Чыра яктысыннан космоска
Патша Россиясе караңгылык патшалыгы иде. Эшчеләр һәм крестьяннарның тормышы гадәттән тыш авыр булган. Алар изүгә чыдый алмыйча көрәшкә күтәрелгәннәр, һәм, җиңеп, якты тормыш төзүгә керешкәннәр. «Туган тел» дәреслекләрендәге хикәя, шигырьләр әнә шул фикергә нигезләнгәннәр. Ләкин дәреслек авторлары революциядән соң тизрәк бүгенге көнгә космос заманына күчәргә ашыгалар. Космик тизлек Галәм киңлегенә хас нәрсә ул. Билгеле, үз урынында ул бик яхшы. Әмма безнең җир йөзе турында, бигрәк тә кешеләр арасындагы мөгамәләне, төрле әһәмиятле вакыйгаларны сөйләгәндә алай ук ашыгырга ярамастыр, бәлки?
Безнең балачак шау-шулы чорга туры килде. Без Хасан күле геройларына сокландык, челюскинчылар булырга хыялландык, Днепрның көчле агымнарын туктаткан могҗизага гаҗәпләндек, Төрксиб юлын төшләребездә күрдек, Чкаловлар безне ерак очышларга чакырдылар Әйе, беренче трактор белән Гагарин очышы арасында әнә шул вакыйгалар бар әле. Хәзерге көннең вакыйгалары кызыграк, катлаулырак дип, боларны тарихтан сызып ташлау мөмкинме? Әлбәттә, юк. Элеккеге уку китапларын ачып карагыз! Лев Кассильнең «Бозлар йөзәләр» дигән хикәясе үзе генә дә ни тора! Бала күңеле һавадагы кош бит ул, син аңа вакыйга бир, кызыклы хәлләр, фән, техника могҗизалары турында сөйлә. Бала вакытында кем генә чик сакчыларының тормышы турындагы хикәяне йотылып тыңламаган. Мәшһүр Карацупа һәм аның эте Индус турында уку никадәр ләззәтле була иде. Кызганычка каршы, хәзерге дәреслекләрдә бала күңелен җәлеп итә торган бу темага материаллар юк диярлек. Бәлки, болар искергән диярләр. Алай булса, кит аулаучы флотилияләр, Антарктидадагы станцияләр һ. б. турында тагын да кызыклырак материаллар табып булмыймыни? Кызганыч, андыйлар да юк. Шулай итеп, хөрмәтле авторлар Ватаныбыз тарихының зур вакыйгаларга бик бай булган бөтен бер өлешен күрми үткәннәр.
Барысы да начармы?
Бу мәкалә рецензия түгел. Мондагы фикерләр киләчәктә «Туган тел»не төзүчеләргә бераз ярдәме тимәсме дигән өмет белән язылды. Әлбәттә, хәзерге дәреслекләрдә дә азмы-күпме барысы да бар: хайваннар турында кызыклы хикәяләр дә, интернациональ темага да, социализм төзү тарихына караган уңышлы гына материаллар бар. Алай гына да түгел, Бөек Ватан сугышына кагылышлы материаллар «Туган тел» дәреслекләренең барысында да әйбәт бирелгән. Шунысын да әйтик: Ватаныбыз тарихына елдан-ел өр-яңа, кызыклы, балалар белергә тиешле сәхифәләр язылып тора.
Күргәнебезчә, «Туган тел» язучылар һәм шагыйрьләрнең әсәрләреннән төзелгән. Шулай булгач, дәреслек төзүчеләр алдында чит ил, рус һәм татар әдәбиятыннан иң яхшы әсәрләрне сайлап алу мөмкинлеге зур. Балада яхшы сыйфатлар тәрбияләүдә «Туган тел» китабы зур хәзинә. Аны төзүчеләр бу китапның әнә шул хасиятен истән чыгармасыннар иде.
Социалистик Татарстан. 1966. 24 сентябрьЗур хезмәт
Китап киштәләренә игътибарга лаеклы бер хезмәт өстәлде: университет нәшриятында әдәбият белгече Ибраһим Нуруллинның «ХХ йөз башы татар әдәбияты» дигән зур күләмле тикшеренүе дөньяга чыкты. Татар әдәбияты белгечләре һәм филология бүлеге студентлары өчен кирәге зур булачак бу китап СССР халыклары әдәбияты буенча эшләүче галимнәр өчен дә файдалы булыр.
Гомумән алганда, соңгы елларда ХХ йөз башы әдәбияты тарихына кагылышлы хезмәтләргә мохтаҗлыктан чыгып бара идек. Ләкин И. Нуруллинның бу тикшеренүе, безнең фикеребезчә, шуның белән отышлы ки, автор монда ХХ йөз башы татар әдәбиятын, бербөтен итеп алып, теоретик планда карый. Автор бездә моңарчы гадәт итеп алынган әдәбият тарихы рамкаларыннан баш тарта. Аның фикеренчә, ХХ йөз башы әдәбияты тарихын календарь срок булган ХХ гасырның беренче елыннан түгел, ә татар әдәбиятында критик реализм принциплары формалаша башлаудан алып өйрәнергә кирәк. Без бу фикергә тулысынча кушылабыз, чөнки 1905 елгы революция алды еллары әдәбияты өчен әле мәгърифәтчелек реализмы хас, һәм татар язучыларының барысы да диярлек ХIХ йөз әдәби-эстетик принциплары йогынтысында иде. И. Нуруллин, әдәбият галимнәреннән беренче буларак, әнә шул ХIХ йөз әдәби-эстетик принциплары эчендә критик реализм элементларының киңәюен, мәгърифәтчелек эстетикасын какшату тенденциясен күзәтә һәм ХIХ йөз әдәбияты белән ХХ йөз әдәбиятын бәйли торган бөтен бер чорны безнең күз алдыбызга китереп бастыра. Автор мәгърифәтчелек реализмының акрынлап детальләштерү, индивидуальләштерү кебек элементлар белән баеп, критик реализмга таба үсеш эволюциясен ача. ХIХ йөз ахырындагы татар әдәбиятында жанрлар үзенчәлеге, мәсәл жанрының бу чорда активлыгы мәсьәләсе дә безнең әдәбият белемендә беренче тапкыр тикшерелә. И. Нуруллинның бу китабы мәгърифәтчелек реализмын тикшергән кереш бүлеге белән бик тә отышлы. Ләкин автор монда, алдарак үзе тикшерәчәк критик реализм әдәбиятын тагын да калкурак итеп күрсәтергә теләүдәнме, үз заманында прогрессив роль уйнаган мәгърифәтчелек реализмының геройларына каты һәм берьяклырак хөкем чыгара: әдәбиятның бурычын әхлак төзәтүдә дип күргән язучының персонажлары, ди автор, «җаннан-каннан мәхрүм булып, күбрәк язучының фикерләрен укучыга җиткерә торган рупор хезмәтен генә үтиләр»4. Безнең фикеребезчә, бу тамганы ХIХ йөз драматургиясенә карата кулланырга яраса да, шул чорның поэзиясенә һәм прозасына карата гомумән кулланырга ярамый. Һәрхәлдә, «җансызлык һәм кансызлык»ны З. Бигиев, З. Һади, Ш. Мөхәммәдев, Ә. Уразаев-Курмаши әсәрләрендәге персонажларга бәйләп, И. Нуруллин әйткәнчә үк карый алмыйбыз.
Ф. Энгельсның реализм турындагы фикерләрен ХХ йөз башы татар әдәбияты мисалында тикшерү бу хезмәттә уңышлы урыннарның берсе. Автор монда З. Һади әсәрләре нигезендә татар әдәбиятында критик реализмның беренче адымнарына күзәтү ясый. Һәм укучыны алдарак тикшереләчәк Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал иҗатларына шул критерий белән килергә әзерли.
Нуруллинның Ф. Әмирхан әсәрләренә анализы аеруча уңышлы эшләнгән. Ф. Әмирханның ни өчендер моңа кадәр тикшерелүдән читтә калып килгән социаль яңгырашлы «Габделбасыйр гыйшкы» хикәясе монда безнең каршыга үзенең өр-яңа сыйфатлары белән килеп баса. И. Нуруллин билгеләвенчә, Габделбасыйр социаль тип кына түгел, ул гомумкешелек тибы да. Татарның кадим мәдрәсәләре андый арка сөяксез, буш хыял белән гомер черетүчеләрне заманында дистәләп, йөзләп тормыш мәйданына ыргытты. Шәкертләрнең бу катлавы Г. Тукай, Ф. Әмирхан әсәрләрендә ачы сатира утына тотылды. Һәм бигрәк тә Ф. Әмирхан моның типиклыгын әнә шул хикәясендә күрсәтә алды. Мәгълүм булганча, бу традицияне К. Тинчурин үзенең «Мәрҗәннәр»ендә дәвам иттерде, татар шәкертләре арасындагы «габделбасыйрчылык»ның очраклы хәл түгеллеген тагын бер тапкыр күрсәтте. Вульгар социологизм елларында нигезсез рәвештә кире кагылган «Хәят» әсәре дә И. Нуруллин тарафыннан бөтен матурлыгы белән безнең күз алдыбызга бастырыла. Бу әсәрдә Ф. Әмирханның сәнгатьчә осталыгы ачыла, һәм Нуруллин бик хаклы рәвештә «Хәят» повестенда кеше һәм җәмгыять проблемасы чын реалистлардагыча хәл ителгән», сәнгатьчә искиткеч югарылыкта эшләнгән бу әсәр «хатын-кыз ирекле һәм бәхетле булсын өчен тормышны тамырыннан үзгәртергә кирәк»5 дигән фикергә китерә дип нәтиҗә ясый.
Ф. Әмирхан тәнкыйтьче буларак та татар әдәбиятында һәрвакытта да реализм принципларын яклап килгән. Бу яктан караганда, ул үз заманында башка тәнкыйтьчеләр белән чагыштырганда шактый өстен торган һәм әсәрләрнең «социальный характерда язылырга»6 тиешлеген таләп иткән.