Заһир. Рәхмәт!
Тәнзилә. Нигә рәхмәт, нәрсәгә рәхмәт?!
Заһир. Сүзләрнең матурын сайлый белүеңә рәхмәт.
Тәнзилә. Син… син бит шигырь язасың, телеңә бер дә матур сүз килмимени?
Заһир. Минем күңелем тулы матур сүзләр.
Тәнзилә. Шуларның берсе минем өчен кызганычмыни?
Заһир. Түгел, Тәнзилә. Мин аларның барысын да сиңа әйтер идем.
Тәнзилә. Әйт соң, кайчаннан бирле көтәм.
Заһир. Көтәм?.. Рәхмәт, Тәнзилә. Мин алай дип уйламаган идем.
Тәнзилә. Ничек яшәрбез без синең белән?
Заһир (шигырь укый).
Тәнзилә. Ничек итеп яшәрбез без синең белән?
Заһир. Йөрәгемдә сагыш түгел, көн дә бәйрәм –
Тәнзилә. Ничек итеп яшәрбез без синең белән?! Сокланам мин сиңа, Заһир, һәм куркам. Саксыз кыланып, синең күңелеңне ватармын дип куркам.
Пауза.
Заһир. Тәнзилә!..
Тәнзилә. Нәрсә, Заһир?
Заһир. Юк-юк… Ярамый. Ярамый, Тәнзилә!
Тәнзилә. Нәрсә ярамый, Заһир?
Заһир. Антны бозарга ярамый.
Тәнзилә. Нинди ант? Бүтәннәргә кушылып, ни эшләгәнеңне белмичә эшләү ант буламы? Низам белән Ризван шаярганга син чынлап ышангансың.
Заһир. Ант белән шаярып буламы?
Тәнзилә. Булмый.
Заһир. Димәк…
Тәнзилә. Димәк, икенче тапкыр ант иткәндә, ни өчен ант иткәнеңне белеп итәрсең. «Ант» сүзенең мәгънәсен аңлап эшләрсең.
Заһир. Ләкин… Ләкин мин ант иттем.
Тәнзилә. Син аны төштә күрдем дип исәплә.
Заһир. Юк, төштә түгел, өндә. Үз телем белән…
Тәнзилә. Алайса, безнең бу сөйләшү төшеңдәдер…
Заһир. Юк-юк!
Гомәр тамак кыргалап керә.
Гомәр. Йә, ничек, Заһир дус, шигырь языламы?
Заһир. Языла, Гомәр, языла.
Гомәр. Язганнарың Тәнзиләгә ошыймы?
Тәнзилә. Бик ошый.
Гомәр. Бик әйбәт. Инде, Заһир, бар, Тәнзиләңне озатып куй да монда кил.
Заһир. Нигә килим?
Гомәр. Һай, сорау бирмәсеннәр иде дөньяда. Кушканны эшлә.
Тәнзилә. Исеңдә тот, Гомәр, Заһир хәзер сез кушканны гына эшләмәячәк.
Гомәр. Шулаймыни?.. Бик яхшы. Минем күптәнге хыялыма син ирешкәнсең, Тәнзилә. Әмма бу юлы Заһирның сине озатып монда әйләнеп килүе кирәк.
Тәнзилә. Әгәр мин кайтырга теләмәсәм?
Гомәр. Тагын да әйбәтрәк. Барыгыз, култыклашып әнә теге урыннарда йөреп торыгыз. Мин сызгырган тавышны ишетүгә, чабышып монда килерсез. Зинһар өчен, нигә дип сорамагыз. Уңышлар телим.
Заһир белән Тәнзилә чыгып китә. Гомәр басма өстенә кереп аякларын бөкләп утыра да гитара чиртә. Ризван керә.
Ризван. Низамны тапмадыңмы, Гомәр?
Гомәр. Таптым бит, әй.
Ризван. Кайда?
Гомәр. Палаткада йоклап ята.
Ризван. Булмас.
Гомәр. Булган шул менә. Сиңа да вакыт. Каңгырып йөрмә.
Ризван. Хәзер кайтам. Гомәр, сез миннән көләсез, әйеме? Юморны аңламый, дисез. Беләсеңме, бүген мин юмор сүз уйлап чыгардым.
Гомәр. Яле, яле?..
Ризван. Басмасы бар, Әсмасы юк.
Гомәр. Ничек, ничек?
Ризван. Басмасы бар, Әсмасы юк. Уңышлы юмор бит, әйеме?
Гомәр. Шаккаткыч! (Кычкырып көлә башлый, аңа Ризван кушыла. Гомәр, көлүеннән кинәт туктап.) Әйдә кайтабыз, юморист.
Ризван. Кая?
Гомәр. Кайда яшәгәнеңне оныттыңмы әллә?
Ризван (үз халәтенә кайтып). Онытмадым. Мин әле кайтмыйм.
Гомәр. Антыңны бозасыңмы?
Ризван. Антның монда катнашы юк. Үземнең туган көнемдә басма өстендә ялгызым гына уйланып утырырга хакым бар.
Гомәр. Утыр, алайса. Мин кайтам, йокым килә. (Чыгып китә.)
Ризван басма өстендә бөеренә таянып басып кала. Алинә керә.
Алинә. Ялгышмагансыз. Басманы эзләп тапкансыз.
Ризван. Эзләмәдем, үзе очрады.
Алинә. Юлыгызга чыгып ятканмыни?
Ризван җавап бирми. Пауза.
Ризван. Төн бик матур.
Алинә. Искиткеч!..
Ризван. Елга да бик матур.
Алинә. Гаҗәеп!..
Ризван. Йолдызлар да бик матур.
Алинә. Сөйлисе дә юк.
Пауза.
Ризван. Сез курыкмыйсызмы?
Алинә. Нәрсәдән?
Ризван. Нәрсәдән түгел, кемнән!
Алинә. Кемнән?
Ризван. Миннән.
Алинә. Ни өчен?
Ризван. Төн бит.
Алинә. Булса ни?
Ризван. Аулак урын бит.
Алинә. Булса ни?
Ризван. Һе…
Алинә. Нәрсә «һе»?
Ризван. Мин килдем бит.
Алинә. Күреп торам.
Ризван. Сезнең чакыруыгыз буенча килдем.
Алинә. Мин сезне чакырмадым.
Ризван. Сез нәрсә мине ахмакка саныйсыз? Мин намёк белән сөйләшкәнне аңлыйм.
Алинә. Шулай укмыни?
Ризван. Әйе. (Алинәнең кулын тота.)
Алинә. Нишлисез?
Ризван. Кулыгызны тотам.
Алинә. Ни өчен?
Ризван. Бу нинди тиле сорау. Шуны да белмәскә…
Алинә. Чынлап та белмим. Йөрәк тибешемне тыңлар өченме?
Ризван. Сезнең йөрәк тибешегез миңа нигә кирәк? Мин врач түгел. Төшенегез, әгәр мин сезнең кулыгызны тотам икән, бу – мәхәббәт аңлату билгесе. Аңладыгызмы, ниһаять?
Алинә. Аңладым, ниһаять. Сез булмасагыз, белми үләсем икән. Инде нишлибез?
Ризван. Мәхәббәт турында җитди итеп сөйләшәбез. Аңлагыз, мин шаярып сөйләшмим. Әгәр дә мин ни дә булса әйтәм икән, бу – чын. Һәм мин сүзләремне чын итеп кабул итүләрен таләп итәчәкмен. Аңлашыламы?
Алинә. Аңлашыла. Ләкин, ялгышмасам, сез мәхәббәт турында сөйләшмәскә ант иткәнсез.
Ризван. Антны мин иткән, сез түгел. Нигә борчыласыз?
Алинә. Болай гына әйтүем.
Ризван. Болай гына әйтү өчен нигә сүз әрәм итәргә.
Алинә. Алайса, дәшмим.
Ризван. Дәшмәгез һәм мин сөйләгәнне генә җитди итеп аңлагыз. Димәк, болай…
Кинәт Нәҗип гармунының әче итеп кычкырган тавышы ишетелә. Нәҗип үзе дә күренә. Ризван куркуыннан басма читенә үк чигенә.
Нәҗип (басма янына ук килеп). Эләктеңме, апаем? Теге юлы берәвегез ычкынды, бу юлы ычкына алмассың. Алинә, мин алар кебек матур итеп сөйләшә алмыйм. Турыдан-туры ярып әйтәм: чык басмадан.
Алинә. Нәҗип абый, нишләвегез бу?
Нәҗип. Мин Нәҗип абый түгел, миңа әле утыз гына яшь. Сиңа егерме. Чык басмадан. Беркая да китмәенчә янымда тор. Мине тиң күрмәсәң дә, мин әйткәннәрне бу юлы тыңла. Яратмасаң, соңыннан әйтерсең.
Алинә басмадан чыга. Ризван да кузгала.
Нәҗип. Ә син, апаем, селкенмә.
Ризван. Шаярмагыз.
Нәҗип. Шаярмаем, апаем. Сиңа бу якка юл юк. Теге якка йөзеп чык.
Ризван. Мин – сезнең авылга Культура йорты салырга килгән кеше. Мине хөрмәт итүегезне үтенәм.
Нәҗип. Культура сараен басма өстендә төнлә салмыйлар. Сикер суга.
Ризван. Алинә, әйтегез аңа, шаярмасын.
Нәҗип. Мин хәзер беркемне дә тыңламаем. Чум суга!
Ризван (кычкырып). Мин йөзә белмим.
Нәҗип. Кычкырма, апаем, мин курыкмаем. Районга – глава, авылга мин хуҗа. Йөзә белмәгәч, басма өстенә кермиләр аны. Сикер, чум! (Әкрен генә басмага керә.)
Ризван. Килмә, батып үлсәм, судка бирәчәкмен, җавап бирәчәксең, закон нигезендә.
Нәҗип. Әһә, шүрләдеңме? Әйт, Нәҗип абзыкаем, исән-сау җибәрсәң, Алинәнең кырына да килеп карамам, диген. Ак тәүбә, кара тәүбә, диген.
Ризван. Ак тәүбә, кара тәүбә…
Нәҗип. Инде хәзер шул тәүбәңне җыр белән әйт.
Ризван. Җырлый белмим.
Нәҗип. Суга төртеп төшерсәм өйрәнерсең. Йә… башла! (Гармунын тартып җибәрә.)
Ризван (бераз аптырап тора да җиңел генә котыла алмаячагын аңлап җырлый башлый).
Нәҗип. Шулай, шулай, апаем. Кычкырыбрак. (Үзе җырлап җибәрә.)
Гомәр керә. Керә дә ике бармагын авызына тыгып сызгыра. Шуны гына көткәндәй, Дамирәне җитәкләп, Низам пәйда була.
Низам (белмәгәнгә салынып). Ни булды, ә, ни булды? Йокларга яткан җиремнән сызгырып уяттыгыз.
Ризван. Әй сез! Алыгыз бу мир үгезен юлымнан. Ул мине суга батырырга теләде.
Нәҗип. Тик тор, апаем! (Егетләргә.) Алинә белән сөйләшеп торганда эләктердем мин аны. (Гомәргә кулын сузып.) Тот Нәҗип абзыкаеңның кулын, дөрес әйткәнсең, алдамагансың. Тач шушы урында басып торалар иде.
Ризван. Иптәш Шәйхетдинов, бу этлекне, димәк, син эшләдең?! Без синең белән аерым сөйләшербез. (Басмадан чыгарга килә.)
Нәҗип. Кузгалма, апаем, урыныңа бас!
Ризван. Белеп торыгыз: безнең бригадада сатлыкҗан иптәш Шәйхетдинов яши. (Тәнзилә белән кергән Заһирга мөрәҗәгать итеп.) Син дә ишет, Заһир, Гомәргә безнең коллективта урын юк… Әйе, диген.
Гомәр. Антыңны син боздың, Ризван.
Ризван. Мин бозмадым, боздырдылар. (Алинәгә күрсәтә.)
Алинә (көлеп). Кем миңа мәхәббәтен җырлады?
Тәнзилә. «Яратам» дип миңа кем әйтте, Ризван?
Ризван. Әһә, син дә миңа каршы, Тәнзилә… Ярый, ярый… Көлегез миннән. Мин антымны боздым, суга сикерәм, батып үләм. Тик минем белән бергә Низам да, Заһир да антларын боздылар. Низам, Заһир, рәхим итегез минем янга!