Сәйфетдинов. Ваше благородие, динамит түгелме икән?
Пристав (сискәнеп китеп). Әйе, адская машинага да охшый. Әй син, Сәйфетдинов, хәзер барып жандармский управлениегә хәбәр ит. Хәзер сыщиклар һәм адская машина алырга инженерлар җибәрсеннәр!
Сәйфетдинов. Слушаюсь, ваше благородие! (Чыга.)
Пристав. Мин сезнең белән хәзер протокол язармын. (Парикларны күреп.) Ә болар нәрсәләр?
Шакирҗан. Чәчләре кубып калды.
Пристав (кулына алып). Аһа!.. Париклар! Монда зур шайка булган булырга кирәк. (Утырып яза башлый.) Чит кешеләр чыксыннар!
Гөлҗамал, Гыйлаҗ бабай чыга.
Ничә кеше иде?
Шакирҗан. Утыз мең.
Пристав. Нәрсә?!
Шакирҗан. Әйе, утыз мең сум.
Пристав. Ничә кеше иде?
Шакирҗан. Ике.
Пристав. Өсләрендә нәрсә иде?
Шакирҗан. Күрмәдем.
Пристав. Ничә яшьләрендә?
Шакирҗан. Белмәдем.
Пристав. Башларында нәрсә иде?
Шакирҗан (парикларны күрсәтеп). Менә чәч!
Пристав. Аһа!..
Садрый керә.
XVI. Әүвәлгеләр һәм Садрый.
Садрый. Нәрсә булды сездә? Исәнмесез, Николай Александрович!
Пристав. А, а! Исәнмесез, Садрый Мортазич! Менә монда шайка эләктердек әле.
Садрый. Шайка!
Пристав. Чү, чү, Садрый Мортазич! Динамо-машина бар. (Шакирҗанга.) Ә бүген сезгә кемнәр килде?
Шакирҗан (тәмам хәлдән таеп). Бер приказчик килгән иде. Аннан соң Сәгатьче сәгать төзәтеп китте. Аннан соң… теге әкият язучы Мансур малай килгән иде.
Садрый. Ул ни өчен килгән иде?
Шакирҗан. Әкияте өчен акча сорарга.
Садрый. Акча бирдегезме?
Шакирҗан. Бирдем дә, аз дип, алмыйча чыгып китте.
Пристав (зур эш ачкан шикелле). Так, так, так…
Шакирҗан. Ачуланып, янап чыгып китте.
Пристав. Янады, дисезме?
Шакирҗан. Янады.
Садрый. Николай Александрович, бер генә минутка монда килегез әле. (Читкә чакыра.)
Пристав. Чем могу служить, Садрый Мортазич?
Садрый. Бу талауда шул Мансурның катнашы булырга тиеш.
Пристав. Ни өчен алай уйлыйсыз, Садрый Мортазич?
Садрый. Ул беркөн дачада шулайрак аңлатты. Безнең әле татар байларыннан аласы иманаларыбыз бик күп, диде.
Пристав. Дальше?
Садрый. Аны шул талау алдыннан гына, бүген түбәндә парадный төбендә бер кеше белән сөйләшеп торганын күргәннәр.
Пристав. Аһа!.. Мин дә шулдыр дип уйлаган идем. Аның фамилиясе Исмәгыйлов шикелле?
Садрый. Әйе, Исмәгыйлов.
ХVII. Әүвәлгеләр һәм Сәйфетдинов.
Сәйфетдинов. Дежурныйны жандармский управлениегә җибәрдем.
Пристав. Ярый. Әй син, Сәйфетдинов, сакла, шартламасын!..
Сәйфетдинов. Слушаюсь, ваше благородие!..
Пристав. Ә безгә теге бүлмәгә чыгып протоколны тәмам итәргә кирәк. Аңынчы инженерлар да килеп җитәр. (Кәгазьләрен җыеп, ике кулында ике парикны тотып.) Һа, канальялар!.. Эләктегезме?
Уң якка чыгып китәләр. Сәйфетдинов «бомба» алдында үрә катып, кылычын чыгарып, калтыранып басып кала.
Пәрдә.
Өченче пәрдә
Мансурның бүлмәсе. Уртада һәм сулда ишекләр. Ике якта ике тәрәзә. Өстәл өстендә китаплар. Карават. Бүлмә уртача җыештырылган.
I. Мансур ялгыз.
Мансур (язып утыра). Менә тәмам да булды. (Язган кәгазьләрен актарып.) Уһу-һу!.. Аз дигәндә биш йөз юл булыр. Юлы ике тиеннән хисаплаганда… ун сум. Һу!.. Бүген илтеп бирсәм, иртәгә укып чыксалар, берсекөнгә бассалар… биш-алты көннән шыгырдап торган унлык безнең кесәдә булачак. Биш сумын әбигә бүлмәсе өчен бирсәм, дүрт сумын кибеткә ашаган өчен түләсәм, алты сумын учительгә бирсәм, калганына бик нык итеп киерелгәнче ашармын. Тукта, тукта, ашауга күпме кала икән? Биш сум да, дүрт сум, була тугыз сум. Тугыз сум да алты сум, була унбиш сум… (Сызгыра.) Биш сум тулмый ич. Бу ничек була инде? Минем кесәмдә, бурычларны түләгәннән соң, бер сум чамасы акча калырга тиеш иде бит. Ә монда биш сум тулмый әле. Бу ничек болай булып чыкты соң? Биш тә дүрт тугыз. Тугыз да алты унбиш. Юк, чыкмый. Ничек соң бу болай? (Кинәт.) Фу, шәйтан, хикәя яза-яза тәмам баш чуалган бит. Алты сум бүген тәрҗемә өчен Ильясның китерәсе бар бит әле… Шулай шул. Төгәл бер сум ашарга кала. (Киенә башлый.) Тукта, әбигә әйтеп куярга кирәк. Әби, әби!
Әби керә.
II. Мансур һәм әби.
Әби. Нәрсә, балакай? Самавыр кирәкме әллә?
Мансур. Юк, әби, самавырны кичкә шәпләп кайнатып куярсың. Менә нәрсә: мин хәзер чыгып китәм. Минем бер иптәшем бүген миңа акча китерәчәк. Әгәр дә килсә, мине көтсен.
Әби. Нинди акча?
Мансур. Минем өлешемә тигән акча. Хәзер кайтыр, диең. Мине көтсен!
Әби. Ярый, балакай. Тыңласа әйтермен. Бүген әле хуҗа да фатир акчасы өчен тагы хезмәтчесен керткән иде. Иртәгә Мансурдан алгач бирермен, дидем.
Мансур. Яхшы иткәнсең. Без, әби, хәзер баедык инде. Байның фатир акчасын гына түгел, йортын сатып алырга да мөмкин.
Әби. Ай, балакай, самавырым ташый торгандыр. Чәй эчмичә генә чыгасыңмыни?
Мансур. Эчмичә генә.
Әби. Алайса, каплап куярга кирәк. (Чыга.)
III. Мансур ялгыз.
Мансур. Тизрәк барырга кирәк. (Эшләпәсен киеп чыгып барганда, Ибраһимга очрый.)
IV. Мансур һәм Ибраһим.
Ибраһим. Уф, уф!.. Менә әкәмәт! Бу хәлләрне күрермен дип уйламаган идем.
Мансур. Нәрсә? Сиңа тагын ни булды?
Ибраһим. Адәм мәсхәрәсе иттеләр, туган. Ярый әле, котылдым.
Мансур. Нәрсә, ни булды? Әллә ашаган өчен түләмичә чыгып барганда эләктеңме?
Ибраһим. Кичә көнозын бернәрсә ашамаганым үзеңә мәгълүм бит.
Мансур. Йә?
Ибраһим. Шул. Ачлыктан төне буе йоклый алмадым. Таңнан торып Минһаҗга барганда, теге мәлгунь Шакирҗан байның капкасы төбендә тотып, арестовать итеп, охранный отделениегә алып барып, тоташтан биш сәгать сөйләттеләр. Сөйли-сөйли телләрем талып бетте. Барлык документларны алып калдылар. Эттән дә битәр ачыктым. Кесәдә бер тиен акча юк. Кая, зинһар, әбидән алып булса да, бер сум биреп тор әле. Иртәгә түләрмен.
Мансур. Ни өчен соң арестовать иттеләр?
Ибраһим. Кем белә аларны. Берсе, «бомба», ди. Икенчесе, утыз мең, камыр, ди. Башыма париклар киертеп чәчләремне тузгытып бетерделәр. Алдыма корымга буялган түгәрәк бер нәрсә китереп куеп, моны берәр яры күргәнең юкмы, дип сорыйлар. Сине дә сораштылар.
Мансур. Хуш?
Ибраһим. Әй, чәнчелеп китсеннәр лә. Кая, иптәш, бик ашыйсы килә бит. Эчәгеләр тишек насос шикелле чыж да чож килә.
Мансур. Янымда бер тиен дә юк шул. Кичкә булыр.
Ибраһим. Бер ун гына тиен юкмы, ичмасам?
Мансур. Чирек тиен дә юк.
Ибраһим. Ичмасам, бераз күмәч бир.
Мансур. Күмәч булса, үзем рәхәтләнеп чәй эчәр идем әле.
Ибраһим. Инде ни эшләргә?.. Шулай ук бүген ачка үләргә туры килерме икәнни?
Мансур. Әгәр дә берәр сәгать ашамыйча чыдый алсаң, акча була.
Ибраһим. Юк, иптәш, бер сәгать түгел, бер минут та чыдар хәлем калмады… Бер сәгатьтән буламы соң?
Мансур. Тәгаен була.
Ибраһим. Кәкре каенга гына сөятмәссеңме икән?
Мансур. Була, дим инде. Ильяс берәр сәгатьтән тәрҗемә өчен минем өлешемне китерәчәк.
Ибраһим. Ул өлешкә генә тигән булгач, бер туярлык та булмас инде.
Мансур. Туярлык булыр, кайгырма. Көтеп тор шунда. Кара әле, бәлки, ул үзе китермәс. Берәр кеше артыннан гына җибәрер. Ул вакыт инде мин булып акчаны алып калырсың.
Ибраһим. Ничек син булып?
Мансур. Шулай, Мансур булып. Юкса акчаны бирмәү ихтималы бар бит.
Ибраһим. Юк инде. Андый һавадагы акчаны көтеп монда вакыт уздырганчы, берәр яры барып сугылырга кирәк. (Тора. Эшләпәсен кия.)
Мансур. Әгәр дә рәт чыкмаса, миңа кил.
Ибраһим. Юлда егылып үлмәсәм килми дә булмас шул.
Чыгалар.
V. Садрый ялгыз.
Садрый (керә, карана). Һә, галах малай, менә хәзер инде карыйк. Ничек итеп бу боткадан ычкынырсың икән. Бай кызлары тирәсендә күп йөренә торгач, синең ише маңка малайларны шулай итеп өйрәтәләр. (Кәгазьләрен чыгарып кайсын китап эченә куя, кайсын карават астына ташлый.) Менә бу кәгазьләр синең арт сабакларыңны өйрәтәчәкләр. (Кәгазьне, калын китап эченә куйганда, идәнгә төшерә.) Фу, чәнчелгере!
VI. Әби һәм Садрый.
Әби (сәхнә артыннан чыгып кычкыра). Перес! Перес! Алланың дәргяһыннан сөрелгән[5] нәрсә, монда килеп җиттеңмени? (Чыга.) Әбәү, монда кеше бар икән. Сезгә кем кирәк?
Садрый. Мин Мансур әфәнденең иптәше булам. Йомыш бар иде. Өйдә юк икән.
Әби. Хәзер генә чыгып китте.