Җәзилә, сүзсез барудан ялыккач, минем муенга иркәләп кенә арыш коя башлый. Тәнем кош каурые белән сыйпагандай рәхәт кытыклана. Ләкин азактан кызыгы бетеп, мин аны биленнән кочып алам да өстемә егам. Җәзилә бар көче белән кулымнан ычкынып, тагы торып утыра. Берсендә ачылып киткән итәген тезенә үк кыстырып куйды да үпкәләгән сыман күкрәгемә төртте:
– Мин сиңа!.. Укырга киткәч, шәһәр кызларына күзең төшеп, мине ташларсың әле… Шәһәр кызлары алар чибәрдер: Актаныш базарында падручкем[19] генә йөргән кызлар шикелле, гел киенеп-ясанып йөриләрдер…
Күз алдыма ни өчендер ап-ак матур йөзе белән техникумдагы секретарь апа килеп баса.
– Тач дөресен әйттең! – дим мин. – Шәһәр урамы гел Актаныш базары төсле. Кызлары да киенгән дә ясанган – агы ак чибәр, карасы кара чибәр. Бер эшләре юк, падручкем тик йөриләр. Алар ачмаган капка, алар кочмаган егет юк…
– И, миңа димәгәе, кочсыннар ла – бик ушым китте ди!
– Китәр дә! Әгәр синең апаң минем абыйга иргә чыкса?.. Ул чакны без кода белән кодача булабыз түгелме соң?
– Булса ни!..
– Ә йөрергә ярый микән соң ул кода белән кодачага?
– Әллә тагы… йөрмәсәң йөрмәссең.
– Туктале, син уйла, «Кодача күңел ача» дип, сукыр артистлар җырлап китте китүен дә…
Җәзилә чынлап торып уйга төште. Аннары түгәрәк йөзенә тулып чыккан үпкә белән:
– Син шул мине ташлау өчен сылтау эзлисеңдер әле, – диде дә бик нык авырттырып битемә бер уч арыш сипте.
– И шул холкыңны яратам да инде: аяз көнне бөтерчек өермә сыман булып китә.
Мин аны тагы бер кулым белән генә биленнән кысып алдым.
– Җибәр! Холкы әйбәтләрне шәһәрдә кочарсың.
– Менә сантый!.. – дидем мин.
Безгә юл саен накладной белән ашлык үлчәп җибәрүче Камай абзый без киткәндә юри кеше алдында: «Аң булыгыз, гыйшык-мыйшык белән мавыгып китеп, дәүләткә дигән ашлыкны яңлыш Агыйделгә аудара күрмәгез!..» – дип шаяртып калган иде. Шул да искә төшеп, көлеп җибәрдем.
– Нигә көләсең?
– Камай абзыйдан көләм әле.
– Һи, шул Чулак сүзе!.. – диде Җәзилә. Аның үз уе иде. Ул кинәт моңсу гына елмаеп башын иде: – Безнең бөтенләйгә аерылышу көннәре инде бу, Сирин…
– Нишләп алай дисең әле?
– Белмим…
Мин ул әйткәннәрне йөрәгемә алмадым, шуңа күрә җыр сүзләре белән уйнап кына җавап бирдем:
– «Агыйделләр акмый торыр без аерылып киткәнче…»
Ләкин Җәзиләнең күңеле белеп сизенгән: бу безнең, чынлап та, бөтенләйгә аерылышу көннәре булган икән.
Августның егерме бишендә Җәзилә, Тәрҗимә, Хәвадис абый, өчәүләп, үзебез йөк ташыган атлар белән иген илтә барышлый пристаньга озата килделәр.
Пароход көткәндә Хәвадис абыйның Агыйдел буйларын яңгыратып уйнаган тальян тавышы Уфага барып җиткәнче колагымнан китмәде. Өйрәнмәгән башым шәһәр шау-шуына катып йөргәндә дә шул моң, унсигез ел буе каныма сеңгән басу-болыннар һавасыдай, колагыма әллә кайдан агылып килеп керә иде дә йөрәгемне әллә нинди сагышларга сала иде…
9
Мин Уфада Хәвадис абый торган квартирда яши башладым. Карточка системасының беткән елы. Шулай да ипине бик мулкытмыйлар – кулга биш йөз грамм. Дәрес- тән соң без үзебезнең буфет алдына өелеп, ипи сата башлаганнарын көтәбез. Кысылып чират торганда, миңа еш-еш карап алган сатучы кыздан оялып, гәүдәмне кая куярга да белми идем… Беркөнне Пушкин чатындагы Профсоюз йорты ашханәсенә көнгә бер тапкыр талон белән ашарга баргач, минем тәлинкә төбендәге сыек карабодай боткасын ялмап кына йотканымны күргән бер агай, кызганып, миңа берьюлы ике талон сузды…
Ипи юк елларны да бер кимсенү күрми үскән очар кош булганмын икән авылымда!
Ләкин минем өчен иң авыры, үзәкләргә ярып үткәне бу түгел – уку иде. Группадагы малайларның күбесе (кызларыбыз биш кенә бөртек) җиденчене быел гына бетергән. Буйга миннән бик бәләкәйләре дә русчаны чатнатып сөйли иде. Ә минем – шушы буем белән дә ык-мыктан узмый. Дөрес, үзләрен генә аерым әйткәндә, белгән сүзләрем дә байтак шикелле, ләкин мин аларны бер-берсенә ялгый алмыйм. Ә инде укытучы сөйләгәндә зиһенем бөтенләй куе томанга төрелеп, бик аңлаган берәр сүз чыкса гына, бер як чите ачылып киткәндәй була иде.
Ике-өч кабат сорап та, бөтен класс алдында кызарып-бүртенеп, сөяп куйган баганадай басып торганнан соң, миннән сорамый да башладылар. Өмет өзеп кул селтәүләреме?.. Алай дисәм, буем өчен генә стипендияләр түләп кеше исәбенә тотмаслар иде. Үшән колагы бераз русчага ятсын дигәннәрдер инде.
Тик аңардан ни куаныч! Мин барыбер язын күтәрткән мал кебек ярдәмсез идем. Тәүлегенә туксан тапкыр: «Әллә ташлап кына китим микән техникумнарын – мин укымаудан гына әллә укыган кеше уннан тугызга калмас иде әле!» – дип уйлыйм. Әмма акылның икенче чаты йодрык төеп тора: «Дәрес белмәвең бер оят булса, ташлап китүең – ун оят. Хәвадис абыең чирле сәбәпле укый алмады. Ә син?.. Тап-таза башың белән укуыңны ташлап кайтып, әниеңә син дә борчу салыр идеңме? Ул да бит синең укуыңны тели. Укыган угыл – атадан олы дип әниең әйтә түгелме?..»
Шулай итеп, кимсенгән күңел тәүлегенә туксан тапкыр ташлап китәргә талпынса, кимсенмәячәк күңелем туксан тапкыр «Юк!» дип җавап бирә иде.
Ләкин мине укуга бәйләп тоткан җеп үҗәтлек кенә түгел. Бәлки, бөтенләй ул булмагандыр! Мине иң тотка- ны – секретарь апа иде. Ул, көн саен диярлек мине туктатып, ничек укуымны сораштыра. Әйтерсең лә шунда эшләгән кеше, минем ничек укуымны белми! Менә шунысы бөгә иде башны. Мин, оялудан битем каплап җир читенә качар хәлгә җитсәм дә, качып китә алмыйм. Алай гына да түгел, аның үзенең дә китми торуын, тагы бераз, тагы бераз гына янымда торуын телим; йөзенә туры карый алмасам да, рәхәтләнеп, сөйләвен тыңлыйм. Аның сүзләре дә, Хәвадис абыйның тальян уйнавыдай, йөрәгемә саф тамчылы көмеш авазлар булып тама, – бусын инде мин русча белмәсәм дә аңлый идем.
Башта мин аңа кем дип эндәшергә дә кыймый йөрдем. Бик тә инде чын үзебезчә итеп «апа» диясем килә; кадере дә, хөрмәте дә, кечелеге дә бар бу сүздә. Ләкин мин аның русчасын белмим. «Тётя» дисәм, үзебезнең Питрау базарында, гел татарча сөйләшеп, тозлы кыяр, тозлы кәбестә саткан марҗа апаларга малайларның «түтә-түтинкә» дип дәшүләре исемә төшә дә – бу ап-ак йөзле, ап-ак куллы секретарь апага «тётя» дияргә телем бармый. Шул «тётя» дан башка, безнең «апа» га тиң берәр сүз булырга тиештер бит инде русчада!..
Мин аның исемен дә беләм белүен: Любовь Васильевна. Тик мин аны нәкъ үзләренчә итеп әйтә генә алмыйм: минем татарчага ятып беткән телем «Любовь» урынына «Лүбуф» ди. Шуңа тагы «Васильевна» сын да китереп кушсаң, иреннәрем «б» гә ябышып ката да, әллә нинди «Лүбуббасилибна» килеп чыга.
Күпме көннәр әйтергә өйрәндем мин бу исемне!..
Беркөнне ул мине техникум китапханәсенә алып кереп, һәр фәннән үземә генә берәр дәреслек яздырып бирде. Юкса барыбызга да китап җитми – кайсын биш кешегә берне бирәләр, кайсын бөтенләй бирмиләр, китапханәдә генә укырга мөмкин иде.
– Күп укы. Аңлап җитмәсәң дә укы. Ятлаганчы укы. Белмәгәнеңне сора. Укытучыдан сора. Миннән сора. Оялма… – дип, Любовь Васильевна киңәшләр бирде.
Аптыраш: мин аның һәр сүзен аңлый идем!..
Менә шулай чәмләнеп-үжәтләнеп, укуга керешеп киттем. Мин һәр көнне муеныма бау, аягыма тышау «салып», үземне үзем өстәл янына бәйләп куям – хуҗалар торып электрны сүндергәнче, күзләремне ача-йома, дәреслектән, догадай, сүзләр ятлап утырам. Ләкин сүзләр бер ятлауда гына мигә йокмый; күзем ачып җибәрү белән, яңа күргән авыр төштәй газап кына өстәп, әллә кая китеп бетәләр иде. Мин аның саен чәмләнеп ятларга тотынам – сүз арты сүз, җөмлә арты җөмлә…
Күп вакыт мин, күземне шул йомган җирдән оеп китеп, таңда башым китап өстендә яткан килеш уянам. Әгәр миңа шулчак, бугазыма басып, «Йә уку, йә таш чоку!» дисәләр, мин чарасыз таш чокуны сайлар идем. «Уку – энә белән кое казу» дип әйтсә дә, минем кебекләр әйткәндер… Ике ай газап дәверендә ике генә көн – ОРС хуҗалыгына барып бәрәңге алганда гына бер язылып суладым. Көрәк тотуларга ни җитә!..