Тик Һәфтияк иҗегенә төшеп, «мөкрәмүн», «вә ләямәссәннәкүм» сүзләрен укып утыруларым әле дә булса урыны белән хәтеремдә тора. Бу вакытта минем яшем биш-алты чамасында булса кирәк, мин әтидән укый идем. Ул, иртәнге намаздан чыгып, туры мәктәпкә барып, балалар укыта да, аннан кайтып, чәй-фәлән эчкәч, безгә сабак бирә торган иде. Сабак белмәвем өчен әтинең ачулануы исемдә юк. Ләкин мин бик күп көлә торган булганга күрә, әти шул көлүем өчен орыша, кайвакытта чигәгә дә чабып җибәрә иде. Шуның өстенә мин күп сөйли торган булганмындыр, күрәсең, әти һәрвакыт, мине үзебезнең авылның бик телчән һәм күп сөйләве белән шөһрәт тапкан «Пачакин Сибгать» кә охшатып, ачуланып: «Һай син, Пачакин Сибгать!..» – дип, бик каты тәнбиһләр[25] ясый, ата-ана алдында күп сөйләргә, көләргә ярамавын белдерә, шулай итеп мине әдәпкә өйрәтә иде.
Җиде-сигез яшьләр чамасында булсам кирәк, беренче рәт үзебезнең авыл мәктәбенә барып, шунда йөреп укый башладым. Бу вакытта Коръән укый, шуның белән бергә, татарча китапларга да төшенә башлаган идем.
Ул вакытта иҗек танып Коръән укый башлау хәзерге көндәге беренче баскыч мәктәптән икенчегә күчү белән бер исәпләнә. Моның өчен ата-аналар бик шатланалар, һәм хәллерәк кешеләр, шуның шатлыгыннан аш хәзерләп, укытучыны (күбрәк мулланы) чакырып бәйрәм ясыйлар иде.
Ул вакытта башлап уку һәм иҗек танып китү чиксез авыр булып, бик күп балаларның башлары шул иҗек танудан чыга алмый аптырый иде. Берничә ел мәктәпкә йөреп тә иҗек таный алмый, Һәфтияк укудан үтә алмый мәктәпне ташлап чыгучыларның проценты 70–80 гә җитә торгандыр дип уйлыйм. Безнең авылларда мәктәп ишегеннән үтмәгән балалар бик сирәк булып та, ул вакытта бөтен авылда язу таный торган кешенең биш-алтыдан үтмәве шуннан килә.
Иҗек укуның авырлыгына чыдый алмый, бик күп балалар берничә көннән үк мәктәпне ташлап качарга мәҗбүр булалар. Аларны агалары, көчлек белән җитәкләп мәктәпкә китереп, мулла кулына тапшыра. Алар тагын качалар. Ниһаять, аталары да, балаларының укуларыннан өмид өзеп, китерми башлыйлар иде.
Бер бала, әтисенең сарыкны суяр өчен җитәкләп алып барганда, мескен сарыкның дүрт аягын терәп, бармас өчен тартышканын күреп: «Әй дурак сарык!.. Юкка тартышып торасың. Әйтерсең мәктәпкә сабак укытырга алып баралар!» – дип, сарыкның тартышуына аптыравы укуның авырлыгына карап әйтелгән сүз икәнендә шөбһә юк.
Мәктәпкә йөреп укый башлагач, минем эшләр тагын да шәбрәк китте. Әти шунда укытып йөрүче булганлыктан, балалар да артык кырын күз белән карый алмыйлар, шуның өстенә кайберәүләре белмәгән сабакларын миннән сорап алалар иде. Мәктәпкә йөреп укый башлавымның өченче елында төрки-татарча телне белгәнгә хисаплап, мине гарәпчә укытырга керештеләр. Шул вакытның гореф-гадәте буенча «Шорут әс-салат», ул беткәч, «Тәгълим әс-салат» китапларына төшерделәр. Эш гарәпчә китапларга төшү белән генә калмады, үземнең сабакны белгәч, кайбер яшь балаларга «әлеп-би» дән сабак бирергә яки сабакларын белмәгән балаларның сабакларын өйрәтергә дә куша башладылар.
Мин инде мәктәпкә йөреп укый башлавымның дүртенче елында «Төхфәтелмөлек» һәм «Гайнелгыйлем» китапларыннан сабак ала башладым. Хәзер мине әти түгел, бәлки мулла абзый үзе укыта иде. Бу эш минем вак шәкертләр арасыннан чыгып, «зур укучы» шәкертләр рәтенә керә башлавымның беренче баскычы иде. Минем әле, 11–12 яшьләр чамасындагы бәләкәй малай булуыма карамастан, шундый башка кешеләр аңламый торган телдә «зур китаплар» укуым бик зур муаффәкыять[26] исәпләнә иде.
Минем болай күтәрелә баруым әтинең дә башын күккә күтәргән булса кирәк, ул кайвакытларда: «Менә бу балам хәлфә булыр, мулла кеше булып чыгар» дигән сүзләрне ычкындыра башлады. Минем балалар арасында «игътибар» артты. Мин сабак өйрәткән балаларның ата-аналары кече атна һәм җомга көннәрендә мине өйләренә чакырып кунак иткәли башладылар. Хәтта кайберәрсе «Мәҗит хәлфә була инде ул…» дигән сүзләрне үземнең алдымда ук әйтеп куя иде. Минем кебек яшь малайга аларның бу мөгамәләләре, миңа «дәрәҗә» бирүләре миңа тәэсирсез калмады. Бик үк мактанып сөйләнмәсәм дә, әзрәк «эреләнеп» киттем. Сүз арасында гарәпчә сүзләр ычкындыргалый башладым.
«Дәрәҗә» күтәрелгәннән-күтәрелде. Яшьләре минем белән тиң, хәтта кайберәүләр миннән яшькә зур булып та, укулары түбән булган малайлар минем белән якын дус булып тору юлларын эзли башладылар. Мин үзем «хәлфә» була торып, Бикмөхәммәт, Закир дигән малайларның бәләкәй чанага очланып, мине урам буйлап йөртүләрен (кататсә иттерүләрен) әле дә булса уйлап көләм. Алар аталары Фәйзи бабай белән Гариф агай кунакка чакырганда да, мине шулай бәләкәй чана белән килеп алалар һәм соңра китереп ташлыйлар иде. Мин инде унике яшьләремдә генә булгач, ничек иттереп аларның түр башларында оялмый кунак булып утырганмындыр, кунак булу формаларын ничек килештергәнмендер… Шуларны уйласам, хәзер үзем дә кызарып китәм. Ләкин кунак булып беткәннән соң, аларның аталары миңа ике яки өч тиен сәдака биргәндә, мин бик оялып, башымны түбән басып утыруым хәтеремдә.
Ләкин минем авылда «хәлфә» булып «сый-хөрмәт» күреп торуым бик күпкә сузылмады: унөч яшемдә, үзебезнең авыл мәктәбен минем өчен бәләкәй күреп, мине күрше авылга, шул тирәдә данлыклы булган Үтәш авылы мәдрәсәсенә җибәрү турында киңәш итә башладылар. Бу киңәш, бара торгач, чынга әйләнде.
93 нче елның көзендә, чана юлы төшкәч, әти мин барачак мәдрәсәнең мөдәррисе, гади мулла гына түгел, Хатыйп хәзрәтне үзебезгә кунакка чакырды. Әти, хәзрәт белән бераз сөйләшеп утырганнан соң, мине үзләре янына чакырды һәм хәзрәт белән күрештерде. Аның белән генә калмый, үзләре янына чәй эчәргә утырырга кушты. Мин бик куркынып һәм оялып самавыр артынарак барып утырдым.
Хатыйп хәзрәт иң зур гәүдәле кешеләрнең берсе һәм карап торуга мәһабәт иде. Мин, аны күргәч, башта калтырандым. Тик бераздан соң гына бу калтыравым басылды. Мин кереп утыргач, аз гына тору белән, әти минем хакта сүз башлады:
– Менә Мәҗит дигән углым шушы инде.
– Бик яхшы, бик яхшы, һәйбәт бала күренә. Алла гыйльме нафегъ[27] бирсен, – диде хәзрәт.
– Хәзрәт, менә бу баламны сезнең тәрбиягезгә тапшырам. Үтәш авылында Хатыйп хәзрәт мәдрәсәсендә Мәҗит хәлфә дигән хәлфә бар дигәнче укысын иде. – Әтинең бу сүзләрен ишеткәч, башымны түбән бастым.
Хәзрәт, үзенең мәһабәтлеген бер дә югалтмый дога кылганнан соң:
– Мулла Нури, безгә ышанып балаңны тапшыруыңа рәхмәт. Бездән – укыту, тәрбия бирү. Тәүфикъ, һидаять[28] бирү – Алладан. Баланың файдалы гыйлем алып чыгуына дога кылыйк, – дип, тагын бер мәртәбә дога кылды.
Мин үземне хәзер бу хәзрәткә бөтенләй буйсынган кебек хис иттем, күңелем йомшап, күземнән яшь килде.
Хәзрәтне шулай кунак иткәннән соң, мине шушы көннәрдә үк мәдрәсәгә җибәрергә вәгъдә биреп, әти хәзрәтне озатты.
Хәзрәт киткәннән соң, әти белән әни, мине үзләре янына чәй эчәргә утыртып, бик зур эш башкарылган төсле, мине вәгазьләп алдылар. «Укып кеше булырсың. Тырышып укы! Хәзрәтнең фатихасын алырга тырыш!..» – дип, миңа карата бик күп сүзләр сөйләделәр. Мин, әлбәттә, аларның һәрбер сүзенә җавап уларак, иягемне кагып, «ярар» дигән җавапны аңлатып утырдым.
Хатыйп хәзрәт шулай безгә килеп киткәннән соң, мине озату турында хәзерлекләр башланды. Тышы кызыл кергезиннән, эче кара бәздән, уртасына мамык куйдырып, бишмәт тектерделәр. Гәрчә бу бишмәтнең эче-тышы бергә сырылып, кул белән генә тегелгән булса да, миңа чиксез матур булып күренде. Әни бүрекне сипләп җибәрде. Яңа оек бәйләтеп бирделәр. Алмаш күлмәкнең ертыкларын ямадылар. Әни миңа махсус кечкенә мендәр ясап, кызыл шакмаклы киндер белән тышлап куйды. Чабата ясарга осталыгы белән шөһрәт алган Насыйр бабайдан өр-яңа башмак-чабата ясатып бирделәр. Шулай итеп, мин, чит авылга мәдрәсәгә җибәрелү аркасында, баштанаяк киенеп алдым. Бу яңалыклар бер яктан мине шатландырсалар да, чит авыл мәдрәсәсенә китү минем эчемне әрнетә иде.