Мусагит Мударрисович Хабибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1 стр 14.

Шрифт
Фон

 Мин бүген сезнең барыгызны да кияүгә бирәм, балакайлар. Сусылу, сине дә, диде һәм, үрелеп, яраткан кызының кулыннан тотты.

 Минем кияүгә барасым килми,  диде Сусылу, чәч төпләренә кадәр кызарынып.

 Җүләр, исәр, шатланасы ит,  диештеләр калганнары.

 Йә, диде Сафура бикә, Сусылуны җавапсыз калдырып.  Кемнәр тагын риза түгел, тагын кемнең, сазаган кыз булып, сарай түшәгендә ауныйсы килә?

 Мин юри генә әйттем, анакай,  диде Сусылу һәм Сафура бикәнең алдына капланды.

 Тор, балакай, мин сине даны еракларга таралган унуклар ханы углы Биләүгә бирергә булдым. Куанасы ит!

Ул да түгел, кызлар шатлыкларыннан әйлән-бәйлән уйнарга керештеләр, Сафура бикә аларны туктатты да:

 Хәзер кайтып ашыйбыз да Кызлар тавына менәбез. Кияү егетләрегез шунда киләчәкләр.

Эшнең чынга әверелә баруын күреп, кызларның кайберләре лышык-лышык елап та алгандай иттеләр. Сафура бикә боларның берсенә дә игътибар итмәде, кызлар яше иртәнге чык кына ул, шифа гына яшь күзгә. Ни гомер яшәп, ничәмә-ничә кызларны кияүгә биреп, кияүгә чыгарга теләмәгән бер генә кызны да белмәде ул. Күз яше кызларның кылана төшүләре генә иде. Хәер, аларга карап, Сафура бикәнең үз күзләренә дә яшь йөгерде. Ләкин шатлык яше генә иде бу. Ә шатлыкны аңа унуклар ханы Мәңгүк алып килде. Бу борын-борын заманнардан ук шулай булган: унуклар белән сармат кавемнәрен өйләндергәндә йә кызларын кияүгә биргәндә, һәрчак һәр туй бәйрәмгә әверелгән. Ә бит заманында ул үзе дә ак төрекләрнең килене булырга хыялланган иде, тик язмыш аны әнә кем кочагына ташлады. Унукларга кияүгә чыгу бәхете аны читләтеп үтте. Тик үтте микән, буй алган ир уртасы булып кайтмадымы язганы вә насыйбы?.. Бер аерма бар иде: сарматларда егетләр кызларны түгел, кызлар егетләрне сайлыйлар. Сайлыйлар да, икесе ике атка атланып, бер атнага далага чыгып китәләр. Егет белән кызны кавыштыру йоласы болай башлана: егет, атның ялыннан тотып, кыз янына килә, ә кыз атка йөгән сала һәм йөгән тезгенен егеткә бирә. Кияү егетнең атасы, атасы булмаса, туганы кызга йөгәнләгән ат китереп тоттыра. Кыз атка атлана, һәм кияү белән кыз, нәкъ менә кыз алдан далага чыгып чаба, ә егет аның артыннан. Кыз кая туктый, шунда чатыр сыман нәрсә коралар, һәм алар инде атна буена икәүдән-икәү генә калалар. Ашау-эчүне кыз кайгырта, алдан ук барысын да хәстәрләгән була. Шуларның барысын да истә тотып, Сафура бикә кызларына кат-кат әйтте:

 Чатырны, ризыкны алдан ук хәстәрләгез. Йөгән тезгенен егетнең уң кулына бирәсез. Каушамагыз, бертуктаусыз елмаегыз, кыю кыланыгыз, кыю кызны йөгәнсез ат та тыңлый, кияү егет кенә түгел.

Ашап-эчкәч, кызлары җыенгач, атлары белән кызлар Кызлар тавына юнәлделәр. Кызлар арасында Сафура кебек сары чәчлеләр дә, кара чәчлеләр дә, ак чәчлеләр дә бар иде. Сафура бикә алдан үзе кузгалды, кызлары аңа иярделәр. Уң кулында Сусылуы бара. Сафура бикә аңа әйләнә дә карый, әйләнә дә карый. Яратты ул аны, үз кызыдай күрде һәм үз кызыдай карап үстерде. Ә язган булып чыкты Мәңгүк ханның углына. Ул Сусылуга әйтеп тә куйды инде, Биләү угланны сайлар, Биләү углан исә атасы кырында булыр. Үзе алар кырында булыр, яшь чагында Мәңгүк ханның кочагын тоймаса да, ичмасам, үзе нарасый чактан ук тәрбияләп үстергән кыз «мәхәббәтенең» углы кочагында эресен. Яраткан хатын яраткан ирнең кочагында балавызга әверелер, дигән иде бер тапкыр аңа теге җен карчык.

Ниһаять, Кызлар тавы күренде. Анда төркем-төркем халык җыелган иде инде. Килеп җиткәч күрделәр кызлар, җитмештән артык егет бер тезмәгә баскан, алар каршына, Сафура бикә кушуы буенча, кызлар килеп бастылар. Китте яшьләр арасында бер-берсенә күз кысышу, каш сикертешү, һәр егет, һәр кыз үзенә тиңен сайлады.

 Син сораган йөз кызым булмаса да, җитмешне җыйдым,  диде атыннан төшеп баскан Мәңгүк ханга Сафура бикә.

 Мин сабырым төкәнеп көтәм, сылу бикә, кайчан туйлый башлыйлар? Хәлемә керче, сылу бикәм, минем тагын утызлап егетем ятим кала.

 Мин аларга тол хатыннар китерергә боердым, унуклар ханы.

 Тол хатын кыл өстеннән йөрер, ди. Мин риза. Килсеннәр,  диде кинәнә-кинәнә Мәңгүк хан. Һәм елмая төшеп, бикә ишетелерлек кенә итеп өстәде: Тол хатыннар тол ирләргә дә ярап торырлар иде ул, сылу бикә.

 Хан кадәр ханга тол хатын йөз түгел, Мәңгүк хан.

Шаккатмалы хәл, Сафура бикә кыю кылана иде. Бит ул бары тик бикә генә, гәрчә хан кызы булса да, бар эш-гамәл Бәһрам бәк кулындадыр. Әллә соң бу бикә бөтенләй Бәһрамга буйсынмыймы?..

Ул арада кызлар егетләрне сайладылар һәм елга буена төшеп, бит-кулларын Идел суы белән юып, кулга-кул тотынышып менделәр. Менә шунда атларга йөгән салу башланды, һәр кыз үзе сайлаган егет кулына ат тезгенен бирде. Ул да түгел, алдан хәстәрләп куйганча, кызларның туганыйлары йә кардәшләре кызларга йөгәнләгән ат китереп тоттырдылар, һәм яшьләр, пар-пар булып, далага чыгып чаптылар. Ә тол хатыннар калган егетләрне үз йортларына алып киттеләр. Чөнки һәр йортка кергән егет, тол хатынның бала-чагасын гына түгел, булган байлыгын да алып китәргә тиеш иде. Сафура бикә һәр кавышкан яшьләргә үз фатихасын бирде һәм Инәй алласыннан туып килгән гаиләләргә игелек һәм иминлек теләде. Далага чыгып чапкан яшьләр кая куналар, ни ашыйлар бу берәүне дә борчымады. Монда һәр гаилә әгъзасы үз сәләтен күрсәтә иде. Кыскасы, егет кызны сыный, кыз егетне. Бер атнадан алар илгә кайталар, һәм Сафура бикә янә тантаналы төстә яшьләрнең чәчләрен чәчкә бәйли, тиешле бирнәсен бирә. Хак, яшьләр арасында далада чакта ук бер-берсе белән килешмичә аерылышканнары да була. Ләкин бу хәл бик сирәк булгангамы, бу хакта бүген хәтта искә дә алмадылар. Әгәр дә мәгәр шулай була кала икән, егет тә, кыз да икенче туйны көтәргә тиеш булалар иде.

Яшьләрнең кавышканнары барысы да далага чыгып киткәч, Кызлар тавына җыелган халык таралыша башлады. Шулай булды ки, бермәлне Кызлар тавында Сафура бикә белән Мәңгүк хан икәүдән-икәү генә калдылар. Сафура бикә һаман исә күздән язып җитмәгән яшьләргә карап тора, ә ике күзе тулы мөлдерәмә яшь. Бер мәлне сылу бикә борылды да, күз яшен Мәңгүк ханнан яшерергә теләпме, әле булса берара ераклыкта ат менеп торган җансакчысына: «Бар, кит!» дип кул изәде. Моны күреп, Мәңгүк хан да үз багучысына китәргә ишарә ясады. Ниһаять, алар икәүдән-икәү генә калдылар һәм кая?! Кызлар тавында! Шушы тауда менә ничәмә-ничә гасырлар инде ак төрекләр белән сарматлар яшьләрне кавыштыралар. Алар инде күптән бер тән, бер җан булып беткәннәр, әмма һаман исә илләре вә җирләре икесе ике төбәктә, һәр кавем үз ханы, үз йоласы белән көн күрә, дөнья көтә. Аталары аларны гына түгел, кавемнәрен дә кушарга теләгәннәр иде Тәңре язмаган булып чыкты.

Шулчак Мәңгүк хан атыннан төште, бикәне, кулыннан алып, җиргә бастырды һәм алдына төште:

 Сылу бикәм, бәгырь каным

Сафура бикә аны, иңеннән тотып, аягына бастырды һәм яшьле күзләре аша күзләренә карады:

 Килешми алай хан кадәр ханга, Мәңгүк. Әйт әле, унуклар ханы, улың Биләүгә Сусылу ошадымы?

 Сылу бикәм, күрде дә кызны углан, түбәсе күккә тигәндәй кинәнде. Ничекләр ошатмасын, син сайладың ич ул кызны.

 Бәһрам бәк мине кичермәс, Мәңгүк хан,  диде Сафура бикә, күз яшьләрен сөртә-сөртә.

 Үртәлмә, бикәм, син хәзер ялгыз түгел Кулымда йөгәнсез атым булса, мин, аны ялыннан тотып, синең яныңа килер идем. Килер идем дә: «Сал йөгән тулпарыма, сылу бикәм!» дияр идем.

Сафура бикә, ни кылырга белми, җансакчысы калдырып киткән атка карады ат һичнигә игътибар итми утлап йөри, аның аты янында ук Мәңгүк ханның аты утлый. Атлар тыныч, ә аның йөрәге күкрәк челтәрен ярып чыгардай итеп тибә. Кисәк ул зәңгәр күккә карады һәм гүя Тәңресе авазын ишетте, ә Тәңресе аңа: «Ашыкма, бикә, сабыр ит, бер атка ике йөгән салмыйлар»,  дип аваз сала иде. Син хаклы, хаклы, Тәңрем, Бәһрам бәк күптән минем атыма йөгән салды инде. Соң инде, унуклар ханы, соң!

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3