Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 стр 43.

Шрифт
Фон

Әхтәмнең җиде бала үстергән әнкәсе ялгыз, өлкән яшьтә инде. Дөрес, һәр кайтканнары саен, ул «юкка өшәнгәнсез» дигән була, күчтәнәчләрне ялындырып кына ала «юкка мәшәкатьләнгәнсез, әнә ич икегез дә чыра гына»

 Саф һава шулай итәдер, әни! Аермадан сигез чакрым җәяү кайтасы бит шул талчыктырадыр инде.

Хатыны ягыннан да аларның ябык булуына уфтаналар, анда да:

 Саф һава шулай итәдер, әни! (Яки әби, Әни, Хәмит абый бусы хатынының үги атасы.) Станциядән унөч чакрым җәяү кайтасы ич.

 Авылда гына төпләнсәгез ярамаганмы инде? Кала дип шултиклем иза чигәләрме соң? Чегән тормышы да сезнекеннән җиңелрәктер.

Мондый сүзләр мәгърибтәге авылда да, мәшрикътагысында да патефон тәлинкәсе күк туктаусыз әйләнә.

Ә ник ябыклар? Кайткан саен шәһәр күчтәнәче кирәкме? Әлбәттә. Чөнки Әхтәмнең әнкәсе карчык кеше, аны бәхилләтерлек бүтән җай юк. Ә кызлары Ләйсән болай да ата-ана назыннан мәхрүм, аны тансык ризыктан мәхрүм итү үзе бер газап кичереше.

Әхтәм белән Фирдәвеснең икесенә сиксән алты сум кала, шуңа ай уздыралар. Шуннан утызы фатир хуҗаларына, бер сум илле тиене тулай торак өчен. «Утка аерым түлисе, утын табу үзегезгә» (Үзәктән җылытыла торган фатирда алар өч ай гына яшәп калдылар. Хуҗаларның Басмач кушаматлы бүре буа торган шәрык этләре китаплар һәм Фирдәвеснең лекцияләрен ярата иде. Укырга түгел, билгеле, чәйнәргә. Аннары соң бот күтәреп Нигәдер һаман диярлек алар бүлмәсенә.)

Шәһәргә авылдан ит, бәрәңге, кишер, йомырка, варенье, каймак, камырдан пешкән тәм-том алып кайткалыйлар (әллә алып киткәлиләрме?).

Кыскасы, торалар. Икесе дә горур холыклы, җайсызлык әйткәләшеп киткәләүләргә дә сәбәп бирә. Мәсәлән, театрда. Эскимо алыргамы, пломбир да ярап торырмы?

 Эскимо ал, ди Әхтәм.

 Пломбир да ярар, ди Фирдәвес. Эскимоны Ләйсәннең дә ашаганы юк әле

Юк, алар театрсыз яши алмыйлар. Киносыз, китапсыз да. Чөнки Әхтәм ирешәсе максат шуны ипи урынына таләп итә.

Фирдәвес мәгърибтәге асфальт юл аермасыннан да, мәшрикътагы станциядән дә кайтышлый урман эченнән барырга ярата, куаклар итәге астыннан көрән төстәге салкын чикләвекләр эзли. Бусы сентябрь башында. Соңрак бармакларын каз тәпиләре күк шәмәхә-кызыл иттереп бетергәнче, кыраулы яфраклар астыннан актара. Бусы октябрь инде. Ул чикләвекләрне Әхтәмгә ваттыра, аның тешләренә сокланып, тәмләп ашый.

Октябрьнең икенче җомгасы болытлы иде. Яңгыр ике генә көн яумады. Аларга бүген тагын юлга чыгасы.

Фирдәвес иренең эшенә:

 Сорадыңмы? дип шылтыратты.

 Сорадым, дип уфтанды Әхтәм.

 Җибәрмиме әллә?

Хатыны мондый чакларда элек иң начарын уйлый яки уйлаганының иң начарын әйтә. Киресе килеп чыкса, ихлас шатлана. Начар фаразы чынга туры килсә, юраганы өчен үзен кызганусыз битәрли, шул ук вакытта әүлиялык тойгысы бар- лыгын искәртергә җай таба. Әүлиялыгы иренә карата рас килсә:

 Әйттем бит мин сиңа! дип, Әхтәмнең җанын тагын бер кат кыеп алгандай итә иде.

 Җибәрмиме әллә?

 Җибәрде җибәрүен

 Яхшы. Ләйсән бәхетенә яңгыр да яумаса

Кайтабызмы-юкмы дип сорап тормады, билгеле. Моны ул катгый хәл иткән, таш яуса да кайта, бәхәскә һичнинди урын юк.

 Ник аның бәхетенә? Ул җылы өйдә. Безгә кайтасы ич.

 Без тоз түгел, эремәбез. Хәзер төшәм

Көт димәде, чыгып тор димәде, телефон трубкасын элде дә күчтәнәч тутырганга бүлтәйгән портфелен кулыннан кулына алыша-алыша чыгып чапты бугай. Әле сентябрь башында гына алынган портфель инде карарлыгы калмады. Ул вакытсыз таушалган кием, тузанда каткан, яңгырда җебегән туфлиләр!.. Юл карак белән бер: сиздерми чишендерә.

Әхтәм башта Фирдәвесне күз алдына китерде. Университетның тарих-филология факультеты бинасыннан чыккач, ул уңдагы телефон-автоматтан шылтыратты инде. Аннары юстиция министрлыгы бинасы яныннан үтеп, баш почтамтка җиткәнче сулга борыла да түбән юнәлә; урам аша чыккач, бер үк вакытта баскыч та, җәмәгать туалеты түшәме булып та хезмәт иткән баскыч түшәмнән төшкәннән соң, Әхтәм эшләгән бинаның аркасы астыннан уңга каерылып, китап кибете тәрәзәсе төбенә килеп туктый Әхтәмне шунда көтә. Юк, эчкә кереп, аның янына менми, хезмәттәшләреннән ояла. (Хурлана да: туйларына биш тәңкәлек пластмасса плафон бүләк иттеләр. Элер өчен түшәмнәре булса бер хәер!..) Әйе, менми. Квадрат йөзле сәгатенә карый-карый, үзенә күз төшереп киткәләгән егетләрдән ояла-ояла көтә

Әхтәм, башлыгының күзенә чалынмаска тырышып, табан тирәсенә төшеп җиткән горурлыгына абынмыйм дигәндәй, өченче каттан әкрен генә аска ашыга. Дөрес, башлык аңа эштән ике сәгать ярым алдан китәргә рөхсәт бирде бирүен.

Ишек шакып, бүлмәсенә керүгә, ул, Әхтәмгә карамыйча гына, бихисап гөлләрне күзеннән кичереп:

 Тагын җомга дип суза. Әллә гомере тиз узганга пошына, әллә аның һәр җомгада алданрак җибәрүен сорап керүенә саруы кайныймы хатын-кызны белмәссең. Әйе, тагын җомга! дип кабатлый ул. Утыр, Әхтәм.

Әхтәм олеандр гөленең бөгелеп торган ботагы астындагы урындыкка утыра. Аның чәчәкләренә орынмас өчен, аңа башын ияргә, аркасын сыгарга кирәк. Алга бүкән куясы да арттан балта гына күтәрәсе Чыннан да, гаепле: торыр җире юк, шуның аркасында күз көеге хәлендә йөри, кызлары янына кайтыр өчен, эштән алданрак китеп, дүрттәге электричкага элгәшә- се бар. Башлыкка, болай, үпкәләп булмый: гозерен кире какканы юк. Ә менә Әхтәмнең фатир, берәр бүлмә соравы ул бүтән, ул, янәмәсе, кире кагуга керми, ә җай туры килмәү дип атала.

Берзаманны алар арасында тигез дәрәҗәдәге сөйләшү булды: «Ә-ә! Квартир кирәк!.. Балагызга авырмыни? Соң Тудырмагыз иде!»

Әхтәм ул чагында бугазына шайлы сазлыкка чумдымыни! Күк йөзенә соңгы караш ташлагандай, кәнәфиендә җәелеп утырган чибәр йөзле ханымның йөзенә текәлде. Ул тәненең йомшарып, көчсезләнеп калуын сизде. Аның каруы җаны гаҗәп ир- кенәйде, аңына сәер көч иңде дә рәхәтләнеп көлеп җибәрде.

«Искиткеч җавап, Чулпан Исхаковна!»

«Көлкемени? Хатын беркавым сүз эзләде: Ирләрчә түгел».

«Мин сездән көләм. Бусы ирләрчәме?»

Чулпан Исхаковна әллә нишләп китте. Күз кабаклары кысылды, кыска керфекләре шөпшә угыдай тырпайды.

«Миннән?»

«Гафу итегез. Ләкин мин үземне зират директоры итеп күргәндәй булдым».

«Монда минем ни катнашым бар?»

«Ә сез үлеп, туганнарыгыз минем янга кабер урыны сорап килсәләр? Ышаныгыз, мин «Үлмәсен иде!» димәм» Ә хәзер, рәхим итеп, эштән куып чыгара аласыз».

«Юк инде, кадерле Әхтәм Ядкаревич! Зират директорын кулдан ычкындыру акыллылык булмас, минем тынычлап үләсем килә Синдәй образлы фикер йөртүчеләрнең урыны нәкъ бездә Шаяртуыгыз бик күңелле булды, рәхмәт. Эшләгез!»

Әйе, башлыкка үпкәләү урынсыз. Көр күңелле, теләсә нәрсәне шаяртуга бора белә

 Рәхмәт, Чулпан Исхаковна Әхтәм янтаеп урыныннан тора: олеандр чәчәгенә орынсаң, башлыкның йөзе чалшаючан.

 Авылыгызда берәрсенең урман мәтрүшкәсе юк микән, сораш әле. Күп түгел, бер уч кына. Авторлар кергәндә, мәтрүшкә чәйгә бик тансык. Оригиналь дә була.

Апкилер Әхтәм, ник апкилмәсен. Кочагы белән апкилер

Фирдәвес көтеп тора инде. Баскычтан менеп, бинаның соры колонналы ышыгы астында, кибетнең зур тәрәзәләрен саклап сузылган тимер торбага терәлгән. Бүлтәйгән портфелен бетонга куймыйча, шул торбага утыртып тоткан. Кызыл чәчәкле кара яулыгын кысып бәйләгән, ак плащ (бүтән ни кисен инде өч ел шул плащ) якасын күтәргән, аягында кызыл резин итек. Портфеленнән кала, кулына ниндидер төргәк тә тоткан.

 Бусы ни? дип сорады Әхтәм, целлофан төргәкне капшарга үрелеп.

 Ой, киттек тизрәк! Билетка чират инде!..

Портфелен Әхтәм тотарга өлгергәнме-юкмы икәнен дә, артыннан киләме-юкмы икәнен дә карамастан, ул, ике баскычны бер итеп, тротуарга төште, аннан гына аны култыклап алды.

Урам аша чыктылар, кинотеатр почмагыннан сулга борылып, Болакка юнәлделәр. Тимер юл вокзалына шуннан якын.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3