Фахрутдин Ризаэтдин Сайфетдинович - Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки стр 10.

Шрифт
Фон

Примечания

1

Кыскартып бирелде. – Ред.

2

Р. Фәхретдин «төрки» сүзе урынына «төрек» сүзен куллана.

3

Ганганә – сүзнең кешедән кешегә күчүе, сөйләм традициясе.

4

Асар – әсәрләр, ядкярләр.

5

Белемгә сәләтле булсаң, остазың кырмыска булыр.

6

Биредә Р. Фәхретдин шәхес культы елларын күздә тота.

7

Карамзин тарихы, 1 кис., 147 б.

8

«Болгар» сүзе «болгану» исем фигыленнән алынган, төрле кавемнәр һәм кабиләләрнең бергә кушылулары, «болганулары» мәгънәсендә диючеләр бар. Соңыннан шул исемне үзләренең башкалаларына да биргәннәр, диләр. Икенчеләр исә, «болгар» сүзе гарәпчә «кәсирес-сәлҗ» («күп кар») мәгънәсендәге «булкар» сүзеннән алынган булса кирәк, диләр. Кар бик күп булганлыктан, башта өлкәгә исем булган да, соңыннан шунда торучы төрекләргә бирелгән буладыр.

9

«Бортас» исемле кавемнең кемнәр булганлыгы ачык мәгълүм түгел. Боларның бервакыт мөстәкыйль булып торганлыклары, икенче бервакыт болгарларга ияргәнлекләре һәм дә кайбер төркемнәренең ислам кабул иткәнлекләре риваять ителәдер. Боларның мордвалар (мукшылар) булачагын да уйлаучылар бар. Әгәр дә мордвалар булса, болар татарлар һөҗүм иткән вакытларда һәлак булып беткәннәрдер.

10

Казан төбәгендә Сивиль (Чивиль) шәһәренең исеме мондагы «Әсгаль» сүзенең хәрефләре үзгәртелеп ясалган яки «Әсгаль» сүзе «Сивиль» дән гарәпчәләштерелгән булырга мөмкин. Һәрхәлдә, «әсгаль» исемендәге болгар төрекләре бу көндәге Сивиль шәһәре тирәсендәге мөселманнарның бабалары дип уйланыладыр.

11

Мәмләкәтебездәге мишәр белән маҗар кавемнәре арасында мөнәсәбәт бар. Шуңардан һәм дә башка дәлилләрдән нәтиҗә чыгарып, бу ике төркемнең бер нигездән таралганлыгын уйлаучы галимнәр бар. Маҗарлар иске бер кавем булган кебек, мишәрләр дә – иске бер кавем. Татарлар килмәстән элек бу өлкәдә михар исемле кавем булганлыгы мәгълүм (Карамзин тарихы, 1 кис., 39 б.). Ибне Баттута Болгар өлкәсенә булган сәфәрендә Маҗар исемендә бер шәһәр дә булганын сөйли. Әлеге шәһәр хакында: «Төрекләрнең иң гүзәл һәм дә олуг шәһәрләреннән булып, бакчалары, җимешләре күп», – ди. Соңыннан бу шәһәрне Аксак Тимер харап итте. Маҗарстан белән Маҗар шәһәре исемнәрендә мөнәсәбәт барлыгы мәгълүм.

12

Фәрсәх – ераклык үлчәве (6–7 километр чамасында).

13

Карамзин тарихы, 1 кис., 18 б.

14

Тарихел-кямил, 9 кис., 173 б. Әлеге сүзнең мәгънәсе: «Шәрык тарафыннан килүче төрекләр (һуннар) белән җирле төрекләр катнашкан кавемнәр болгар дип аталдылар», – диюдер.

15

ХVIII гасыр урталарында «Ибне Фазлан болгарларны славян кавеменнән дип хәбәр бирә, шуның өчен болгарлар славян кавемнәре булыр» дигән бер фикер таралган иде. Соңгы вакытларда шушы фикернең ялгыш икәнлеге ачык мәгълүм булды. Ялгышуның сәбәбе: әлеге кешеләрнең Ибне Фазлан гыйбарәсендәге «сәкълаб» сүзен «славян» дип тәрҗемә итүләредер. Бу кешеләр бу көннәрдәге Мисыр һәм Сүрия гарәп язучылары телендә «сәкълаб» сүзе «сәклау» сүзеннән гарәпчәләштерелгән дип фикерләгәннәр һәм «сәклау» белән «сәкълаб» бер нәрсә, шуңа күрә болгарларның славян булулары бар дип хөкем йөрткәннәр. Әмма чынлыкта Ибне Фазланның «сәкълаб» дип сөйләгән кавеме – славян түгел, бәлки финдыр. Бу югарыда да сөйләнде.

16

Болгарларның төрки нәселдән булулары һәм төркичә сөйләшүләре – соңгы галимнәр тарафыннан кабул ителгән бер хакыйкатьтер. Шуңа күрә бу турыда сүз озайтуга ихтыяҗ юк.

17

«Камусел-әгълам» да («Галәм сүзлеге») «Болгар» бүлегендә Дунай болгарлары хакында беркадәр җентекле аңлатулар бар.

18

Мөгъҗәмел-бөлдан (Илләр сүзлеге), 1 кис., 272 б.

19

Чулман – Кама.

20

Болгар шәһәрендә әсирләр сатыла торган бер базар булып, руслар үзләренең әсирләрен шунда китереп сатканнар. Шул әсирләрнең Иран, Гыйрак, Төркестан һәм Һиндстан, хәтта Әндәлес (Испания) өлкәләренә кадәр таралганлыгы риваять ителә. Славян кавеменнән булган бу әсирләр Болгардан таралу мөнәсәбәте белән чит мәмләкәтләрдә күбесенчә «Болгар әсирләре» һәм «Болгар кызлары» исемнәрендә йөртеләләр. Гарәп һәм фарсы шагыйрьләре тарафыннан шигырьләрдә мактаныла торган Болгар кызлары һәм Болгар мөслимәләре (мөселман кызлары) чынбарлыкта руслар тарафыннан Болгарга китерелеп сатылган славян кызлары була.

21

Пирманнар – Пермь өлкәсендә торучы кавем (пермяклар).

22

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар…, 1 кис., 15 б. «Нәһҗелфәрадис» иясе Мөхәммәд шәех Ясир 761 һиҗри елда вафат булган иде. Бу китап Истанбулда «Яңа җамигъ (мәчет) китапханәсе» ндә, 879 санда саклана.

23

Бәһҗәтел-әнвар мин хакыйкатил-әсрар – нурларның матурлыгы серләрнең дөреслегеннән тора.

24

Кәшфез-зөнүн (Фикерләрне ачыклау), 1 кис., 204 б.

25

«Саксин» ның дөресе «Сакчин» булса кирәк.

26

«Биләр» сүзе төрки булганлыктан, әлеге кешенең үз араларыннан ислам йортына барып, дин өйрәнеп кайткан булуы да ихтимал. «Биләр» – «бик» һәм «бәк» нең кыскартмасы булган «би» нең җыелмасы күплеге яки ия, хуҗа һәм патша, хөкемдар мәгънәләрендәге «биләү»дән киләчәк заман яки «белү»нең киләчәк заманы булган «белер» булуы да мөмкин.

27

Әбү Хәмид Мөхәммәд ибне Габдеррәхим әл-Гарнатый әл-Әндәлеси – 1080–1169 елларда яшәгән испан-гарәп сәяхәтчесе һәм географы.

28

«Болгар» сүзе төрекләрнең олуг бер тармакларына исем булып йөргән кебек, шушы кавемнең хөкүмәт үзәге һәм ханнары торган мәшһүр шәһәрләренә дә исем булып йөридер.

Иске Болгар шәһәре хакында ясалган карталарда Болгар шәһәрен ураган Иске Иделдән башлап бер ур күрсәтеләдер. Бу урның икенче башы уралып, янәдән шул Иделгә килеп тоташадыр. Бу ур бурап ясалган ныгытманың тышында идеме, әллә эчендә идеме, моны бик ачык белеп булмады. Урның бөтен буе 8 чакрым микъдарында.

29

Рамазан – ай елының тугызынчы ае исеме.

30

Спас өязе Олы Чаллы авылының Фазлулла Бохараи бу манара хакында: «1260 ел рамазан аеның 19 нчы кичәсе – сишәмбе көн кичәсе – ярты төндә ауды», – дип, үзенең җыентыгына язып куйган (Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар…, 1 кис., 94 б.).

31

Самавидлар – Көньяк Гыйрактагы Евфрат елгасының уң ягында урнашкан Мутана провинциясенә караган бер шәһәр халкы.

32

Хафиз – Коръән-Хафиз – Коръәнне яттан белүче.

33

Шималь – төньяк.

34

«Алмас» сүзенең «үлмәс» тан («үлмәз» дән) җиңеләйтелгән булуы мөмкин. «Үлмәс» исемендә кешеләр бу көндә дә буладыр. «Алмас» – мәшһүр казылма исеме дә. Иске төрекләрдә тимер, таш кебек казылма исемнәрен балаларга бирү сөекле бер гадәт иде. «Алмас» сүзенең хан, падишаһ кебек саф дәүләт хезмәтендә булучының дәрәҗәле исеме булуы да мөмкин. «Маҗар» мәмләкәтендә «Алмас» исемендә иске шәһәрләр һәм кышлакларның бу мәмләкәттән күчеп килгән болгарлар тарафыннан кушылганлыгы уйланыладыр.

35

Бу кабер ташындагы язу Ш. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар…» әсәрендә бирелгән (1 кис., 30 б.).

36

Җөмадиел-әүвәл – ай елының алтынчы ае исеме.

37

Ибраһим хан вафатыннан соң Нурсолтан Кырым ханы Миңлегәрәйгә никахланды, аннан Сахибгәрәй хан дөньяга килде.

38

Ходай колының (Пётрның) Аристасия исемле беренче кызы 1529 елда кенәз Фёдор Мстиславка барды һәм, ире үлеп 6 айдан соң, 1540 елның 17 декабрендә вафат булды. Анастасия исемле икенче кызы Василий Шуйский хатыны иде. Ивана исемле өченче кызы Семён Бикбулатичка (Ханкирмәндә 9 нчы хөкемдар – Саин Пулад) барган иде. Илһам хан белән берлектә әсир ителгән кенәзләр һәм мирзаларның үз ихтыярлары белән чукынмаганнары кенәз әмере белән шәһит ителделәр.

39

Габделлатыйф хан Россиянең Белоозер (Белозёрск) исемле кальгасында дөньядан үтте.

40

Чирү – гаскәр.

41

Бу җылан хатын Ибраһим ханның кызы булса кирәк.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3