Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 стр 7.

Шрифт
Фон

Районнан килеп төшкән элемтәчеләр бригадасы багана урыннарын күрсәттеләр һәм магистраль линия белән Гәр Хутор арасында алты-җиде җирдә ут яктылар. Җир туңын шулай гына җебетеп була иде. Тракторлар бүрәнә тарттырдылар, берәүләр аны чистартып каезлады, автокран яңа баганаларны казылып яткан чокыр урыннарына җайлады, өч егет тимерчыбык бухталарын сүтеп, кыр буйлап сузды.

Кыр тулы ирләр иде, кызык өчен килүчеләр дә булды. Аучы Җәгъфәр хатынына бер казан ит пешерергә кушылды, кладовщик машина белән алар йортыннан әллә ничә әйләнде.

Көзнең кыска көнен караңгы алганда, Кәшфи өенең түрендә, тегү машинасы куелган зур өстәлдә, кара эбонит телефон аппараты тора, һәм бу аппарат әллә кая тоташкан булуы белән үзенә әллә никадәр серлелек, куркыныч серлелек җыйган иде.

Таҗиева ашыгыч рәвештә район үзәгенә китеп барды. Ахияр исә Кәшфи өендә утырып калды. Телефонисткалар белән әллә ничә тапкыр сөйләшеп тикшерелгән булса да, Таҗиева, кайтып керүгә, Кәшфиләр өенә чылтыратты. Трубкада Ахияр иде. Шаярышып сөйләшеп алдылар:

 Ало, как меня слышите? Приём.

 Слышу вас хорошо. Я Сокол. Приём.

 Ну, ярый, иптәш Гарәфиев, рәхмәт сезгә. Выручать иттегез.

 Нигә рәхмәт? Кәшфи безнеке.

 Ярый, хушыгыз. Мин бер-ике сәгать утырам әле.

Таҗиева контрольдә калды. Озак көтте. Телефонистка кызларга да аеруча игътибарлы булырга кушылды, һәм менә кичке унда Казаннан звонок: Мәскәү!

Таҗиева параллель тоташты һәм тагын йөрәк тибешен ишетә башлады. Мәскәүдән гаҗәеп якын, үз тавышы белән бер кыз дәште:

 Говорите

Таҗиева һаман тын алмаган иде әле. Линиядә тагын кытырдау. Тамак кырган тавыш һәм, ниһаять, Кәшфи:

 Алю, алю! Асия, синме?

 Әлү, әлү. Мин, мин, Кәшфи.

 Алю, Асия! Радиаторда су калган минем.

 Мин аны шул көнне үк агыздым.

 Шулаймыни? Ярый, хуш! Аның өчен чөнки трактор ул Ярый, хуш. Тәслимәнең температурасы төштеме? Аның өчен

 Кончили? Теге ягымлы тавыштан соң линия тынып калды.

Кәшфи күргәзмәдән медаль алып кайтты. Бер атна узганда, СССР элемтә министрлыгыннан Таҗиева исеменә рәхмәт кәгазе килеп төште.

Ул көнне Ташлытау район халык судыннан Тавис Габделбарыев исеменә дә извещение килеп төште: район халык суды утырышының фәлән көндә чыгарылган карары нигезендә, фәлән статья нигезендә, җитмеш сум штрафны фәлән расчётный счётка күчерергә. Срогы фәлән

Мәскәүдән кайткан әтисе янына Тавис акча сорарга килде.

VII

Габделбарый абзый әйтә иде, мәрхүм:

 Әйт тыңлаганга, сук елаганга Белеп әйткән икән.

Хәер, Өчиледән Люциянең әнисе дә әйтте:

 Тиле белән, диде, тапма да, бүлешмә дә

Бу дөньяда гел халык мәкале буенча гына яшәрлек.

Ахияр Гәр Хуторга соң гына килде. Өйләрнең берсендә генә, урманга терәп салынган Тавис өендә генә ут бар иде. Ахияр ияләнгән: бернинди кисәтүсез-нисез чоланга узды, аннан зур өйнең беренче ягына керде. Люция савыт-саба юып йөри, Тавис күренми иде.

 Сеңлем, нихәл, теге титарай кайда? диде Ахияр.

Люция, шешенгән күзләрен Ахиярдан яшереп, йортның эчке ягына ишарә ясады. Ахияр түргә узды, ишек янындагы включательне чама белән эзләп тапты. Болын кадәр өйнең түшәменә көндезге яктылык бирә торган озын трубкалар куелган иде. Түрдә, никельле, сыгылмалы зур караватта, Тавис йоклап ята иде. Ахияр башта аптырабрак калды: карават башына терәп зур ястык салынган. Зур ястык астында зур мамык түшәк. Панцирь уртадан иңгән. Тавис шулай итеп утырып йоклый икән. Ахияр тупас кына аңа дәште:

 Тавис, тор әле, сөйләшәсе бар, диде.

Люция керде.

 Ахияр абый, маташмагыз, файдасы юк, диде. Нарат яфрак ярырга мөмкин, әмма каен ылыс бирмәячәк. Мин барысын да хәл иттем инде. Менә ял алган көнне үк китәм.

Борылып чыгып китәр алдыннан тагын әйтте:

 Моның белән сөйләштең ни, сөйләшмәдең ни. Безнең авылда андый кешене мунча ташы дип йөриләр: әйткәндә аңламый, сүккәндә еламый.

Тавис, әлбәттә, йокламый, тыңлап ята иде.

 Тор әле, сөйләшәсе бар.

Тавис күзен ачты. Ахиярны танымый торган булды.

 Тор әле. Чыгыйк әле. Син нәрсә, әллә инде ятып йоклау дигән нәрсәне дә оныттыңмы? Әнә шул утырып йоклау харап итә инде сине. Башыңдагы кан, беләсеңме, кая җыела? Әнә шуңа күрә бөтен эшең дә шул төш белән эшләнә инде синең

Тавис торды, йокыдан айныган булды, киерелде. Эш буенча председательнең аңа бер дәгъвасы да юк иде. Һәр Ходай бирмеш көнне Тавис иртүк атын җигә дә фермага китә. Эшкә карусыз, бригадир аның теге-бу эшне өзгәнен, каршы килгәнен белми.

Чоландагы эскәмиягә чыгып утыргач, Тавис тәмәке кабызды.

 Юкка килгәнсез, диде ул Ахиярга. Хатынга мин хуҗа. Сез анысына председатель түгел.

 Тукта әле

 Туктыйсы-нитәсе юк. Мин озын сүзле кеше түгел. Мин көненә ике генә тапкыр сөйләшәм: драстуй, досвидәния. Минеке шуның белән бетте. Ул урыныннан сикереп торды, утлы тәмәкесен ачу белән идәнгә ыргытты.

 Нигә ун чакрым җирне бергә кайтканнар алар беркөнне хезмәт укытучысы белән? Урман эчен ник бергә чыгалар алар? Үзегез уйлап карагыз! Ник сөт машинасына утырмаганнар алар, ә? Имеш, машина газы килешми! Тегеннән аерылмас өчен әйткән ул аны. Мин аның йөрәген кисәм әле, ул хезмәт укытучысының, йортына ут төртәм мин аның. Керосин сибеп. Тычкан балалары кебек ояларында кайнап янсыннар шунда. Мин аның йөрәген кисәм әле Хиросима ясыйм әле мин аларга.

Ахияр, бернигә ирешә алмыйча, кайтып китте. Чыгып китәр алдыннан гына йөрәк ачысы белән әйтте:

 Егет кеше шул армияләрдә булып, хәрби хезмәтне күреп кайтсын икән, диде.

Кәшфиләрнең дә өендә ут яна иде. «Малай ике нигезне дә дер селкетеп алган икән» дип уйлады Ахияр.

Люция шул атнада ук кайтып китте. Колхоз машинасына утырып килгән әнисе, әйберләрне төяп бетергәч, бәләкәй Алсуны алып, кабинага кереп утырды, Люция кузовка урнашты. Тавис исерек иде, чоланга сөялеп, тәмәке тартты. Машина кузгалыр алдыннан әби кеше, Тависка карап:

 Ишегалдыңа бәбкә үләне үссен иде, дип нәрсәдер укынды. Моны Тавис та, шофёр да аңламадылар. Урамга чыкканда, әби кеше искергән зур урыс капкага сеңеп торган сыек гәүдәле берәүне шәйләп алды. Йөзен чытып, шофёрга борылды.

 Әнә теге юньсез генә харап итте баламны, диде.  Ирем ягыннан нәсел. Дөнья мәгънәсезе. Юньле булса, гомере буе колхозга кермичә, ялгыз хуҗалык булып яшәмәс иде ул. Әле дә керми бит. Әнә шул юньсез генә харап итте баламны. Әнә басып тора бит, нократ заманыннан калган иске капкасына сыланып.

Чулак Абдул, машина узганда, капка эченә кереп китте.

 Әйдә, ярар инде, диде әби кеше. Туасы җан булгандыр. Аннан бәләкәй Алсуны күкрәгенә кысыбрак утырды. Алсу бәхетле, шат иде: ни әйтсәң дә, йөк машинасының кабинасында әле беренче баруы бит

Шофёр егет дәшми, тыңлый гына. Ул әле яшь, кияүдән аерылып кайтуның кыз бала гомерендә нинди фаҗига икәнен белми. Әби кеше исә тора-бара да авыр сулап куя:

 Үз сөягебез үзебездән артмас әле. Тик инде ишетер колакка гына бер дә матур түгел шул. Бигрәк тә рәтсез кешегә тап булды шул. Бигрәк тә бәхетсез бала булды шул. Торып калсалар да ярыйсы иде инде. Тегесе лишнәйрәк кыланды шул

«Лишнәйрәк»нең бөтен тирәнлеген кодагый үзе генә белә. Кыз белән кияүнең беренче кышлары, беренче айлары иде. Дөньяда бер ямьсез, хәвефле салкын буран чыкты. Буран бәпкә-киштәләрне йолыкты, лапасны, йорт түбәсен алып китмәкче булып котырынды. Кодагый, кызын уйлап, болай да йокысыз ята иде. Шулвакыт капка шыгырдагандай булды. Ялгыз хатын сискәнеп китте: кемдер, койма өстеннән кергән сыман дөпелдәп, ишегалдына төште. Кодагый ут кабыза алмыйча матавыкланды. Ул арада ишек кактылар.

 Кем ул? Кайсыгыз ул? диде кодагый, куркудан тамагы чатнаганны җиңә алмыйча. Кем бар анда?

Салкын буран бер аваз алып килде:

 Бу мин, әби, курыкма. Тавис мин.

Әби кешенең эченә җылы керде, аягына киез итекләрен киеп, ишекне барып ачты.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3