Бушап калган бураларны тутыру өчен бик нык эшләргә, бик күп хезмәт көне җыярга кирәк иде. Хезмәт көне, хезмәт көне Әнә шул күп булганда гына Ташлытау юлыннан ипи ташудан котылып булачак. Әнә шул булганда гына Хәкимулланы башлы-күзле итеп булачак, шул булганда гына Нургалигә җиде класс белем алдырып булачак
Арыш серкәләнгән көннәр иде.
Шәяхмәт кичке аштан соң баскыч төбенә чыгып утырды. Катык каткан, яшел суган тураган арыш умачы ашаганнан соң һавада утыру аеруча ләззәтле була. Аның янына бераздан Хәкимулла да чыкты. Җылы, сөремле кич. Кайдадыр яңгыр ява булса кирәк, йомшак кына гөлдерәү ишетелеп ала. Мондый вакытта киләчәккә план кору уңай. Ата кеше җай белән генә сүз башлады:
Йә, син күпмегә хәтле болай галахлыкта йөрергә уйлыйсың? Ни ултара, ни пултара дигәндәй
Хәкимулла сүзнең төбен тиз аңлады.
Авыр ел бит, әти. Кешедән оят. Ә тегесендә минем гаеп булмады, әти. Аны әнигә генә сөйләп булмый
Йә, ярар, булган эш булган, буявы сеңгән. Мин өйләнгәндә синең күк кенә күрмәдем нужаны. Әмма быел уракка төшкәнче берәр чара кылып карарга кирәк. Акыллы кеше яз өйләнә. Хезмәт көне дә бер ояга җыелыр. Күзең төшкән берәрсе бармы?
Хәкимулла дәшмәде.
Менә шул: борыныңны салындырып йөрисе юк. Бүген мин келәтне чистарттым. Бер капчык чамасы арыш чыкты. Яңага җитәр. Кара җиргә аяк баскач, шәт, иншалла, яңага барып җитәрбез инде. Җитмәсә тагын, аптырама, илдә чыпчык үлми Тик бу юлы уйлабрак инде. Җитте. Безнең нигез өйләнү мәсьәләсендә болай да кыңгыраулы булып чыкты
Хәкимулла икенче көнне Миңлегали белән Ташлытау базарына китте. Исәпләре Ташлытау ашханәсендә җыештыручы булып эшләгән Миңлебикәне күреп сөйләшү иде. Бу юантык кына көләч кыз, ничектер беркөнне Ташлытау урамында очрап, Хәкимулла белән шаяртып сөйләшеп торды. Аннан соң Ташлытау кызлары элек-электән Кара Чыршы авылына убылып кына кияүгә чыгып баралар иде.
Базар көнне ничек кенә булса да Миңлебикәне очратырга кирәк иде. Ләкин ничек тик торганда бер кызга: «Әйдә, минем хатын буласыңмы?» дип әйтәсең. Монда бит зур кыюлык кирәк. Нишләргә?
Андый чакта Миңлегали мең кешегә биргесез егет.
Икебезгә бер ярты, диде ул, чыбыркысын сиртмәдәге вика астына яшереп. Аннан син күр дә мин күр. Синнән булмаса, үзем сөйләшәм.
Ләкин базарда аракы табуы бик җиңел булып чыкмады. Базар кайный, дегет чиләгеннән башлап тимерле сандыкка кадәр алып килгәннәр әмма аракы юк. Коры законны гамәлгә керткәннәр икән. Базарның урта бер җирендә зур фанерга ач яңаклы, таза беләкле кеше рәсемен ясап куйганнар. Ул күзләрен киң итеп ачкан да базардагы кешеләргә нәрсәдер әйтә сыман. Әһә, рәсемнең астында аракы шешәсе. Теге кеше бармагы белән шуңа төрткән. Шунда ук зур хәрефләр белән язып куелган:
«Аракы летуннар, рвачлар дусты.
Аракы пролетариатның дошманы.
Аракыга каршы көрәш һәр кәсептәшләр союзы әгъзасының бурычы».
Базар тулы спекулянтлар. Берәү җырлый-җырлый алма сата:
Икенче бер чөгендер борынлы кеше кызыл башлы шырпы сата. Анысы да көйли:
Бер почмакта билле толстовка, ак киез эшләпә кигән таза бер адәмне ике милиционер тоткан. Аларны халык чорнаган. Тегеннән-моннан ишетелгән сүзләрдән шул аңлашылды: Ташлытауның иң эре спекулянтларыннан берсе икән. Салган баштан, имеш, базарда җырлап узган:
Хәзер исә тырышып-тырышып милиционерларга аңлатып маташа.
Юк, ди, мин ничек андый сүз әйтим. Тем более ГПУ кешеләрен күрә торып. Мин әйттем: колхоз тары ала микән, колхоз каз ала микән, дидем. Шту сез, егетләр?
Ташлытауның ат карагы, кызыл муенлы Заһри кем беләндер бәхәскә кергән. Ул кызып-кызып сөйли:
Менә безнең мөселман диненә чыкмый ул, мин сиңайтим Беркөнне ат дуктыры Чтапанов белән бәхәсләштек. Менә, мин әйтәм, бәхәскә китсә, дим, мин ыштанымны чайкыйм да эчәм Птамушто, безнең мөселман тәһарәтсез йөрми, дим
Заһри кара чыршыларга таныш кеше, авыз күтәреп йөргән Хәкимулла белән Миңлегалине тиз таныды.
Зәмзәм суымы? диде ул шыпырт тавыш белән. Соң бит аны моннан эзлисе түгел. Ә-әнә кайда була ул
Заһри теге плакат янын күрсәтте. Чыннан да, егетләрнең шунда килүе булды ике-өч кеше, күз кыскалап, куен кесәсеннән сургучлы шешә башларын күрсәтте.
Миңлегали сүзе дөрес булып чыкты. Кешене яшь димә, атасыз димә. Башы гына эшләсен. Миңлегали эшне, гомумән, җиңел кулдан эшли. Аның белән эчүе дә күңелле. Аның кулы җиңел.
Миңлебикәләр Ташлытауның ындыр арты урамында, тар тыкрыкта торалар икән. Кызның беркөн сөйләшүе, чыннан да, зерәгә булмаган, бу спекулянтлар оясыннан туйган, авылда яшисе килә икән. Тик әти-әнисе ялгыз калырга риза булырлармы? Аннан соң, алар тыкрыгында егетләр бик елдам, күрә торып, тыныч кына кыз биреп җибәрмәсләр Урлый алсагыз гына Әйе, әти-әнидән дә, күрше егетләреннән дә.
Вәгъдә буенча, алдагы базар көнне төнге сәгать уникеләрдә тар, караңгы тыкрыкка, акрын гына атлап, сиртмәле тарантас җигелгән ат килеп керде. Миңлегали Ташлытауга кергәнче арыш арасында калды. Ул, андый- мондый тавыш чыга калса, бакча яктан гына ярдәмгә килергә тиеш иде.
Тик тик берәүнең дә ярдәме кирәк булмады. Бер генә секундка болыт астыннан ай калыкты. Шул чакта тыкрыктан кулына ак төенчек тоткан, жикет кигән, шәльяулыкка төренгән бер кыз килеп чыкты да, йомылып йөгереп, Хәкимулланың тарантасына килеп ауды. Хәкимулла йөрәгенең дөп-дөп типкәнен ишетте. Сыртына кинәт кенә чыбыркы төшкән ат кисәк алдырып чабып китте. Арыш басуыннан йөгереп килеп чыккан Миңлегали дә чак кына тарантаска эләкте. Колхозның кара-туры нәсел айгыры җир селкетеп арыш арасындагы юлдан Кара Чыршыга таба чапты.
Таң атканда гына Шәяхмәтнең тар ишегалдына килеп керделәр. Атның эче селкенә, борын тишекләре киңәеп, анда кызыл кан тамырлары калыккан иде. Тарантастан төшеп, тузаннарны кагынганда урланган кыз да шәльяулыгын салып какты. Шулвакыт Хәкимулланың күзеннән ниндидер кыршаулар коелган сыман булды. Кызый Миңлебикә түгел иде
Болар нәселләре белән үткен кешеләр исәпләнәләр иде. Заманында якын-тирәнең атларын кырыштырып йөргән Заһри, эшләр чуала башлагач, Ташлытауга күчеп утырды. Ташлытау базары калын була, Заһри шикелле үткен кешегә анда да маклер булып көн итәрлек җай чыга торды. Заһри бик хәтәр юлларда йөрде, әллә ничә тапкыр ГПУ кешеләренең борын төбеннән качты. Берсендә, кышкы кичтә, Заһриның артыннан чыктылар. Егерме чакрым җан-фәрманга чапкач, аның аты арды. Уйлап торырга вакыт юк, җиңел чаналы ГПУ кешеләре арттан җитәләр иде. Заһри, авылга җиткәндә генә, атын кире якка борып, зират капкасына бәйләде дә үзе, койма буена тезләнеп, кычкырып, Коръән укый башлады. Аның тавышы бик көчле иде һәм мондый чын тавыш белән Коръән укып утыручының ат карагы булу мөмкинлеге берәүнең дә башына килмәде.
Заһриның аты турында да әйләнә-тирәдә әкиятләр йөрде. Имеш, куучылар, артыннан җитеп, атына «тпру» дип дәшеп караганнар, ат аның саен элдереп чаба икән. Ахырдан гына белгәннәр: Заһриның аты «тпру» дигәндә чабарга, «на» дигәндә туктарга өйрәтелгән булган. Икенче бервакыт Заһриның артыннан куган яшь милиционер аның атын эләктергән. Имеш, Заһри үзе арыш арасына кереп элдерткән, ә яшь егет аның чабып барган атына менеп утырган. «Тпру» диюгә, ат йомылып чаба башлаган, егет, ни чара кылырга белмичә, шулай әллә ничә чакрым җәһәннәм арбасында барган. Бер таудан төшкәндә, башым бетә дип, үкереп елый башлаган.
Ай-яй, үлемем шушы икән, дигән.
Нәкъ шул секундта ат дүрт аягын терәп катып кала, камыты күзенә килә. Монысының да хикмәтен соңыннан беләләр: Заһриның аты «ай-яй» дигәндә туктарга өйрәтелгән икән.
Заһри һәм аның дус-ишләре турында Кара Чыршы тирәсендә коточкыч әкиятләр сөйлиләр иде. Аның туктый торган фатирларыннан берсе шул авылда иде. Имеш, Заһри үзенең дус-ишләре белән кәеф-сафа корып утырганда, Ташлытау юлыннан милиционер килгәне күренсә, авылның мөәззине манарага менеп азан әйтә икән. Милициядә эшләүче егетләр арасында керәшен егетләре байтак кына азанның кайчан әйтеләсен алар белми иде. Азан тавышын ишетүгә, Заһриның мөритләреннән берсе тиз генә басу капкасын яба, аннан озак кына торып ат каршына чыга, капканы ача, исәнләшә, сораштыра, ә ул арада Заһридан инде җилләр искән була.