Күчәрбайның чырае яктырып китте. Ул тиз һәм ачык итеп җавап бирде:
– Аңладым.
– Иртәгә күрешербез. Хуш, хәзергә кайтып ят.
Күчәрбай, сүзсез генә баш иеп, Таквә Сәхәү йортына таба юнәлде. Ул киткәч, Имәли дә безнең янда озак тормады.
– Сезгә булган ышанычым арта бара, егетләр. Адәм белән адәмне аера белә торган кешеләргә охшыйсыз. Йөрәгемдә ут кабыздыгыз сез минем, – диде дә ул, шакылдавыгын яңа дәрт белән уйнатып, артка, Низамыйлар урамына табан борылды.
Ерагая барган саен, аның шакылдавыгы моңлырак булып ишетелә, йокысыннан уянган этләр, иренеп кенә өреп, аңа җавап биреп куялар иде.
Каядыр еракта, Низамыйлар ягында, әтәч кычкырды. Таквә Сәхәүләр ягында уянган икенче әтәч аңа җавап бирде. Ун-унбиш адым китәргә өлгермәдек, бөтен авыл яңадан әтәч тавышлары астында калды. Тешсез Ибрай йортында ишек ачып япкан тавыш ишетелде. Кайдадыр сыер мөгрәде, урам уртасында йоклап яткан казлар уянып, үзара сөйләшеп алдылар.
Караңгы, шомлы булып күренгән биек таулар артындагы эзмәнкәле офык буйлап сызылган таң аклыгы күзгә сизелерлек тизлек белән киңәя бара иде.
Без лапас башындагы яшел печән өстенә җыеп калдырылган урынга ятып йокыга киткән вакытта, яңа көннең көләч кояшы чыгып килә иде инде.
IX
Йокыдан уяну чиксез күңелсез булды ул көнне. Беренчедән, әни безне йокыбыз туймас борын уятты. Икенчедән, ул арада шактый текә булып күтәрелергә өлгергән эссе кояш, өзлексез рәвештә өстебезгә карап, безне кыздырган, без үз тәнебездән чыккан тиргә үзебез парланып изрәгәнбез – хәлсезләнгәнбез. Башлар күтәрә алмаслык дәрәҗәдә авыр тоела, буыннар, кыен эш эшләп имгәнгәндәгедәй, кыймылдарга карышалар… Ике аерылы имән агачы белән мунчалалардан гына әтмәлләп ясалган баскычның сирәк-мирәк басмаларына ябышып абзар башыннан төшкән чакта борыннарыбызның җыерылуын, авызларыбызның кыегаюын берәр бала күрсә, һичшиксез елап җибәрер иде. Шундый күңелсез, шундый ямьсез идек без. Лапас астындагы күләгәгә төшеп, комганга тутырылган салкын су белән битләребезне, кулларыбызны, күкрәкләребезне югач кына, бераз адәм рәтенә кергәндәй булдык. Аның өстенә чәй дә эчеп җибәргәч, хәлләр тәмам җайланды. Җәяүләп Базарлы авылына – волкомга чыгып китәрлек батырлык бар иде бездә.
Чыгып киттек. Сул ягыбызда – Агыйдел. Ул дөньяның матурлыгы, яшәүнең татлылыгы турында өзлексез курай тарта. Уң ягыбызда – таулар. Кара-кучкылланып торган куе яшел урман белән капланган ул таулар җирнең серләре турында тын гына әкият сөйлиләр. Шундый ике көч арасында калып, елан үткесез куе куаклар арасына күмелгән тар гына юлыбыз безне әледән-әле матуррак, кызыграк урыннарга алып бара. Агыйдел аркылы күпер салырга теләгән төсле булып, эчкә кереп киткән ярты утраулар очрыйлар. Ул ярты утраулар куе сары тал һәм киң-киң кыяклы камыш белән капланганнар. Алар арасына кеше керә алмый. Анда кыр үрдәкләре бала чыгара. Анда күзгә күренми торган кечкенә-кечкенә кошлар сайрыйлар. Камыш төпләренә качкан чуртаннар су өстенә чыгачак чабакларның, аҗауларның ялтыравын көтәләр. Тау өстенә ябылган калын юрган төсле йомшак булып күренгән яшел урманны ертып чыккан ялангач кызыл ташлар – кыялар очрыйлар. Ул кыяларга кеше менә алмый. Анда тилгәннәр, бөркетләр авылдан урлаган чебешләрне ашыйлар, Агыйдел буеннан эләктергән каз бәбкәләрен тынычлап ботарлыйлар.
Бу күренешләр минем үз байлыгым төсле тоелалар. Әйтерсең лә аларны мин үзем шулай ясаткан. Низамый үз бакчасының матурлыгы белән безнең каршыбызда мактанган төсле, минем дә Гаяз каршында мактанасым килде.
– Ну, Гаяз, шәпме безнең авылның табигате? Менә шушы таулар турында сөйли идем мин сиңа. Менә шушы Иделне сагына идем.
Әледән-әле очрап торган яңа күренешләрдән телсез калган Гаяз миңа рәхәтләнеп кушылды.
– Искиткеч монда, Ильяс, – диде ул. – Син сөйләгәндә, боларның чиреге дә күз алдыма килмәгән иде… Монда искиткеч…
– Әле алдарак күрерсең, хәзер без Агыйдел белән тауның бәрелешкән җирен очратырбыз…
– Еракмы?
– Ерак түгел. Хәзер барып җитәрбез.
Безнең сүзләр шуннан артыкка сузылмады. Һәм сүзнең кирәге дә юк иде. Агыйделнең серле кураен, калын урманнар, кыя ташлар әкиятен тыңлап канәгатьләнә идек без.
Алгарак барган саен, тау текәләнә һәм, өстебезгә ишелергә теләгән төсле, безгә якыная, калын урманны ертып күтәрелгән кызыл ташлар зураялар; сул ягыбыздан безнең белән бергә килүче Агыйдел дә безгә табан сыенып тарая һәм агымын тизләтә; әйтерсең алар ике яклап безне кысарга сүз берләшкәннәр. Без үзебезнең тар гына юлыбыз белән һаман алга барабыз.
Менә уң ягыбызда урман бөтенләй бетте. Кисеп ясалган биек кызыл стена төсле ялангач яр гына калды. Яр шулкадәр биек, шулкадәр текә – аңа карарга шомланасың. Югарыда чыгып-чыгып торган сырлы-сырлы зур кызыл ташлар кителеп төшәр төсле тоела. Ишелергә әзерләнгән сыман, шатырдаган тавышлар ишетелеп куя.
Сул ягыбызда да таллар бетте. Агыйдел нәрсәгәдер бик каты ачуланган төсле үкереп ага. Ул бу урында юрамалый бөтен көчен бергә җыярга теләгәндәй тарайган. Тимер аркан төсле ишелеп, тыгыз булып, өзлексез рәвештә тауга һөҗүм итә. Бу һаман шулай. Мин аны сабый чактан бирле беләм. Һаман шулай. Моңа кадәр дә бик күп заманнар һаман шундый көрәш баргандыр. Тик кем җиңә? – Билгесез. Агыйдел никадәр генә үкереп ташланмасын, барыбер тауны кисеп үтә алмый, башына сугылган төсле кинәт кенә читкә борылып тынычлана. Тау никадәр генә күкрәк киереп Иделнең һөҗүменә бөтенләй әһәмият бирмәгән төсле масаеп утырмасын, барыбер әкренләп кенә булса да чигенмичә булдыра алмый. Күп елларга сузылган өзлексез көрәштә Агыйдел аны бик күп кимергән. Аргы ягында километрга якын тигез комлык ясаган.
Тау белән Агыйделнең бәрелешкән җирендә тукталдык. Бер генә атлы үтәрлек итеп ярны кисеп ясалган тар юл өстенә утырдык та котырып аккан дулкыннар өстенә аякларыбызны салындырдык.
Минем, бәләкәй чакта иптәшләр белән җыелышып, бер ярга, бер Иделгә карап бәхәсләшүебез искә төште. Үземне шул чаклардагыдай хис иттем.
– Гаяз, – дидем, – әйт әле, нәрсә бирсәләр, менә шул яр өстеннән Иделгә сикереп төшәр идең?
– Шушы тау чаклы алтын бирсәләр дә сикермәс идем, – диде ул. – Мине юләр дип беләсеңме әллә син, җанымнан бизгәнем юк әле.
Беразга сүзсез калдык. Бай табигать уйларыбызны тирәнгә җибәрде.
– Беләсеңме, Ильяс, – диде Гаяз, – безнең илдә никадәр кулга алынмаган көчләр бар.
– Аларны кулга алып бетерү мөмкин дә түгел, кирәк тә түгел.
– Ничек ул алай?
– Ә синеңчә ничек?
– Минемчә, менә бу Агыйделнең шулкадәр көч белән үкереп тауга ташлануы мәгънәсез. Ул барыбер бу тауны җиңә алмый. Ә бу таулар, бу ташлар, минемчә, тикшерелеп бетмәгән әле. Алар арасында безгә кирәкле әйберләр табылмас иде дисеңмени син? Минемчә, менә шул Агыйделгә бу тауны актарып ташларга ярдәм итәсе иде. Электрик көче белән акыл көче генә кирәк монда. Электрик көче аның үзендә бар. Акыл көче үзебездә…
– Ә минемчә, шушылай әйбәт, Гаяз. Уйлап кара син, бу күренешләргә бер генә каравы да никадәр ял бирә. Бу һавада бер генә көн ял итү ел әйләнәсенә дәртләнеп эшләрлек энергия бирә… Аннан соң, табигатьтә һәрнәрсә дә урынлы яратылган булырга тиеш.
– Алай, менә син ничек уйлыйсың икән, ике ел буенча иптәш булып йөреп, һаман да танып бетерә алмаганмын икән әле үзеңне. Болай булса, син комсомолец түгел, Ильяс.
Мин кычкырып көлдем:
– Ха-ха-ха!.. Табигать ярату комсомоллык түгел, имеш. Бик искергән караш. «Комсомолецка романнар укырга ярамый, комсомолецка сөешергә ярамый» дигән төсле үк мәгънәсез караш.
Гаяз, минем әйтеп бетерүемне тирән тынычлык белән көтеп торганнан соң:
– Беттеме? – дип сорады.
– Бетте! – дидем.