Бик күпләрне имгәткән дөнья сугышы аның малларына һәм малайларына зарар китермәү генә түгел, киресенчә, аңа тагын да югарырак күтәрелергә ярдәм иткән. Дөньяның «рәтен» белеп яшәү нәтиҗәсендә Октябрь революциясе дә аның тамырын бөтенләй суырып ташлый алмаган. Бик күпләрнең үзәгенә үткән ачлык та Сәхәүгә дөньясын түгәрәкләүгә генә хезмәт иткән. «Тынгысыз» еллар беркөе уңайга салынып, ирекле сәүдәгә юл куелгач, ул тагын да иркенрәк тын ала башлаган. Дөнья эшләрен улларына тапшырып, үзе ахирәт эшләре тирәсенә якынлашкан. Үкертеп сәүдә иткән улларына акыл һәм фатиха биреп кенә ята торган булып калган. Тәкъвалык эшендә узынып китүе яшь чагында эшләгән гөнаһларын йолу исәбеннән килеп чыккан, имеш, ди…
Агыйдел ярында очраган серле кыз тәэсире астында янып кайтып килгәндә очраган кечкенә буйлы мәчет карты – Таквә Сәхәү – ни өчендер әнә шулай берьюлы бөтен тарихы белән күренде миңа. Ике елны шәһәрдә уздырып, яңа гына кайтып төшкән кеше булганга күрә, үземне авылдагы бөтен кеше өчен кунак дип уйлаганмындырмы, нигә икәнен үзем дә белмичә, Таквә Сәхәү белән исәнләшәсем килде.
– Исәнме, Сәхәү бабай! – дип кычкырдым.
Таквә Сәхәү оеп кына кайтып барган җиреннән шып тукталды, йөзе белән безгә әйләнеп, озын җиң эченнән аз гына чыгып торган сул кулын маңгаена куйды, өстебезгә карап бераз сүзсез торды да, җавап бирмичә, кинәт үз юлына борылды. Бер-ике адым атлаганнан соңында гына бөтен тирә-якка ишетелерлек көр тавыш белән каргана башлады:
– Тәһарәтемне сындырта яздылар, җәһәннәм кисәүләре, тфү!.. Төне буе зина кылып йөриләр дә, таң тишегеннән торып, госел коенырга баралар, дөнья корыткычлар, тфү!..
Мин, елмаеп, Гаязга борылдым:
– Тере кулак күргәнем юк, ди идең, Гаяз, менә шушы инде ул, күр…
IV
Таквә Сәхәү тарафыннан өстебезгә ыргытылган пычрак ялага карап кына Агыйдел буеннан алып кайтып килгән яхшы кәефебезгә зарар килмәгән иде. Без әле һаман да, билгесез кыздан алып калган татлы тойгылар йогынтысыннан айный алмыйча, ниндидер бәхетле очрашулар, күңелле күрешүләр көтеп хыяллана идек. Йокыдан торуыбызга ук барлык тойгыларыбызны тоткын иткән Агыйдел буеның матур табигате безгә тагын да тулырак булып күренә, бу матур табигать эченә яшерелгән тәмле серләр тагын да тирәнрәк булып тоела иде. Шундый тойгылар кочагында без үзебезне бер бу авылга гына кунакка кайткан итеп түгел, бәлки бөтен дөнья йөзенә мәңгегә кунак булып килгән бәхетле кешеләр итеп сизә идек. Тик, белмим, бәхеткә каршымы, кызганычка каршымы, акыл белән бер тиенлек алыш-биреше булмаган ул тойгыларыбызның гомере кыска булды. Бик кыска булды. Табигатьнең чиксез матурлыгына күмелеп утырган тыныч авылның тынычсыз яклары, күңелсез яклары безгә күренергә ашыктылар.
Көне буена бик күп хәлләр белән танышып, бик күп зарлар ишетеп өлгергән идек инде без. Кич белән, абзыйлар-җиңгиләр утаудан кайтып умач ашагач, капка төбенә чыгып утырган идек. Озын көннең кызу кояшы, әкертенләп кенә сүрелеп, Агыйдел аръягындагы таллар артына барып баткан иде инде.
Безнең янга башлап Тешсез Ибрай килде. Нәкъ баягыча, озын мыеклы кешеләргә генә хас булганча, киң елмаеп сөйләнә-сөйләнә килде ул:
– Җә, ниләр күрдегез, кунаклар? Безнең авылның табигате ошадымы, Гаяз иптәш?
– Ошамаган кая ул, Ибрай абзый, – диде Гаяз, үзенә төбәп сорау бирелгәнгә күтәрелебрәк тә китте бугай, – мондый матур җирләрне картиналарда да күргәнем юк иде минем.
– Ә менә монда, Яшел Елга тамагын үткәч, җәелеп яткан чирәм бар, анда булдыгызмы?
– Без ул якка бармадык әле…
– Әй, сез әрәмә арасын гына яратасыз шул. Иң матур җирне күрмәгәнсез, матурлык әнә шунда…
Мин Ибрайның нәрсә әйтергә теләгәнен аңламыйча каршы төштем, чөнки ул матур дип күрсәтергә теләгән җирнең кайчандыр сөрелгән булып та бик күп еллар буенча тик ятканлыктан төрле чүп үләннәре басып беткән ямьсез җир икәнлеге миңа электән үк мәгълүм иде инде.
– Юкны сөйлисең лә син, Ибрай абзый, – дидем мин, – тапкансың матур җир.
– Әй, энекәйләрем, күзегезне ачып кайтармаганнар икән лә…
Ибрайга башлаган сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәделәр, яныбызга килгән бер яңа кеше бүлдерде.
– Нәрсә болгата мыек, нәрсә болгата Тешсез, нәрсә лыгырдый, һаман хыялланамы? – диде яңа кеше һәм, үз сүзләреннән үзе кычкырып көлгәннән соң, безнең белән исәнләшеп, чирәм өстенә утырды. Ялангач аяк өстенә генә киелгән зур юкә башмагын салып какты. Башмак эченнән, шылтырап, самовар кәлпәге килеп төште. – Әй шайтан малайлар, – диде ул, – нәрсә болай аякка мишәйт итеп килә дисәм… Ә анда аналары сукрана-сукрана иске түбәтәй белән томалап йөри самоварын… Мә, шайтан малай, бу синең эшең, бар, анаңа алып кайтып бир, тиз йөгер.
Килим микән, юк микән дигән төсле, курка-курка гына безнең янга якынлашкан күк күлмәкле, ыштансыз малай атасы ыргыткан самовар кәлпәген эләктереп кире борылды һәм ук җитезлеге белән күздән югалды.
Сүзен бүлгәнгә кәефсезләнеп, ни әйтергә белми утырган Ибрай:
– Әйе шул, Ибрай лыгырдасын әле, лыгырдар әле ул Тешсез Ибрай, – дип, яңа кешегә җавап бирде дә сүзен безгә борды: – Шулай ул, энем, ә мин инде сине шул чирәмнең матурлыгын күрерлек булып, күзе ачылып кайтыр дип көтә идем.
Болай тартып-сузып, читләтеп сөйләүләргә өйрәнмәгән Гаяз түземсезлек күрсәтте:
– Хикмәте нәрсәдә соң аның, Ибрай абзый? – дип сорады.
Сүзгә тагын бер яңа кеше катнашты:
– Байыйсы килә Ибрай абзагызның, байыйсы килә…
Өч-дүрт каеш йөгәнне бергә бәйләп аркасына аскан килеш, ялкау гына атлап кайтып килүче бер яшь егет әйтте бу сүзне. Өстенә кигән киндер күлмәгенә, мәңге чишелмәстәй итеп киелгән чабаталарына һәм чит-читләре чачакланып беткән киез эшләпәсенә караганда, аның аркасына күтәрелгән каеш йөгәннәр бәйләме үзенеке түгел икәнлеге бу егет белән бөтенләй таныш булмаган кеше өчен дә сизелерлек иде. Мин, аның Күчәрбай исемле башкорт егете икәнен әүвәлдән үк бик яхшы белгәнгә күрә, хәзерге көндә кемдә булса да ялчылык итүен һәм бу минутта хуҗасының атларын кырга җибәреп кайтып килүен бик тиз аңладым. Ул, үзе әйткән сүзгә үзе уңайсызлангандай, оялып кына безнең белән исәнләште һәм, төркемнән шактый читкә китеп, чирәмгә чүгәләде.
Сүзнең үзәген үзеннән ычкындырасы килмәгән Ибрай аны да җавапсыз калдырмады:
– Әйе шул, Күчәрбай энем, – диде, – Ибрай абзыеңның байыйсы килә. Ә менә синең, күрәм, байыйсың килми, сукса тимер өзәрлек чагыңда Таквә Сәхәүне баетып ятасың, алйот.
Күчәрбай, ник сүз кушканына үкенеп, тавышсыз гына җиргә карады. Ул арада безнең янга тагын берничә кеше килеп, чирәм өстенә сузылыштылар. Килгән берсе, Ибрайның сүзен бүлдереп, бер-ике сүз әйтә дә безнең белән исәнләшә; аннан соң сүз яңадан Ибрайга кайтып кала иде.
– Аның хикмәте, энекәйләрем, – диде Ибрай, Гаяз тарафыннан китереп куелган сорауга җавап биреп, – ул җирнең яхшылыгында. Юк, яхшылыгында гына түгел, яхшы җирләр күп ул, төп хикмәт шундый яхшы җирләрнең әрәм ятуында. Сөрәсе иде шул җирне дә яшелчә утыртып җибәрәсе иде…
– Ул җирне күтәрү өчен дүрт ат җигәргә кирәк шул, Ибрай абзасы, – диде берәү, юкны кайгыртасың дигән төсле сузып, өметсез итеп әйтте.
Тик Ибрай аңа карап кәефсезләнмәде, киресенчә, үзе теләп шулай әйттергән төсле эләктереп алып китте:
– Дүрт ат нәрсә, дүрт ат пустяк ул, анда менә…
– Синдә икесе дә юк бит әле аның, берсе дә барлы-юклы…
– Бүлдермәсәнә, дүрт ат пустяк ул, машина кирәк анда; безнең илдә тракторлар бар бит хәзер, сез күрмәгәч тә бит, мин аларны күргәләгән. Менә егетләргә шуны әйтәсем килә минем, алар бит хөкүмәткә якынрак торган кешеләр, хөкүмәт ни әйтер икән дим шул турыда? Хөкүмәт кайгырта торган эш бит ул!..
Гаязның техникумда укыган вакытта үзен үзе онытып җибәрә торган гадәте бар иде. Аның ул гадәте берәр авыр мәсьәлә өстендә бик озак баш ватып утырган чакларында күренә торган иде. Андый чакларда, башын ике кулы белән кысып, берсүзсез утыра-утыра да күңеленә килгәнне кычкырып әйтә иде ул. Бүген көтелмәгәндә шул гадәте кабатланды аның.