Ленар Миннемохимович Шаех - Үзем белән очрашу стр 2.

Шрифт
Фон

Болгарда узган ел ахырында булгансыз икән, димәк, безнең эшчәнлекнең беренче нәтиҗәләрен үз күзләрегез белән күреп кайткансыз. Узган елгы Изге Болгар җыены алдыннан Чатырлар лагере куллануга тапшырылды, Болгар шәһәрлегенең Көньяк капкасы торгызылды. Хәзерге вакытта биш катлы елга вокзалы төзелә. Аның причалына теләсә нинди зурлыктагы елга суднолары килеп туктый алачак. Ә өске катларында Болгар цивилизациясе музее урнашачак. «Болгар» мәчете һәм мәдрәсәсе комплексы төзелә. Сез искә алган Икмәк музеенда да эшләр ахырына якынлашып килә. Табиб йорты салына. Әлбәттә, Болгарның тиңсез хәзинәсе булган борынгы ядкярләрне Җамигъ мәчетен, Төньяк һәм Көнчыгыш төрбәләрне, Ак, Кара һәм Көнчыгыш пулатларны, Ханнар төрбәсен, Кече манараны төзекләндерү-реставрацияләү эше дәвам итә.

Шушы төзү-төзекләндерү эшләре эчендә кайный-кайный, мин инде үзем дә күпмедер дәрәҗәдә археолог, төзүче, архитектор булып җитәм бугай. Һәрхәлдә, тарихи мирас белән эш итүнең берничә кагыйдәсен яхшы үзләштердем. Мәсәлән, тарихи объект җир астыннан казып чыгарылып, ачып куела икән, аны саклау өчен барлык чараларны күрү мәҗбүри. Әгәр дә инде аны тиешенчә сакларга көчең җитмәсә, бөтенләй кагылмавың, җир өстенә чыгармавың хәерлерәк. Шуңа күрә археологлар тарафыннан чагыштырмача күптән түгел табылган Хан сараеның нигезе өстенә саклагыч корылма төзибез. Мең еллар буена сакланган әлеге уникаль истәлекнең кар-яңгыр астында таркалып юкка чыгуына юл куярга һич ярамый.

Быел май аенда Идел буе болгарларының ислам динен кабул итү көнендә әлеге вакыйга хөрмәтенә салынган яңа бинаны Истәлек билгесен ачу күздә тотыла. Аның төп залына дөньяда иң зур басма Коръән куелачак. Залның диварына элү өчен, Сезгә яхшы мәгълүм Ибн Фадлан илчелегенең Болгарга килү юлы күрсәтелгән карта эшләнеп бетәчәк. Аскы залда исә болгарларның ислам динен кабул итү мизгелен сурәтләгән мозаик панно һәм Ибн Фадланның Идел буена сәяхәт турында язмасы, татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә басылып, үзенең лаеклы урынын алачак. Якын киләчәккә ниятләр менә шундый.

 Тарихи чыганаклар буенча, Болгар шәһәре 1236 елда Чыңгыз хан нәселенең дәвамчысы Батый хан тарафыннан яулап алына, яндырыла һәм озакламый яңадан сафка бастырыла. Ә бүгенге көндә әлеге тарихи шәһәрне өлешчә булса да торгызу мөмкинме? Болгарны уратып алган зур, калын, ак таш диварлар, данлыклы Ага-базар, хан сарайлары һ. б. күз алдына килә.

 Әгәр дә Сез бу очракта торгызу төшенчәсен Болгарны өлешчә булса да элеккеге хәленә китерү, ягъни яңадан төзү дип аңласагыз, бу мөмкин нәрсә түгел. Беренчедән, Сез беләсез, Болгар да, Зөя дә ЮНЕСКО оешмасының Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен әзерләнә. Шуңа күрә без тарихи ядкярләрне саклауның бөтен дөньяда кабул ителгән кагыйдәләре буенча эш итәбез. Алар буенча борынгы хәрабәләр (ә Болгар шундыйлар исәбенә керә) ничек бар шулай сакланырга тиеш. Аларга реставрация ясарга, саклагыч корылмалар куелырга мөмкин, әмма нидер өстәп төзергә ярамый. Бу аңлашыла ки: һәрбер тарихи ядкяр үзен ясаган останың кул җылысын, гасырлар эзен саклый, ул шуның белән кадерле дә. Югыйсә дин кардәшләребез дөньяның әллә кайсы почмакларыннан килеп, Болгардагы Җамигъ мәчетенең әлегәчә сакланган диварлары янында дога кылып, борынгы ташларны сыйпап йөрмәсләр иде. Шуңа күрә Болгар шәһәрлеге җирендә яңа корылмалар төзү эшенә бик сак карала.

Шулай да Болгар җирлегендәге кайбер борынгы истәлекле урыннарны билгеләү мөмкин. Узган ел Изге Болгар җыенында Болгарга ислам динен алып килгән сәхәбәләрнең берсенең кабере өстендә шул сәхәбәләргә багышлап һәйкәл куелды, хәзерге вакытта аларга бәйле тагын бер истәлекле урынны Габдрахман коесын төзекләндерү эше бара.

Сәхәбәләр турында безнең көннәргә килеп җиткән риваять бик кызыклы. Ул, әйтик, Кара пулат легендасы кебек үк киң таралмаган. Шуңа күрә аны сөйләп китү урынлы булыр дип уйлыйм. Мәгълүм ки, ислам динен кабул иткәнче үк, Болгар күренекле шәһәр, сәүдә үзәге булган. Шуңа күрә Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең өч сәхәбәсен, ислам динен тарату максатында, Болгарга җибәргән. Кулларына юл таягы, язу өчен кара савыты тоттырган һәм берсенә, үз башыннан салып, чалма кидергән. Бу исә исламның Болгарга тыныч юл белән керүе турында сөйли. Болгарга барыгыз, урамнарда йөрегез, кешеләр белән сөйләшегез, үзегезне Мәккә, Мәдинә табиблары дип тәкъдим итегез, дигән Мөхәммәд пәйгамбәр. Сәхәбәләр Болгарга килгәннәр. Бу вакытта биредә Айдархан хакимлек иткән. Аның вәзире сәхәбәләрне күреп алып, алар белән танышкан да Айдарханга хәбәр иткән. Ә ханның 20 яшьлек кызы Туйбикә каты авырый икән. Ул сәхәбәләрдән кызын дәвалауларын үтенгән. Аның дәвасы каен себеркесе, дигән табиблар. Бездә алар күп, дигән патша. Юк, безгә шушы таяктан үсеп чыкканы кирәк, дигән Габдрахман атлы сәхәбә һәм үзенең юл таягын җиргә кадап дога укыган. Шул мизгелдә таяк кадалган урыннан су ургылган, күз алдында каен үсеп чыккан. Бу күренештән шаккатып калган Айдарханга шушы каеннан себерке ясап биреп, кызын мунчада чабарга кушканнар. Кыз, чыннан да, терелеп аякка баскан. Айдархан сәхәбәләргә рәхмәтләр укып, моның өчен нәрсә телисез, дип сораган. Хак динне кабул итегез, дигәннәр алар. Һәм Болгар кешеләре әкренләп мөселманнарга әйләнгәннәр. Туйбикә исә сәхәбәләрнең берсенә кияүгә чыккан, алар 25 ел тату гомер иткәннәр. Риваять буенча, Кече манара янындагы мәгълүм кабер дә шул сәхәбәнеке, чөнки сәхәбәләрнең икесе кире үз илләренә кайтып киткән. Шул тылсымлы юл таягы кадалган урыннан бәреп чыккан чишмәне халык изге чишмә дип кабул иткән, кое ясап, аны изге Габдрахман коесы дип атаган. Аның суы чыннан да шифалы, диләр.

Ә инде Сезнең күз алдыгызга килгән ак диварлар, Ага-базарга килгәндә, аларны күреп соклану мөмкинлеге булыр дип уйлыйм. Хәзерге фән-техника, компьютерлар заманында бу тормышка ашмаслык нәрсә түгел. Казан (Идел буе) федераль университеты хезмәткәрләре безгә Болгарның космостан төшерелгән фотоларын тәкъдим иттеләр. Алар объектларны 10 см га кадәр төгәллек белән күрсәтә. Бу археология өчен менә дигән нигез булып тора, яңа технологияләрне файдаланып, археологларга казу эшләрен алып бару өчен урыннарны төгәл билгеләп бирү мөмкинлеге бар дигән сүз. Хәзерге фәнни җайланмалар җир астындагы хәрабәләр буенча объектның 3D сурәтен дә ясап бирә ала. Димәк, Болгар җире астында ниләр ятканын ачыклап була. Шуңа күрә хәзерге вакытта яшь галимнәр борынгы Болгар шәһәрлегенең макетын һәм виртуаль күренешен булдыру буенча эшлиләр.

 Сез узган елның ноябрендә Италиядә булып кайттыгыз. Чит ил белгечләренең бездәге тарихи һәйкәлләр турында фикерләре ничек? Болгар белән Зөянең ЮНЕСКО канаты астына керүе Татарстанга нәрсәсе белән отышлы булачак?

 «Чит илләрдә йөреп гыйбрәт ал» дигән татар халык мәкаленә ияреп, без Италиягә, Салерно провинциясенә, ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объекты Пестум шәһәрен карарга бардык. Безне анда Мәдәни хәзинәне саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара тикшеренү үзәге (ICCROM) генераль директоры, «Яңарыш» фондының Белгечләр советы әгъзасы, безнең фикердәшебез Мөнир Бушенаки чакырды. Нәкъ менә Пестумга баруыбыз очраклы хәл түгел. Аның борынгы истәлекләре безнең Болгар ядкярләрен хәтерләтә, алар тарихлары буенча да бер-берсенә охшаш.

Пестум (иң беренче исеме Посейдония) шәһәренә безнең эрага кадәр VI гасырның беренче елларында шул тирәдә урнашкан грек каласы Сибаристан чыккан ахей кешеләре нигез салган, ул заманда шәһәр Лукания елгасының көнбатыш ярында (хәзерге Салернодан 35 км көньяк-көнчыгышта) урнашкан. Соңрак ул әлеге сазламык урыннан Бөек Грециянең эченәрәк күчерелгән.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3