Хат ахырында бер җыр да бар иде:
Шәмсениса түти бу хатны өйләренә килгән бер кешегә укып елый һәм һәрвакыт төзәтмә кертә иде:
И бала, бала «Янам хәсрәт утларында» димәкче булган инде ул. Дару белән башы миңгерәүләнеп беткән инде аның
IV
Кәшфи 1944 елның ахырында ук кайткан, теге ярасыннан соң әле тагын бер яраланган ни хикмәт пуля шул ук аякның шул ук урыныннан ит умырып узган икән. Моны очрашып Ахиярга сөйләгәндә икесе дә көлештеләр. Кәшфи бу хәлне үзенчә аңлатмакчы булып карады:
Аның өчен чөнки, болай ул, старшина. Бер эләккән урынга пуля и һәм дә снаряд сколкысы
Әмма юньләп аңлата алмады, Венадан кайткан Ахияр солдатның күчтәнәче яхшук башына киткән иде. Кәшфи инде дөбердәтеп тракторында эшли, һәм йортта ипи салалар икән.
Кәшфи һаман Кәшфи! Юләр! Сугышка беренче тапкыр кергәндә, боларның колоннасын фашист авиациясе бомбага тоткан. Кәшфи шунда, җир һәм күкнең ут белән тоташканын күреп, ниндидер мизгелдә куркудан аңын югалтып алган һәм нәзер әйтеп ташлаган: «Бу сугыштан исән-сау кайтсам, сыерны суеп, бөтен авыл халкына аш уздырыр идем», дигән.
Кайткач, бу нәзерен әти-әнисенә сөйләгән. Габделбарый абзый каршы торган: ничек инде тиктәскә, карап торып сыерыңны суясың? Сыер хәтле сыер бит ул! Әнә узган кыш тик торганда Чулак Абдулның бура хәтле сыеры зыянлады. Ничә бала ач калдылар. Ә монда тап-таза сыерны!
Ләкин Шәмсениса түти диндар кеше, каты торды, бозавы кала, бер-ике елга түзәрбез, баланы нәзере тотарга мөмкин, диде. Кәшфи һаман да бала иде әле, һәм сыерны корбан аена туры китереп суйдылар. Шәмсениса түтинең таләбе буенча, корбан чалганда, Габделбарый агай абзар артында ярым кычкырып азан әйтте. Нэп елларында аз-маз «Күл буе» мәчетенә йөргәләгән иде, шул вакытта ишеткәләгән азанны ватып-җимереп хәтерендә яңартты. Кулларын колакларына күтәрде дә кыйблага карады:
Сөбханалла, сөбханалла, әшһәде әллә иләһә илляАллаһ! Вә әшһәде әннә Мөхәммәде рәсулул-ла-а-һ!
Чулак Абдул белән ике ир нәкъ шул вакытта абзар артындагы саламга Акбашны гөрселдәтеп ектылар. Акбашның соңгы тавышы Габделбарый абзыйның соңгы авазы белән бер булып яңгырады:
Ым-му-а-аһ!
Азанын тәмамлаганда, Габделбарый абзый елый иде.
Хәййә галь-әс-сала-аһ!
Ул көнне бөтен Гәр Хутор халкы, Кәшфине мактап, ике чиләк сөтле Акбаш белән Габделбарый абзый һәм Шәмсениса түтине кызганып, туйганчы ит ашады.
Шәмсениса түти бөтен авыл хатыннарына ул кичне китап сөйләде. Кәшфи дә керә-чыга моны тыңлап йөрде. Бу тантаналы хәлләрнең барысы да Кәшфи исән кайту хөрмәтенә иде.
«Хәзрәте Гайсә тууыннан алты йөз дә тугызынчы сәнә унтугызынчы рамазан көне Хора тавында гыйбадәт кыйлып торган вакытында хәзрәте Җәбраиль «Әкъраи» сүрәсене ирешдерде. Мөхәммәтгали Аллаһы-сали-гассәламгә бу эш беренче мәртәбә булганлыктан, хәзрәте Хәдичәгә кайтып сөйләде. Хәзрәте Хәдичә хәзрәте Мөхәммәдкә пәйгамбәрлек килүен көткәнлекдән, һәм аның шундый бер олуг зат булуын аңлаганлыктан, зур шадлык белән каршы алып, иман китерде. Шул көндүк Әбүбәкер вә башка берничә адәм иман әйтделәр».
Кәшфи кич буе урамда капкадан капкага йөрде.
Сыер трактор түгел ул. Әнә теге елны Мәтәскә Гаптерие тракторны да текә ярдан очыртты. И һәм шуның белән сырамга калды. Аның өчен чөнки, сыер була да, бетә дә ул. Ә трактор и һәм дә техника бик кыйммәт әйбер ул
V
Кәшфи беренче олы баласы белән байтак борчу күрде. Өметләр зур иде, нәселне дәвам итәргә тиешле бердәнбер ир бала шул иде. Малай йә укымады, йә кеше балалары төсле армиягә барып солдат була алмады, йә юньле һөнәр өйрәнмәде. Кәшфи югыйсә аны нәселне лаеклы дәвам итәр дип өметләнгән иде. Тавис тракторга кызыкмады. Сөйләшергә исә гел эредән булды. Ора алмаган олы күсәк күтәрер дигәндәй, Тавис, әтисенең дәрәҗәсенә аркаланып, гел зур эшләр турында сөйләште: менә быел йорт салам («салабыз» түгел), мунча бурыйм, сыерны алыштырам, фәлән-төгән дип кенә сипте. Чынлыкта исә боларны Кәшфи эшли иде.
Малай, ат җигеп, төрле эштә йөрде. Күбрәге фермага фураж ташыды. Гәр Хутор бригадасында сарыклар һәм таналар тотыла иде.
Бер кыз белән йөрмәде, шулай да беркөнне җиңеләеп кайткан җиреннән кинәт кенә өйләнү турында сүз кузгатты. Әти-әнисе аптырап калдылар. Нинди өйләнү? Япь-яшь көе? Дөнья күрмәгән көе? Әле бит идән тулы бала-чага. Өйнең кайсы почмагына таба атлыйм дисәң дә, үрмәләгән балага сөртенәсең. Икесе әле идәнгә оекбашы белән гел юеш эз сызып йөриләр
Әмма Тавис кызган иде. Сүз китте, Тавис каядыр ашыгыч кына барып килде, Чулак Абдулларга кереп чыкты, ахрысы, бераз өстәп алган иде. Сүз тагы да ямьсезләнде, малай кычкыра ук башлады. Олы кызы Рәсимә дә өйдә иде, абыйсы оятсыз сүзләр сибә башлагач, торып, өйдән чыгып китте. Малай тәмам туарылды.
Сез диде ул, исерек күзләре белән әле әтисе, әле әнисенә таба карап, сез үзегез гомер буе (ул ямьсез сүз әйтте) бала үрчетеп рәхәтләнеп яшисез, ә миңа калгач, рөхсәт юкмы? Демократия шул буламы? Шулмы? Икегез дә путчист сез, белдегезме шуны! Реваншистлар!
Малай дулап чыгып китте, ата-ана телсез калды. Бу нигездә мондый ямьсез тавышның беренче чыгуы иде. Ә төн уртасында Кәшфи белән Асия капка тавышына сискәнеп сикереп тордылар: Тавис шаулый иде. Габделбарый абзый белән Шәмсениса түти почмак якта шыпырт яттылар.
Сез! дип кычкырды ул ишегалдыннан ук. Сез! Ата куян белән ана куян! Менә мин сезне кадаклап куйыйм әле! Сезне кадаклап биклим дә үзем кыз алып кайтам! Бүген кич үк!
Һәм ул, ишеккә килеп, йорт ишеген шап итеп ачты да, куркынып калган ата-анасын күргәч, гөрселдәтеп ишекне япты. Һәм, зың-зың итеп, ишеккә кадак кага башлады. Сагызлы өр-яңа чыршы ишек йортка хуш ис бәреп утырган саргылт гәрәбә имән яңагына кадак белән беркетелә; чүкеч белән тышкы яктан суккан саен сары чыршы ишек тә, таза ишек яңагы да, озын кадак та сыкрыйлар һәм зың-зың итеп елыйлар иде.
Почмак якта Шәмсениса түти берөзлексез догасын укыды.
Тавис исә, ишекне кагып бетерүгә, йорттан чыгып китте.
Кичке тугызда ул инде үзләреннән унбиш чакрым ераклыктагы Өчиле авылында иде. Анда Чулак Абдулның туганнан туган кызы юаш, эшчән укытучы кыз Люция бар. Абдул әйтүе буенча, Тавис моннан бер атна чамасы элек узышлый гына Люциянең әнисе янына кергән булып, аларда ат ашатып чыккан һәм кызны шунда күреп ошаткан иде. Кайтты, Абдулга сөйләде. Кәшфиләр бу турыда берни белмиләр иде әле. Чулак Абдул әйтте:
Кич мәктәптән кайтканын гына саклап тор син аның, атың таза бит, бер чөңгерсәң, кайтып җитәсең, диде.
Тавис шулай эшләде дә.
Кич иде, кышкы, мул карлы, җылымса бер кич иде. Капка тирәләре көрәлгән, стена итеп өелгән карга тәрәзәләрдән мул яктылык төшеп, бөтен урамны бриллиант белән бизәгән, шунлыктандыр, ахрысы, тыкрыклар, йорт артлары дөм караңгылыкка чумган. Люция, китап-дәфтәрләрен кочаклап, шыгыр-шыгыр атлап, өенә кайтып бара. Кайтып җитәргә ике генә өй кала, караңгы тыкрыкта нәрсәдер шыгырдап алды. Атмы, чаналы атмы? Шул арада тыкрыктан:
Люция! дигән ипле, әдәпле тавыш ишетелде. Бернидән дә шикләнмичә, кыз шунда кереп китте. Китте Һәм люцерна түшәлгән чанага ничек барып төшкәнен, таныш булмаган егетнең атка ничек чөңгергәнен сизми калды. Урам баганасындагы фонарь көлтәсен үзенә йоткан күк йөзе кинәт кенә артка таба шуа башлады. Кычкырырга тыны буылды, әлегә берни дә эшли алмады. Косасы китерерлек итеп укшыта монысы чана шыгырдавыннан. Дугага чек-чек итеп боҗра бәрелә иде, димәк, ат юыртып бара. Китап-дәфтәрләр чәчелде. Алтынчы класста бүген генә яздырган диктант. Чирек йомгагына бу диктантта алган билгеләр нигез буласы иде. Ә дуга боҗрасы һаман чек-чек бәрә, тоңкъ-тоңкъ итеп ат эче селкенә, димәк, һаман юырта. Бераздан кыз тын алды, тирән итеп бер сулады да кычкырды: