Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1 стр 19.

Шрифт
Фон

 Мин шул йөк-йомыш белән йөрим дә инде, батырбәк Бәһрам. Мәңгүк хан да бер кызлар сорарга гына килмәде сарматларга, ягъни синең алга, батырбәк.

 Тик бит Мәңгүк хан хан, мин бары тик бәк кенә, атакай.

 Ят хатыннардан туган булсалар да, Сафура бикәдә ике углан булачак. Менә аңа биленә кылыч тагу белән, «хан» дип кычкырырлар. Һәм бер сарматлар гына түгел, гуннар да.

 Мин баштан ук хан тәхетенә өмет итмәгән идем, атакай. Ләкин гаскәр башында үзем торырмын. Бу минем Мәңгүк хан алдына куела торган алшартымдыр, атакай. Корал мәсьәләсе өчен дә кайгырмагыз, атам барысын да җибәреп торыр.

 Моңа кадәр ук-коралны без тимерче болгарлардан сатып ала идек, шаһзадә

Бәһрам бәккә, күрәсең, Көнбаш атакайның сүз сөреше күңеленә хуш килде, ул каһине Шахрай ягына күз төшереп елмаеп алды. Ул арада чатырга, кулга-кул тотынышып, король балалары килеп керделәр. Каһин Шахрай аларны икесен ике ягына утыртты. Шуннан соң гына Шахрайга «сүз кат» дип, Бәһрам бәк ияк какты. Әмма каһин авыз ачарга да өлгермәде, чатырга Шахрай каһин кебек үк тоташ карадан киенгән янә бер каһин килеп керде. Керде дә, ишек янына да туктап тормый, шаһзадә Бәһрам янына үтте һәм бәкнең аягына төште. Шаһзадә аңа бер сүз әйтми, итек башы белән генә читкәрәк китеп торырга дигән ишарә ясады. Каһин күчеп, бөкләнеп утырырга өлгермәде, чатырга Сафура бикәнең чапкыны килеп керде һәм, Бәһрам бәк алдына килеп, бер тезенә төште.

 Нинди сөенче китерде инде сылу бикәмнең чапкыны миңа?  диде Бәһрам бәк, кинаяләп.

 Бәһрам бәк, әйтергә кыям, Сармат хан кызы сылу бикәң

 Ни булды Сармат хан кызы сылу бикәгә?  дип торып басты Бәһрам бәк.

 Берни дә булмады, бәгем, берни дә булмады, сылу бикәң исән-сау. Тик

 Нәрсә «тик», суга батып үлмәгәндер бит сылу бикә?!

 Юк, батып үлмәде, бәгем. Сылу бикә, Сармат хан кызы сылу бикә, унуклар ханы Мәңгүк ханга ияреп, Кара Иделне кичеп

Бәһрам бәк кинәт кенә урынына утырды, терсәге белән тезләренә таянып, башын кулларына куйды. Бер мәлгә тып-тын утырдылар. Ахыр Бәһрам бәк торып басты, чатырдагы барчасына да күз йөртеп чыкты һәм карашын король кызында туктатты. Кыз исә үз итеп елмайды. Шул елмаюмы аны тынычландырды, ул кире урынына утырды һәм кырында бөкләнеп утырган мөбәткә мөрәҗәгать итте:

 Син нинди йөк китердең инде атамнан?  диде.

 Йөк-йомышым куанычлы, Бәһрам шаһзадә, атаң сине илгә дәшә.

 Илгә, кайчан?!

 Тиз арада, тиз арада, шаһзадә. Атаң чарасыз,  диде мөбәт һәм күз кыры белән генә Шахрайга карап алды.

 Мин башта Сафура бикә кырына кайтырмын,  диде, үзалдына сөйләнгәндәй, Бәһрам бәк.  Менә бу угылны аның кулына тапшырырмын, Баламбирне. Аннары утырып уйлашырбыз. Ишетәсеңме, каһинем?..

 Ишетәм, ишетәм, шаһзадә, диде әлегә кадәр бер сүз әйтми утырган каһин Шахрай.  Борчылма, шаһзадә, сылу бикәң сине үз йортында каршы алыр.

 Ходай шулай итәргә ниятләгән булса итәр, каһинем. Ә хәзер таралыгыз, тарал. Минем берүзем каласым килә. Иртәгә иртән иртүк юлга!..

6

Кытай. 317589 еллар. Төньяк Кытайда анархия дәвам итә. Төньяк Кытай җирләре тулысы белән диярлек варварлар кулына күчә. Варварларның дулкын-дулкын Кытай җирләренә агылып торулары 300 елларга кадәр сузыла. Кытай императорларын варварлар династиясе алыштыра. Башта Кытай халыклары белән Сөннәр династиясе идарә итсә, соңрак Кытай тәхетен Тибеттән чыккан Цянь кавемнәре алыштыралар.

Кытай тарихыннан


Иран. 349358 еллар. Бу елларда төньяк-көнчыгыш тарафларыннан Иранга һуннар үтеп керә башлыйлар. Шаһиншаһ Шапур гаскәре белән шул тарафка ашыга. Ниһаять, ул һуннар илтабары Керәмбат белән очраша (353358). Каты орышлардан соң һуннарны җиңә һәм илтабар Керәмбатны әсир итә. Тик ул аны үтерми, калган яугирләре белән үзенә гаскәрбаш итеп ала. Шул мәлдән һуннар илтабары шаһиншаһ кул астына күчә. Шул ук елда шаһиншаһ Шапур, һуннар илтабары Керәмбатның атлы гаскәрен ияртеп, Әмид каласына таба юнәлә һәм римлылар кулындагы каланы ала.

Иран тарихыннан


Рим. 372374 еллар. Ил чигендә гуннар (шул елдан Рим тарихчылары һуннарны «гуннар» дип яза башлыйлар) пәйда була. Моннан ике дәвер элек кытайлар тарафыннан куылган гуннар, үтә көчәеп, Рим империясенә яу йөри башлыйлар. Гуннар шулкадәр күпсанлы булалар ки, тиз арада Иделне һәм Дон буйларын билиләр һәм 373 елда Танаис (Дон) буендагы аланнарның башкаласын яулыйлар, ул гынамы, аланнар патшалыгын канат астына алалар. Әмма бериш алан кавеме Рим империясе җирләренә качып китәләр һәм империянең атлы гаскәриләре булып хезмәт итә башлыйлар.

Рим тарихыннан

* * *

Ыстанга кайтуга, Бәһрам бәк атасы янына кайтып китмәде, кайтып китмәде генә түгел, ике туган халыкны сарматларны һәм унукларны кушарга өндәп йөри башлады. Дәян атакай үлгәч, Бәһрам бәк үз кырына Көнбаш атакайны алды һәм Мәңгүк ханга чапкыны артыннан чапкынын җибәрә башлады. Имеш, унуклар йөзендә йөргән ак төрекләр сарматларга килеп кушылырга һәм, куәтле халыкка әверелеп, римлыларга яу йөри башларга тиешләр. Мәңгүк ханга Бәһрам бәкнең киңәш-теләге ошады, тик ул аңа барыбер ышанып җитмәде. Сарматлар белән унуклар кушылган хәлдә, Мәңгүк хан кем була да, Бәһрам бәк кем булып кала? Ул гынамы, Сафура бикә кем белән калачак? Ир-ат буларак ул һаман Сафура бикәгә тартыла һәм ансыз торуны күз алдына да китерә алмый иде. Ләкин илгә кайтуына айлар үтте, ә сылу бикәнең кырына кергәне юк күңеле тартса да, аягы бармый иде. Мәңгүк ханның егетләре сармат кызларына өйләнделәр һәм таштай-тукмактай балалар үстереп яталар икән инде. Күңелен иң кайтарганы шул: сылу бикәсе, киңәшми-нитми, сорамый-эзләми, шул кызлары янына баргалап тора һәм унуклар ыстанында югалгалый, ә бәлки Мәңгүк хан кочагына кереп чумгалыйдыр. Бәһрам бәк ни кылырга да белмәде, аның төп максаты унуклар белән кардәшләшеп, аларны колбиләүче римлыларга каршы котырту иде. Һәм ул моңа ирешеп тә килә, тик менә шәхси тормышының җае китеп тора. Бәһрам бәк төрлечә уйлап карады, әле Мәңгүк хан алдына барып сөйләшәсе килде, әле, сылу бикәсен алып, иленә качасы итте. Ләкин айлар үтә, елдан артып китте инде, тегесен дә, монысын да кылмады ике арада тик тулганды. Ни гаҗәп, Мәңгүк хан да аның кырына килергә ашкынып тормый иде, сылу бикәнең кунакка йөрүе аңа килешеп китте, күрәсең. Шушындый сагышлы вә җанны кая куярга белми интеккән вә изаланган мәлләрдә ул атакае Шаһрай янына кермәде, ә анасы урынына күргән карчык кулында тәрбияләнгән король кызы янына юнәлде. Менә кем янында җанына тынычлану тапты ул. Юк, ул аңа кагылмады, ләкин күз карашы ук Бәһрам бәкне тынычландырыр иде. Ул белмәде инде исәеп, җитеп килгән кыз баладагы бу көчне, ләкин нәкъ менә әнә шул яшьлек гүзәллеге вә самимилеге аны юатыр, тынычландырыр иде.

Ләкин бер нәрсәне ачык аңламады Бәһрам бәк, бу мәлдә Мәңгүк хан да тәгаен ни кылырга белми аптырап калган иде. Бәһрам бәк алдында ул үзен гаепле тойды. Ләкин барып алдына төшәргә кыймады горурлыгы бирмәде. Хан ич ул! Шул ук вакытта йөрәкне нидер телә, йортына Сармат кызы Сафура килеп кергән саен, яман гаептә тотылган берәүдәй тынычлыгын югалтыр иде. Ә баш-аягы белән Мәңгүк ханга гашыйк булган Сафура бикә аның күңелендә ни кайнавын күрмәде дә, белмәде дә. «Мәхәббәтне сукыр диләр, әллә соң бу хәл чынлап та шулаймы?» дип уйлар иде ул Сафура бикәнең кочагында калган һәм аның кайнар сулышын вә тәнен тойган саен. Ул аны үзе дә ярата, үлепләр ярата, тик вөҗдан газабы кичерә иде. Бу газапны Сафура бикә белми дә, күрми дә иде, күрәсең. Яңа көн тугандай йортына килеп керә. Хан өендә тәмам чәчәк ата, язгы сандугач кебек сайрый башлый. Ә бит уенын-чынын бергә кушып кына башлаганнар иде кебек, киная-ирәешүләр аша ялкынлы мәхәббәт утына керделәр. Бу хак иде. Инде хәзер әнә шул ялкынлы шашкан мәхәббәттән чыга алмый интегәләр. Сафура бикә түгел, иң әүвәл Мәңгүк хан үзе интегә һәм иза чигә. Кайчан ул үзалдына кызарып куя, ниндидер яман гөнаһта тотылган баладай нәүмизләнә, хафага кала иде. Тик ни кылсын, Сафура бикәсенең китеп, атна-ун көнгә югалып торуы була, үзе үк аны тансыклый, Идел аша кычкырып чакырып китерәсе килә башлый. Илле язын уздырган кешегә табигый хәл идеме бу? Мәңгүк хан белмәде. Әнә шул халәт аны Бәһрам бәк каршына барудан тыеп торды.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3