Амиров Мирсаяф Масаллимович - Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы стр 21.

Шрифт
Фон

– Әйе, Гаяз туган, эш зур, эш җитди. Тик менә шуны нәрсәдән башлап җибәрергә?

– Нәрсәдән димә инде син, Ильяс дус, – диде Гаяз, – кайчан диген.

Аның бу сүзләре миңа тагын да аңлашылып җитмәделәр.

– Ничек «кайчан»?

– Әйе, кайчан барырга? Иң элек үзебезнекеләр белән сөйләшеп, алар исеменнән барыргамы, әллә башта үзебез генә барып сөйләшеп кайтыргамы?

– Тукта әле, Гаяз, кайда бару турында сөйлисең син?

– Билгеле, совхозга.

Совхозга бару фикере минем өчен һич көтелмәгән яңалык иде. Ләкин Гаязның аны һәр икебезгә нык таныш мәсьәлә төсендә китереп куюына карап сизендем: бу да минем баягы – Артыкбикә турында хыялга батып онытылуым бәласе булса кирәк. Аязгуловтан чыккан тәкъдимдер. Юк, Гаязга серне ачмый ярамас.

– Гаяз, – дидем мин, – тиргәсәң тиргә, үтерсәң үтер: мин гаепле.

– Нәрсә булды?

– Совхоз турында беренче ишетүем. Берни аңламыйм.

Минем бу сүзләрем Гаяз өчен бөтенләй көтелмәгән булып чыкты. Ул әкрен генә атлап барган җиреннән тукталып ук калды. Аның тукталуы мине дә туктатты – әйтерсең мин аңа җеп белән беркетелгәнмен. Шундый ихтыярсыз тукталу иде бу. Гаязның зур булып ачылган кара күзләрендә тирән гаҗәпләнү билгесе күренә иде. Ул берсүзсез минем күзләремә туп-туры карап торды да башын селкеп куйды. Аның бу хәрәкәте миңа ачыктан-ачык «Ай-яй, Ильяс, болай ук булырсың дип көтмәгән идем, оят түгелме сиңа?» дигән шелтәне аңлата иде. Мин, үземнең нинди дә булса бер бик әһәмиятле мәсьәләдә гафу ителмәс дәрәҗәдә илтифатсызлык күрсәтеп үткәнлегемне, читтә калганлыгымны сизенеп кызара башладым.

– Ярый әле, – диде Гаяз, көрсенеп куйды, – ичмасам, ояла беләсең, кызара беләсең, шуның өчен генә булса да гафу итәргә була үзеңне.

– Йә, Гаяз, әйт инде, мин нинди ахмаклык эшләдем?

– Димәк, син Аязгулов сөйләгән сүзләрне бөтенләй ишетмәдең?

– Әйе, мин Аязгулов сүзләренең барысын да ишетеп бетермәдем. Артыкбикә турындагы көтелмәгән хәбәр минем зиһенемне читкә борып җибәрде.

– Алай. Димәк, без алдыбызда торган бурычлар турында сөйләшкәндә, ул бурычларны ничек итеп тормышка ашыру планнарын сызганда, син күзле бүкән булып утырдың?

– Кызганыч, әлбәттә, ләкин факт.

– Кил алай булса, – диде Гаяз, мине, сул беләгемнән тотып, юлдан читкә алып чыкты.

Без авыл кырыендагы яшел чирәм өстенә утырдык. Сүзне Гаяз башлады.

– Белмим, – диде ул, – әллә син начар, әллә мин. Дөрес, Артыкбикә турындагы яңа хәбәр мине дә гаҗәпләндерде. Ләкин мин үземне үзем югалтмадым. Бу минем өчен мактаулы сыйфатмы, әллә хурлыкмы? Сиңа шулкадәр тирән йогынты ясый алган хәбәр ни өчен миндә андый ук эз калдыра алмады? Синең йөрәгеңне парә-парә кискән гыйшык-мәхәббәт кайчысы ни өчен минем йөрәгемне исән калдырды икән? Егет йөрәге юкмы икән әллә миндә? Әллә минем йөрәк дип йөрткән нәрсәм, Тукай әйтмешли, файдасыз бер ит кисәгеннән генә гыйбарәтме икән?

– Йә, Гаяз, шаяртма әле. Мин болай да аңлыйм инде сине. Эш турында сөйләшик.

– Шаяруын шаярмыйм, чынлап әйтәм. Тик бу турыда калдырып торырга да мин каршы түгел: минем йөрәгем чыннан да шундый икән, хәзер генә үзгәртеп, икенче төрле итеп булмый бит инде аны, ә? Шулай бит?

– Билгеле.

– Ә безгә ни эшләргә кирәклек турында хәзер без шактый күп беләбез инде. Волкомга барып бик яхшы эшләдек. Син, Артыкбикәгә мөкиббән китеп, дөньяңны онытып утырганда, Аязгулов безгә бик кирәкле сүзләр сөйләде. Бик матур киңәшләр бирде, без төшенми килгән бик күп нәрсәләрне төшендерде. Аның сүзләрен тыңлаганнан соң, минем башымда шәүләләре генә булган мәсьәләләр ачык төс алдылар. Беләсеңме, Ильяс, сезнең авылда үткәргән ике көн, бүген волкомда үткәргән берничә сәгать вакыт эчендә күргән хәлләр, ишеткән сүзләр минем башымда ике елдан бирле җыелып килгән әзме-күпме белемгә җан кертеп җибәрделәр. Хәзер мин үземдә бик зур көч сизәм.

– Әллә син Рахмановны алыштырырга җыенасыңмы, дус?

– Рәхмәт, көлмә. Мин аңа омтылмыйм. Минем төп эшем, синеке кебек үк, алда торган биш-алты елда – уку. Ләкин уку үзе дә бит безгә «укымышлы» исемен күтәрү өчен генә яки бүген совет исәбенә гыйлем эстәп тә, аны киләчәктә кыйбат хакка сатып яту – җиңел көн итү өчен генә кирәкми, без – комсомолецлар – бөтен тормышларын кешелек бәхете өчен көрәшкә багышлаган бөек революционерларның данлы эшләрен дәвам иттерүчеләр.

– Әйе, әйе. Тик без әнә шул данлы эшләрне дәвам иттерү өчен бүген менә безнең авылда ниләр эшләргә кирәклекне генә белеп җиткермибез.

– Беләбез. Аязгулов безгә аларын да ачып бирде. Хәзер аны син дә белерсең, – диде Гаяз һәм китап укыган тондарак, озын итеп, алдыбызда торган бурычлар, эшләр турында сөйли башлады.

– Комсомол – кайчан гына булмасын, кайда гына булмасын – партиянең иң якын ярдәмчесе. Бусы сиңа да билгеле, миңа да билгеле. Аязгулов та моны бик нык итеп безнең искә төшерде.

– Боларын мин дә ишеттем.

– Ә хәзерге чорда партиянең авылдагы төп бурычы – авыл хуҗалыгын социалистик нигезгә кору буенча эшләү. Авыл хуҗалыгын социалистик нигезгә кору дигән сүз тиз генә тоттың да авылда социализм төзедең дә җибәрдең дигән сүз түгел әле. Ул бик күп эшләүне сорый.

– Боларын да ишеттем шикелле.

– Ишетсәң, тагын бер ишет. Икенчеләй вакытында тыңлап утырырсың.

– Бетте, бетте.

– Шул. Авылны социалистик нигезгә коруны ачык кына итеп «Менә шушылай, менә шушы формада эшләргә кирәк» дип әйтә алмыйм әле. Тик шунысын ачык беләм: авылны социалистик нигезгә күчерү өчен, хәзерге аерым-аерым вак хуҗалыкларны берләштереп, эре хуҗалыкка әйләндерү кирәк. Авыл хуҗалыгында чиксез зур файда бирә торган бик зур мөмкинлекләр бар, тик аерым хуҗалыкта яшәгән хәлдә ул мөмкинлекләрдән файдаланып булмый. Беренчедән, вак-вак хуҗалыкларга машина кертеп булмый; икенчедән, эшне ныклы план белән алып барып булмый; өченчедән, авыл хуҗалыгы товарларын ишәйтүгә зур ярдәм итә торган фән-техника күрсәтүләрен, агрономия чараларын кулланып булмый (күп басуга күчү, җирне ашлау кебек чараларны әйтәм). Шул чараларны күрмичә, кулакларны бетереп тә булмый. Ә социализм ул – сыйныфсыз җәмгыять төзү дигән сүз. Партия алдында менә шундый бурычлар тора. Без, комсомолецлар, шушы бурычларны тормышка ашыру эшендә партиягә ярдәм итәргә тиешбез.

– Алай булгач, Ибрайның коммуна дигәне, аның бу сүзен безнең эләктереп алырга теләвебез дөрес булган?

– Әйе, без дөрес юлда. Ләкин кулыбыздан килә торган бик күп эшләрне күз алдыбызга дөрес китерә алмаганбыз. Ибрайның артель төзү турындагы фикерләре – бүгенге көннең алдынгы фикерләре. Бу фикерләрнең Ибрай авызыннан – артель төзүдә турыдан-туры үз хуҗалыгы белән катнашырга тиешле ярлы крестьян авызыннан әйтелүе бигрәк тә шәп. Ләкин бит бер Ибрайдан гына артель төзеп җибәреп булмый. Башка ярлылар бу турыда үз фикерләрен әйтмәделәр бит әле, хәтта фикерләрен сорагач та, «сүзең көмеш булса, тик торуың – алтын» дигән принципта калдылар. Бер Ибрай белән генә бит…

– Бер тарыдан ботка пешереп булмый дисеңме?

– Вот-вот! Синең һәр кирәккә бер мәкалең бар, шунысы шәп. Әйе. Бер тарыдан ботка пешереп булмый. Ләкин, төптән уйлап караганда, Ибрай берүзе генә булырга тиеш түгел. Аның тәкъдименә барлык ярлылар гына түгел, авылның төп катлавы – урта хәллеләр дә кушылырга тиеш. Ярлылар белән эш җиңелрәк тора. Имәли, Күчәрбай ишеләр бу юлда үзләре риза булулары белән генә зур хезмәт күрсәтә алмыйлар. Алар – партиянең, совет властеның авылдагы таянычы. Шуңа күрә дә алар өчен партия тәкъдим иткән яңалыкларга үзләре кушылуы гына аз. Алар үз артларыннан бөтен авылны ияртү эшен дә өсләренә алырга һәм аны башкарырга тиешләр…

Гаяз сөйләгән бу сүзләр, бу фикерләр минем өчен яңалык түгелләр иде. Укыганым да, ишеткәнем дә бар иде минем аларны. Тик алар минем башымда, тәртипсез көтепханә эчендә югалган кыйммәтле томнар шикелле, тәртипкә салынмаган фикерләр, тәртипкә салынмаган белем арасында буталып югалганнар һәм аларны тиз генә эзләп табу читен иде. Шуңа күрә дә алар миңа бу минутта яңа булып ишетелделәр. Мин, аларны яңадан югалтмас өчен, аларга чатырдап ябыштым.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Похожие книги

БЛАТНОЙ
18.4К 188

Популярные книги автора