Көчең ташыганые шул. Чәй суына Кулыңны ю. Су җылыттым. Комганда.
Ләмига алып чыгып утырткан ак комган борыныннан иртәнге салкынча һавага бу сузыла иде.
Кайдадыр тимер чөй йөри иде, Ләмига, хәтерләмимсең? дип сорады Зөлкарнәй.
Былтыр койма баганасына дип имән ярганда кысылып калды ич, ала алмадыгыз. Хәтерең
«Алырга булыр, дип уйлады Зөлкарнәй. Алдан чөйне алырга булыр, аннары бүкәнне ярырга».
Пәрәвезләр очкан кояшлы иртәнең кайсыдыр бер читеннән нигәдер пышылдап әйтелгән аваз ишетелде: «Зөлкарнәй, прицел бер дә биш, угломер ике йөз дә бер! Заряд тулы! Анасын-баласын белмәгән хәшәрәтләргә ут! У-у, нәсел-нәсәпләре коргырлары!» Юк, аның командиры сержант Шәйхулла тавышы түгел иде бу. Һаваны селкеткән шартлау Зөлкарнәй тубы аткан тавыш түгел иде инде: инешнең теге ягындагы урман турысында биек-биектән очкан ялгыз самолёт тавыш киртәсен үтте.
«Ә миңа картлык киртәсен үтәсе иде», дип хыялланды Зөлкарнәй һәм аягындагы күн чүәген салды да, үкчәсе ямаулы ак оегы белән баскычның юылган идәненә басып, ачык болдыр ишегенең караңгы авызына кереп китте.
1975АК КАЕН ДЕГЕТЕ
I
Шәймәрдән Касыймханов комбайнын, төзәтеп бетергәч, әзерлек сызыгына куйды да ике көн беркая чыкмады үз бакчасында бәрәңге алып ятты.
Инде менә бәрәңге алынып та бетте, ә Шәймәрдән бүген ял итә.
Ул уйга калды. Уйлары гади иде кышын кайда эшләп үткәрү хакында. Тегермәнгә барырга булды. Тегермәнче Мәүлет Нәбиенә врачлар анда бүтән эшләмәскә дигәннәр. Үпкә тирәсендә ниндидер чир тапканнар бугай. Урынына куярга кеше юк иде, Шәймәрдән риза булды. Тегермәнче эше шәп, гомер-гомердән абруйлы.
Зәйтүнәсе бәрәңге алынып бетү уңаеннан кабак бөккәне пешереп, шуның өлгереп җитүен сагалый. Әнисе карчык мичтән күмер тарттырган иде, Шәймәрдәннең шуны урнаштырып йөрүе. Көз, музыкант скрипка көйләгән шикелле, күңелне үз тәэсиренә җайлый: хәрәкәтләр салмак, буш кырларга, урманга, бакчадагы юкә агачының коелып бетмәгән орлыкларына картлар кебек мәгънәле карала.
Күмер көйри. Ул кайнар, кызыктыргыч алтын төс белән сулый. Зәйтүнә томалап куйган мич төбендә бөккән саклый. Әнисе күмер тулы чуенны күтәрә алмый инде. Йә төшереп чәчәр. Шәймәрдәнгә калды. Хатын-кыз эше инде дә, ярар, аннан калмасын. Карлыган бакчасына чыгарып, кое төбенә утыртты.
Ул чуенны китек таба белән каплап куйды. Җан кайнаганда, аны да шулай сүндереп була микән? Юктыр. Кеше дөнья. Аның күңеле каплап бетерерлекме? Чуен гына түгел лә! Җан кояшы сүнү кеше өчен кояш сүнү белән бер үк ич. Бу уе Шәймәрдәнне җанландырып җибәрде. Сүлпәнлеген зәңгәр ялкын ялап алдымыни!
Инде нишлисе? Ишегалды себерелгән. Абзар чистартылган. Мунча мичен төзәтәсе бар кат-кат маташканчы, яңасы салыныр, ярар.
Эшсезлектән дә гайрәт чигә. Торганына күпме генә әле, дөнья хәтле эш эшләп ташларга да өлгергән. Әллә кайчан, фронттан алып кайткан гадәте шундый. «Нинди эшне дә кәнфит суырган күк итеп кенә тәмләп эшләрмен» дигән нәзере бар иде. «Нәзеренә ялкаулык дегете кушмам» дигән сүзе дә бар. Каен ап-ак югыйсә, ә җир белән томалап эченә ут салсаң, аннан да кара дегет саркый
Шәймәрдәннең бите-кулы тыгыз итле, сеңерле. Һич кенә дә илле бирмәслек. Чәчәк авыруы ашаган битендә картлык буразналары күренми, шадралары аның яшен яшереп тота шикелле. Өстәвенә холык-фигыле белән дә, тәнгә дә ир уртасы кебек елгыр, адымнары ышанычлы, алдагы ике алтын теше аның елмаюына эчкерсезлек төсмере биреп тора.
Аның теш казналары шыгырдап, уйнаклап алды. «Шайтан төкерегенә дегет кушып эчергере! Бер эш заты калмаган! Мәсхәрә, күмер сүндереп йөре, имеш».
Сызгырынгалап, өйгә керде. Бөккән пешмәгән әле. Исе генә тәм томаны булып бөтен өйне баскан. Төчкертерлек итеп борынны ярып керә.
Шәймәрдән, стартёр төймәсенә баскандай, тырнагы кара янган баш бармагы бите белән телевизорын кабызып җибәрде. Сәгать яңа унынчы киткән икән, бер малай, ике кыз тән күнекмәләре алып маташа.
Безнең малайлар шикелле, колхоз бәрәңгесе алдырасы иде сезгә! Кирәге калмас иде бот күтәрүегезнең, дип, шактый ук җитү кызның яткан җирдән физкультура ясап маташуын өнәмәде. Шунысы бар: ул моны килештермәүдән түгел, азмы-күпме көнчелек коткысы белән кытыклануыннан әйтә. Дөрес, ул балаларының һәммәсен укытып бетерде: үз янындагысы тугызынчы класста укып йөргән Мөхәммәдьярыннан кала, өчесе дә югары белемле хәзер. Бәлки, шушы хәчтерүшләр ише, аның оныклары да, иртән торгач, арык аяклары белән тырык-тырык килеп, физкультура ясаган буладыр, хе-хе
Белемле итте дә бит, ата сабагын гына колакка элмәделәр, хәерсезләр, исәбе берәрсен булса да Казанда калдырып, кәеф барында барыр-килер җир ясамакчы иде. Җил очырган тузганак чәчкәседәй әллә кайларга таралыштылар бит, игелексезләр! Казанга дип кузгалды исә, фронтташ дусты Илюшага гына исәп тотарга кала.
Телевизорда гел шул нәмәстәкәйләр сикеренә. Кичләрен генә булса да, күздән яшь чәчрәтеп чыгарырдай берәр татар көе тапшырмыйлар, ичмаса! Кая инде иртән! Әллә ниткән гадәт алдылар бит әле тагын, җырларын үзебезчә башлыйлар да, аңламаслар дипме, бүтән телдә тәмамлыйлар Бар иде заман бәйрәмме, дус-иш киләме, бозау суйган көнме, каладан бәрәңге сатып кайтасыңмы әзрәк салынса, каз муены шикелле торбасыннан тотып, патефон уйнатырга куя идең Рәхәт иде! Хәзер дә шәп анысы. Зарланырлыкмы соң! Шәймәрдәннең телевизоры иң зурысы. Инде чират төслесенә.
Нәрсә, гел пешмимени әле? Карын ачты ич. Хатын дим! Пешмимени әле?
Пешми әле. Бәрәңге түгел, кабак бөккәне ич.
Син үзең кабак бөккәне!.. Бер бишесенә өстәп май сал. Өчәр бал калагы! Үзем ашыйм аларын.
Шәймәрдән болай каты телләнүен үзе дә өнәп бетермәде. Нәрсәдер җитми, тик нәрсә? Түземсезлек һәм эшсезлек басты бөтен җире суынды, муены белән иңбашы пружина кебек кысылды, менә-менә сикереп торыр да бернәрсәгә тотыныр, ә анда инде ватамы-төзәтәме барыбер.
«Иртәнге почта», дип укыды ул телевизорда башланган тапшыру хакында. Кара, малай, патефон әйләндерә түгелме соң бу? Һе, патефон ич, мәлгунь! Менә, җен баласы!
«Тукта әле, безнең дә тора түгелме туфраксада? Кая китсен мал булган нәрсә. Тормый гына карасын! Шундадыр».
Ишегалдына чыгып, мәче җәһәтлеге белән чардакка үрмәләде дә аның кара авызлы ишегенә кереп чумды.
Хәтерендәге патефон яңа иде әле. Баксаң, дерматин тышы купкан икән дә әүвәлге ялтыраулы җирләре тутык, тузан белән капланган.
Ачты, боргычын куеп җибәреп карады әйләнә! Ниндидер бер тәлинкә дә онытылып калган булган, кул сырты белән тузанын сыпырып, каз муеныдай кәкре тимерен шуңа чәнечте. Бераз гына гыжлап торды да көй китте. Чит, колакка ятышсыз, ләкин күңелне җилкендерә торган тернәкле бер көй. Тик бераздан, акрынлап, ул, коелган яфракның ботакларга кунып-кунып төшкәндәй, җанга тиеп-тиеп ала башлады, ике яр арасында адашып буталган җил астындагы күл сыман әле шомарды, әле дулкынланды. Анда шатлык рәхәте дә, хәсрәт әчесе дә, дулкыны белән йөрәккә ягылырдай бер көч тә бар, һәм ул җанны да әле артып, әле кимеп торган диңгез шикелле итеп дулкынландыра, назлый иде. Күзен йомган гына иде, җитез хәтере, ак күгәрчен булып, үткәнгә очты Исенә төште: Австриянең бер шәһәрчегеннән табып алган иде ул бу патефонны. Сугыша-сугыша, гел шуны уйнатып йөргәннәр иде.
О, Луи, Луи, дип мактаган иде патефонны американнарның ит консервысына алышкан немец карты карлыккан тавышы белән. Шушы тәлинкәне уйнатып та күрсәткән иде. Шушы икәне тәгаен истә: гел шул ялгыз быргы өзгәләнә дә, аңа кушылып, барабан ярсый.
Луи, Луи Армстронг, дип, шул карт төртеп-төртеп күрсәткән иде быргының ялгызы гына бигрәк тә сызланган урыннарында. Джаз, гут джаз. Танцен, танцен!..