Ленар Шәех
Үзем белән очрашу. Әңгәмәләр, әдәби портретлар, иҗат бәяләмәләре, язмалар, сәяхәтнамәләр, уйлану лар, хикәяләр
Лондон, 2016 ел
Хөрмәтле укучым!
Мин бу китабыма еллар аша килдем. Анда төрле елларда язылган әсәрләрем урын алды. Публицистика һәм проза. Егерме яшьлек егетнең уйланулары утызның уртасын узган ир-атныкыннан аерыла, әлбәттә. Беренчесендә хис өстенлек итсә, тора-бара аңа төпле акыл килеп кушыла. Шуңа да карамастан аларны бернәрсә әдәбилек берләштерә. Анда ихласлык та, традициялелек белән заманчалык та, киләчәккә күз ташлау да бар.
Еллар дәвамында язмаларым каләмемнән төшә, вакытлы матбугатта дөнья күрә торды һәм хәзер дә, Аллага шөкер, шулай дәвам итә. Иҗат кешесе, бигрәк тә шагыйрь шигырь язып кына кала алмый. Аңа барысы да кызык: җан тарткан күренекле шәхесләр һәм чордашларың белән әңгәмә кору да, классик әдипләр һәм замандашларың турында язу да, чорлар һәм дәверләр хакында уйлану да, нәсел тамырларыңны һәм туган авылыңнан чыккан күренекле шәхесләрне барлау да, татар авылының киләчәген кайгырту да, дөнья буйлап сәяхәт итү һәм сәфәр барышында үз күзләрең белән күргәннәр, шул чакта туган уйлар белән бүлешү дә, хикәя язу да Дөресен әйтим, әдәбиятка кыюсыз гына ишек шакыганда ук миңа бертөрлелек ят иде. Шуңа шигырьләрем дә төрле темада, төрле юнәлештә һәм калыпта бит. Лирика булсынмы, юмор-сатирамы, балалар шигырьләреме
Мондый китап күптәнге хыялым. Кайчандыр, әле мәктәп укучысы булып кына йөргән чагымда, Актаныш районы үзәгендә узган көзге ярминкәдә читтән генә булса да Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең үзен күрү минем өчен әйтеп бетереп булмаслык зур бәхет иде. Еллар узгач, аның белән очрашырга, әңгәмә корырга мөмкин булыр дип ул чакта кем уйлаган?! Гәрчә андый теләк күптәннән күңел түремдә йөрсә дә.
Биредә унбиш ел дәвамында язылганнарымның бер өлеше иң яхшылары гына урын алды. Дөрес, китапны төзегәндә, ничек килеп чыгар икән дип борчылдым. Хәзер аңладым: һәр язмада кеше язмышлары, кеше гомерләре. Миңа аның шул ягы кыйммәт тә. Аларда безнең тормыш, яшәеш, бернинди арттыру-күпертүләр юк, ничек бар шулай.
Китабымны «Үзем белән очрашу» дип атадым. Әйе, аны әзерләгәндә, мин узган елларым белән очраштым, барысын да яңадан күңелем аша үткәрдем. Нишлисең, тормыш туктаусыз үзгәрештә, камилләшүдә, вакыт һаман алга йөрештә, тизләнештә. Шулай булсын! Бу дөньяда яшәү, кеше булып кешеләр арасында көн күрү зур бәхет бит ул! Аллаһ безгә биргән иң олы бүләк!
Монда, бәлки, сез дә үзегезне, язмышыгыз белән кисешкән һәм аваздаш булган урыннарны табарсыз, хатирәләрегезне яңартырсыз. Һәрхәлдә, мин сезгә күңелле сәфәр һәм матур тормыш телим! Очрашулар һәрчак булып торсын! Тормышта да, китаплар аша да!
Ленар Шәех24 гыйнвар, 2018 елОЧРАШУЛАР
(Әңгәмәләр)
Очрашулар һаман булып торсын,Күрешүләр булсын еш кына.Җылы сүзгә җан сусаган мәлдә,Кешеләргә күңел ашкына.
«МИЛЛИ АСЫЛЫБЫЗНЫ ҖАНЫБЫЗ БЕЛӘН ТОЙДЫК, АКЫЛЫБЫЗ БЕЛӘН АҢЛАДЫК»
(Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең шагыйрь Ленар Шәех белән әңгәмәсе)
Беренче булу бервакытта да җиңел түгел. Шулай да нәкъ менә беренчеләр, кабатланмас булып, тарихта үз урыннарын алалар һәм милләт хәтерендә калалар. Төрки-татар дәүләтләрен төзегән Атилла, Кубрат хан, Казан ханлыгының нигез ташларын салучы Олуг Мөхәммәд һәм, ниһаять, Минтимер Шәймиев хәзерге Татарстан Республикасын оештыручы, аның Беренче Президенты, бөек тарихлы татар дигән милләтнең горур исемен дөнья күләмендә ишеттерүче. Безне хәзер таныйлар, фикерләребезгә колак салалар, исәпләшәләр. Без, аяк терәп: «Мин татар!..» дип горурланып әйтәбез, туган телебездә рәхәтләнеп аралаша алабыз.
Минтимер Шәрип улы үзен бөтенләе белән туган милләтенә, республика халкына багышлаган шәхес. Бүген дә ул ватаныбызның киләчәге ышанычлы һәм якты булсын дип яши. Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе буларак, «Яңарыш» фондын оештырып, борынгы Болгар, Зөя шәһәрләрен төзекләндерү кебек олы эшне башлап җибәрүе моны аермачык күрсәтеп тора
Минтимер Шәрипович, Болгарда һәм Зөядә барган үзгәрешләрне ишетеп, белеп, күреп торабыз. Узган ел ахырында мин Спас районында балалар әдибе Абдулла Алишка багышлап оештырылган чараларда катнаштым. Муниципаль берәмлек башлыгы Камил Нугаев безгә тарихи Болгар шәһәрлеген дә күрсәтте. Төзекләндерелгән биналарны, яңа төзелгән һәм сафка басып килгән корылмаларны күреп, күңелдә өмет чаткылары уянды, чөнки төзекләндерү эшләре башлангач, бирегә беренче мәртәбә килүем иде. Кыска гына вакыт аралыгында күпме эш башкарылып ята (922 елда Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүенә багышланган бина, яңа Җамигъ мәчете, Икмәк музее һ. б.). Якын арада нинди яңа корылмалар ачылачак, кайсыларына нигез салыначак, шуны беләсем килә
Сезнең белән килешәм, чыннан да, Болгардагы һәм Зөядәге тарихи ядкярләрне торгызу буенча әлеге күләмле проект өчен ике ел бик кыска вакыт. Шушы вакыт эчендә ул бөтенхалык эшенә әйләнде, аны гамәлгә ашыру бу борынгы шәһәрләрнең барлык тарихи объектларын үз эченә алган киң колачлы төзү-реставрация рәвешен алды. «Яңарыш» фонды эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк, кешеләрне ниләр һәм ничек эшләнәчәге түгел, кайчан әзер булачагы кызыксындыра иде. Мин ул чакта: «Ике елдан без, ике борынгы шәһәрне дә күренекле кыяфәткә китереп, эшебезнең беренче нәтиҗәләрен күрсәтә алачакбыз», дигән идем. Әлбәттә, күпләр моңа шикләнеп карагандыр. Торгызылырга тиешле ядкярләрнең һәм яңа корылмаларның без тәкъдим иткән эскиз-проектларын, матур макетларын карагач, мондый тиз, әкияти үзгәрешкә ышану кыен булгандыр, чөнки, үзегез беләсез, бу ядкярләрне төзекләндерүнең зарурлыгы турында сүз гасырлар дәвамында барды. Бу нисбәттән, «Яңарыш» фонды оештырылуны мин кайсыдыр дәрәҗәдә закончалыклы күренеш дип саныйм. Димәк, кем әйтмешли, сәгате суккан, һәм без барыбыз да моңарчы күрелмәгән шушындый зур гамәл өчен өлгереп җиткәнбез. Шуңа күрә эш яхшы гына башланып китте. Ил һәм республика җитәкчеләренең, хәйрияче оешмаларның, тарихи мирасыбызның кадерен белгән игелекле кешеләрнең ярдәме нәтиҗәсендә беренче ике елга исәпләнгән эш күләмен уңышлы башкарып чыга алдык.
Иң беренче чиратта Болгарда да, Зөядә дә көнкүрешне тәртипкә салырга, кешеләрнең яшәү шартларын җайларга кирәк иде. Бүгенге көнгә элек бөтенләй булмаган инфраструктура һәм коммуникация барлыкка килде, юллар төзелә, газ үткәрелде, чистарткыч корылмалар куелды, җылылык һәм электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү оештырылды. Биредә яшәүчеләрнең торак шартларын яхшыртуга ирештек. Мәсәлән, Болгарда 26 гаилә яңа фатирларга күчте, тагын 21 гаилә яңа фатирларны быел алачак. Ә 14 гаилә өчен шәхси йортлар салына. Зөядә исә ике ел эчендә яңа төзелгән йортлардагы фатирларга 81 гаилә күченде. Моңарчы алар монастырьлардагы кысан хөҗрәләрдә яшиләр иде. Болгарда музей зонасында, Зөядә тузган торакта яшәүчеләрне күчерү буенча куйган бурычларыбызны быел тулысынча үтәрбез дип уйлыйбыз.
Кыскача гына санап үтсәк, Зөя утравында 1552 елда салынган агач чиркәү Троица чиркәве, казна корылмалары биналары, сәүдәгәр Каменев йорты, Богородица-Успение монастыре биналары, монастырь училищесы торгызылды. ХХ гасыр башына караган Җәмәгать бинасы төзекләндерелде, анда хәзер балалар өчен Мәгариф үзәге эшли. Елга вокзалы бинасы төзелеп, куллануга тапшырылды. Успение монастыре янында сәяси репрессия корбаннарына һәйкәл куелды. Хәзерге вакытта храмнарда иконаларны, уникаль фрескаларны реставрацияләү эше башланды. Бу, әлбәттә, бик төгәл, күп көч таләп итә торган эш, шуңа күрә ул озакка сузылачак. Зөя шәһәренең тарихи архитектурасын торгызу шулай ук бик күләмле һәм катлаулы эш, бу очракта тиз түгел, нәкъ менә җиренә җиткереп, бөртекләп эшләү зарур.