Гаяз тагын кырт кисте:
– Смирно!
Имәлинең аягы яңадан шапылдады.
– Безнең сугыш мылтыксыз сугыш булыр дип әйттекме без?
– Әйттегез.
– Алай булса, менә шул: без сиңа ун көн срок эчендә укырга-язарга өйрәнергә кушабыз.
– Кемнән өйрәним?
– Әнә Күчәрбайдан өйрән.
Имәли тагын кулын селтәп, «шаяртма» ди башлаган иде, Гаязның «смирно!» командасы яңадан яңгырады:
– Команданы тикшермиләр, үтиләр.
– Туктале, – диде Имәли, гаҗәпләнгән тавыш белән. – Әллә чынлап та шаярмый сөйләшүеңме бу?.. Ничек тикшермисең ди, Күчәрбай үзе миннән дә надан бит, ул мине ничек өйрәтсен?
– Күчәрбай да укый-яза белмиме? – диде Гаяз, белмәгән булып.
– Дөм сукыр.
– Алай булса, сиңа тагын бер команда: унбиш көн срок эчендә Күчәрбайны да укырга-язарга өйрәт.
Имәли үзенә үзе «вольно!» командасы бирде һәм, кесәсеннән тәмәке чыгарып, төрә-төрә сөйләнә башлады:
– Мин сезне, акыллы гына сүзләр сөйләшеп килгәч, аеклар дип торам тагын, ләгыйньнәр, тартасызмы?
Ниһаять, Гаяз да көлде. Җыйнаулашып Имәлинең махоркасын төрә башладык (дөрес, тәмәкене Гаяз да, мин дә чынлап тартмый идек, тарту дигәнебез төтен чыгару гына иде. Атналар буе тәмәке затын авызга алмый йөрү дә берни түгел иде безнең өчен. Шулай да, үзебезгә калса, олырак, җитдирәк кеше булып күренәсебез килгәндерме, тартырга тәкъдим итүче булганда, кире какмый идек).
– Ә бит, Имәли абзый, – диде Гаяз, – төптән уйлаганда, без наданлыкны бетерү турында шаярып сөйләшмибез.
– Бер дә чынлап әйткән сүзгә охшамый бит бу, Гаяз туган. Ничек итеп мин, үзем сукыр килеш, Күчәрбайны өйрәтим?
– Хикмәт анда түгел, хикмәт ул эшкә күңел бирүдә. Ә сез күңел бирмәгәнсез. Чакырган чакта да ликбезга бармагансыз.
– Низамыйлар мөгаллимәсеннән укып йөрисем килми, егетләр, теләсәгез ни әйтегез.
– Анысы барыбер. Безнең Кызыл Армия командирлары әнә, кирәк булгач, сугыш белеменә патша генералларыннан да өйрәнгәннәр.
– Сугыш белеме бит ул. Ә бу…
Без, аны әнә шул сүзеннән эләктереп алып, социалистик җәмгыять төзү турында бар белгәннәребезне аңлатырга тотындык. Совет власте чыгарган законнарны яхшы белү, аларны тормышка ашыруда актив катнашу кулакка каршы көрәштә иң зур корал икәнен әйттек без аңа. Моның өчен барыннан да элек укый-яза белү, культуралы кеше булу кирәклеген әйттек. Үзең бертөрле дә чара күрмичә, коры зарланып йөрүнең үзең өчен дә, совет власте өчен дә файдасы юклыгын әйттек.
– Ә кулак нәрсә ди синең турыда, Имәли абзый, беләсеңме? – диде Гаяз.
– Беләм.
– Совет аңа җир бирә – сөрми, диме? Орлык бирә – чәчми, ашап бетерә, диме? Шулаймы?
– Беләм. Хатын белән үзем җигелиммени сукага?..
Шулай итеп, сүз уңае тагын үзеннән-үзе артель мәсьәләсенә килеп терәлде. Һәм Имәли безнең күз алдында ук икенче кешегә әверелгәндәй булды. Бәлки, бу аның икенче кешегә әверелүе булмагандыр, бәлки, үзен һаман хаксыз җәберләнүчегә санап, үпкәләп, ачуланып, нигә икәнен үзе дә аңламыйча, ярсып йөргән кешенең нормаль хәлгә кайтуы булгандыр. Һәрхәлдә, ул моңарчы без белгән Имәли түгел иде инде. Җитдиләнде, сабырланды, хәрәкәтләре дә, теле дә шомара төшкән кебек булды.
– Була бу болай булса, – диде ул. – Барып чыга бу! Волком үзе дә булышам дигәч… Ә бездән эш калмас. Оешабыз. Укыргасын да өйрәнербез. Язаргасын да. Күчәрбай да өйрәнер, ник өйрәнмәсен, өйрәтербез…
Һәм ул, аякларын нык-нык басып, шакылдавыгын тирән ышаныч белән яңгыраган көйгә бәрә-бәрә, урам буенча китте. Без аның шакылдавыгы да үзе белән икәнлеген тик шул минутта гына сиздек.
XVI
Рамазан гаете якынлашу уңае белән зур кичә уздырырга әзерләндек без. Кайтуыбызга артык озак булмаса да, авылга тәмам ияләшеп җиткән идек инде.
Бу вакыт эчендә без ике тапкыр совхозга барып кайтырга да өлгергән идек. Андагы тәҗрибә кырларының уңышлары безгә крестьяннар белән әңгәмә алып барган вакытларда көчле мисал булып хезмәт иттеләр. Тик совхозның безнең авылдан ерактарак булуы тыгызрак багланыш тотарга уңайсызлады. Авылның үз халкын да күбрәк катнаштырып, совхозга экскурсия ясарга теләсәк тә, бу планыбыз тормышка аша алмады. Совхоз белән багланышның безнең өчен иң отышлы минуты алда иде әле. Аязгулов алар белән үзе дә сөйләшкән булып чыкты. Совхозның җитәкчеләре безгә трактор белән җир сөреп бирергә вәгъдә иттеләр: «Кайчан авылыгызда артель оешыр, кайчан артельнең үзенә билгеләнгән җирнең межалары ачык булыр, безгә әйтерсез. Шул вакытта безнең трактор сезгә ярдәмгә әзер булыр», – диделәр алар.
Без авылда алып барган бөтен эшебезне әнә шул ноктага илтеп җиткерү теләгеннән чыгып корып җибәрдек.
Беренче көннәрдә безнең өчен искиткеч булып күренгән Агыйдел буйлары, ямьле тугайлыклар, куе урманнар, карарга имәнеч ташлы таулар – һәммәсе дә табигыйләштеләр. Баштарак үзләренең төрле характерлары белән кызык булып тоелган кешеләр дә гади төс алдылар. Тешсез Ибрайның акыллы сүзләре, абзыйның тупас мужиклык кыланышлары кимегәндәй булды. Яшьләрдән танышларыбыз күбәйде. Беркемнең дә күзенә бәрелми йөргән комсомолецлар арасыннан менә дигән егетләр килеп чыкты. Без аларның үзләрен генә түгел, ата-аналарын да, хәтта сөйгән кызлары кем булуын да белеп бетердек. Кайсы урамда кемнәр торуы, безнең кыланышларга кемнәрнең ләгънәт төшереп, кемнәрнең рәхмәт яудыруы да безгә сер түгел иде инде. Күптән түгел авылда комсомол ячейкасының гомуми җыелышы да булып үтте. Волкомол секретаре гына түгел, Аязгулов үзе дә катнашкан бу җыелышта иске бюро туздырылып, яңа бюро һәм яңа секретарь сайланды. Без дә хәзер комсомол эшенә кунак булып кына түгел, волком тарафыннан ячейканың үзенә беркетелгән тулы хокуклы членнар булып катнаша башладык. Яшьләрнең бик күбесенең безгә мәхәббәт белән караулары, Ибрай, Имәли, Күчәрбай кебекләрнең активлашып китүләре һәм алар рәтенә кергән башка крестьяннарның да якты йөз күрсәтүләре безгә батырлык бирәләр. Шуларга таянып, без тирән ышаныч белән рәхәтләнеп эшлибез. Диннең зарарлары турында әңгәмәләр уздырабыз. Туры килгәндә, мулла белән дә бәхәскә килеп, картлар алдында үз сүзебезне өстен чыгарабыз. Өзлексез стена газетасы чыгарабыз. Анда мулла-мәзиннәрне, Таквә Сәхәүләрне, шулай ук кооператив тирәсендә сизелүче күселәрне ачы тәнкыйть итеп шигырьләр язабыз, сурәтләр төшерәбез. Крестьяннарның читән буйларында чүбек чәйнәп уздыра торган вакытларына да кысылабыз, ничек итеп күп уңыш алу, ничек итеп, нинди юллар белән яхшы тормышка чыгу хакында белгәннәребезне сөйлибез. Сөйләшүләр, язышулар белән генә калмыйбыз, абзыйлар белән бергәләп кырга да чыгабыз; чалгы тотып печән чабабыз, сәнәк тотып кибән куябыз… Әнә шулардан гыйбарәт иде безнең авылда эшләгән эш. Шулар нәтиҗәсендә безне бөтен авыл бик тиз белеп алды. Яшьләр, иртә таңнан торып эшкә китәселәрен дә онытып, төннәрен безнең тирәдә үткәрә торган булып киттеләр. Гадәттә, кичләрдә мәчет тәрәзәсе төбенә җыелышып, тәравих тыңларга яратучы хатын-кызлар да, сукыр суфиның, көчәнә-көчәнә, «Сөбхәнәдил мөлки вәл мәләкүүт…» дип ыңгырашуын ишетүгә караганда, безнең җырларны тыңлауны һәм безнең гармунга кушылып җырлауны артыграк саный торган булып әверелделәр.
Рамазан гаетенә карата әзерләнгән бүгенге кичәбез шушы бер-ике атна эчендә алып барган эшләребезгә йомгак ясау урынын тота иде. Кичәбез бөтен авылны шаулатырлык бер вакыйга булып чыкты.
Ул кичәгә без алдан ук әзерләндек. «Галиябану» га кат-кат репетицияләр ясап, рольләребезне күңелдән белү дәрәҗәсенә килеп җитә яздык. Исмәгыйль ролен яхшы башкаруы белән авыл каршында танылган Низамыйның спектакльгә катнашудан баш тартуы безне шатландырды гына (Низамый беренче бюро утырышыннан соң, бигрәк тә гомуми җыелыштан соң, икенче юл алды: безнең белән бөтенләй диярлек аралашмый башлады. Әледән-әле калага йөри торган булып китте. «Галиябану» ны куярга әзерләнүебез турында әйткәч, «Мин бушый алмыйм, эшлисе эшләр муеннан» дип кенә куйган иде). Аның урынына комсомолецларыбыз арасыннан менә дигән егетләр табылды. Спектакль әзерләнде.