Хасан Сарьян - Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери стр 7.

Шрифт
Фон

– Ә кайтып ни бар? Офицер башы белән малай-шалайлар янында серәеп сабан сөреп йөрерме? Мин инде мәҗбүри кайттым. Менә аягым төзәлсен әле…

Әни ятмаган иде әле, чаршауны күтәреп куеп, сәкене икегә бүлгән сандыкның теге ягында утыра иде. Озак тынлыктан соң:

– Шулай берәм-берәм таралып бетәрсез микәнни инде? – дип көрсенеп куйды.

Абый инде йоклап бара иде булса кирәк:

– Соң, инәй, бер ояда биш ир бала өелеп ятып булмас бит инде, – дип, авыз тутырып иснәп алды.

– Йә, балалар, йоклагыз инде, – дип, әни утны сүндерде.

Иртәнгә буран басылган, көн аязып, суытып җибәргән иде. Әчкелтем исле җылы өйдән салкынга чыккач, башлар әйләнеп китте. Без ямчы егетне, иртән тагы бары белән тәрбияләп, әйбәтләп кенә озатып җибәрдек.

Әдрән бер киенеп чыккан җиреннән Чибәр әбинең ишегалдын көрәргә китте. Кыш буена урамга ишеп салган кар өстеннән барганга күрә, безнең энекәш өйләрдән дә биек төсле булып күренә иде.

Раббани абый:

– Төпчек тә бик үскән!.. – дип куйды.

– Инде ике ел Сабан туе булды, үз ишеннән беркемгә бил бирмәде, – дидем мин.

Без ишегалдына кердек. Абый, таягына асылынып, бер урында әйләнә-әйләнә, дөньябызны күздән кичерде. Әтидән калган өй дә, абыйлар үзләре тергезеп киткән каралты-кура да, сипләп торуга карамастан, искереп килә; кар да күмгәч, әле бөтенләй җиргә иңгән сыман иде. Раббани абый, сузып кына, «да-а…» дип, кара төк баскан яңагын сыйпап торды. Бу аның сагынуы идеме, әллә бизеп, ятсыну авазы идеме, – белмәдем.

Аннары ул әкрен генә өйгә кереп китте, мин кар көрәргә калдым. Көнне болай ачып җибәргәч, атна эчендә генә буран булмас, – энем белән икебез дә өйдә чакны ишегалларын гөл итеп куярга кирәк иде. Ул арада Әдрән дә Чибәр әбиләрдән кайтып җитте. Без, басылып тыгызланган карны шикәр төсле шакмаклап кисә-кисә, энем бер яктан, мин икенче яктан эшкә тотындык – өсләребезгә көрәк җиленнән борак оныдай кар сара башлады.

Ишегалдын бетереп, урам якка күчәргә торганда, өйдән Раббани абый килеп чыкты. Чиста итеп кырынган, шинель төймәләрен самавырдай ялтыратып җибәргән, иңбашлары тартып-киереп тора, шинеле җөйдән-җөйгә шытырдап кына сүтелеп китәр сыман иде.

– Әйдә, Сирин апай, мине Бал абзыйларга илтеп куй әле, – диде ул миңа. – Мондый карда бу гәүдәне култык таягы гына тота алмас.

Без Шәрифулла абзыйларга киттек. Юл әле тапталмаган – биш-алты ат печәнчеләр генә үткән. Мин аягым белән катыны капшый-капшый алдан барам, минем арттан ипләп кенә абый килә. Әледән-әле таягы батып кала да – мин тартып чыгарам.

Икебезгә дә рәхәт, күңелле. Ишегалды, капка төпләрен көрәп яткан апалар, бабайлар безне күреп, кул сузып күрешергә киләләр. «Бик исәнбез әле» дип кенә үтеп китеп булмый, бераз сөйләшеп торабыз.

Икәү генә калган бер арада, җаен китереп, Раббани абый Шәрифулла абзыйның кызларын сораштырып алды.

– Түп-түгәрәк битле кара чутыр бер кызлары бар иде, анысы да үскәндер инде?

– Үсте!.. Минем куенда!.. – дидем мин.

Телем әйтте дә качты – кызаруы миңа калды: салкын биткә җылы кан бәрүен тойдым. Абый башын чөеп көлеп җибәрде:

– Тиленеке тишек – тотылдың бит, апай!..

– Мин бит ни…

– Ярый, ярый. Киленне күреп кайтырбыз. Ә зурлары кем куенында соң?

– Кем куенында булсын! Рәҗимә апа инде карт – егерме икедә! Ә Тәрҗимә буйлы егетләр бөтен базарында юк. Әле көз генә бер егет аңа, шаяртып, «Миңа кияүгә чык әле, баскычым да бар» дип әйткән икән дә, Тәрҗимә аны базар эчендә, «Аяк астында бик чуалып йөрсәң, маңка!..» дип, өреп кенә очырган. Күргәннәр сөйләде. Булмас димә! Артыңнан килсә, ат киләме әллә дип, артыңа әйләнеп карыйсың…

6

Шәрифулла абзыйлар безне көтеп торалар иде инде.

Ишекләрен ачу белән, борынга, ашыйсыларны китереп, каз шулпасы исе килеп бәрелде. Өйләре көндәгечә чиста, һәр җирдә кызлар кулы: идәннәре, пычак белән кырып юылган, түр сәкегә буйдан-буйга бизәкле йон палас җәелгән, тәрәзә саен – кызыл башлы сөлге, чигүле кашага. Ике кат тәрәзәләре буланып-тирләп утыра, – яландай өй эче тулы ямь, муллык иде.

– Шулай картаеп барабыз, Раббани апай. Җилкә бөкрәйгән, бил кәкрәйгән, – меңгә ике, йөзгә бер тулмый, – дип, Шәрифулла абзый киң ияген кәефле генә ышкып куйды.

– Каяле сиңа картаю! Карт аю урманда гына була, – диде абый.

Түгәрәк йөзле Җүәйрә апа бөтерелеп аш җиткерә башлады, әйтерсең лә үзләренең сугышта үлгән уллары кайткан иде.

– Җүәйрәттәй дә бер дә картаймаган, – диде абый.

Шәрифулла абзый иңбашларын селкетә-селкетә көлеп алды.

– Аның шулай: миннән алда бер картаеп куйды да хәзер шул көе мине көтеп тик тора…

Җүәйрә апа «с» авазын сакау әйткән теле белән:

– Син! Кунакларны сүз белән сыйлама. Түргә узыгыз дип әйт, ичмаса. Култык таяклы Раббанине ишек төбендә тотасың, – диде.

– Әүлиялар сүзе әйттең, кортка! – диде Шәрифулла абзый. – Әйдәгез, Раббани, Сирин… Өстәл катына утыраегыз әле.

Без өсләрдән салып, өстәл янына утырыштык. Аннары Шәрифулла абзый кече яктан чиреге белән бал алып чыкты. Үзе дә утырып, буяусыз агач кәсәләргә бал коя башлады.

Шулчак тышкы күтәрмә төбеннән дөп-дөп аяк каккан тавышлар ишетелде, кемдер өйалдына буш чиләкләр куйды; күп тә үтмәде, ишек тутырып Шәрифулла абзыйның ике зур кызы килеп керде. Башларында – иске кама бүрек, өсләрендә – кырык ямаулы фуфайка, аякларында катып беткән киез ката иде. Безне күрү белән, оялып-кыенсынып, мич артына кереп киттеләр.

– Рәҗимә! Тәрҗимә! Ния сез алай Раббани абыегыз белән килеп күрешмисез? – диде Шәрифулла абзый.

Зур кызлары Рәҗимә дә, Җүәйрә апа төсле, «с» авазын сакау әйтә иде, мич артыннан шул җавап бирде:

– Мал арасында йөргән өс-баш беләнме?

Бераздан аларның сөйләшүе кече яктан килә иде инде.

– Ярар, эшегез бетсә, юынып өсләрегезне алмаштырыгыз, – диде аларга Җүәйрә апа.

– Эшне җимереп эшлиләр анысы, – диде Шәрифулла абзый безгә. – Бармакларына җилен кысарлык көч керү белән сыер сава башладылар. – Шулай дип кулына кәсәсен алды: – Әйдәгез, алайса, кыстатмый гына эчәегез әле, апайлар. Синең исән-сау кайту бәхетенә инде монысы, Раббани. Бу сугыштан бик бәхетлеләр генә исән калды. Минекеләр әнә – юк… Әйдә!..

Икесе бердәй озаклап-тәмләп эчтеләр. Мин, балның туп-туры мигә ярып менгән үткен исенә түзә алмыйча, кәсәне кире куйдым.

– Бәй, улым, нишләп алай гына?

– Исе үк башка бәрде әле моның, Бал абзый.

– Чынлап та! Бөтен кан тамырларына йөгерде!.. – дип, минем сүзне абый да куәтләп җибәрде.

– Ә-ә, сиздегезме инде! Бу – яшь корт балы шул. Әтиегез мәрхүм дә: «Каяле, Шәрифуллау, теге ниәстәң бармы?» – дип, эчсә, гел шушындыйны гына сорап эчәрие. Аракының шөйлә тәмен дә белми үлеп китте мәрхүмкәй… Һә-әй дөньялар!.. Үңгәреп бетеп бара инде. Бар иемени ул сугышка тикле аракы эчү?.. Күрше авылның Кәҗә Талип кына җиде баласы өчен акча алган көнне бер чүлли эчеп, шуңа исереп кайтырые. Анысы да – елына бер!..

– Шулай иде шул… – диде Раббани абый.

Шунда тагын ишек ачылды. Башта идәнгә ап-ак булып суык җәелеп керде, шуннан соң гына көянтә-чиләге белән Җәзилә күренде. Апалары төсле, мич артына борылмады, йөзеп кенә, чаршау эченә зур яктан үтте. Суын, көянтәсен куйгач, кире чыгып, абый белән килеп күреште. Ул, әлбәттә, мин килүен көткән; мал карарга чыкмаган, киенеп-ясанып, ерак чишмәгә суга барган. Киеме гел яңадан: мамык шәл, сатин тышлы фуфайка, юка постау күлмәк, аягында – биле дә сынмаган киез итек; шәленнән башкасы гел кара – маңгай чәче дә, кашы-күзе дә шомырт-кара, күпереп торган түп-түгәрәк бите генә алсу янып тора иде.

Ул арада кече яктан да, өсләрен алмаштырып, Рәҗимә белән Тәрҗимә килеп чыкты. Икесе дә энәдән-җептән генә төшкән озын җиңле күлмәк кигән, чәчләрен дә кыл урталай ярып, ике толым итеп үргәннәр. Абый белән аллы-артлы күрешеп, бер-ике авыз сүз әйтешкәч, кире кереп киттеләр.

Абый, күзен дә алмыйча, карагайдай озын буйлы Тәрҗимәгә карап калды. Тәрҗимәнең үзе генә түгел, чәче дә озын – тез астына җиткән, атлаган саен елык-елык килеп, койрыктай уйнаклап китә иде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Похожие книги

БЛАТНОЙ
18.3К 188