– Юкны сөйләмә!.. Күзгә күренеп савыгып килгәндә.
– Бетте. Мин болай гына. Тукай белән әвәреп киткәнмен. Менә дәваланып чыккач, Алла бирсә, тәрәз төбендәге гөл кебек булырмын әле. Хәзер гәзитәләрдә дә «туберкулёзны дәвалап була» дип язалар…
Апрель кергәч, Хәвадис абый калкынып-әйбәтләнеп, күбрәк агитбригадада бергә йөргән иптәшләрен сөйли башлады.
– Алар белән өч сезон йөреп, артист булып беттем, – ди ул, көлеп. – Көн саен бер авыл, яңа кешеләр, уен-көлке. Анда мин чиремне дә уйламыйм. Иптәшләрем дә әнә: «Кайчан кайтасың?» – дип язганнар. Ай азагында чәчүгә төшәләр – безнең самай авылдан авылга йөрер чаклар башлана бит! Бер баянчылары бар да… Миңа ничек тә беренче пароход белән үк кайтып китәргә кирәк…
– Алай ярсып, йөрәгең атып торма әле, – дидем мин. – Бөтенләе белән терелеп җит. Концерт, театр куярга өлгерерсең. Әле врачларың да ни әйтер бит.
– Мин аларның ни әйтәсен беләм, – диде абый. – Менә бу юеш, алама көннәрне генә үткәреп җибәрсәм… Сине дә ялкыттым инде…
– Нинди ялкыту ди! Ни сөйлисең син?! Мин сине күпме көттем!.. Әллә ниләр уйлап ятма. Әнә күбрәк мин китергән китапларны укы.
– Сизеп торам бит мин, апай, – диде абый, туп-туры итеп күземә карады, – синең күңелеңдә хәзер мин түгел…
Мин күземне читкә алдым.
– Үпкәләп әйтмәдем, ачулана күрмә тагын, – диде ул.
– Нишләп ачуланыйм ди. Беләм бит инде, кайтасың килгән дә – хәзер әллә ниләр уйлап чыгарасың.
– Йә инде, үпкәләмә, авыру күңелгә ни килмәс…
Ләкин абый дөрес сизгән: җан тынычлыгы юк иде минем хәзер…
19
Инде апрель башы. Ә минем күңелдә һаман да Сигезенче март кичәсе.
Сигезенче март бәйрәмендә дә без Яңа ел компаниясе белән бергә, ләкин бу юлы ирләр иллешәр сум акча салышып, әлеге шул Иске Уфада үткәрдек.
Бу юлы да без куна калдык…
Кап-караңгы төн. Рәхәт итеп башым әйләнә – җилле көнне Агыйделдән көймә белән чыгып баргандагыдай, гәүдәм талгын гына чайкала кебек иде. Муенымнан кайнар кул кочаклаган – Любовь Васильевна!
– Уф, тамагым кипте!.. – дидем мин.
– Хәзер, – дип, Любовь Васильевна караваттан төште. Аягына нидер эзләп алып киде. Караңгыда гәүдәсез дә, тавышсыз да сыман – ак эчке күлмәге генә йөзеп баргандай юкка чыкты. Без бәләкәй чакны өрәк дип күп сөйлиләр иде, булса менә шушылай булгандыр инде ул… Бераздан урап кереп, карават янына килеп басты, пышылдап кына әйтте:
– Мә, сөеклем…
Мин торып утырып, аның кулы булырга тиешле урынга сузылдым.
– Җитте, күп эчмә, – диде ул. Чүмечне җибәрмәгән иде, әкрен генә авызымнан алып куйды да яңадан кочагыма кереп чумды.
– Кичә син миңа Казандагы абыеңның җырын әйткән идең. «Агуларын мин эчим – бал сиңа булсын…» Шулай бит әле?
Мин Мирза абыйның җырын русчалатып Любовь Васильевнанын колагына пышылдадым:
– Агуларын мин эчим – бал сиңа булсын…
– Абыең хатынын бик яратадыр – шундый җырлар җырлагач, – диде Любовь Васильевна.
– Бик ярата. Үлеп ярата. Мин дә сезне үлеп яратам…
– Ник яраттың соң әле син мине, Серёженька?! Мин синең өчен карт бит инде. Ун яшь бит! Ун яшь!.. Чынмы соң бу яратуларың?..
Ул минем куенымда иде. Битемне битенә терәгән килеш, тыннарым кысылып әйттем:
– Сезне яратуыма бернинди киртә-кура юк. Өйләнешик без, Любовь Васильевна…
– Шулкадәр яшь аермасы булып та миңа өйләнер идеңмени, Серёженька?.. Чынлап та өйләнер идеңме?..
– Риза булсагыз, ике дә уйлап тормыйм.
– Рәхмәт, кадерлем. Гел шулай бер-беребезне яратышыйк кына. Яме, акыллым?.. Йә, ял ит инде… Ай, бигрәк каты кочаклыйсың – тын да ала алмыйм, – дип, кочагымнан чыкты.
– Өйләнешик без…
Инде апрель башы. Ә күңелемдә һаман шул уй, һаман бер уй: өйләнешик… Инде мин тынычлыгымны җуйдым. Моннан ары – икең бер өйдә яшәп – мәхәббәтне качып-посып, урлашып кына дәвам иттерү мөмкин түгел иде.
Җитмәсә, Клавдия Михайловна әби дә бердәнбер көн уема да килмәгән җирдән әйтә куйды:
– Ах, Серёжа, Серёжа! Башын әйләндердең бит син Любамның! Тәмам әйләндердең!.. Аның болай очып-талпынып йөргән чакларын күптән оныткан идем инде. Мактау кәгазе белән бишенче класска күчкән чагы диярсең!.. Тик, күгәрченем, әйт әле, зинһар: син Любамны яшьлек йөрәгең белән чынлап торып яратасыңмы, әллә… бер ирсез хатын итеп кенәме?
– Ни сөйлисез сез, Клавдия Михайловна?! Ярату ялган буламыни? Минем күземә Любовь Васильевнадан башка беркем күренми хәзер. Колагым да аның тавышыннан бүтәнгә киез каплаган. Җир йотсын әгәр!..
– Ах, сынок, сынок! Синең мондый мәхәббәтең аны бәхетсез итәчәк бит!
– Мәхәббәт кешене бәхетсез итәмени, Клавдия Михайловна?..
– Тиң булмаганы итә.
– Мин аңа өйләнер идем, Клавдия Михайловна…
– Син бит әле яшь, улым. Синең яшьлегең – үзе бер бәхет… Ай, кайлардан килеп тап булдың син Любакаем юлларына?
Мартның соңгы көннәре иде инде. Чокырлардан чабып, су аккан чак. Яз көне без Любовь Васильевна белән Якут паркына киттек. Инде өсләрдән кышкы кием салынган, Любовь Васильевнаның аягында – биек үкчәле, кыска кунычлы резин итек, өстендә – юка драп пальто, башында ак җиңел шәл иде. Парк эче гел ак кар – сукмаклары гына җебеп, караеп ята иде.
– Ә-әх, агачлардан инде яз исе аңкый!.. – дип, Любовь Васильевна сузып сулап торды. – Сизәсеңме?
– Юк, сез барда мин бернәрсә сизмим, – дидем мин, уйлап. Ничек сүз башларга кыймый торуыма бу көч бирде. – Любовь Васильевна, бүген сезгә минем бик зур сүзем бар.
– Сөйлә, акыллым.
– Хәтерегездәме: Сигезенче март төнендә сез миннән «Миңа чынлап та өйләнер идеңме?» дип сораган идегез.
– Шул исеңдәме әле? – дип, бите алсуланып, миңа карады.
– Бик нык исемдә! Бер генә көн дә исемнән чыкканы юк.
– Мин бит аны болай гына әйткән идем.
– Ничек «болай гына»?
– Үпкәләмә, сөеклем. Әйттем бит инде: безгә өйләнешергә ярамый, шушылай яратышыйк кына без…
Ул башын күкрәгемә салды. Без паркның иң якты җиренә килеп чыктык – тирә-ягыбыз тулы кояш иде. Мин Любовь Васильевнаны үбеп алдым да, март кояшыдай җылы күзләренә карап, йөзенә пышылдадым:
– Әнә кояш, менә күзләрең шаһит – мин сезне яратам – өйләнешик!..
Ул миңа, йөзе моңсулана барып, бик озак карап торды да әйтте:
– Их, моннан ун ел элек син булып, бу рәхәт сүзне син миңа әйткән булсаң икән!.. Мансур мине бер генә үпте. И шул – гомерендә бер генә кызны бер генә үпкән егет – мәхәббәтнең ни икәнен белә генә башлаганда, сугышка китеп үлде… Ә син – минем соңгы мәхәббәтем! Их, гомерлек тә булса икән ул!..
– Өйләнешик – булыр, – дидем мин тагы.
– Өйләнешсәк, ул мәхәббәт бетәчәк.
– Нигә?.. Нигә?..
– Их, акылсызкаем! Кара әле күз төпләремә – анда чәчтәй нәзек кенә җыерчыклар төшә башлаган. Әле мин аларны пудра белән каплый алам. Һәркем болай кояшка куеп та карамый. Синең дә беренче кабат кына күрүеңдер әле… Ун елдан соң инде мин аларны пудра сөртеп кенә каплый алмаячакмын. Син яраткан муеныма да ләшпердек тиреле кара җыерчыклар өеләчәк. Фу-у!.. Шунда инде – аңа кадәр җитсә әле! – мин сиңа ярамый башлаячакмын. Мин кырыкта булганда, син бит әле утызда гына буласың!.. Яшь чакны егетләрнең күзе сукыр була. Өйләнеп, хатын белән берничә ел торгач кына күзләре ачыла башлый. «Кара, тирә-якта күпме яшь кыз! Нишләп күрмәдем икән?» – ди. Ә хатыны, минем төсле бер ун яшькә зур да булса?.. Юк-юк, ул кайгыны мин күтәрә алмаячакмын… Сөеклем, менә шушылай яратышыйк кына. Мин, син башкага өйләнгәнче, синеке!..
Аның яше тулышкан иде инде – мин күземне читкә алдым.
Бу көннән, бу сөйләшүдән соң минем алдагы көннәрем караңгыланып, иртәгә, киләсе елга дигән юлыма сузылып, кичке шәүлә төшкәндәй булды.
Хәвадис абый нәкъ менә рухымның шушы хәлен сизгән иде инде.
Ләкин бу чарасыз хәлемне аңа сөйли, аңлатып бирер- гә тартынам, кыенсынам. Ул авырып ятканда минем башны-күзне ташлап өйләнергә йөрүем килешеп үк бетмәс сыман иде. Кемне яратуым йә кемгә өйләнүем абый эше булмаса да, киңәш сорау, әлбәттә, кирәк иде. Ләкин киңәш белән барсаң, иң элек – өйләнүгә һич каршы булмаган хәлдә дә – «Кая? Кем? Күрсәт!» диячәк иде. Ә минем Любовь Васильевнаны ул диспансерга алып барасым килми – күңелем тартмый: әллә нинди авыру йөзләр, өмете өзек күзләр күргәч, мәхәббәтнең яме китәр сыман иде. «Менә үзе чыгар, шунда күрер» дип, алга йөгермәскә булдым.