Үз авылларына кергән юл өстендәге бер язу исенә төште: «Җиребезне чәчәк аткан бакча итик!» дип язылган иде анда. «Кая анда бакча авылның бөтен тәнен техника таптап бетергән. Сугыш кырымыни! Ә киноларда Европаны күрсәтәләр шау чәчәктә! Булмый ни! Җирләрен үз тәннәребез белән ашлап, үз каныбыз белән сугаргач соң Менә шул»
Авырттырып ук, арттан кемдер иңбашына китереп сук- ты:
A-а, мал-лай! Танырлык түгел сине, Шәймәрдән абый! Шик-модерн!
Үзе дә каршындагы ерык авызлы, тилгәннекенә охшаш борынлы егетне танымыйча торды. Аннары гына аңышты: тегермәнче Мәүлет Нәбиенең төпчек малае икән.
Нәрсә саттың? диде Нәби малае Фәйзелхак. Бәрәңгедер инде.
Болай гына килеш. Коньяк эчмәмме бер туйганчы дип.
Ул аңа килүенең чын сәбәбен аңлатып тормады.
Туйганчы дип, ә? Фәйзелхак ышанмады. Эчтеңме соң әле?
Кая борылырга икән дип уйлап торам. Берәр шәбрәк җир әйтә алмыйсыңмы? Телевизордагы ишерәк
Тапмыйбызмы соң! Менә генә! Фәйзелхак янәшәдәге биек бер йортның тәрәзәләренә ишарәләде.
Ару гына күренә, диде Шәймәрдән һәм, муенын каерып, бинаның тоташ пыяладан торган биек тәнендә суда йөзгән казлар шикелле чагылган болытлар көтүен күзәтеп торды. Кепкасы шапылдап асфальтка килеп төште. Ярый соң, күрсәт, диде ул, аны иелеп алгач.
Эчкә уздылар. Өстәлләр арасында түгәрәкләп калдырылган бер урында дәү таш, ә аның янына, ялтыратып буяп, тармаклы агач төбе куйганнар. Музыка уйнап тора. Фәйзелхак, иңбашын сикерткәләп, музыка көенә бармакларын шартлатып алды.
Ерак почмакка узып утырдылар.
Шәһәр табигатьне сагына, диде Шәймәрдән, таш белән төпкә күрсәтеп һәм өстәлгә йомарланып беткән акчалар чыгарып салды.
Үпкәләтәсең, диде Фәйзелхак. Яшер. Бу киек бездә чылбырсыз тотыла. Ул, иренен бүлтәйтеп, күкрәк кесәсенә сугып куйды.
Официант килеп җитте. Фәйзелхак кыздырылган тавык, минераль су, коньяк, кофе сорады.
Мул шаярасың син, диде Шәймәрдән.
Фәйзелхак тезләрен кушырып утырды, балагыннан кызыл оегы күренде.
Әле һаман комбайндамы? дип сорады ул.
Шунда.
Иң алдан коньяк китерделәр. Сакал-мыеклы официант рюмкаларга бүлеп тә куйды. Шәймәрдән үз рюмкасын фужерга бушатты да тагын өстәп салды.
Безнең расчётның нормасы йөз грамм гына иде, диде.
Үпкәләтәсең. Өч йөз тәңкәне без уйнап кына алабыз. Баш исән булсын.
Нинди баш? Баш белән эшли торганга укымадың бугай ич.
Баш белән. Монтажчы мин. Анда, башың әйләнсә, кул ни дә кыра алмый Ә! Әти-әни ни хәл минем анда?
Зарланмыйлар Атаң колхоз мунчасына мунчачы булып урнашам дип калды. Тегермәндә эшләү ярамый, ди.
Мунчачы? Фәйзелхакның иңбашлары җыерылып килде.
Үпкә чире таптылар Врач шундый итеп баш чайкаган ди Рентген белән бар әгъзаларының сурәтен алганнар.
Соңгы кайтуымда бер дә аны-моны әйтмәде ләбаса.
Кайчан кайткан идең соң?
Сабан туенда, ахрысы.
«Ахрысы!» Әх, балалар!.. Сал әле печтик кенә, энем.
Беравык дәшми утырдылар.
Атаң өй сипләтергә җыена.
Әйткәне юк.
Кайсыгызга гына әйтеп бетерсен соң. Дүрт ул ич сез аның. Таралышып беттегез, җен баласы! Карале, авылга кайтыр идең, Фәйзелхак Тракторчы ич син.
Белмим, белмим.
Тавык кимерделәр. Шуның белән булашып, сөйләшми утырдылар.
Беләсеңме врач ник баш чайкаган?
Чайкарлыгы булгандыр, диде Фәйзелхак, сөмсере тәмам коелып.
Ничек кенә әле!.. Беләсеңме ник?
Ник?
Атаңның күкрәгендә ярчык ята, ди. Менә ник, җен баласы. Шул кузгалган, диме Чит нәрсә ич, фашист калдыгы Тәннең кабул итмәведер. Бактың исә, инде күнегергә тиеш шикелле. Юк икән! Чит нәрсәгә күнегелми, күрәсең. Җан белән генә түгел, тән белән дә күнекмәс нәрсә икән ул сугыш Кайтыр идең син, энем, ә? Атаң чабындырыр иде, ә син аның аркасын уарсың. Әх, чабындырыр иде!
Озак утырганнар икән. Шәймәрдән берзаманны сәгатенә караса алты тулып ята. Урамда эңгер-меңгер төшеп килә. Шәймәрдән үз-үзенә сынаулы уй белән текәлде: исермәгән- ме? Ул-бу сизмәде. «Откат шәп!» дип уйлады ул, торып баскач.
Фәйзелхак кызлар янына барам дип китте. Шәймәрдән, җир асты юлыннан чыгып, озын бер йорт буенча атлый торгач, таксилар күреп алды.
«Уһу, бер көтү ич болар! Кала булып кала хәтле җирдә берәр Луи Армстронг ише җырлый торган артист кеше табылмый калынмастыр». Үзенчә ул такси йөртүче шофёрларны каладагы бөтен нәрсәне белә дип аңлый иде. Кайда нинди концерт-фәлән буласын да белергә тиешләр.
Гаражга кайтыр якка булса, әйдә, утыр, диде ул эндәшкән шофёр.
Рәхмәт, энекәш. Гараж кай очта соң?
Түбән очта! диде шофёр. Шәймәрдән алдан әйләнеп, ишек ача алмыйча торган арада кузгалды да китте.
Тукталган һәрбер такси аны алмыйча китеп барды. Ул «кая?» дип сораштырган арада бүтән кешеләр тыныч һәм һаваланып кына кереп утыра да китә иделәр. Ул да шулай итәргә булды.
«Үч итеп өйрәтәм мин сезне, печелмәгән маллар!» дип уйлады ул машиналар хакында.
Яңа гына килгәне туктап калуга, Шәймәрдән, юри ашыкмый гына кыланып, аның эченә кереп утырды да, утыргычның йомшаклыгына кинәнеп, күзен йомды. Ачса тик торалар.
Ник бармыйбыз? дип сорады ул.
Кая? Бу сиңа туалетмы әллә кердең дә җәелдең!
Ә син телеңне тыяр идең. Әйе! Синнән йомшак кәгазь сорамыйлар. Кәгазь бездә менә! Ул, шапылдатып, күкрәгенә сугып куйды.
Чыгып кит моннан авыл казы!
Шәймәрдән, аның күзенең яхшы карамаганлыгына шикләнеп, карышырга кыймады
Сәгать җиденче егерме минут иде инде. Әллә соң трамвай белән генә фронтташы Илюша янына китеп барсынмы?
Ләкин булырга тиеш бит бу каланың да берәр Луи Армстронгы!
Быргылы концерт күрергә килүен дә онытып, ул ничек кенә булса да бер таксига утырырга ант итте. Усаллык белән түгел икән, бәлки, яхшылык белән җүн чыгар? Ул исә үзен яхшылык миллионеры булганы өчен ихтирам итә. Зәйтүнәсен дә шуның белән яулаган иде ич. «Уйлама да, чыкмыйм», ди- гән иде. Шәймәрдәннең «Битеңдәге алтмыш өч сипкелең белән ант итәм, чыгасың!» диюенә чыдамады Үзе саный алмаган, буталган, иптәш кызыннан санаткан алтмыш өч. Эресе, вагы
Йомыш бар иде, энекәш, дип эндәште ул үзенә төрттереп диярлек туктаган машина шофёрына.
Кая сиңа, абый кеше? Утыр. Җилдән җитез йөрибез.
Шәймәрдән шофёр артындагы йомшак утыргычка кереп урнашты.
Миңа, иптәш, шундый җир кирәк иде
Апкил шуны, белмим нинеме?
Берәр музыкалы төшкә илтеп куй син мине.
Ресторангамыни?
Юк. Музыкалы Концерт буласы берәр җиргә. Яктысына, кеше күплесенә.
Алгы ишекне ачып, таксига портфель тоткан зур гәүдәле, яланбашлы бер егет кереп утырды.
Горкига, диде ул, керә-керешкә үк. Без дүртәү.
Буш түгел бит, диде шофёр.
Син бәя күпертмә. Буш итмәбез. Кунакка барыш. Егет Шәймәрдәнгә таба борылды. Сиңа кысанрак булыр инде, абзый, төшеп тор. Ягез әле, егетләр
Сез нәрсә дигәнче, ул үзен сөйрәп төшергәннәрен сизми дә калды. Әмма ул тиз генә кереп китәргә торган бер егетнең якасыннан эләктереп алды да чәнчелдереп йолкып та чыгарды. Машинадан чыгып, каршысына портфельлесе килеп басты. Портфелен бастырып куйды да, бөтен саны белән артка каерылып, аңа кизәнде.
Авыл тузаны!..
Әх, до-ре-ми! Син әле шулай тик тормастан Сезнең ишеләргә өс бирсәм, дөньяда яшәмим дә мин! диде Шәймәрдән, бар зәһәрлеге белән бусының кулын артка каерып та куйды. Портфелен тибеп очырыйм дип кизәнгән иде, иңбашына кактылар.
Гражданин! Нишләвең бу?
Эндәшкән кешенең милиционер икәнлеген абайлагач, җиңел тын алды.
Нишлим? Концертка барыш. Менә болар сөйрәп чыгарды.
Нигә сөйрисез аны?
Сез нәрсә! Безнең әле кунакка барыш кына, ә аның кайтышы инде, дип көлештеләр егетләр.
Әйдә, аңлашырбыз, диде милиционер Шәймәрдәнгә. Өр әле.
Дөрес, шул кирәк аңа, үзе бәйләнде, диде шофёр. Егетләрдә гаеп юк.
Син, ялагай!.. Намусың бармы синең әзрәк?! дип калтыранды Шәймәрдән.
Милиционер егет аны урам буйлап алып китте. Ерак бармадылар.
Җитәкләп алып барасың, ә? Подручкым. Ә мин, хәзер син мине алып барган кебек итеп, тылдан фашист алып кайткан бар, энекәш, дип сөйләнде Шәймәрдән. Мин дә дошманга әйләндем микәнни?