Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1 стр 17.

Шрифт
Фон

Корольнең бизәкле арбасы узуга, укчылар дәррәү ук яудыра башладылар. Күз ачып йомганчы сөңгечеләр кырылдылар. Олау артыннан килгән готлар да, ни кылырга белми, кайсы кая кача башлады. Әмма мәргән укчылар аларны берәм-берәм чүпли тордылар. Укка алу, көтелмәгән һөҗүм готларны тәмам котсыз итте. Алдан килгән сөңгечеләр кырылуга, үгезләр җиккән олау да туктады, һични аңламаган Германрих король кылычын тотып арбадан төште, як-ягына каранды, әмма һичкемне күрмәде. Корольне шундук сакчылары уратып алдылар. Арбадан корольнең кызы, углы һәм хатыны төштеләр, король янына килеп сарылдылар. Олаучылар арасында да ыгы-зыгы купты. Бик курыккан, шаулашкан олаучыларны да укка алырга туры килде. Ап-ак башлы, чак кына бөкресе чыга төшкән Германрих корольнең йөзләрчә гаскәриләре җирдә ауный, күзгә күренгән дошман юк. Ул арада куаклар артыннан ак айгырга атланган Бәһрам бәк килеп чыкты, аның артыннан җәяләренә ук элгән йөзләрчә мәргән кузгалды. Сугыш-кырыш шулчаклы тиз булды ки, ак атка атланган Бәһрам бәк Германрих корольнең күзенә күктән төшкән Тәңре булып күренде. Олы иде инде ул, юньләп күрми дә иде. Шуңа карамастан үзе тирәли түшәлгән сугышчыларының мәетләренә күз йөртеп чыкты. Бик күп яуларда булган, йөзләрчә халыкларны кул астына җыйган, исәпсез-хисапсыз кешеләрне Рим колбиләүчеләренә сатып яткан король чарасыз калган иде. Йөзьяшәр король бүген үзе әсир иде, моны ул ак атка атланган Бәһрам бәкнең үзенә таба килүен күрүгә үк аңлады, чөнки Бәһрам бәк белән очрашмаса да, Сармат ханның нинди атта йөрүен бик яхшы белә иде. Димәк, йөзьяшәр король Сармат хан баһадиры кулында. Сармат хан киявенең дә кем икәнен яхшы белә иде ул: шаһиншаһ углы шаһзадә Бәһрам. Шаһзадә Сармат хан исән чакта ук тәхеткә утыру турында хыяллана иде, димәк, үз дигәненә ирешкән аты ук Сармат ханныкы. Хәлнең асылына төшенгән Германрих король бик тиз исенә килде кылычын җиргә кадады. Бу аның бирелүе иде, ягъни әсир төшүе. Ләкин кинәттән корольнең арттан килгән сугышчылары күтәрелеп киттеләр, алар тиз арада корольне уратып алдылар. Янә укка алу башланды. Корольне һәм аның гаиләсен уратып алган сугышчылар күзгә күренеп «эределәр», шулчак Бәһрам бәк кылычын күтәрде:

 Сарматлар, туктагыз!

Сугышчылары корольне боҗра эчендә тоталар. Шулчак, сугышчыларны ерып, корольнең хатыны атылып чыкты һәм урманга таба йөгерә башлады. Хатынның башына бәйләнгән зәңгәр тасмасы җилферди, тоташ актан булган күлмәге астыннан юантык чәркәләре елт-елт килә. Бәһрам бәк мәргәненә башы белән ишарә ясады. Җәядән атылган ук, сызгырып, икенче мәлдә хатынның аркасына кадалды, һәм ул, йөгергән җайдан туктап, әкрен генә җиргә ауды. Мәргән җәясенә икенче угын элде, Германрих корольне уратып алган сугышчыларга төбәде.

 Торып тор, мәргәнем,  диде аңа Бәһрам бәк.

 Мин корольне укка алмыйм, сугышчыларын гына,  диде мәргәне.

 Король белән балалары исән калырга тиеш, укчылар!  дип кычкырды Бәһрам бәк.

Сугышчылар корольне һәм аның балаларын калканнары белән капладылар, ә үзләре сармат мәргәннәренә ташландылар. Ләкин бу гадел вә тигез орыш булмады, аларның барысы да корольдән ерак китми ятып калдылар.

 Король,  диде аңа Бәһрам бәк, якын ук килеп.  Күтәрел, син тычкан түгел, тычкан гына яфрак астына кача.

Чаларган чәчләрен туздырып, күзләрен кыса төшеп, ике баласын ике ягына алган Германрих король торып басты.

 Якын килмә, яубаш,  диде ул саф фарсы телендә, Бәһрам бәкне гаҗәпкә калдырып.  Мин синең атаңда ике ел әсир булган кеше. Мин ышанам сиңа, король канын коймассың.

 Ләкин бер шарт белән, король Германрих,  диде Бәһрам бәк, аттан төшми генә.

 Нинди шарт, яубаш?

 Балаларың исән-сау миңа тапшырасың.

Германрих король кисәк көтелмәгән хәрәкәт ясады, итек кунычыннан хәнҗәрен тартып чыгарды:

 Алар минем белән үләчәк, яубаш.

Бәһрам бәкнең укчылары җәяләренә ук элделәр. Бәһрам бәк янә кулын күтәрде:

 Монда балаларның гаепләре юк, Германрих король.

 Тагын бер адым, Сармат хан яубашы Бәһрам, тагын бер адым, мин аларны юк итәм.

 Балаларны миңа тапшырган хәлдә генә, мин сине исән-имин илеңә җибәрә алам, Германрих король.

 Вәгъдә иманмы, яубаш?!

 Вәгъдә иман, король.

Германрих король өчен тиңсез югалту иде бу. Хатыннары бихисап булса да, беркайчан да бер генә хатынын да яу-ясак җыярга чыкканда алганы булмады. Бу юлы ул венедлар җирендә Бож кенәздән ясак җыйды һәм бер җайдан туган якларымны да күреп кайтырмын дип, балалары белән Бож кенәзнең кызы да тагылган иде. Король буларак ул каты бәгырьле кеше иде. Күптән түгел, баш бирмәгән өчен, үз углын, кыйный-кыйный, каладан кудырды. Баш алып кай тарафларга киткәндер, Германрих король кызыксынмады, чөнки угыллары һәм оныклары сансыз иде. Йөзьяшәр карт корольдә, гомумән, адәм баласын кызгану хисе юк иде. Хатыннарының ачык кына санын белмәгән, кадерле яшь хатыннарны кадерсез иткән Германрих король, Бәһрам бәктән «ирек» сүзен ишетүгә, балаларны аңа таба этебрәк җибәрде. Янәсе, ал, миңа гына тимә.

 Без әле очрашырбыз, яубаш Бәһрам,  диде Германрих король, җиңелчә яраланган ике яугире белән арбасына таба кузгалды.

Ни гаҗәп, балаларның икесенең берсе аталары артыннан ташланмадылар, Бәһрам бәк янында басып, китеп барган аталарына карап калдылар. Германрих король атлары белән кузгала башлагач, Бәһрам бәкнең мәргәне янә җәясенә ук элде һәм яубашына карады, янәсе, укка алыйммы үзен? Ни өчен икәне дә билгеле иде «очрашырбыз» дигәне өчен. Ә бит әсир ителгән кеше иде үзе, ә дорфалык үзендә тулып ята. Ләкин Бәһрам бәк янә мәргәненә «калдыр» дигәндәй тыелырга кушты.

 Атма, китә бирсен,  диде аңа Бәһрам бәк һәм янәшәсендә басып торган балаларны Шахрай кырына илтеп куярга кушты. Соңрак беленде, әсир төшкән готлар да арада булган икән. Аларны Бәһрам бәк янына алып килделәр. Бәһрам бәк, атын башыннан тоткан килеш, әсирләрне күздән кичерде һәм, сармат яугирләрен гаҗәпкә калдырып, барлык әсирләрне корольләре артыннан иреккә җибәрде.

Күп яуларда булган, һәрдаим диярлек җиңү тантанасы кичергән, йөзләрчә, меңнәрчә әсирләрне Ольвия каласына илтеп саткан Германрих король хурлыклы рәвештә орыш кырын ташлап качты, хәтта яугирләренең мәетләрен дә күмүдән баш тартты, ул гынамы, хатыны ягына әйләнеп тә карамады. Готларның мәетләрен, шул исәптән хатын мәетен дә сарматлар җирләделәр һәм, олауда булган бар байлыкны алып, өч көннән соң гына ил-ыстаннарына таба кузгалдылар.

 Бәгем, куып җитеп, җанын җәһәннәмгә олактырыйм үзенең, диде янә бер тапкыр кул астындагы мәргәне.

 Әйе, мәргәнем, күп явызлыклар кылган Германрих корольнең җанын җәһәннәмгә олактырсаң да ярар иде. Тик мин аны иреккә җибәрдем һәм вәгъдә иттем, мәргән. Мин Сармат хан кияве һәм яубаш йөзендә. Бу исә бабам исеменә тап төшерү булыр иде. Ә сиңа әмерем шул булыр, мәргән, корольнең хатынын кадерләп күмүдә булыш. Үзең укка алдың, үзең кадерләп җирлә дә.

 Мин аны укка аласы итмәгән идем, кереш тартканымны сизми дә калдым, бәгем

 Ләкин бит хатынны укка алдың, диде Бәһрам бәк һәм атына атланды да Шахрай атакай янына таба кузгалды.

5

Сарматлар скифлар телендә сөйләшәләр, әмма бераз бозыбрак сөйләшәләр кебек, чөнки скифларга килеп кушылган амазонкалар йөзендәге хатыннар скиф телен әйбәтләп өйрәнә алмаганнар. Сарматларның өйләнешүләре турында мондый йола бар: кыз кеше, бер дошманны үтермичә, кияүгә чыга алмый. Шул сәбәпле кайбер кызлар кияүгә чыга алмый картаеп үләләр, чөнки йолаларын үти алмыйлар.

Ә сарматларның нинди халык булулары турында болай сөйлиләр: греклар амазонкаларга яу йөриләр (скифлар үзләре амазонкаларны «ирдәүкәләр» дип атыйлар, грекча әйткәндә, «ирләрне үтерүче хатын-кызлар»). Фермодент төбәгендәге каты сугыштан соң амазонкаларны җиңүгә һәм бик күпләрен әсир итүгә ирешкән греклар өч кораб һәм бик күп әсир амазонкалар белән кайтыр юлга чыгалар. Грекларның батыр хатын-кызларны һәм шәраб яратуларын белеп, амазонкалар грекларны бик каты сыйлыйлар, ә тегеләр исерешеп тәгәрәгәч, барысын да диңгезгә ташлыйлар. Ләкин соңыннан ачыклана: амазонкалар ни паруслар белән, ни кораблар белән идарә итә белмиләр икән. Әнә шулай алар берничә көн җил җаена диңгездә тулганалар. Әмма көннәрдән бер көнне диңгездә көчле давыл чыга һәм корабларны Кремнам (Кырым) диңгезе буендагы Меотида (Азов) ярына чыгарып ташлый. Амазонкалар, исән калуларына шатланып, тирә-юньне айкарга керешәләр. Диңгез буендагы киң болында ат көтүе күреп, аларны тоталар да якын-тирәдәге авылларны таларга керешәләр. Скифлар бу хәлгә аптырап калалар, чөнки талаучыларның киемнәре дә, телләре дә бер дә аларныкына охшамаган була. Башта скифлар амазонкаларны ир-атлар дип кабул итәләр һәм аларны куа чыгалар. Орыш була, һәм бу орышта ике амазонка үтерелә. Ләкин скифлар, мәетләрнең хатын-кызларныкы булуын күреп, тәмам аптырашта калалар. Шуннан скифларның аксакаллары табын җыялар һәм «бу сугышчан хатын-кызлар белән нишләргә?» дигән мәсьәләдә фикер алышалар, һәм шундый нәтиҗәгә киләләр: бу батыр хатын-кызлар белән сугышмаска, ә алар кырына иң яшь елгыр егетләрне җибәрергә. Егетләр амазонкалар белән орышмаска, алар орыша башласалар качарга, әмма, ерак китми, алар тирәсендә ыстан туктарга һәм амазонкалар белән якынлашырга. Скифлар моны батыр кызлардан батыр балалар таптыру өчен шулай хәл итәләр. Әлбәттә инде, скифларның егетләре аталары кушкан вазифаны җиренә җиткереп эшлиләр, амазонкалар белән сугышмыйлар да, әмма алардан ерак та йөрмиләр. Амазонкаларның шундый гадәтләре бар икән, алар елга буена берәм-берәм төшәләр. Әнә шуны белеп, скиф егетләре дә берәм-берәм алар янына төшәләр, һәм шунда кавышып та китәләр. Ниһаять, барысы да кавышып беткәч, һәммәсе дә ачылгач, егетләр дә, кызлар да бер төбәккә җыелып киңәшәләр. Скиф егетләре аларга әйтәләр: «Безнең ата-аналарыбыз бар, ил-туфрагыбыз. Инде без алар янына кайтыйк, фатихаларын алыйк та бергәләп яшәп китик». Әмма амазонкалар егетләрнең бу тәкъдимнәрен кабул итмиләр. «Сезнең хатын-кызларыгыз ир-атларга буйсынып яшиләр, ә без алай яшәргә теләмибез. Безнең белән яшәргә телисез икән, йә безнең белән монда каласыз, йә җыенасыз да ата-аналарыгыз янына кайтып китәсез».

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3