Ленар Миннемохимович Шаех - Үзем белән очрашу стр 18.

Шрифт
Фон
2004

ҮТКӘННӘРНЕ БАРЛАП, КИЛӘЧӘККӘ КАРАП

(Татарстан Язучылар берлеге оешуга 70 ел)

Татарстан совет язучылары союзының Беренче Бөтентатарстан съездында оешкан Язучылар берлегенә 70 яшь тулды. 1934 елның 25 июлендә кичке җидедә Татар дәүләт академия театры бинасында башлана ул беренче съезд һәм дүрт көн буена дәвам итә.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, язучы Галимҗан Гыйльманов белән әңгәмәбез дә әнә шул юбилей уңаеннан оештырылды.


 Беренче иҗади оешмалар, берлекләр һәм әдәби түгәрәкләр XX гасырның 1020 нче елларында ук оеша башлый, ә нигә соң Татарстан Язучылар берлеге рәсми төстә 1934 елда гына төзелә?

 Татар әдәбиятының меңьеллык тарихы бар. Шулай да беренче әдәби берләшмәләр XX гасыр башында оешалар. Иң элек Казанда Г. Тукай, Ф. Әмирханнар катнашлыгында киң эшчәнлек җәелдереп җибәргән «Шәрык клубы» хакында әйтергә кирәктер. Шундый ук оешмалар Уфада, Оренбургта, Троицк калаларында эшли. Октябрь инкыйлабыннан соң бу процесс тагын да активлашып китә. Бу очракта партия идеологиясенең даими йогынтысы хакында әйтми булмый. Совет чорында оешкан иң беренче әдәби берләшмәләр заводлар, клублар янында була. Кави Нәҗми 1923 елда «Завод» дигән әдәби берләшмә төзи, Шамил Усманов «Часовой» (1923) дигән әдәби түгәрәк ачып җибәрә. Ә 1924 елның башында Казан шәһәре коммунистларының үзәк клубы каршында «Октябрь күмәге» исемле әдәби берләшмә оеша. Ул аеруча зур абруй казана һәм күпчелек татар әдипләрен үзенә җәлеп итүгә ирешә. Җитәкчеләре дә халык арасында мәгълүм шәхесләр Ф. Бурнаш, Ш. Усманов, К. Нәҗми, Ф. Әсгать, Г. Кутуй. Яңа әдәби берләшмәнең эше, нигездә, пролеткультчылык идеологиясе рухында алып барыла. Бу татар язучыларын бер урынга җыя, туплый алган беренче җитди әдәби оешма.

Әлбәттә, җәмгыятьтәге сәяси-идеологик агымнар, тайпылышлар «Октябрь күмәге»н дә әле бер ярга, әле икенче ярга ташлый. Мәсәлән, шул ук 1924 елда Г. Кутуй белән Г. Толымбай бер төркем язучыларны «Октябрь»дән аерып чыгарып, «Сулф» (Сул фронт) оешмасы төзиләр. Ул күбрәк футуризм юнәлешен алга сөрә һәм халык арасында зур абруйга ирешә алмый. Бераздан сулфчылар кабат «Октябрь күмәге»нә әйләнеп кайталар. «Октябрь» янәшәсендә Крестьян язучылар оешмасы белән ТатЛОКАФ эшләп килә.

1928 елда татар язучыларының ике әдәби берләшмәсе мәгълүм була: Татар совет язучылары һәм Татар пролетариат язучылары ассоциациясе.

Бөтен татар язучыларын бергә берләштерү теләге белән беренче булып Г. Нигъмәти чыга. Аны Г. Ибраһимов хуплый. Ул хәтта 1927 елда «Татар әдәбияты җәмгыяте» төзү хакында ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетына хат белән мөрәҗәгать итә. Әлбәттә инде, язучыларның таркаулыгы партиянең идеологик эшендә кыенлыклар тудыра, шуңа күрә язучыларның берләшергә теләүләре аның сәясәтенә дә туры килә. Г. Ибраһимов хатына җавап итеп, өлкә комитеты «Татар әдәбияты җәмгыяте» оештыру буенча комиссия төзи. Аңа Г. Ибраһимов, Ф. Бурнаш, Г. Нигъмәти кертелә. Г. Ибраһимов каты авырып китү сәбәпле, оештыру эшләре туктатылып тора, ул арада партиянең яңа инициативалары мәгълүм була. 1932 елның 23 апрелендә ВКП(б) Үзәк Комитеты «Әдәбият, сәнгать оешмаларын үзгәртеп кору турында» дигән карар кабул итә. Шул карар нигезендә шактый гына әзерлек эшләре башкарганнан соң, 1934 елның 2529 июль көннәрендә Казанда совет язучыларының Беренче Бөтентатарстан съезды уздырыла.

 Татарстан язучыларын бер түбә астына туплау партия органнарына отышлы буламы? Әдипләрне болай бер юнәлешкә генә җибәрү совет реализмы кысасына кертү уңайлырак бит?

 Чынлап та шулай. «Әдәбиятның партиялелеге» дигән мәгълүм принцип шуны таләп итә. Партия бер икән, аның әдәби берлеге дә бердәнбер булырга тиеш. «Союз» дигән сүзнең төп мәгънәсе арткы планга чигә, партия бертөрле уйлаучы, бертөрле иҗат итүче әдипләр армиясе төзергә тели. Әдәбиятта, гомумән, иҗатта алай була алмый. Моның нәтиҗәсе шактый аянычлы: күпме әдип, күпме шәхес коточкыч язмышка дучар булган, халыкның иң талантлы уллары, кызлары һәлак ителгән, изелгән, эзәрлекләнгән

Шулай да Язучылар берлегенең оешуын партия капризына гына кайтарып калдырмас идем мин. Әйтүемчә, язучылар үзләре дә берләшергә, үзара якынаерга телиләр. Инде партия җыеп берләштергәч тә, бу мөмкинлекләрне үзләренең максатларында әдәбиятның асыл нигезләрен ныгытуда, аны баетуда, үстерүдә, халыкка, милләткә хезмәт иттерүдә кулланырга тырышалар.

 Бүгенге көндә берлектә 300 әгъза булса да, кайбер язучылар: «Без 1015 кенә», дип әйтергә ярата

 Әйе, язучылар, бигрәк тә язышучылар күп, әмма чын талантлар аз. Бу гел шулай булган, моннан соң да шулай булачак. Ләкин шуны онытырга ярамый: калган 285 кеше булмаса, син әйткән 1015 талант булмас иде. Минем моңа иманым камил. XX гасыр башындагы Тукайны алыйк, берүзе генә халкыбызның милли байрагы, рухи символына әверелә алыр идеме ул? Такташ, Җәлил белән дә, Исхакый, Әмирхан белән дә, Еники, Туфаннар белән дә шулай.

Ә 300 язучыга килгәндә Беләсеңме, бүгенге көндә Язучылар берлегенең остаханәләрендә каралып, кабул итү коллегиясенә тәкъдим ителгән 100 гә якын кеше бар. Татарстандагы 75 әдәби берләшмә, иҗади түгәрәкләрдә тагын 300400 кеше каләм чарлый. Бу исәпкә мәктәпләр керми әле. Менә алар белән тагын 1015 талантлы кеше килә икән бу бер дә начар түгел.

 Хәзер Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булу бик җиңел, диләр. Ягъни бер юка китабыңны бастырасың да, син тулы вәкаләтле әдәбият әһеле Тарихта китапсыз да Берлеккә кабул итү очраклары булдымы соң?..

 Мин җиңел димәс идем. Уйлап кара: әдәби мохиттә шактый кайнаганнан соң, үз исемеңне азмы-күпме танытып өлгергәннән соң, газета-журналларда каләм уйнатып алганнан соң гына, син, Язучылар берлегенә мөрәҗәгать итеп, үз иҗатыңны тикшерүгә, бәяләүгә куя аласың. Махсус жанр буенча остаханә әгъзалары синең иҗатыңны яхшы бәяләсәләр генә, ачык тавыш бирү юлы белән, Берлеккә тәкъдим итәләр. Аннары тагын да катлаулырагы башлана. Могтәбәр, җитди язучылардан торган кабул итү коллегиясе бик каты дебатлардан соң, яшерен тавыш бирү юлы белән, синең язмышыңны хәл итә: яки раслау өчен Берлек идарәсенә тапшыра, яки кире кага. Идарә утырышындагы сынау аша да узмый калганнар бар. Әлбәттә, чын язучының китабы булырга тиеш. Прозада һәм шигърияттә, балалар әдәбиятында 2 китап, әдәби тәнкыйтьтә 1 китап. Бу мәҗбүри шарт. Һәр канунның чыгармасы булган кебек, безнең кабул итү шартларының да кайбер искәрмәләре бар.

Әйтик, прозада Марат Закир, поэзиядә Рәмис Аймәт, драматургиядә Данил Салихов китапсыз кабул ителделәр. Боларның берсе өчен дә коллегия һәм идарә әгъзаларының йөзе кызарырлык түгел.

 Шигърият тә, проза да кыскалыкка күчте. Бу замана таләбе. Озын роман язсаң, беренчедән, аны бастырып чыгару кыенлык тудыра, икенчедән, ул әсәреңне укыйлармы әле, юкмы. Ә тора-бара гел компьютерга гына күчсәк, «китап» дигән изге нәрсә юкка чыгып, сүзе дә архаиклашып китмәсме?

 Син ике мәсьәләне бергә куясың. Бәлки, аларны аерыбрак карарга кирәктер? Дөрес әйтәсең, текстлар кыскарды. Моның сәбәбе бастырып чыгару кыенлашуда гына түгел. Төп сәбәп бүгенге укучының яшәеше, фикерләве, уйлау рәвеше, дөньяны кабул итүе, гомумән, дөнья белән багланышы, үзара мөнәсәбәте үзгәрде. Кыска гына форма аша олы масштабны, олы язмышны, олы образны бирү, аларның күп өлешен сер итеп кенә калдыру, конфликтны интрига дәрәҗәсенә төшерү бүгенге әсәрнең уңышын шул хәл итә.

Компьютер, телевизор проблемасы бар. Экран каршында үскән бала китап укымаячак. Аның эчке хыялый фикерләве бик чикләнгән. Ул, китап укыганда, тиз арый, ялыга, чөнки экранда бөтенесе дә әзергә хәзер: фантазиягә, эчке күңел байлыгына бөтенләй дә урын калмый диярлек. Киләчәктә иҗат эше белән шөгыльләнәчәк бала бүген китап укый. Һәм, киресенчә

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3