Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1 стр 23.

Шрифт
Фон

Шаһиншаһ Ядигәр сарай тәрәзәсеннән бакчага күз ташлады. Матур сынлы, бакыр-кара тәнле эфиоп бакча гөлләрен карый. Бакчачының беләкләрендәге сеңерләр уйнап тора. Шулчак бакчачы эфиоп янына пешекче кыз килде. Туран кешесе иде пешекче кыз, чынаяктай ап-ак тәнле, күзләре ачык һавадай зәп-зәңгәр. Пешекче кызны очраткан саен, шаһиншаһ Ядигәр аның әнә шул куе зәңгәр күзләренә карый. Ул күзләр аңа мөлдерәп торган күлләрне хәтерләтә иде. Кызны сарайга гаиләсе белән туран сәүдәгәрләре китергәннәр иде. Кызны күргәч тә ошаткан иде шаһиншаһ Ядигәр. Пешекче кыз гаиләсендә барчасы да тулы йөзлеләр, зәңгәр күзлеләр һәм кытай чынаягыдай ак тәнлеләр иде. Бер тапкыр пешекче кызны шаһиншаһ үз кырына дәштерде һәм бетекчегә ярдәм итәргә кушты. Пешекче кыз, аның белән килешмәвен сиздереп, башын чайкады. Сарайда шаһиншаһка каршы килү ярый торган нәрсә түгел иде, әмма Ядигәр шаһиншаһ кызга бер сүз дә әйтмәде. Әнә шуннан соң шаһиншаһ кызга һәрчак игътибар итә башлады. Туран кызы тора-бара кай ягы беләндер аның күңелен биләде. Бер тапкыр ул аны бакчада очратты һәм аңардан: «Атаң кайсы төрки кавеменнән?» дип сорады. «Унуклар нәселеннән»,  диде кыз. Бу кавемне яхшы белә иде инде Ядигәр шаһиншаһ, чөнки ак төрекләр турында углы Бәһрам хәбәр итеп тора иде. Әнә шул куәтле кавемне илгә кушарга йөри иде дә инде углы Бәһрам. Бу шаһиншаһ Ядигәр теләге дә иде. Әгәр дә мәгәр шаһзадә Бәһрам бу эшне башкарып чыкса, шаһиншаһ Ядигәр, ике дә уйламый, тәхетен аңа васыять итәчәк

Тәрәзәгә баеп барган кояш нурлары төшә, ул арада бакчачы да, чибәр һәм сылу туран кызы да күренмәс булды. Шаһиншаһ Ядигәр тәхетенә таба узды, терәк итеп арысланнар сыны ясалган, йомшак кытай ефәге белән тышланган урынга утырды. Ул арада тәхет ягына гаскәрбаш керде. Гадәт буенча, гаскәрбаш аның әмерен басып тыңлап торырга тиеш иде, һәм ул шулай итте дә, тәхеткә җитәр-җитмәс туктады, шаһиншаһка башиеп сәлам юллады, әмма бу юлы Ядигәр аңа утырырга урын күрсәтте, гадәттә, бу урында вәзире утырыр иде.

 Минем әмерем шул булыр сиңа, гаскәрбаш. Атна-ун көн дигәндә, кимендә ун мең атлы гаскәр җый. Аларга биш мең җәяүле һәм кирәк кадәр азык-төлек белән олау иярсен.

 Атлы гаскәр, фил куучылар, дөядә сугышучылар, олау һәм җәяүле яугирләр, атна дигәндә, сарай каршында булыр, галиҗәнаплары.

 Кыл боерганны, гаскәрбаш. Мин сиңа ышанам.

 Баш өсте, галиҗәнаплары, баш өсте.

Гаскәрбаш урыныннан купты, кабалана төшеп чыгып китте. Гаскәрбашның кабалана-кабалана чыгып китүен шаһиншаһ ошатмады, әмма аны туктатмады. Кузгалды һәм янә бакча ягына караган тәрәзә янына килде. Бакчада берәү дә юк иде инде. Вак таш сипкән сукмакта алгөл чәчкә ята. «Туран кызының йөрер юлына бакчачы эфиоп ташлаган»,  дип уйлады шаһиншаһ һәм үзалдына көлемсерәп куйды. Гүзәл, чибәр туран кызы, шаһиншаһ булса да, гүзәллеккә сокланудан ул да мәхрүм түгел иде.

Кисәк ул борылды һәм кыю адымнар белән кораллар бүлмәсенә үтте. Монда ни генә юк иде: борынгы бабалары кулланган кораллардан башлап сакал кырырдай үткен һәм җиңел кылычлар, төркиләрдән алган сызгыра торган уклар, тоташ тимердән эшләнгән калканнар, төркиләрнең еракка ата торган озын керешле җәяләре, саплары зиннәтле ташлар белән бизәлгән хәнҗәрләре, һәр гасыр саен кеше үтерү өчен эшләнгән кораллар камилләшә барган. Киң грек ятаганнарын татар тимерчеләре ясаган җиңел кылычлар алыштырган. Күр әле, заманалар үтә барган саен, корычның катысын, коралның җиңелен һәм камилен төркиләр ясаганнар. Болгар тимерчеләре ясаган коралларны кытайлыларга гына түгел, иранлыларга да китереп сата башладылар. Тик бер нәрсә турында уйламыйлар кебек шаһиншаһ Ядигәргә төркиләр, тора-бара бу коралларның очлары төркиләрнең үзләренә таба борылуы бар ич. Һәм заманалар үткән саен, шулай булыр да. Әйе, татар тимерчеләре аша булса да, сугыш кораллары камилләшә, ә менә халыклар белән идарә итү нигәдер кыенлаша бара. Әйтик, халыклар белән идарә итү аның бабаларына бер дә кыен булмаган, һәрхәлдә, тарихчылар шулайрак язалар, ә менә шаһиншаһ Ядигәргә ил белән идарә итү елдан-ел кыенлаша бара. Ил белән идарә итүдә шаһиншаһ Ядигәр реформалар да уздырды, сарай куштаннарын да алыштыра торды, һәр өлкәгә үз кешеләрен куйды һәм аларны үз кырына дәштереп, ике-өч айга бер хисап алды, аларга яңадан-яңа бурычлар йөкләде, киңәшләр бирде, зарларын тыңлады, ярдәм кирәгенә ярдәм итте, ярдәм итеп тә аякланып китә алмаганнарын алып атты. Өлкә түрәләре аңа башкалада тураннар базарын ачарга үтенделәр. Имеш, чыдам вә гаскәри атларны тураннар гына саталар, корал турында әйтеп торасы да юк, дирбияләре дә иң югары камиллектә. Ләкин әрсез туран-төркиләр корал һәм атлар белән бергә базарларына коллар китереп тә сата башладылар. Алар сәүдәгәрләрендә кызыл йөзле аланнар, сипкелле готлар, сары тәнле җүҗаннар да, хәтта үз халыклары да булыр иде, бигрәк тә күпләп кызлар китерерләр иде. Кызлары чибәрләр, күз алмалы гүзәлләр булыр, фарсы байлары һәм куштаннары туран кызларын бик теләп алырлар иде, ә Туран иле сәүдәгәрләре үзләре исә кара чәчле, тутсыл йөзле фарсы кызларын сатып алып китәрләр иде.

Әнә шушындый уйлар белән шаһиншаһ Ядигәр баскычлардан түбән төште һәм тар сукмаклар аша ял бакчага чыкты. Кояш яңа гына баеган, җир өстенә эңгер иңеп килә. Һава җылы, ләкин күрер күзгә якты иде әле. Храм ягына таба рухани мөбәт атлый, озын киеме аягына урала. Мөбәт атакай, нидер сизенеп, әйләнеп шаһиншаһка карады, бермәл ни кылырга белми торды, ахыр юлын дәвам итте, туктамады, башкалар кебек, шаһиншаһка баш имәде. Яратмады шаһиншаһ Ядигәр руханиларны. Аның уенча, нәкъ менә алар котырталар иде халыкны. Храм ягыннан утка ташланган чүпрәк исе килә. Каһиннәр надан халыкларны әнә шулай чүпрәкне утта яндырып дәвалыйлар. Теге бичара чүпрәк төтене исенә түзә алмый йөткеренә, тончыга башлый. Ахыр, бичаракай, бу хәлдән котылу өчен, мин сәламәтләндем инде, дип чыгып китү җаен карый. Бер ише исә, шул чүпрәкне исни-исни, храмда ук җан тәслим кыла. Кая илтәләр ул бичараларның мәетләрен, шаһиншаһ Ядигәр кызыксынмады. Соңыннан бу хакта сорагач, вәзире җиткерде: мәетләрне идән астындагы арысланнарга ташлыйлар икән.

Бу хәлне белсә дә, шаһиншаһ Ядигәр вәзиренә бер сүз дә әйтмәде. Аның мөбәтләрне бер селтәнүдә юк итәсе килә иде. Шуның өчен ул руханилар күләгәсендә секталар оештырып йөрүче мөбәтләрнең әкәмәтләренә күз йома килде, вакытын көтте, һәм менә ул көн килеп җитеп ята. Шаһиншаһ Ядигәр кинәт борылды да храмга таба атлады. Шул чакта аның каршына туран кызы килеп чыкты. Шаһиншаһ булса да, кинәт булгангамы, Ядигәр каушап калды, ләкин үзен бик тиз кулга алды.

 Чәчкә мин, Чәчкә атлы мин, галиҗәнаплары,  диде кыз, чак кына чүгә төшеп.  Анам янына барам, ул сезгә моңа кадәр күрмәгән аш хәстәрли.

Ул аны туктатасы һәм, иңнәреннән алып, күзләренә карыйсы итте, тәүгечә. Аның моңа хакы да бар иде, шаһиншаһ ич ул! Сарайдагы җарияләр аның белән булыр өчен җаннарын кыярга әзерләр, ә бу кыяр-кыймас тора, җитмәсә, тулынкы, күперебрәк һәм дымланыбрак торган авызын каплады. Дөрес, яулык очы белән генә, әмма зәңгәр күзләре бу хәлдән тагын да төсләнебрәк китте сыман.

 Ач йөзең, Чәчкә, сиңа шаһиншаһың бага. Ач, минем синең гүзәл йөзең күрәсем килә.

Кызның битләре тагын да алсуланып китте, һәм ул әкрен генә йөзен ачты, керфекләрен түбән төшерде, соңрак хәтта, керфекләрен каккалап, шаһиншаһка багарга кыйды. Ул арада храм яклап берәү тамак кырды, ул да түгел, куаклар арасыннан бакчачы эфиоп килеп чыкты.

 Чәчкә, диде бакчачы, шаһиншаһны күрмичә булса кирәк.  Чәчкә, сине анаң дәшә.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3