Гөлфирә. Әллә «яратам» дип әйтергә уйлыйсызмы?
Мансур. Уйламыйм. «Яратам» дип әйтер өчен нигә уйлап торырга. «Яратмыйм» дип әйтер өчен уйларга кирәк.
Гөлфирә. Кызык икән. Нигә алай?
Әлмәндәр. Безнең замандагыча сөйләшмиләр шул болар. Сөйләшүләре тәмле.
Әҗәл. Нәрсәсе тәмле инде, кырт та мырт.
Әлмәндәр. Бөтен хикмәт шунда. Безнең яшь чакта без генә сөйли идек. Хатын-кызның теле кияүгә чыгып ун елдан соң гына ачыла иде. Төннәрен кочаклаганда да түшәк читенәрәк авышалар иде, куркалар иде. Курыккан хатын-кызны кочаклауның ни тәме бар. Кочагыңа үзе шуып керсен ул. Теле белән ачуланган булсын.
Әҗәл. Карт азгын син, Әлмәндәр.
Әлмәндәр. Ту-ты.
Гөлфирә. Нигә алай? Әйтегез инде, ник дәшмисез?
Мансур. Әйтәм, миңа «син» дип дәшсәгез әйтәм.
Гөлфирә. «Сез» дип үзең башладың?
Мансур. Мин культурныйрак чыксын дип әйткән идем.
Гөлфирә (көлеп). Үләм! Көлеп үләрсең синең белән.
Мансур. Менә болай ул, Гөлфирә. «Яратам» дип әйтер өчен уйларга кирәкми. Чөнки күңелеңдәген әйтәсең. «Яратмыйм» дип әйтер өчен уйларга кирәк. Чөнки уйламый әйтеп ташлап ялгышуың бар. «Яратмыйм» дип бер әйткәч, «яратам» дип әйтергә соң була.
Гөлфирә. «Яратам» дип әйтеп тә ялгышырга мөмкин.
Мансур. Күңел беркайчан да ялгышмый.
Гөлфирә. Лекцияң өчен рәхмәт, истә тотармын. Син кайчан әле армиягә китәсең?
Мансур. Нигә алай сорыйсың?
Гөлфирә. Авылга кайткач, үзем генә рәхәтләнеп йөрер идем.
Мансур. Быел котыласың, ике елдан тотыласың.
Гөлфирә. Ике елдан соң мин авылга кайтмыйм.
Мансур. Кая барасың?
Гөлфирә. Быел укырга керәм. Студент булгач, җәй көне студотряд белән китәм.
Мансур. Укырга керә аласыңмы соң?
Гөлфирә. Мин бит син түгел. Минем бөтенесе дә бишле.
Әлмәндәр. Үземә охшаган, мактанырга ярата. Шулай, кызым, сер бирмә. Дәү бабаң сер бирмәде дөньясында.
Мансур. Син, Гөлфирә, миннән котылам, дисең. Үзең мине күргәч сөенәсең.
Гөлфирә. Каян беләсең?
Мансур. Мансур сизә ул. Авылга да син мине сагынып кайтасың.
Гөлфирә. Менә бусы ялган!
Мансур. «Ялган» дип әйтергә ашыкма, Гөлфирә, «чын» дип әйтәсең бар.
Гөлфирә. Кара син нинди!
Мансур. Мин шундый. Элек кенә оялчан идем. Хәзер… (Көйләп.) «Менә без дә үсеп җиттек, әни». Армиягә китәбез. Армия оялчан егетләрне яратмый. Син ачуланма мине «сагынып кайтасың» диюемә. Аның ни гаебе бар. Мин дә бит сине сагынып көтеп торам. Күңелең мин сагынганны сизә.
Гөлфирә. Үләм, үләм!..
Мансур. Син нигә безнең авылда тумаган икән, дип әйткән идемме?
Гөлфирә. Әйткән идең.
Мансур. Безнең авылда туган булсаң, безнең авылда үскән булсаң, гел бергә булган булыр идек. Мин армиягә киткәндә, кулъяулык чигеп бирер идең…
Гөлфирә. Үләм!.. Хәзер кулъяулык чикмиләр авылда да.
Мансур. Син чигәр идең, Гөлфирә.
Әлмәндәр. Дөрес! Чигәр иде. Әгәр дә мин чынлап торып яратсам, комнан бау ишәр идем.
Әҗәл. Иштеңме соң?
Әлмәндәр. Нәрсә «иштеңме»?
Әҗәл. Яратканың булмадымыни?
Әлмәндәр. Аны әйтәсең икән. Комнан бау ишеп азапланырга әллә мин җүләрме. Кыйбла җиленә сәнәк белән кадаучы түгел мин. Бау ишмәдем, Искәндәрем тугач, Йөзембикәмә бишек ясап бирдем. Кулыма балта да тотып караганым юк иде, ясаган бишегем сандугач оясы булды.
Гөлфирә. Мансур… Син… Син нигә миңа… «яратам» дип әйтмисең?
Мансур. Син «яратмыйм» дип әйтерсең дә…
Гөлфирә. Ә мин алай дип әйткәнче уйлап карармын.
Мансур (Гөлфирәне кочагына алып). Яратам, Гөлфирә.
Әлмәндәр (куанычыннан нишләргә белми). Үбешегез инде, хәерсезләр. Аның ни ояты бар?!
Әҗәл. Әкрен, әкрен, Әлмәндәр. (Гөлфирә белән Мансур үбешкәнне күреп.) Эх, нигә мин дә кеше булып яралмаган икән!
Гөлфирә (Мансурдан читкәрәк китә). Чыннанмы, Мансур?
Мансур (бар көченә кычкырып). Яратам! Я-ра-та-а-а-ам!
Гөлфирә. Нишлисең, җүләр!
Мансур (җырга күчеп).
Гөлфирә. Нишлисең, Мансур?! Кешеләр ишетә.
Мансур. Беркем дә юк, Гөлфирә, дөньяда без икәү генә.
Әлмәндәр (Гөлфирә белән Мансур ишетерлек итеп). Ә мин?! Мине кая куясыз. Мин бар, мин – шаһит!
Мансур белән Гөлфирә Әлмәндәр тавышын ишетеп сызалар. Әлмәндәр тураеп бакча уртасына баса.
Ә мин?! Мин бар дөньяда! Мин исән! Кит, Әҗәл. Китеп тор янымнан! Эх!.. (Мансур җырлаган көйгә җырлап, бакча буйлап йөренә.)
Бакчага Өммия чыга. Аптырап, Әлмәндәргә карап тора.
Әлмәндәр, җырын дәвам итеп, аның каршына бара.
Өммия. Әллә инде акылың ук җиңеләйдеме, ходаем?! Өйдә югыең лабаса, Антунга китте, дигәннәрие. Кай арада кайтып җиттең? Булсаң да булырсың икән!
Әлмәндәр. Кушылып җырла миңа, килен.
Өммия. Әстәгъфирулла. (Тиз генә кереп китә.)
Әлмәндәр. Надан! (Алачык янына бара-бара сөйләнә.) Дөнья ямен аңламый. Япь-яшь башларыннан йоклап яталар. Эх, егерме генә елга яшь булсам! (Алачык идәненә утырып.) Утыз гына елга. Кырык… Илле… Алтмыш… Җитмеш…
Алмагач арасыннан көянтә-чиләк күтәргән Йөзембикә чыга. Ул төсе, буе, тавышы белән Гөлфирәгә охшаган. Киеме генә башка.
Әлмәндәр. Йөзембикә!
Йөзембикә (туктап кала, йөзен яулыгы белән каплый). Кем ул?
Әлмәндәр. Мин бу, Йөзембикә, Әлмәндәр.
Йөзембикә. Басма өстендә нишләп утырасың, Әлмәндәр?
Әлмәндәр. Айны саклыйм.
Йөзембикә. Айны? Аны урлыйлармыни? Ул бит еракта, аңа кемнең кулы җитсен?
Әлмәндәр. Җирдәге айны. Иңбашларына көянтә-чиләкләр аскан айны саклыйм, Йөзембикә.
Йөзембикә. Әллә минеме?
Әлмәндәр. Син аймыни?
Йөзембикә. И хәсиятсез. Кит, юл өстендә утырма.
Әлмәндәр. Китмәсәм нишләтерсең?
Йөзембикә. Суга төртеп төшерермен.
Әлмәндәр. Аннары тартып алырсың да бауга элеп киптерерсең.
Йөзембикә (көлеп). Тиледер син, иеме? Төнлә берүзең басма өстендә утырасың.
Әлмәндәр. Син дә берүзең чишмәгә килгәнсең ич. Төн дип тормагансың.
Йөзембикә. Көндезләрен вакытым юк.
Әлмәндәр. Минем дә вакытым юк.
Йөзембикә. Минем әти сине мактый. Ун кеше өчен эшли, ди. Печән чапканыңны карап торган.
Әлмәндәр. Алай булгач, эш пешә икән.
Йөзембикә. Нинди эш?
Әлмәндәр. Сиңа яучы җибәрсәм, әтиең ык-мык килеп тормас.
Йөзембикә. Минем әти яучыларны яратмый, кызларым үзләре теләгәннәргә барсыннар, ди.
Әлмәндәр. Алай булгач, бигрәк тә җайлы. Көзгә туй ясарбыз.
Йөзембикә. Мин сиңа барырга җыенмыйм да.
Әлмәндәр. Нигә?
Йөзембикә. Син әллә нинди. Сиңа ышанып булмый. Син авылдагы бөтен кызларга да күз кысасың.
Әлмәндәр. Аның хәйләсе бар, Йөзембикә. Бүтән кызларга мин күз кыскан булып бер күзем белән генә карыйм, сиңа ике күземне тутырып карыйм.
Йөзембикә. Миңа ник алай карыйсың?
Әлмәндәр. Бүтән кызлар сарык кебек. Үз күләгәләреннән үзләре өркеп, өерләре белән йөриләр, син берүзең, кәҗә кебек, берәүгә дә исең китми, туры басып, урамның уртасыннан йөрисең.
Йөзембикә. Әти шулай өйрәтә. Ходай ир балалар насыйп итмәгән, кызларым җебегән булмасын, ди. Беркемнән дә бер сүз әйттермәм, ди.
Әлмәндәр. Шуның өчен сиңа «ирдәүкә» дип әйтәләрме?
Йөзембикә. Әйтсеннәр. Исем дә китми.
Әлмәндәр. Кил, минем янга утыр, Йөзембикә.
Йөзембикә. Ник?
Әлмәндәр. Су анасының чәч тараганын карарбыз.
Йөзембикә. Кешеләр күрсә…
Әлмәндәр. Син курыкмыйсың ич.
Йөзембикә. Мин үзем генә булганда курыкмыйм.
Әлмәндәр. Берәрсе сүз әйтеп карасын, җиде бабасына «Иман шарты» укытырмын… Нигә көләсең?
Йөзембикә. Син усал түгел.
Әлмәндәр. Сиңа усаллар кирәкмени?
Йөзембикә. Кирәкми. Усаллар кирәкми. (Әлмәндәргә якын килмичә генә алачык идәненә утыра.)
Пауза.
Әлмәндәр. Ай нигә якты, беләсеңме, Йөзембикә?
Йөзембикә. Белмим, Әлмәндәр.
Әлмәндәр. Болытлар ышкылып йөреп шулай ялтыратып бетергәннәр аны.
Йөзембикә рәхәтләнеп көлә.
Йолдызлар нигә җемелди, беләсеңме?
Йөзембикә. Белмим.
Әлмәндәр. Басма өстендә Мәкәрҗә чиләге кебек матур кыз утыра, кем икән ул дип, күзләрен кысып-кысып карыйлар.
Йөзембикә. Тиле-миле!
Пауза.
Әлмәндәр, без олыгайгач та Ай шул урында торыр микән?
Әлмәндәр. Юк.
Йөзембикә. Кая китә?
Әлмәндәр. Мин аны алып төшеп, үзебезнең өй кыегына кадаклап куям.
Йөзембикә. Алай итмә, Әлмәндәр. Бүтәннәргә дә кирәк ич Ай.
Әлмәндәр. Ярый, алайса, тимәм, урынында торыр.
Йөзембикә. Без картаербыз микән, Әлмәндәр?