Эпосы, легенды и сказания - Идегәй. Татар халык дастаны стр 3.

Шрифт
Фон

Токымы толпар яралган

Тимгел чуар ат бирим,

Ул чуарны мен,  диде.

Күн давылбаз[69] так,  диде.

Җил карамый җил,  диде.

Тотар бавы сум алтын

Асыл шоңкар кош бирим,

Күл әйләнә чөй,  диде.

Бер бите айдай балкыган,

Бер бите көндәй салкыган,

Болгардаен[70] болкыган,

Җофардаен аңкыган

Айтулы[71] атлы ару[72] кыз

Җаның сөйгән яр булса,

Туеңнан туең кылдырып,

Аны да сиңа бирием,

Куйныңа алып сөй,  диде.

Кырымнан кыен дау килсә,

Түрәсен аның бир,  диде.

Кырымнан калын яу килсә,

Кобогылым, аны кыр,  диде.


Анда әйтте Идегәй:

 Атың булса багамын,

Утың булса ягамын,

Мин яхшыга яхшымын,

Мин яманга яманмын,

Кул биргәннең колымын

Хезмәтеңдә каламын.


Идегей аны күргәндә,

Сузылмалы шам кылыч,

Суырып алып кыныннан

Киерелеп артка бер чапты.



Торып килеп Идегәй,

Хан ни бирсә, аны алды:


Ал кара кеш тун икән

Кияренә аны алды;

Тимгел чуар ат икән

Менәренә аны алды;

Күн давылбаз бар икән

Төяренә аны алды;

Асыл шоңкар кош икән

Чөяренә аны алды;

Бер бите айдай балкыган,

Бер бите көндәй салкыган,

Болгардаен болкыган,

Җофардаен аңкыган

Айтулы ару кыз икән

Туеннан туен кылдырып,

Сөяренә аны алды.

Кырымнан кыен дау килсә,

Дауны кырды Идегәй;

Кырымнан калын яу килсә,

Яуны кырды Идегәй.


Туктамыштай олы хан

Идегәйнең көнендә

Яу белән даудан котылды.

Сарай дигән калада

Дүрт дәрваза бар икән,

Икәве бикле булганда,

Икәвен ачык куйдырды.

Береннән килгән кәрваны

Береннән чыгып бетә алмый,

Боҗрасы бөтен алкадай

Боралып килгән мал булды.

Туктамыштай олы хан,

Идегәй ирнең көнендә

Ил казнасы бай булды.

Биләгәне кол булды,

Әйләгәне мал булды;

Җәеп салса көмешен

Җәйрәп яткан күл булды;

Өеп салса алтынын

Әлдермештәй тау булды.

Ашаган казы ял булды,

Эчкәне сары бал булды.

Әмма Идегәй үзе кем?

Анысын белмәс хан булды.


Кадыйрбирде[73] яшь солтан,

Туктамыштай хан углы,

Ул биләүдән чыкканда,

Хан ханәше[74] Йәникә

Анда игезәк кыз тапты.

Ул кызларны тапканда,

Туктамыштай олы хан

Аналыклар[75] алдырып,

Сан сөяген бактырды.

Хан казнаны ачтырды,

Көрәкләп тәңкә чәчтерде.

Ханнан ханны җыйдырды,

Бидән бине җыйдырды,

Ту бияләр[76] суйдырды,

Утыз көн уен кылдырды,

Кырык көн туен кылдырды;

Олы кызы айга тиң

Атын куеп Ханәкә,

Кече кызы көнгә тиң

Аты куеп Көнәкә,

Күңелен анда тындырды.

Туктамыштай олы хан

Куйдан куен суйганда,

Туйдан туен кылганда,

Идегәйнең алганы,

Кагып түшәк салганы

Айтулы ару кыз икән,

Аның да җитеп ай-көне,

Ай ярлыкаеп көн туды,

Ат башыдай ул туды.

Ул туганда Идегәй,

Аталыклар алдырып,

Сан сөяген бактырды.

Алтыннан чүмәк[77] уйдырды,

Көмештән төбәк[78] койдырды,

Кыр кураен семәк[79] иттерде;

Кыр курае каты булыр дип,

Алтыннан семәк кылдырды.

Ту бияләр суйдырды,

Туктамышның сансыз кол

Барын, югын җыйдырды,

Ялгызыма алкыш[80] тисен дип,

Өлкән бер туй кылдырды,

Хан кашында туды дип,

Атын Норадын[81] куйдырды.

Ул туганда Идегәй

Кам[82] йөргесенә[83] будырды,

Кам йөргесе каты булыр дип,


Клакай камка[84] түшәтте,

Клакай камка каты дип,

Сосарына биләтте.

Күкрәге яулы үссен дип,

Качкан яуны кудырды,

Яуда явыр[85] булсын дип,

Яуны бергә кыдырды.

Күңелен шунда тындырды.

III. Туктамыш ханның Идегәйдән шикләнеп, аны эзәрләгәне

Хан ханәше Йәникә

Беркөн ханга моны әйтте:

 Карачы[86], ханым, карачы!

Тауда ятып тай баккан,

Кырда ятып куй баккан,

Елкычыдан би булган,

Түрәң булган Кобогыл

Ни кылганны карачы:

Карачылар эчендә


Булгандаен карачы

Кадыйрбирде хан углы.

Ул тугандай туй кылып,

Хан углына углын тиң куеп,

Ханәкә белән Көнәкә

Кыз тугандай сый кылып,

Хан сыена тиң кылып,

Хан казнаңны ачтырып,

Сан сөяген бактырып,

Туй кылганын карачы!

Чыңгыздан калган кара ту,

Кара туны кулга алып,

Яу кырганын карачы,

Хан түрәдәй утырып,

Дау кырганын карачы!

Кыл якалы кырык нөгәр

Кылдай булып тартылып,

Хансарайга килгәндә,

Кыл-кыл чәчен үстергән

Кыл түбәле Кобогыл

Ул килгәнен карачы!


Хан сарае ак ишек

Иртә булса ачылып,

Туктамыш хан килгәндә,

Ал тәхеткә менгәндә,

Ал тәхетнең аркасы

Алтын егач[87] тутый кош

Сайрап телгә килгәндә,

Кыл якалы кырык нөгәр

Кылдай булып тартылып,

Сәлам биреп килгәндә,


Хан тәхетендә утырып,

Ул сәламне алганда,

Кырык беренче ир булып,

Ялгызына сан булып,

Идегәй килеп кергәндә,

Туктамыштай олы хан,

Үзе дә үзе сизмәстән,

Калкып та калкып торыр икән

                              урыныннан, ай.


Сынап торган Йәникә

Туктамышка моны әйтте:

 Тауда ятып тай баккан,

Кырда ятып куй баккан,

Елкычыдан би булган,

Түрәң булган Кобогыл

Өрәңгедән каты икән;

Килбәте синнән киң икән,

Коты синнән котлы икән.

Кырык беренче ир булып,

Ялгызына сан булып,

Кобогыл килеп кергәндә,

Хан башыңны кол итеп,

Калкып та калкып тордың

                    урыныңнан, ай!

Азамат ир Туктамыш

Ханәшенә үпкәләп әйтте дир:

 Ян йөрәкне яндырып

Ялганлама син, ханәш,

Сум йөрәкне сулкытып

Сумгыллама[88] син, ханәш!

Тауда ятып тай баккан,

Кырда ятып куй баккан,

Түрәм булган Кобогыл

Өрәңгедән каты булалмас!

Кыл-кыл чәчен үстергән

Кыл түбәле Кобогыл

Өрәңгедән каты булганда,

Булгандау ай булганда,

Өрәге миннән каты булалмас!

Килбәте миннән киң булмас!

Килбәте киң булганда,

Коты миндәй котлы булалмас!

Чыңгыздан булган затыма

Кол Кобогыл тиңәлмәс!

Ул килгәндә, мин тормам,

Ул килгәндә, мин торсам,

Туктамыш хан мин булмам!


Хан сарае ак ишек

Иртә булгач ачылып,

Туктамыш хан иңгәндә,

Ал тәхеткә менгәндә,

Ал тәхетнең аркасы

Алтын егач тутый кош

Сайрап телгә килгәндә,

Хан ханәше Йәникә

Хан уңыннан утырып,

Итәген аның инәләп,

Ал тәхеткә чәнечте.

Кырык беренче ир булып,

Ялгызына сан булып,

Идегәй килеп кергәндә,

Туктамыштай олы хан,

Үзе дә үзе сизмәстән,

Калкып дай калкып торганда,

Энәләп куйган итәге


Инеченнән тартылып,

Энә шартлап сынганда,

Азамат ир Туктамыш

Үз гаебен аңлады,

Күңле боздай бузарды,

Күзе курдай кызарды,

Борлыгып карар тапмады;

Урнында ятты-ятмады,

Өч көн күзен йоммады,

Өч төн йокы татмады.


Йәникә ханәш анда әйтте:

 Борлыкмагын, Туктамыш,

Боекмагын, ханиям!

Елкычыдан би булган

Кобогылның өрәге

Өрәгеңнән өстен булганда,

Аны түбән кылаек!

Коты синнән котлы булганда,

Аны да котсыз кылаек;

Кобогыл янә килгәндә,

Сусынга бал куяек,

Сусын балның эченә

Агу-зәһәр кояек.

Ул яу микән, ил микән[89]

Аны шунда сынаек!

Яу булганда, Кобогыл

Балны эчеп эчмәстән,

Пычагын алып кынабтан

Безе белән бер болгар;

Ил булганда, Кобогыл

Балны эчеп эчмәстән,

Пычагын алып кынабтан[90]

Сабы белән бер болгар.

Аның күңелен сынаек,

Борлыкмагын, Туктамыш,

Боекмагын, хан!  диде.


Хан сарае ак ишек,

Бер ишектә Аңгысын,

Бер ишектә Тыңгысын

Ике торган шыгавыл[91],

Туктамыш хан колы иде.

Ханның колы булганда,

Идегәйнең кулы иде.

Хансарайда ни барын

Алар аша Идегәй

Белеп торган көне иде.

Хан сарае ак ишек

Туктамыш хан иңгәндә,

Ал тәхеткә менгәндә,

Кырык беренче ир булып,

Ялгызына сан булып,

Идегәй килеп кергәндә,

Ханга сәлам биргәндә,

Ирнәве юка сараяк[92],

Сараякның эчендә

Агулап салган сары бал

Азамат ир Туктамыш

Идегәйгә биргәндә,

Ишектәге Аңгысын

Тыңгысынга аңдырып[93],


Башын кылдай игәндә,

Идегәй аны сизгәндә,

Билендәге пычагын

Суырып алды кынабтан.

 Алмас пычак сабы алтын,

Кайрылмагай, майрылсын,

Агуы булса бу балның,

Агуын суырып алсын!  дип,

Пычагын балга батырды,

Безе белән дүрт кисте,

Бер болгады, бер эчте,

Аннан әйтте ханәшкә:

 Иләмле икән иләгең,

Куксымый[94] микән чиләгең?..


Аны әйтеп Идегәй,

Хансарайдан борылды.

Идегәй алай киткәндә,

Хан ханәше Йәникә,

Якасын ертып аһ итеп,

Ал тәхеткә егылды.

Аннан әйтте Йәникә:

 Аңлаган булсаң, ханиям,

Кобогылның кылганы

Сине, мине хурлавы.

Пычагын алып кынабтан,

Безе белән болгавы

Ил түгел, яу булганы.

Дүрт кисәккә бүлгәне

«Идел, Җаек суларны,

Иртеш белән Чулманны[95],

Дүрт дәрьялы йортыңны

Дүрт бүләрмен»,  дигәне;

Уртасыннан болгавы

«Сарай белән Болгарны

Бер болгармын»,  дигәне;

Иләк, чиләк дигәне

Олы кызың Ханәкә,

Кече кызың Көнәкә

Берәвен тиңләп иләккә,

Берәвен тиңләп чиләккә,

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3