Танылган халык шагыйре М. Гафури 1934 елның 28 октябрендә Уфа шәһәрендә туберкулёз авыруыннан үлә. Шагыйрьнең җәсәде шәһәр зиратында җирләнә.
Әдип иҗаты Рәсәй җирлегендә генә түгел, кешелек дөньясында тамырдан борылыш барган чорга туры килүе һәм шул вакыйгаларны милли мәнфәгатьләр яссылыгында гәүдәләндерүе белән үзенчәлекле.
Милләт язмышын кайгыртып, гади кеше хокукларын яклаучы буларак иҗат мәйданына атлаган язучы М. Гафури, давыллы еллар сынавын үтеп, чын мәгънәсендә халык шагыйре булып җитешә һәм әдәбиятыбыз күгендәге иң якты йолдызларның берсенә әверелә. Милләт үзенең моңлы шагыйрен, йөрәк түрендә саклап, гасырлардан-гасырларга илтә.
Д. Абдуллина, З. РәмиевПроза әсәрләре
Тәрҗемәи хәлем
Изге күңлем кәгъбәсеннән көн дә бер таш жимрелә,Ахры, бик күп калмагандыр инде актык гомремә.Яндырып күңлем шәмен, эзләп маташтым изге юл,Каршыдан искән каты җилдәй, вакытсыз сүнде ул.
Гомеремнең кырык ике басмасын үтеп, кырык өченче басмасына күтәрелгән вакытымда, хәятнең артта калдырып киткән эзләрен әрчеп, анда утыртылып киткән маякларны яңартып, хәтер дәфтәрендә сызылып килгән тәэссоратларны[3] бер урынга теркәп, пракәндә[4] яткан кәгазьләрне бер җиргә җыйнап куярга уйладым. Монда язылган нәрсәләр хыял һәм фаразлардан[5] ерак булып, баштан үткән вакыйгаларның, күңел көзгесендә калган сурәтләрнең нәкъ үзләреннән гыйбарәт икәнен әйтеп китүне артык булмас дип уйлыйм.
Әйтергә яраса, бу сәхифәләр минем тәрҗемәи хәлемнән гыйбарәт булып, мин монда баштан үткән эшләрнең җанга тәэсир иткәннәрен, вакыйгаларның мөһим булганнарын яздым. Боларны тәрсим иткән[6] вакытта ифрат һәм тәфриттән[7] бик вә бик нык сакландым. Мохитнең тәэсире белән күңелемә нәрсә сызылып калган булса, шуны шул көенчә тасвир итүне беренче максат итеп тоттым.
Төрле вакытта язылып ташланган хатирәләрне теркәгән вакытта, аларны сайлау, мөһим булганнарын алу юлында да шул әйткән туры юлдан аерылмаска тырыштым. Кыскасы, мин монда язган нәрсәләремнең үземнең үткән гомремнең көзгесе булуына, ул көзгедә ярты гасырга якын хәятемнең тулы һәм, ничек үткән булса, шул көенчә күренүенә бик нык дикъкать иттем. Бергә теркәлгән хатирә дәфтәрләреннән гыйбарәт булган, шул рәвешле бер тәрҗемәи хәл сыйфатына кергән бу әсәрнең кайбер танышларым белән кайбер дус-ишләремнән башкалар өчен, ихтимал, әһәмияте булмас. Шуны уйлап, мин бу әсәрне югарыда әйткән кешеләргә һәм эшче-крестьяннарга бүләк, бер истәлек итеп язам. Саф күңелле, риясыз дуслар, күз яшьләрен күргәндә хәсрәтләнеп, шатлыкларын күргәндә күңелләрен үстергән балалар һәм минем әсәрләремне укып аз гына булса да тәсәллә[8] тапкан эшче-крестьян бу бүләкне кабул итәрләр дип уйлыйм.
Туган ил
Уфадан Агыйдел буйлап, шәрык-җәнүбигә[9] таба җитмеш-сиксән чакрымнар барсаң, сул ягында бик биек таулар күгәреп күренә башлыйлар. Бу таулар Урал тавының тармаклары булып, берсеннән-берсе матур, берсеннән-берсе биек булып күренәләр. Шул тирәгә җиткәч, Агыйдел, үзенең агышын борып, бераз кояш батышына табарак борылып китә. Уфадан югары карап пароход белән барганда, уң ягында бик озын сыртлар, төрле яшеллекләр белән капланган аркалар күренә. Шушы таулар белән аркаларның арасында киңлеге берничә чакрымнарга сузылган матур болыннар, төрле агачлар арасыннан Агыйдел тын һәм мәһабәт булып агуында дәвам итә. Бу тирә – сандугачларның оясы инде.
Монда, җәй көне булса, Идел буенда үскән назлы агачларның ботакларында айлы кичләрдә сайраган сандугачларның тавышы белән бөтен тугай яңгырап тора.
Агыйделнең шәрык ягындагы таулар арасыннан Җилем исемендәге зур гына су килеп чыгып, шул матур тугайларның иң матур һәм урта бер җирендә Агыйдел белән кочаклаша. Җилем суы үзенең сафлыгы, ташлар арасыннан агуы белән күргән бер кешене хәйран итәрлек рәвештә матур. Ул үзе шәп ага, ләкин болганмый. Язгы ташкын вакытында Җилем суы белән бик күп сал агызып төшәләр. Ләкин ул саллар ике буй бүрәнә чамасыннан озын булмыйлар. Шундый шәп һәм таулар арасыннан әрле-бирле бормаланып, ташларга бәрелеп ага торган судан салларны ярга бәрдерми һәм таратмый агызып төшәр өчен ничаклы осталык белән җитезлек кирәк икәненә аптырап каласың. Бу эшне тик тау арасында, Җилем суы буенда үскән башкортлар гына булдыра ала.
Җилем суы безнең авылдан ике чакрым ярым чамасында. Бу су буе – минем бала вакытымның җәй көннәрендәге уйнап, кармак салып үткәргән урынымның берсе. Әллә кайдан күренеп торган «Кызыл яр» астында һәм «Иштуган тамагы» дигән җирләрдә без, балалар, көннең үткәнен белми йөри идек. Язгы сабан белән печән вакыты арасы (июль числосы) күбрәк шунда үтә иде.
Анда күп йөрүебез өчен кайвакытта әтиләр тарафыннан чигәләребезгә алган вакытларыбыз күп булса да, Җилем суы буеның матурлыгы, үтә күренеп торган суда көмеш кебек балыкларның йөзүләре, безнең шул балыкларны тоту теләге белән күзләребезне суга терәп утыруның кызыклыгы чигәләребездән ут чыгарганчы чабуларны шунда ук оныттыра иде. Ул төрле якка борылып-борылып йөри, шулай итеп, шул матур җирләрне күбрәк күрергә, шуннан чыгып китмәскә тырышкан кебек ага. Агыйдел белән шушы Җилем суының уртасындагы берничә чакрымнарга сузылган болынлыкларны җәй көннәрендә төрле чәчкәләр каплаган була. Шул матур җирләрдә ямьле җәйләрне сайрап үткәрер өчен, җәнүбнең[10] төрле кошлары килеп тулалар. Аларның моңлы тавышы белән бөтен тирә-як яңгырап тора.
Шушы ике суның кочагындагы киң болынлыкның нәкъ уртасына безнең Җилем-Каран авылы ташланган. Табигатьнең иң матур бер урынына ташланган шушы Җилем-Каран авылы минем туган бишегем була инде. Бу авылның эчә торган суы авылның янында гына бөркелеп, ургылып чыккан зур чишмәдән гыйбарәт. Бу чишмә яр астындагы кисмәк янындагы тишектән көмеш кебек саф һәм мул булып чыга, авылның түбән очына барып, сазлык уртасындагы күлләргә барып югала. Авылдан чирек чакрым ераклыкта Үрге чишмә исемендә икенче бер чишмә бар. Бусы, кечкенә булу белән бергә, тагын да матуррак. Көнчыгыш ягы вак әрәмәлек булып, көнбатыш ягы чәчкәләр атып торган яшел чирәмлек булып, безнең авыл кызлары белән егетләренең уенга чыгып, уен-көлке кора торган урыныннан гыйбарәт иде. Ләкин заманнар үтү белән, ул тирәдәге агачлар кыркылып беткәнгә күрә, хәзерге көндә ул җир борынгы матурлыгын югалта төшкән. (Соңгы елларда бу чишмәнең тирә-ягы, сөрелеп, басуга әйләнгән инде.) Җилем-Каран авылыннан өч чакрым китү белән, Урал тавының тармакларыннан булган зур таулар башлана. Өйдән чыгу белән, күз алдына шул таулар килеп басып, күңелгә әллә нинди матурлык биреп җибәрәләр. Авылдан чыгып берәр чакрым барсаң, төрле агачлардан гыйбарәт матур урманнарга, әрәмәлекләргә барып керәсең. Шәрык ягындагы кырга чыксаң, биек таулардан булган «Уклы Кыя» дигән тау күренеп ята. Бу тау тирәсендә борынгы вакытларда бик зур ике яу кара-каршы килеп, бер як шул тауның тишекләренә ышыкланып, шуның химаясендә[11] сугышканнар. Әле дә булса бу тауның тирәсендә тимер ук башаклары табыла. Шуңа күрә бу тауга «Уклы Кыя» дип исем биргәннәр. Бу тау бик биек булу белән бергә, кыйбла ягы ниһаятьсез[12] текә, ул яктан менеп-төшеп йөрү мөмкин түгел. Башына менеп, түбән карарга да куркасың. Егылып китсәң, эш харап!.. Борынгы вакытта бер башкорт кызы үзенең киявен шуның башына алып менгән дә тауның иң текә урыныннан төртеп җибәреп һәлак иткән. Яратмаган киявеннән шул тау аркасында котылган, дип сөйлиләр.
Җилем-Каран авылыннан ерак түгел «Халаек борыны» дигән бер урын бар. Монда да борынгы вакыттагы яулар сугышып, кайсы яктыр бик күп кырылган. Монда шул вакыттан калган каберләр әле дә булса күңелгә дәһшәт биреп торалар, үткән яуларны искә төшерәләр.