Фатих Хусни
Йөзек кашы / Перстень
© Татарстан китап нәшрияты, 2021
© Хөсни Ф. Х., варислар, 2021
© Галиәхмәтова А. Р., төзү, 2021
* * *
Повестьлар
Йөзек кашы
Әгәр Диана безнең авылның тегермән буасына килеп су коенса, без аны да урлап киткән булыр идек.
Эпиграф урынына
Каберлек өстендә үсеп утырган карт агачларның ак бәскә күмелгән ботаклары, хәрби оркестрның каты яңгыравыннан куркынган төсле, кинәт калтыранып куйдылар, алардан кар тәлгәшләре коелды. Оркестр соңгы мәртәбә Шопенның матәм маршын уйнады, озата килүче кызылармеецлар авыр гына кузгалдылар, кайтып киттеләр, тын агачлар һәм салкын кыш кочагында тагын бер җылы кабер калды…
Кечкенә тактага:
«Бөек Ватан сугышы көннәрендә, фашист варварларына каршы батырларча сугышып берничә җәрәхәт алган, куркуны һәм хыянәтне белмәс тугры йөрәкле АЙДАР КОРБАНОВ күмелде монда.
ТЫНЫЧ ЙОКЛА, СОЛДАТ!» –дигән сүзләр язылган иде. Миңа кинәт әллә ничек бик моңсу булып китте. Чаңгыларымны бордым да, йомшак кар өстеннән әкрен генә шуып, каберлектән чыгып киттем. Ләкин ул яңа кабер янында ниндидер фаҗигале чынлык, сугыш чорының авыр һәм кырыс романтикасы калган төсле булды, кырлардан, тау араларыннан әйләнеп кайтышлый, әлеге билгесез каберне тагын сәламләп китәргә булдым.
Мин икенче кат әйләнеп килгәндә, ул кабер янында шинель кигән бер хатын, ак йөзле, әллә нинди яшерен моң белән тулган кара күзле ялгыз бер хатын басып тора иде. Формасына, знакларына карап, мин аның ул елларны Казанда ачылган күпсанлы хәрби госпитальләрнең берсендә эшләүче военврач икәнлеген белеп алдым, шуннан башкасы билгесез иде һәм шулай билгесез булганга күрә дә, ул миндә берьюлы берничә төрле кызыксыну уятты.
Мин аңа якынлаша төштем, ул баскан урыныннан аз гына да кузгалмыйча тора бирде, бары тик күзләре генә «Читтәнрәк узып китәргә булмадымы сезгә?» дигән төсле карадылар. Миндә, ниндидер җылы сүз табып, бу иптәшнең кайгысын уртаклашырга теләү хисе кузгалды. Озак уйлап тормастан:
– Менә бу солдатка хәзер берәү дә комачаулый алмый, – дидем, яңа кабергә ымлап.
Ханым аптырау катыш гаҗәпсенү белән миңа күтәрелеп карады һәм, минем фикерем белән килешкәнлеген сиздереп, ягымлы гына елмайды.
– Йә солдат, йә бала үлә, – дип, авыр гына әйтеп куйды ул, кабер ягына күз салып. Бу аның минем алда беренче сүзе иде, уйлары урыныннан купкан кеше икәнлеген белү өчен шушы берничә сүз дә бик җиткән иде. Үлемгә каршы кизәнү яңгырап калды аның бу сүзләрендә. Ак чырайлы ханымның үлемгә каршы кизәнүе ул инде кечкенә нәрсә түгел. Юкка гына кара күзле булып тумагандыр, ахры, ул.
Без шәһәргә бергә кайттык һәм, сөйләшә торгач, яхшы ук нык танышып та өлгердек. Аның күп заманнардан бирле тик үз күңелендә генә саклап йөртә торган мәхәббәт романтикасы бар икән, башта бик үк ышанып җитмичә, ничектер кыюсыз гына, соңга таба яхшы ук мавыгып китеп, ул миңа үзенең искиткеч кызыклы хатирәләреннән кайбер сәхифәләрне ачып ташлады.
– Әйе, ул да солдат иде һәм, миңа калса, начар солдат та булмаган. Язмыш шуклыгы дип әйтергәме, хәтта исемнәре дә туры килеп тора, ул да Айдар исемле иде, – диде ул, сөйләгәннәренә бер йомгак ясаган кебек итеп.
Һәм минем чын күңелдән кызыксынуымны аңлап, шуның янына тагын әдәбиятка азмы-күпме катнашым барлыгын да белгәч, ул миңа үзендә саклана торган бер дәфтәрне бирергә булды.
– Мәрхүм, үзе исән чакта, госпитальдә язып яткан. Шундый чуар йөрәкле бер кеше иде инде ул. Малай чагыннан ук шулай иде, еллар аны үзгәртә алмады. Истәлек булсын дип, соңыннан миңа бирделәр, ә мин ул дәфтәр белән нишли алам? Җан көеге генә ул, укыган саен йөрәкне генә телгәли. Ә сез – шуның өстендәге кешеләр, сезгә, бәлкем, эшкә ярап куяр.
Шулай да, миннән аерылып үз юлына киткән чакта, ул бернәрсәне кабат-кабат исемә төшерде:
– Ләкин укып чыккач, үземә кайтарып бирерсез… Ни дисәң дә, аныкы ул, минем балалык дусымныкы… белгән кешенеке.
* * *
Ханым сүзендә торды – тиздән ул мавыктыргыч дәфтәр минем кулыма керде. Мин ул дәфтәрне үзем укып чыгу белән генә, әлбәттә, канәгатьләнә алмадым, – бу тыйнаксызлыгым өчен мәрхүм мине гафу итәр дип уйлыйм. Ул дәфтәрдә, барыннан да элек, тынгысыз йөрәкле кешенең, үз акылы белән үз йөрәген бергә куша алмыйча, бары тик бунтарь йөрәге артыннан гына чабып йөргән һәм шуның аркасында үз гомерендә күп кенә аяусыз ялгышлыкларга, үкенечле югалтуларга дучар булган кешенең, минем һәм синең таныш түгел дусыбыз Айдарның кызыклы язмышы бар. Үрнәк булырлык язмышмы соң бу, диярләр миңа.
Алдан ук әйтәм, түгел. Киресенчә, аның күп кенә яклары минем үземә дә ошамый. Ләкин тормыш – шуның өчен дә тормыш ул, аның законнары минем яки синең кәеф белән генә исәпләшеп тора алмый. Әйе, тормышта Айдарлар да бар. Үрнәкме алар, түгелме? Ләкин андыйлар бар һәм, димәк, тормышның бүтән яклары белән бергә аларның да җырга кереп калырга хаклары бар. Ә дөрес нәтиҗәне укучы үзе ясый алыр дип уйлыйм мин – авызына чәйнәп салганны көтеп утыра торган яшьтә түгел ул хәзер.
I
«…Безнең Янбулат авылында Айдарлар бер мин генә түгел. Мине Кәҗә Шаяхмәт Айдары дип йөртәләр иде. Ни өчен Кәҗә Шаяхмәт? Анысын менә хәзер белерсез. Берчакны шулай минем әти Теләче базарыннан безнең авылның Гыймай Сәләхиләренә утырып кайткан (безнең үзебезнең атыбыз юк иде шул). Барысы да исерек булганнар тегеләр. Теләче базарына бар да исереп тә кайтма, имеш. Сүз иярә сүз чыккан, бәхәс киткән. Дуамалрак кеше иде минем әти: «Их, ит ашыйсым килә, әгәр булса, бер кәҗә ашап бетерер идем», – дип әйтеп ташлаган. Авызы ипигә туймаган ярлы кешене котыртырга күп кирәкме соң! Тегеләр менә тотыналар кыздырырга: «Бетерәсеңме дә бетерәсеңме?» Әти: «Бетерәм булгач бетерәм». «Бетерсәң, сиңа бер кәҗә, бетермәсәң, син безгә бер кәҗә», – диләр тегеләр. Шалт та шолт. Кайталар да җиңел кулдан бисмиллаһи Аллаһе әкбәр… бер кәҗәне егалар да суялар. Башкасын белмим, әмма ләкин әйткән сүзеннән кайтмый торган иде минем әти. Бер кәҗә итен бер утыруда ашаган да бетергән шул. Әле җитмәсә, кичкырын кайдандыр алып, тагын бер стакан аракы төшергән дә, Сәләхиләргә барып: «Аның шулпасы да булырга тиеш, нигә шулпасын бирмисез», – дип ду кубарып йөргән.
Әнә шуннан бирле безне «кәҗәнекеләр», «кәҗә Шаяхмәтнекеләр» дип йөртәләр. Хәер, төкерергә. Авылда кушаматсыз кеше буламыни? Кәҗә Шаяхмәт малае гына булсам да, үскәнмен әле. Таякны ат итеп уйнауларны, мулла бакчасыннан алма чәлдерүләрне сөйләп тормыйм. Алма дигәннән, безнең Янбулат авылына берчакны шулай алма сатучы килде. Әллә шуннан башлап китәргәме? Әй, шуннан башлап китимче әле. Июль ахырлары микән, август башларымы, әйе, алма сатучы килде. Аты яхшы – тимгел-күк. Ялы – көлтә төсле, утырып кына тора. Шлеясе-йөгәне – барысы да тәңкәле. Арбасын карага буяган, тимерле арба. Ә арбада – зур-зур әрҗәләр, әрҗәләрдә – берсеннән-берсе эрерәк алмалар. Кып-кызыл. Ул исе, ул исе… бөтен авылга җәелде исе. Госман, безнең күрше малай, ис сизәргә дигәндә аннан да җәһәт кеше юк иде. Алма исе иң элек аның курнос борынына барып кергән, ул, читән өстенә басып, миңа кычкырды:
– Әй… Айдар, алма сатучы килгән. Әйдә, киттек!
Йөгердек без. Алма сатучы, атын җай гына атлатып, урам буенча бара да бара, үзе: «Алма сатам, ал-ма!» – дип кычкыра. Кешеләр күбрәк җыела төшкәч, атын туктатып, сату итә башлый. Ә безнең авыл кешеләре, дөресен әйтим, алманы элек-электән бик яраталар. Карты-карчыгы, баласы-чагасы, килене-кызы – барысы да йөгерә. Кайсының кулында ике-өч йомырка, кайсысы чиләк төбенә салып ясмык алып чыга, ә кайбер шуграк малайлар әбиләренең сәдакага дип адарынып куйган ике тиенлек, өч тиенлек бакырларын чәлдереп чабалар. Әбиләре артларыннан капка төбенә чыгып кычкырып кала: «Сәдакага дигәнем генә ие, кая алып олактың, муеның астыңа килгере!» Ә алма сатучы, мондый шау-шуларга бер дә исе китмичә, товарын мактап-мактап сата да сата. Үзе дә бик көяз кеше иде шул, каһәр. Каракүл бүрекне кыңгыр салган, өстендә трико кәзәки, кәзәки кесәсеннән сәгать чылбыры салынып тора, ә телгә дисәң, товарын мактарга дисәң, авызына шайтан төкергән инде. «Бу алманы сез моңа чаклы күрмәдегез, моннан соң күрәчәк түгелсез, алып калыгыз», – ди. Безнең авыл кешеләренә шул җитә кала, этешә-төртешә кабаланалар. Янәсе, миңа үлчә дә, миңа үлчә.