәкедә йөгереп йөрергә яратты. Бигрәк тә тышка чыгып булмаслык кышның салкын көннәрендә

Ул чакта аңа сәке шулкадәр иркен тоелган иде. Шәһит үскән саен сәке бәләкәйләнә барды. Ниһаять, авыл йортларында сәке урынына челтәрле тимер карават куя башладылар. Таиповлар өеннән дә карават сәкене кысрыклап чыгарды.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3