Юсупов Р. А. - Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре стр 4.

Шрифт
Фон

Русчадан татарчага тәрҗемәдә дә оригиналның синтаксик бүленеше, кагыйдә буларак, саклана. Дөрес, кайчакта төрле сәбәпләр аркасында рус җөмләләре, бигрәк тә озын, катлаулы җөмләләр, кирәксезгә бүлгәләнеп бирелә, һәм нәтиҗәдә оригиналдагы фикернең диалектик бердәмлеге, органик бәйләнеше йомшара, бөтенлеге, эзлеклелеге бозыла, шулай ук төп нөсхәнең ритмы, интонациясе бирелеп җитми. Мәсәлән: В ту ночь приехал я в Симбирск, где должен был пробыть сутки для закупки нужных вещей, что и было поручено Савельичу (А. Пушкин) дигән иярченле кушма җөмлә тәрҗемәдә бүлеп, ике мөстәкыйль җөмлә итеп бирелгән: Шул ук төнне Сембергә барып җиттем; кирәк-яракларны алу өчен, мин анда бер тәүлек торырга тиеш идем. Әйберләр алу эше Савельичка тапшырылган иде. Оригиналда кирәк-яраклар сатып алу эшенең Савельичка тапшырылуы турындагы фикер өстәмә рәвештә, сүз уңаенда гына әйтелә, ә төп фикер яшь Гринёвның Сембергә китүе һәм анда бер тәүлек торырга тиешлеге. Тәрҗемәдә исә, что и было поручено Савельичу дигән иярчен җөмлә мөстәкыйль булып киткәнгә, икенчел дәрәҗәдәге, өстәмә фикер төп фикергә әйләнгән. Өстәвенә оригинал җөмләсеннән бүленеп чыккан җөмләләрнең икенчесе сүз барышындагы эзлеклелекне җуя, һәм ул җөмлә белдергән фикер белән алдагы җөмләдән аңлашылган фикер арасында органик бәйләнеш югала. Что и было поручено Савельичу дигән иярчен җөмләне кереш җөмлә итеп, оригинал җөмләсен бөтен килеш тәрҗемә иткәндә, әйтелгән җитешсезлекләрдән котылырга мөмкин. Ул чагында тәрҗемә мондый яңгыраш алыр иде: Мин ул көнне Сембергә барып җиттем, анда кирәк-яраклар алу өчен (бу эш Савельичка тапшырылган иде), бер тәүлек торырга тиеш идем.

Шуны ачыклап әйтергә кирәк: тәрҗемәдә оригинал җөмләсен саклау принцибының хәрефкә-хәреф тәрҗемә белән бернинди уртаклыгы юк, чөнки ул оригиналның синтаксик структурасын тәрҗемә теленә күчерүне һәм хәрефкә-хәреф тәрҗемә итүне мәҗбүри итеп куймый. Монда сүз билгеле бер телдәге җөмлә белдергән мәгънәне икенче телгә җөмлә рәвешендә күчерү турында бара. Ул ике җөмләдәге сүзләр төп мәгънәләре белән бер-берсенә бөтенләй туры килмәскә дә мөмкин. Ләкин тәрҗемә телендәге җөмлә гомуммәгънәсе буенча оригинал телендәге җөмләгә туры килергә тиеш.

Шулай итеп, без тәрҗемәнең төп берәмлеге җөмлә, һәм тәрҗемәдә оригиналның синтаксик бүленеше, кагыйдә буларак, сакланырга тиеш дигән нәтиҗәгә килдек. Ләкин бу кагыйдәнең чыгармасы да бар. Эш шунда: телләр төзелешендә специфик үзенчәлекләр булу сәбәпле, кайчак оригинал җөмләсен, мәгънәгә зыян китермичә һәм тәрҗемә теле нормаларын бозмыйча, бөтен килеш саклап булмый. Шунлыктан аны бүлгәләп тәрҗемә итәргә туры килә.

Русчадан татарчага тәрҗемә практикасында була торган оригинал җөмләсен бүлеп тәрҗемә итү очракларының кайберләре рус, татар телләренең синтаксик төзелешендәге, аерым алганда, иярченле кушма җөмләләр структурасындагы специфик үзенчәлекләр белән бәйле. Әйтик, рус телендәге который, чей, где теркәгечләре ярдәмендә төзелгән иярченле кушма җөмләләр татар теле белән чагыштырганда, бик үзенчәлекле күренеш, һәм шуңа күрә аларны күп очракта бөтен килеш тәрҗемә итеп булмый. Берничә мисал карыйк: Матушка отыскала мой паспорт, хранившийся в её шкатулке вместе с сорочкою, в которой меня крестили, и вручила его батюшке дрожащею рукою (А. Пушкин). Минем паспорт әнкәй шкатулкасында мине чукындырган чагында кидертелгән күлмәк белән бергә саклана иде. Әнкәй, аны эзләп алып, калтыранган кулы белән әткәйгә бирде; Мне хочется коротко рассказать о некоторых наших депутатах, чьим трудолюбием, неуёмностью характера и душевной щедростью можно только восторгаться («Ә.т.»). Мин кыскача гына үзебезнең депутатлар турында әйтеп китәргә телим. Аларның эшчәнлегенә, тынгысызлыгына һәм киң күңеллелегенә сокланмый мөмкин түгел. Бу мәсьәләдә тәрҗемәчегә шуны истә тоту әһәмиятле: оригинал җөмләсен бүлү ирексездән күрелә торган чара, һәм ул практикада чагыштырмача сирәк очрый. Тәрҗемәче башта оригиналдагы синтаксик бүленешне саклауның бөтен мөмкинлекләрен барлап чыгарга (ә андыйлар, гадәттә, шактый күп була) һәм бер мөмкинлек тә булмаган очракта гына оригинал җөмләсен бүлеп бирергә тиеш.

Тәрҗемә практикасында оригиналдагы мөстәкыйль җөмләләрне берләштереп, кушып бирү очраклары да бар. Берләштерелгән җөмләләр, гадәттә, күләмнәре белән зур түгел һәм төзелешләре буенча гади булалар. Җөмләләрне берләштерү мондый факторларга бәйле: 1) җөмләләр арасында бәйләнеш бик тыгыз; 2) җөмләләрдә фикер бердәмлеге бар; 3) җөмләләрдә фикер тәмамланмаган; 4) берләштерүне стиль кагыйдәләре таләп итә; 5) берләштерүне тәрҗемә теленең грамматик үзенчәлекләре таләп итә. Бу факторлар аерым-аерым да, бергә дә килергә мөмкин. Мәсәлән: Небо прояснилось. Сразу стало светло (Н. Носов) җөмләләрен кушып тәрҗемә итү (Күк йөзе ачылып, дөньялар яктырып китте) ике фактор белән аңлатыла: 1) җөмләләр арасында тыгыз бәйләнеш бар (алар үзара сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәте белән бәйләнгән); 2) татар теле синтаксисына кечкенә күләмле ике гади җөмләне -ып/-еп хәл фигыль кушымчасы ярдәмендә берләштерү хас.

Түбәндәге мисалда да берничә факторның бергә килүен күрәбез:

Вот в чём, собственно, смысл моей профессии. Приносить радость людям, приближать осуществление их мечты («Т. н.»). Кыскасы, монтажчы һөнәренең асылы менә шунда, ягъни кешеләргә шатлык китерүдә, хыялларын тормышка ашыруны тизләтүдә («Т. х.»).

Ләкин оригинал конструкцияләрен кушып тәрҗемә итү белән мавыгырга ярамый. Югыйсә бу теманың башында ук әйтелгән принцип оригинал җөмләсе мөмкин булганча сакланырга тиеш дигән принцип бозылачак.

ТӘРҖЕМӘ ТЕОРИЯСЕНЕҢ ЛЕКСИКА МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

Төрле телләрдәге сүзләрнең гомуми һәм үзенчәлекле сыйфатлары һәм аларның тәрҗемәдә чагылышы

Сүзләрне тәрҗемә итү ысуллары төрле телләрдәге үзара тәңгәл сүзләрнең башка берәмлекләр белән бәйләнешендәге лексик мәгънәләренең үзенчәлекләренә нигезләнә.

Аларның төп мәгънәсендәге даими тәңгәллеге яки тәңгәл булмавы һәм бер телдән икенче телгә тәрҗемә иткәндә эквивалентлыгы яки эквивалент булмавы турыдан-туры сүзгә һәм аның лексик мәгънәсенең билгеләренә бәйле.

Сүзнең асылын ачып бирү аның грамматик һәм лексик мәгънәләрен билгеләү өчен нигез булып тора.

Сүзнең лексик мәгънәсе төп ике фактор белән билгеләнә. Беренчесе сүзнең предмет һәм күренешләрнең гомуми һәм әһәмиятле билгеләре чагылыш таба торган төшенчә белән бәйләнештә булуы. Икенче фактор һәрбер сүз телнең башка элементлары белән шундый мөнәсәбәтләрдә була: ул мөнәсәбәтләр әлеге сүзнең теге яки бу күренешләрне билгеләү өчен кулланылыш мөмкинлекләрен һәм аның башка лексик берәмлекләр белән бергә килә (бәйләнешкә керә) алуын хәл итә.

Сүзнең мәгънәләрен әлеге факторларга нигезләнеп билгеләү төрле телләрнең сүзләрен чагыштырып өйрәнүдә, аларның гомуми һәм үзенчәлекле сыйфатларын ачып күрсәтүдә һәм тәрҗемә мәсьәләләрен дөрес хәл итүдә зур роль уйный.

Төрле тел сүзләренең охшаш, бертөрле лексик-семантик сыйфатлары барыннан да бигрәк аларның туры, ягъни төп, беренчел, бәйсез, номинатив мәгънәләрендә чагылыш таба. Һәм киресенчә, үзара бәйләнештәге телләр сүзләренең аермалы лексик-семантик үзенчәлекләре, нигездә, күчерелмә, ягъни икенчел, фразеологик һәм синтаксик яктан бәйле, экспрессив-синонимик мәгънәләрендә чагылыш таба.

Сүзләрнең номинатив мәгънәләре нигездә, предмет, сыйфат, эш-хәрәкәтләрне һ. б.ны атау өчен файдаланыла торган мәгънәләр. «Сүзнең номинатив мәгънәсе, дип яза В. В. Виноградов, аның башка мәгънәләренең һәм кулланылышларының терәге һәм иҗтимагый аңлаешлы нигезе».

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3