Коля дустының теләгенә каршы килә алмады, әлбәттә. Серёжа теленә һич тә ял бирергә уйламый иде.
– Мин дә бизгәк белән яттым бит, – диде ул. – Ә Иван Ипатович үзенең пансионын япты. Әнкәй Григорий Ивановичны кабат мине үз өенә алырга күндерде. Беләсеңме нәрсә?.. – Кинәт Серёжа тотлыгып калды. Бераз уйланып баргач: – Беләсеңме нәрсә? – дип кабатлады. – Хәзер безнең арада укытучы белән укучы мөгамәләсе бетте, хәзер без иптәшләр, якын дуслар булып киттек. Аның 26 яшьлек галим икәнлегенә ышанасы да килми.
Сүзгә мавыгып китеп, Серёжа дустының пальто сәдәбен тарткалый башлавын да сизмәде. Коля исе китеп тыңлый иде. Үзалдына сөйләнгән кебек сөйләнеп куйды:
– Иптәшләр, диген!.. Дуслар, диген!..
– Әйе шул! Өйдә мине аерым укыта. Гимназиянең кирәге дә калмады, ахры. Тик менә… – Серёжаның кинәт башы аска иелде, аның аяк астына боз кисәге килеп эләкте, һәм ул аны тибеп очырды. – Тик менә математикадан эш пешми.
– Математикадан? – дип кабатлап сорады Коля, бик гаҗәпләнеп. – Арифметика белән алгебраның ние бар инде аның? Үзеннән-үзе башка кереп утыра. Геометрия дисәң инде…
– Үзеннән-үзе кереп утыра! – диде Серёжа, көлемсерәп. – Ә менә минем башыма бүген кереп утырса, иртәгә җилләр исә. Еларга җитәм. Әдәбиятны, тарихны көч белән дә куып чыгара алмыйсың менә…
Малайлар кирегә борылдылар.
– Беләсеңме нәрсә? – диде Серёжа, сүзен дәвам иттереп. – Григорий Иванович миңа әдәбиятка күбрәк игътибар бирергә куша. Ломоносов, Державин, Сумароков китапларын укытты. Әдәбият турында, шигырь турында сөйләгәнен тыңлыйсың да, их, язучы булсам иде, дисең.
– Булырсың әле, – диде Коля уйчан гына. – Бәлки, синең тормыштагы юлың шулдыр. Бәхетле кеше син, Серёжа!
– Юк шул, – диде Серёжа, башын чайкап. – Алай ансат түгел ул. Беләсеңме, Григорий Иванович бәяне ничек саран бирә? Күптән түгел бер нәрсә язып ташладым мин. Ибраһимовка бик ошады. Ә Григорий Иванович, беләсеңме, нәрсә диде? – Серёжа уңайсызланып куйды, шуннан аңлатып бирүне кирәк тапты: – Тыңлап торган дип уйлый күрмә, алар күрше бүлмәдә кычкырып сөйләштеләр, шуны ишеттем. «Серёжаның язмасына бүтән кеше әсәреннән җиде җөмлә килеп кергән, шуңа күрә бәя бирергә ашыкмыйк әле», – диде. Аннары тагын…
– Тагын нәрсә диде? Аның үз сүзләре белән әйт син!
– Гомердә онытасым юк аның сүзләрен, – диде Серёжа һәм, бер минут чамасы дәшми баргач, ашыкмыйча гына, күз алдында торган юлларны укыган сыман, тезеп алып китте: – Иң әүвәл, үзенчәлекле һәм игътибарга лаек каләм осталары язган китапларны укып, яшьләр үзләрендә матур зәвык тәрбияләсеннәр иде. Шуннан инде аларга үзләренә дә каләм тибрәтергә мөмкин булачак…
– «Каләм тибрәтергә мөмкин булачак», – дип кабатлады Коля. – Тибрәтеп тә рәт чыкмаса нишләргә ди?
– Анысын әйтмәде… Ул чагында көчтән килмәслек эшкә тотынмаскадыр инде…
Коляны гүя корт чакты, барган җирендә читкә сикереп куйды һәм аны-моны әйтмичә генә саубуллашырга тотынды.
– Григорий Ивановичны күрми китәсеңмени?
– Юк, бүген кермим аның янына, – диде Коля һәм кискен итеп әйтә куйды: – Син сөйләгәннәрне тыңлаганнан соң, мин аның күзенә тиз арада гына күренмәскә булдым әле. Авырган чакта бик нык артта калынды, шуларның һәммәсен үзләштергәч, иптәшләрне куып җиткәч килермен.
Кырт борылып китеп барган иптәше артыннан Серёжа гаҗәпләнеп карап калды.
Икенче көн Коля өчен бик зур күңелсезлектән башланып китте. Болытлы ямьсез көн иде. Хәтта ак кар да ничектер соры булып күренә иде.
Яковкин дәрес алып бара. Күңелсез, ялыктыргыч дәрес. Кинәт болытлар таралып, күктә кояш күренде. Укучыларның кәефләре яхшырып китте. Бу үзгәрешне сизеп, Яковкин гимназистларга үткен күзләрен чекерәйтеп карады: һәртөрле күңеллелекне ул тәртип бозу дип бәяли иде. Менә бервакыт аның күзләре, класс өстеннән йөри торгач, Лобачевскийга тукталды. Ә теге, аны-моны абайламыйча, әдәбият дәресеннән бирелгән эшне язып утыра. Җитмәсә тагын, каурый каләме белән берүзенә мәгълүм ритмны чыгара – селтәнеп куя да кәгазьгә төшерә.
Яковкин, сөйләвен дәвам иткән булып, гамьсез генә кыяфәт белән класс буйлап йөреп китте һәм, кем дә булса эшне сизәргә өлгергәнче, Коляның артына килеп басты.
– Шаярып утырасызмы әле дәрестә? – Яковкинның юан симез бармаклары өстәлдә яткан бер табак кәгазьне алып, күзенә якын китерде. – Афәрин! Бу нәрсә Лобачевский әфәнденең матбугатта чыкмаган даһи әсәре булса кирәк?
Коля, агарынып, аның артыннан талпынды.
– Бирегез! – дип кычкырып җибәрде.
– Мондый эш белән шөгыльләнгән өчен, мондый тәртибегез өчен класстан чыгарып җибәрмәгәч, шыпырт кына утырыгыз, шагыйрь әфәнде, – диде Яковкин, мыскыллы елмаеп, һәм бөтен класс алдында шигырьне кычкырып укып чыкты:
Яковкин кәгазьне дүрткә бөкләде:
– Гүзәл әсәр! Киләчәк өчен сакларга тырышырбыз…
Ләкин шулчак аны Коля бүлдерде. Киндер кебек агарынган малай, урыныннан торып, Яковкинның тычканныкыдай түм-түгәрәк, кечкенә, йөгерек күзләренә кадалды.
– Минем шигырь ул. Бирегез! – диде, кискен итеп.
– Кара син аны, ә!.. Элек синеке булган, хәзер минеке, – дип җавап кайтарды Яковкин һәм кәгазьне сюртук кесәсенә тыга башлады.
Коля, ачудан үз-үзен онытып:
– Алай эшләү намуссызлык була! – дип кычкырды.
– Намуссызлык була? Миңа әйтүеңме моны? – дип, чәрелдәвек тавыш белән акырып җибәрде Яковкин һәм кафедрадан сикереп төште.
Класс тынып калды. Һәркемнең ачулы күзе директорга текәлде. Бу хәлне күреп, Яковкин йомшарды:
– Лобачевский поэмасын дәрес беткәч алыр, ә сез, ихтирамсыз булуыгыз өчен, классыгыз белән төшке аштан мәхрүм ителерсез.
Гимназистларның бервакытта да болай ансат котылганнары юк иде әле.
Дәресләр беткәч, Коля бушап калган классның бер почмагында укып утыра иде, аның янына Серёжа атылып килеп керде: Яковкин белән булган бәрелеш турындагы хәбәр һәм Коляның шигыре бөтен гимназиягә тapалып өлгергән иде инде. Серёжа дустының муенына ташланды.
– Молодец та инде үзең! Молодец! Менә кем язучы булачак! – диде ул, сөенеп. – Григорий Иванович хәзер генә мине чакыртып алды. Алар бүген Ибраһимов белән театрга бармакчы булганнар икән, ләкин ниндидер эш килеп чыккан. Билетларын безгә бирәләр. Белдеңме шуны? Сергей Александрович сиңа рөхсәт итте инде. Ул да бара.
Коляның шатлыгы әйтеп бетерерлек кенә түгел иде. Бүгенге бәрелештән соң каядыр китеп онытылып тору һәм бераз ял итү, әлбәттә, шәп булачак. Шуның өстенә ул, ниһаять, театрны күреп кайтачак.
Менә ул Серёжа һәм Сергей Александрович белән бергә урамга чыкты. Кичкә табан суытып җибәргән. Морҗалардан төтен баганалары күтәрелгән. Агач ботакларына челтәр-челтәр бәс сарган. Аяк астында кар шыгырдый. Кичке эңгердә болар һәммәсе дә әкияттәге сыман булып күренә.
Балык базары тирәсендә халык мыж килә иде. Кайсы җәяү, кайсы атка утырып, театр мәйданына агылалар. Караңгы төшәр-төшмәс үк, бозланган тәрәзәләрдән саран гына саркып, утлар күренә. Ерактан, салкын һаваны ярып, төнге каравылчының шакылдавык тавышы ишетелә.
Малайлар һәм Сергей Александрович, Грузинский[13] урамына җиткәч, әле узган ел гына салынып беткән мәһабәт агач бина каршында туктап калдылар. Казанның беренче даими театры шунда урнашкан иде. Афишаларга күз салдылар. Алпавыт Есиповның крепостнойларыннан оешкан труппа Фонвизинның «Җитлекмәгән егет» комедиясен куя, бүген шуның премьерасы икән.
Сергей Александровичка ияреп, малайлар театрның вестибюленә керделәр. Партердан үзләре утырачак урыннарны таптылар. Шуннан Сергей Александрович аларга звонок булганчы галеркага менеп төшәргә рөхсәт бирде. Малайлар галеркадан түбән караганнар иде – исләре китте: театр ифрат зур коега охшап тора, ә стенага уеп эшләнгән яруслары исә карлыгач ояларын хәтерләтә.
Звонок булгандырмы, юктырмы – малайлар аны ишетмәделәр. Тик менә берзаман аларның күз алдында түр стена чайкала-чайкала түшәмгә менеп китте. Пәрдә күтәрелә дигәннәре шул икән. Коля, барьерга ябышкан көе, урыныннан кузгала алмыйча торды. Шулчаклы гүзәллекне күреп сокланды. Актёрларның гаҗәп оста уйнавы малайны көлдерде дә, шулай ук уйланырга да мәҗбүр итте. Митрофанның ничәмә-ничә ел дәверендә укып та чеп-чи надан калуын күреп, ничек көлми түзәсең? Әнисенең мәзәклеге… Скотининның тупаслыгы… Фамилиясен дә тапканнар бит үзенә! Чиләгенә күрә капкачы. Дөрес, сәхнәдә Правдин, Стародум һәм Софья кебек әйбәт кешеләр дә бар. Гадел һәм кискен Стародум, инде карт булуына да карамастан, нәрсәсе беләндер Григорий Ивановичны хәтерләтә иде. Ятим кыз Софья ролен башкаручы уртача буйлы, ябык чырайлы, зур кара күзле крепостной кыз Феклуша Аникиева үзенең гади, әмма бик табигый уйнавы, тыйнаклыгы белән һәркемнең мәхәббәтен яулап алды.