Чакма чаккан Чакмагыш,
Котлыкыя ялган бинең
Чаңырагын[41] чап, диде.
Чабып утка як! диде.
Шунда торган Җантимер
Киң кунычлы Җантимер
Алты угыллы ир иде;
Атагы өлкән аталык[42],
Йортта өлкән пир[43] иде;
Туктамышның кашында
Киңәше киң килбәтле,
Сүзе үткән би иде;
Котлыкыя би белән,
Кан тамызып ак сөткә,
Ант эчешкән ир иде.
Торып килеп Җантимер,
Хан алдында йөгенде:
Әй ханиям, ханиям!
Җир китәрдә ни калыр?
Җиреннән тайган ил калыр;
Ил китәрдә ни калыр?
Ил киткәндә, йорт калыр,
Йорт китәрдә, сөт калыр,
Ак күкрәктән сөт имгән
Сүзе татлы тел калыр.
Тел китәрдә ни калыр?
Язганнан язган хат калыр;
Баш китәрдә ни калыр?
Буында типкән кан калыр;
Буыннан-буын чабылса,
Ул чагында ни калыр?
Йорт урнында яу калыр;
Яу чапканда ни калыр?
Ялгыз башы каңгырап,
Куйдай булып маңгырап,
Чүл далада тинтерәп,
Дуадактай[44] хан калыр.
Синең кошың асраган
Котлыкыя би иде.
Ул да булса ир иде,
Бер бабасы яу иде,
Бер бабасы ил иде,
Бер бабасы кол иде,
Бер бабасы би иде.
Аның да өлкән бабасы
Баба Төкләс Хуҗа Әхмәт,
Әүлиялар пире иде.
Әй ханиям, ханиям,
Кол язарда[45] би кичәр,
Би язарда хан кичәр,
Аталыгым хакына
Хаталыгын кич, диде.
Аталыгым хакына
Хаталыгын кичмәсәң,
Бишектә яткан баласы
Кашык канын кич, диде,
Буында типкән кан калсын,
Баладан кулың тарт, диде,
Каныннан аның кайт! диде.
Җантимер би әйткәндә,
Туктамыштай олы хан
Аның телен алмады,
Сүзенә колак салмады.
Ачуы аннан каты иде,
Кичүе аннан кайт[46] иде.
Котлыкайны тоттырды,
Кулына кыл җеп тактырды.
Сарай дигән каласы,
Сиксән күчә арасы,
Сары мәрмәр Алтын Таш,
Алтын Таштан Салкын Таш[47]
Салкын Ташка тарттырды.
Бер ягында аскылык,
Бер ягында чапкылык,
Чапкылыкка мендереп,
Чүң[48] бүкәнгә чүктереп,
Айбалталы Дөрмән бидән
Анда башын чаптырды,
Җантимердәй атага
Хан колагын салмады.
Хан колагын салмаса,
Ул да карап калмады.
Ни кыласын аңлады,
Өенә карый юл алды.
Җантимернең алты угыл,
Алтынчы угыл Кобогыл,
Алып килеп ул аны
Котлыкыя бинең өенә,
Салып куеп бишеккә,
Котлыкыя баласын
Киң кунычлы Җантимер,
Кунычында яшереп,
Үз өенә китерде
Котлыкыя өенә
Анда Дөрмән би килде:
Син дөньяда йөргәнче,
Хан боерыгы йөрсен, дип,
Хан боерыгы йөргәндә,
Атаңа җиткән айбалта
Инде сиңа җитсен, дип,
Кыл муйныңнан үтсен, дип,
Кобогылга кул салды.
Анда килеп Чакмагыш
Чаңырагын сындырып,
Чакма чагып үрт[49] салды.
Хан боерыгы үтмәде,
Хан боерыгы үткәндә,
Тәңредән узып китмәде
Атага җиткән айбалта
Баласына җитмәде.
Балтасы чабып чапмады,
Кыл муйныннан үтмәде.
Ул үләсен бу үлде,
Ханның әйткән сүзе үлде.
Берәве үлде, берәү калды
Тәңре хөкеме, бу иде.
Ул баланы Җантимер,
Итегемнән алдым, дип,
Итегеннән алганда,
Илсез-көнсез калдың, дип,
Атын куйды Идегәй[50].
II. Идегәйнең Кобогыл исемендә үсеп, Туктамыш хан сараенда түрә булганы
Җантимернең алты угыл,
Алтынчы угыл Кобогыл,
Кобогыл дип беленеп
Үсә куйды Идегәй.
Бер яшендә бер икән,
Баскан җире шил икән.
Ике яшьтә ил булды,
Әйткән сүзе им булды.
Өч яшендә аталык
Остаздан китап башлатты.
Дүрт яшендә дан булды,
Фирасәте[51] фаш булды;
Биш яшенә килгәндә,
Җантимернең биш угыл
Бишенә дә баш булды,
Алтысында ат менде,
Җидесендә җәй[52] тартып,
Җиде тотам ук атты.
Сигез-тугыз булганда,
Сигез тукмак сындырып,
Туң тимергә кул орды.
Унга җитте ул булды,
Ул ни дисә шул булды,
Чүлгә чыгып басканда,
Чүл ярылып юл булды,
Тауга чыгып басканда,
Тау сыгылып уй[53] булды.
Унберендә бер булды,
Уйпыксыз чичән[54] ул булды.
Уникегә җиткәндә,
Алпамыштай ир булды.
«Ир булган соң җир булыйм,
Иңсәм җиргә тисен, дип,
Ил игелегем күрсен, дип,
Асыраган чал бабам
Ул игелегем күрсен», дип,
Тауда ятты, тай бакты,
Кырда ятты, куй бакты,
Елкы бакты кол булды,
Өстендә ямар тун булды;
Башы белән баш булды,
Атагы белән дан булды,
Түрәсе белән фаш булды,
Ятимнәргә яр булды.
Идегәй андый ир булды:
Аты юкка ат булды,
Чүлләгәнгә[55] су булды,
Адашканга юл булды;
Ялгызга ясак[56],
Җәяүгә таяк ул булды.
Ундүртенә килгәндә,
Ундүрт дауны бетереп,
Түрәсен биргән[57] ул булды.
Унбишенә килгәндә,
Туксан башлы Урданың
Туксан углы бер булып
Айдалага[58] килгәндә,
Алар белән ант тотты.
«Көрәшеп барың мин ексам,
Мин барыңа баш, диде.
Көрәшеп берең мине екса,
Улыгыз миңа баш», диде.
Кушагын[59] алып ту[60] итеп,
Анда мәйдан күтәрде.
Туксан башлы Урданың
Туксан угылы җыелып
Идегәй белән көрәш тотканда,
Екса ега белмәде,
Чалса чала белмәде
Барын екты Идегәй;
Еккан береннән тун[61] алып,
Айдалага өйдерде.
Өеп салып Идегәй,
Өстенә менеп тайчанды.
Туктамыш хан тәхетенә
Мин мендем! дип яр салды[62].
Аннан әйтте Идегәй:
Анау килгән ак атлы
Ул Туктамыш хан булса,
Алдында баш имәгез,
Үзе сәлам бирмәсә,
Башлап сәлам бирмәгез.
Туктамыштай олы хан
Акбүз аты астында,
Лачыны ияр кашында,
Җилә җитеп килгәндә,
Анда күрде айдала.
Айдалада туксан бер бала.
Туксаны торыр яланбаш,
Ул туксанның эчендә
Чалкаеп утырыр бер бала.
Азамат ир Туктамыш
Килә җитеп килгәндә,
Ул туксан бер тик торды,
Торып бер баш имәде,
Иңкәеп сәлам бирмәде.
Туктамыштай олы хан
Анда торып моны әйтте:
Туксан бала айдала,
Туксан булып, бүз бала[63],
Бүз балалык итә белмәдең
Башлап сәлам бирмәдең.
Ханыгыз булган минме өлкән,
Әллә юкса сезме өлкән?!
Анда әйтте Идегәй:
Башта булсаң син өлкән,
Аякта[64] чыгар без өлкән.
Әйтеп бирсәм ник өлкән
Туксан башлы Урданың
Янымда туксан баласы,
Шушы туксан баланың
Яшен санап салсам мин,
Анда чыгар без өлкән.
Өлкәнне өлкән белмәгән,
Башлап сәлам бирмәгән
Ул да булса, ханиям,
Син икән, ай син икән!
Азамат ир Туктамыш
Анда уңга әйләнде,
Анда сулга әйләнде,
Әйләнеп җавап тапмады.
Хансарайга кайтып килгәндә,
Башыннан уе китмәде,
Урынында ятты-ятмады,
Өч көн күзен йоммады,
Өч төн йокы татмады.
Кыр башында айдала
Айдалада утырып,
Туксан бала эчендә
Идегәй булды бер бала.
Башы белән баш булды,
Атагы белән дан булды,
Түрәсе белән фаш булды;
Ятимнәргә яр булды,
Аты юкка ат булды,
Адашканга юл булды,
Карны ачканга тамак ул булды.
Айбалталы Дөрмән би,
Дөрмән улы Урман би
Туксан бала эчендә
Каракчылык кылган би:
Балалар менгән таяк ат
Аны урлап тотылды
Өч урлады котылды,
Дүртенчедә тотылды.
«Түрәсен моның бир», диеп,
Айдаланың туксан бала
Кулын килеп кушырды.
Урман бинең кашына
Тора килеп Идегәй,
Кулдан кылын тоттырды,
Кылдан кыл җеп тактырды,
Салкын ташка тарттырды,
Туксанның берен җәллад итеп,
Анда башын чаптырды.
Хәбәр илгә фаш булды.
Җәллад булган ул баланы
Айбалталы Дөрмән би
Кулын кулдан каерып,
Туктамыш ханга баш орды:
Үзем булсам Дөрмән би,
Улым булып Урман би,
Урманымның башын чапкан
Шул баланың канын кайтием[65],
Әй ханиям, түрәм би?!
Җәллад булган ул бала
Торды дагын аны әйтте:
Кыр башында айдала,
Айдалада туксан бер бала.
Кобогыл безнең беребез,
Ул да булса башчыбыз,
Моның түрәсен ул биргән,
Аның аргысын мин белмәм.
Туктамыштай олы хан
Идегәйне алдырды:
Әй Кобогыл, Кобогыл,
Яхшы атаның баласы
Җантимернең углы идең;
Елкы бактың, куй бактың,
Айдалага ут яктың:
Айбалталы Дөрмән би,
Дөрмән углы Урман би,
Аның башын ник чаптың?
Анда әйтте Идегәй:
Илеңдә йөргән каракчы
Өч ат урлап котылса,
Дүртенчедә тотылса,
Синең түрәң буенча
Дүртенчедә чабылса,
Дөрмән углы Урман би
Ул да шулай тотылды,
Синең хөкемең буенча
Ул да шулай чабылды,
Аның аргысын мин белмәм.
Туктамыш торып анда әйтте:
Әй Дөрмән би, Дөрмән би,
Шушы торган Кобогыл
Ни кылса да рас кылган,
Сүзем белән бер кылган,
Мин аңа түрә бирә алмам.
Айдалада утырып,
Ундүрт дауны бетергән,
Туксан бала эчендә
Бәйге тотып[66] дан алган,
Туксанына баш булган,
Түрәсен биреп фаш булган,
Ул ни кылса рас кылган,
Кобогылдай баланың
Түрәсенә чыгалмам.
Кобогылга аны әйтте:
Әй Кобогыл, Кобогыл,
Сараемда кал, диде.
Өстеңдәге иске тун
Ул туныңны сал, диде.
Яурыннары[67] каймалы,
Төймә бавы тартмалы
Ал кара кеш[68] тун бирим.
Бу тунымны ки, диде.
Чың-чың иткән чын йөгән
Чыңлатканда караган,