Юсупов Р. А. - Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре стр 3.

Шрифт
Фон

Тәрҗемәдә оригиналның форма үзенчәлекләре, автор стиле, сәнгатьлелек, милли үзенчәлеге (матур әдәбият тәрҗемәсендә) мөмкин булганча тулы гәүдәләнергә тиеш.

Тәрҗемә оригиналга стиле буенча һәм эстетик яктан тиң булганда гына матур була.

Хәрефкә-хәреф тәрҗемә булырга тиеш түгел.

Тәрҗемә иҗади процесс.

Тәрҗемәченең иҗат иреге оригиналны тулы гәүдәләндерү өчен тел чараларын сайлауда чиксез зур мөмкинлекләр булуда.

Тәрҗемәченең үзиреклелеге, башбаштаклыгы дөрес, төгәл тәрҗемә принципларына каршы килә.

Тулы кыйммәтле тәрҗемәгә ирешүнең төп һәм беренче шарты тәрҗемәченең ике телне дә: оригинал һәм тәрҗемә телләрен бик яхшы белергә тиешлеге. Тәрҗемәчедән шулай ук тәрҗемә ителә торган материалның эчтәлеген белүе, анда сөйләнгән вакыйга-хәлләрдән хәбәрдар булуы да таләп ителә.

Тәрҗемә теле әдәби нормаларга туры килергә, аерым алганда, матур әдәбият тәрҗемәсенең теле оригиналдагыча җанлы, бай, эмоциональ булырга тиеш.

ТӘРҖЕМӘ БЕРӘМЛЕКЛӘРЕ

Тәрҗемә теориясе һәм практикасы өчен тәрҗемәнең төп берәмлеге яки тәрҗемәнең беренче элементы дигән төшенчәне билгеләү әһәмиятле, чөнки кайбер мәсьәләләрне дөрес яки ялгыш хәл итү әлеге төшенчәне төрлечә аңлауга бәйләнгән.

Бөтен әсәрне, текстны, хәтта бер битне генә дә тоташ тәрҗемә итеп булмый. Шунлыктан тәрҗемәче, гадәттә, оригинал текстын билгеле бер кисәкләргә, берәмлекләргә бүлгәли дә аларның мәгънә һәм сәнгатьлелек эчтәлеген икенче телгә шулай ук аерым берәмлекләр ярдәмендә күчерә. Әнә шул берәмлекләрне тәрҗемә берәмлекләре дип, аларның иң күп кулланылганын исә тәрҗемәнең төп берәмлеге дип йөртәләр.

Л. Бархударов фикеренчә, телдәге һәртөрле берәмлек фонемадан алып бөтен бер текстка кадәр тәрҗемә берәмлеге булып тора ала. Шул ук вакытта тәрҗемә берәмлеге бер текст эчендә үк даими үзгәреп тора ул әле сүз, әле сүзтезмә, әле җөмлә була. Бу фикер практикада раслана.

Тәрҗемәнең төп, чагыштырмача даими берәмлегенә килгәндә, теориядә бердәм фикер әлегә юк. Андый берәмлек В. Россельс сүзләре белән әйткәндә, текстның тәмамланган кисәге яки текст кисәге; Е. Эткинд һәм Л. Н. Соболевча фраза; В. Е. Шор, Н. И. Фельдман, С. Фәйзуллин фикеренчә җөмлә, кайбер галимнәр карашынча период (тезем).

Текстның тәмамланган кисәге яки текст кисәге дигән төшенчә аермачык түгел, шунлыктан аны төп берәмлек мәгънәсендә куллану тәрҗемә методларын эшләү өчен максатка ярашлы була алмый: ул үзирекле тәрҗемәгә юл ача.

Фраза, период терминнары еш кына җөмлә мәгънәсендә кулланыла, ә кайчакта алар параллель дә йөриләр. Бу әлеге терминнарның мәгънәләре аерылып бетмәү белән аңлатыла булса кирәк. Ләкин монда бернәрсә ачык билгеле: авторларның бик күбесе, тәрҗемәнең төп берәмлеге турында сүз йөрткәндә, җөмләне күздә тота.

Җөмләнең лингвистик категория буларак тәрҗемәдәге төп берәмлек функциясендә йөрүе бигрәк тә шуның белән аңлатыла: һәртөрле телдә дә сөйләмнең тәмамланган, бөтен, төп берәмлеген җөмлә тәшкил итә.

Тәрҗемәнең төп берәмлеге итеп җөмләне алу тел белән фикерләүнең бердәмлеге турындагы марксистик фикергә кайтып кала. Материалистик диалектика, төп логик категорияләр төрле халыклар өчен уртак, дип карый. Шуның белән бергә, логик һәм синтаксик категорияләр арасында билгеле бер бәйләнеш тә бар. Төп логик категорияләр төрле халыклар өчен уртак булганга күрә, бер тел җөмләсенә салынган фикерне икенче тел җөмләсе ярдәмендә тәрҗемә итү мөмкинлеген академик В. В. Виноградов тарафыннан бәян ителгән кагыйдә дә җөмләнең субъект-предикат структурасы гомумкешелек характерда дигән кагыйдә ачык раслый.

Төп берәмлек мәсьәләсе тәрҗемәдә оригиналның синтаксик бүленешен саклау проблемасы белән турыдан-туры бәйләнгән. Ә бу проблеманы дөрес хәл итү төп нөсхәнең мәгънәсен, форма үзенчәлекләрен, автор стилен тулы бирү өчен әһәмиятле шартларның берсе.

Әйтергә кирәк, оригиналның синтаксик бүленешен, нигездә, җөмләләрен саклау мәсьәләсе һәрвакыт бертөрле генә хәл ителми.

Кайбер теоретиклар һәм практиклар оригиналның синтаксик бүленешен тәрҗемәдә сакламау ягында торалар. Моны алар, төрле телләрнең грамматик төзелешләре төрлечә, шуның аркасында оригиналның синтаксик төзелешен тәрҗемә теленә күчерү туган тел нормаларын җимерүгә китерә һәм, димәк, тәрҗемәнең сыйфатын түбәнәйтә, дип дәлиллиләр. Ләкин монда ике нәрсә исәпкә алынып җитми. Беренчедән, тәрҗемәдә оригинал җөмләсен саклау аның структур төзелешен дә икенче телгә күчерү дигән сүз түгел, бу очракта сүз барыннан да бигрәк оригинал җөмләсен тәрҗемә телендә дә җөмлә итеп саклау турында бара. Икенчедән, төрле телләрдә, хәтта кардәш булмаган телләрдә дә уртак синтаксик үзенчәлекләр бар. Ә бу хәл тәрҗемәдә оригиналның структур төзелешен гәүдәләндерү мөмкинлеген дә бирә.

Бик күп авторлар, менә шушы фикерне исәпкә алып, тәрҗемәдә оригинал җөмләсе, кагыйдә буларак, сакланырга һәм шулай ук җөмләнең структур төзелеше дә (әгәр ул туган тел нормаларын бозуга китермәсә) мөмкин кадәр тулы гәүдәләнергә тиеш дигән карашта торалар. Тәрҗемәдә оригинал җөмләсен саклауның оригиналдагы синтаксик сурәтләү чараларын гәүдәләндерүгә һәм мәгънәне төгәлрәк бирүгә нык ярдәм иткәнлеген исәпкә алсаң, ул карашның һичшиксез дөреслегенә шикләнергә урын калмый.

Тәрҗемә турындагы күп кенә хезмәтләрдә, оригиналның синтаксик бүленешен саклау юлы белән тәрҗемәдә аның ритмын, интонациясен гәүдәләндерүгә ирешергә мөмкин, дип әйтелә. Л. Н. Соболев, оригиналның ритмын гәүдәләндерү өчен, төп нөсхәдәге кыска җөмләләрне тәрҗемәдә дә кыска итеп, озын җөмләләрне тәрҗемәдә дә озын итеп бирергә кирәк, дигән фикердә. Кайбер белгечләрнең озын җөмләләрне тәрҗемә итү кыен һәм мөмкин түгел дип әйтүләрен истә тотып, ул, оригиналның катлаулы конструкцияләрен бирү өчен, һәр телдә дә тиешле синтаксик формалар бар, һәм аларны эзләп табарга тырышырга гына кирәк, ди.

Тәрҗемәдә оригиналның озын җөмләләрен бүлгәләмичә бирергә кирәк дигән фикер В. Станкевич мәкаләсендә бик ышандырырлык итеп әйтелгән: «Әле дә булса озын җөмләләрне автордагыча итеп бирергәме, әллә кечерәк җөмләләргә бүлгәләргәме дигән бәхәсләр бара. Җанлы, бөтен бер җөмләне алай ясалма рәвештә бүлгәләү белән килешеп булмый, чөнки киселгән, өзелгән фразалар суммасы күптармаклы агачка охшый: бөтен кисәкләре дә үзара автор фикеренең (ә ул фикер үзен белдерү өчен нәкъ менә шушы ысулны сайлап алган) бердәм агымы белән бәйләнгән; озын җөмләләр (периодлар) алар сәнгатьле фикерләүнең үзенә бер төре, үзенә бер сурәтләү алымы, язучы стиле».

Җөмләнең озынлыгы яки кыскалыгы билгеле бер телгә генә хас үзенчәлек түгел, чөнки һәр телдә җөмләләрнең озыны да, кыскасы да бар. Озын яки кыска җөмләләр белән язу язучының үзенчәлеге, шәхси стиле. Шуңа күрә дә тәрҗемәдә автор стилен, оригиналдагы синтаксик бүленешне үзгәртеп биреп булмый. Л. Н. Толстой, Н. В. Гоголь әсәрләрен тәрҗемә иткәндә, җөмләләрне бетерсәң, анда автор кулын танып булмас иде.

Моннан тыш, оригиналдагы озын, катлаулы җөмләне тәрҗемәдә бүлгәләп бирү фикер бөтенлеген, эзлеклелеген боза, димәк, оригиналның мәгънәсенә зыян китерә.

Безнең илдәге күп телләрне берсен икенчесенә тәрҗемә итү практикасыннан күренгәнчә, төрле жанрдагы материалларда тәрҗемәнең төп берәмлеге функциясен, нигездә, җөмлә үти, ягъни оригинал җөмләсе тәрҗемә телендә күпчелек очракта саклана. Поэтик тәрҗемә генә әлеге караштан берникадәр читтә тора. Бу поэтик тел төзелешенең үзенчәлеге белән бәйләнгән.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3