Баббит булса, МТСта тарттырасылар икән дә, баббит юк ди шул. Галауный инженер Казанга киткән, ди. Шул алып кайтса гына инде Халык шулай сөйләде. Атна-ун көн узуга, трактор аякка бастырылды. Халык әллә ниләр сөйләде. Имеш, галауный инженер таба алмаган баббитны Казандагы элекке дуслары аркылы Габделбарый агай тапкан. «Бристоль»дә швейцар булган бер дусты хәзер «Урак һәм чүкеч» заводында зафыскылат икән
Подшипник эрү турында Кәшфи нәкъ бер атна аудитория тотты.
Кешедән дә капризныерак ул трактор, диде ул. Аның өчен чөнки
Хәер, авыл халкы болай да инде кара тимер корсаклы, бакыр бавырлы, пыяла йөрәкле бу машинага үз баласыдай итеп, тере адәм баласыдай итеп карый иде.
Подшипник эретү вакыйгасы халык алдында Кәшфинең дәрәҗәсен бераз гына төшерде. Чөнки Кәшфи үзе, Мәтәскә Гаптериенең подшипник эретүдәге ачык авызлылыгын бик озак сөйләп, аудиторияне башта ук әзерләп куйган иде. Әтисе бу драманы тыныч уздырды, әмма аның да кәефен кырырлык, йөрәген бозарлык бер сүз булып алды. Кичке якта, бакча тирәсенә сөялеп, көндезге сменадан кайтырга тиешле улын көтеп тора иде карт. Менә тыкрыктан җиңел адымлы Кәшфи күренде. Су буена төште. Кепкасын салды да, чишмәдән агып чыккан чиста инешкә ятып, су эчте. Өсте-башы кап-кара иде. Урамның бу ягыннан аргы якка кайтучы хатын да бераздан шул инешкә тукталды. Күрәсең, арпа сугуда булган, инешкә килеп, Кәшфидән түбәнрәк урында туктады да, аякларын чишенеп, суга кереп басты. Кәшфи инде урамга кереп килә иде. Шулвакыт Габделбарый агай ачыргаланып кычкырган бер бала тавышы ишетте:
Ән-ни! Анда аягыңны юма! Анда тракторист су эчте!
Кәшфи моны ишетмәде булса кирәк, әмма Габделбарый агай кызу-кызу өенә атлады һәм, ашыгып өенә керешли, аяк астына туры килгән мәчегә типте. Аннан тәрәзәсен ачты да патефонны борды. Кәшфи үз өйләренә якынлашканда, тәрәзәдән тантаналы җыр бәреп тора иде:
III
Кәшфи белән Ахиярга повестка нәкъ бер көнне килде.
Кәшфи расчёт алырга МТСка китте. МТС ишегалдындагы гудок трубасы әллә каян күренеп тора. Бу труба иртәнге сигезгә, көндезге уникегә, бергә, кичке алтыга гудок бирә иде. МТС мастерскоенда эшләүчеләр моңа инде ияләнгәннәр, көйләнгәннәр иде. Әмма райкомның яңа секретаре моңа чик куйды, колхозчыларны бозасыз, колхозчы сәгатьләп эшли алмый, авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү гудокка корыла алмый, диде. Бичара гудок! Ике-өч ай буе дәшмичә ятим булып утырды да егерме икенче июнь көнне төш вакытында, өзелеп-өзелеп, ярты сәгатьләр чамасы елады. Аның тавышы Гәр Хуторга да ишетелде, һәм унике йортлы авыл халкы гудокка кушылып яшь түкте.
Йөрәккә якын МТС коридоры. Шыгырдавыклы яссы идәннәр. Бөтен җирдә автол, солидол, керосин исе килә. Стенада бер транспарант: анда, кызыл ситсыны рамга тарттырып, акбур белән язганнар: «Башка милләтне изгән милләт үзе беркайчан да азат була алмый». Маркс. Кәшфи моны ничә ел инде аңлый алмый. Нигә ул МТС коридорына? Кәшфи ничә ел инде рус трактористлары белән бер бригадада эшли. МТС бригадаларында күпме татар булса, шуның хәтле рус. Хәтта икеме-өчме керәшен дә бар бугай. Әле бер-икесен ар дип тә йөртәләр, алай да булыр. Гәр Хуторның каен урманын ике-өч чакрым кичсәң, удмурт авыллары башлана. Нигә бу сүзләр? Кем кемне изсен безнең илдә?
МТС кассиры Кәшфигә шактый акча тоттырды. Кәшфи санамады. Әллә йөз илле сум ук инде? Аны, тракторист булганы өчен, бронь биреп менә бер ел инде хәрби хезмәттән азат итеп торалар иде. Кәшфи бу халәттән риза иде, броньне юкка-барга, килде-киттегә генә бирмиләр. Димәк, ул кирәкле кеше. Әгәр инде маршал Тимошенко үзе рөхсәт иткән икән, Гәр Хутор егете Кәшфи Габделбарыев әлегә үзенең корыч айгыры белән илгә икмәк җитештереп торсын, Ватан чикләрен без әлегә аннан башка да саклый алабыз дигән икән, димәк, Кәшфи монда кирәк. Ә менә бүген аңа әйттеләр: син тегендә кирәк. Тракторист ноль бөтен йөздән җитмеш бишкә әзер танкист инде ул.
Һәм ул кичне Кәшфи бер ычкынып алды. Бичараның үз гомерендә портвейннан башканы авызына алганы юк иде. Кайтты, акчасын әти-әнисенә бирде дә күз алларында бер кара унлыкны кире алды.
Монысы гүләйткә, диде һәм кызу-кызу өеннән чыгып китте.
Әтисе дә, әнисе дә күз яше белән юл хәстәрен күрәләр, ризык әзерлиләр иде.
Ахияр, ни йомыш беләндер, Ташлытауга киткән булып чыкты. Ике «Перцовка»ны чалбар кесәсенә тыккан килеш, Кәшфи унбер йортны да йөреп чыкты. Утырып эчәрлек бер кеше тапмады. Кызу-кызу урам буйлап йөренгәләде дә, авыл уртасындагы кое бурасы өстенә утырып, бер шешәнең яртысын авызыннан гына эчеп куйды. Әтисе «Бар» тоткан кеше гомер буе әйтә килде югыйсә, шешә авызыннан эчкән кеше харап була, ул бик каты исерә, дип сөйли иде. Әмма Кәшфигә күңелле булып китте. Шунда утырган җиреннән генә үрелеп, чирәм умырып алды да, шуны чәйни-чәйни, теге шешәнең калганын да хәл итте. Тагы да күңелле булып китте. Ә көтү кайтканда, Кәшфи урамнан җырлап узды:
Читтән карап торган кеше моны гомер буе шулай, Габделбарый агай сүзләре белән әйткәндә, «гүләйт сандырып» йөргән кеше дип белер иде. Капка төбенә җиткәндә, Кәшфи, әти-әнисен таң калдырып, тагын бер җыр ярып салды:
Чит авыл кешесе моны, һичшиксез, кызларның башын әйләндереп йөргән, тәҗрибәле бер мут егет дип белер иде. Әмма Кәшфинең көчле градуслы эчемлекне үз гомерендә беренче эчүе булганы кебек, әлегә кадәр бер генә кызның кулын тотып караганы да юк иде. Әлегә ул үзе «Америка туласы» иде.
Кичен урамны тагын бер әйләнде, теге «Перцовка»ның икенчесен ул, Ахияр белән эчәрмен дип, кесәсендә йөртә иде, Ахияр һаман кайтмады. «Перцовка» җылынып бетте. Кәшфи тагын кое бурасына утырды. Кычкырып җырлады:
Аннан кычкырып елады. Аннан үз капка төпләренә кайтты. Кайтышлый Чулак Абдул белән сөйләшеп бәхәскә керде. Бәхәс тирәнгә китте һәм Кәшфинең теге вакытта подшипник эретүенә килеп чыкты. Кәшфи, кыза китеп, эчелеп бетмәгән шешәсен койма буендагы сукыр кычытканга сөябрәк куйды да, үзенең теге вакытта подшипник эретүдә гаебе юклыгын исбат итү өчен, бернинди начар фикерсез Чулак Абдулның күлмәк җиңен тотты.
Аның өчен чөнки Аның өчен чөнки, дип кабаланганда, Чулак Абдул аның кулына сугып та җибәрде.
Минем күлмәк җиңенә ябышырга башың яшь әле, диде Абдул, кыза төшеп.
Ә? диде беркатлы Кәшфи. Ә?
Кәҗә б мә! диде Абдул да.
Шунда Кәшфи, чайкалып китеп, Чулак Абдулның күлмәк якасына барып ябышты. Монда да начар фикере юк иде. Тегесе исә таза кулы белән (ә чулак кешенең таза кулында ике кулның көче була) Кәшфигә салып ук җибәрде. Кәшфи бичара, сөрлегеп китеп, чирәмгә барып та төште һәм, бәхетсезлегенә каршы, сыер тәлинкәсенә яңагы белән чумды. Шул ятудан торып маташмады. Кычкырып елап җибәрде:
Подшипникны мин эретмәдем. Минем сменадан соң бит ул! Аның өчен чөнки Миннән соң бит. Аның өчен чөнки
Тавышка Кәшфинең әти-әнисе йөгереп килде. Чулак Абдул дер-дер килә иде. Габделбарый абзый малайның бүгенге хикмәтләре шулай булып бетәчәген белә иде, Абдулга әйбер әйтмәде, әмма Кәшфинең әнисе Шәмсениса түти җикеренде:
Ул тракторист! Районга барып әйтсә, нишләрсең? Ул бит юк-бар кеше түгел! Кара эшче дип белдеңме әллә син аны? Ак эштә эшләгән хөкүмәт кешесенә ничек кулың бара? Сабый бит әле ул!
Кәшфи үкереп елый иде.
Аның өчен чөнки И һәм дә
Көтүдән кайтышлый койма буйларында кычыткан умыргалап йөргән бер сыер Кәшфинең сөяп куйган «Перцовка»сын аударды. Кызылга буялган үләнне, күзен алартып, ямьсез итеп, «поф» килеп бер иснәде дә аунап яткан Кәшфигә таба борылып:
Өм-м-м! дип мөгрәп куйды.
Сыер телендә бу инде, бер дә шиксез, «Юк, эчмим-м! Яратмыйм-м!» дигән сүз булгандыр.
Шул көнгә нәкъ бер ел тулганда, Горький шәһәрендәге госпитальдән Габделбарый абзый белән Шәмсениса түтигә бер хат килде: малайның балтыр сөягенә снаряд кыйпылчыгы эләккән, гипста ята икән. Кәшфи бик зур төгәллек белән үзенең ничек яралануын, снаряд кыйпылчыгы бәреп еккач, организмының һәр өлкәсе ниләр кичергәнен, нәрсә уйлаганын, госпитальдә операция вакытында ниләр булганын минутлап, озын итеп хат язган иде. Анда, мәсәлән, мондый җөмләләр бар иде: «Шуннан соң носилкадан төшерделәр и һәм дә сразы операция өстәленә салдылар. Аңарчы ике санитар кыз берсе безнең яктан икән, егерме икенче елгы, Сәрия исемле, үз теләге белән сугышка килгән, әтисе колхозда агротехник икән чалбарны телеп алдылар, миңа бик оят булды, алар аны бик тиз кайчы белән ярып кына алдылар, шул хуттан эчке ыштанны да ярып алдылар, дөрес, бөтенесе кан иде, аның өчен чөнки, снаряд сколкысының баш бармак бите хәтлесе эләккән, менә шулай ялангач көе өстәлгә салдылар. Аннан наркоз бирделәр и һәм дә мин аңны җуйдым. Аның өчен чөнки»