Шулай булып чыкты шул. Егор Алексеевич Аверкиев кебек дәрәҗәле кешегә кардәш булгач, ул егетне иң кулай кеше дип уйладылар. Җитмәсә тагын, Нижнийда межевой конторада хезмәт итә, ди.
– Хәзергә чины бик зур түгел – коллежский регистратор, – дип сөйләнде кичен Парашаның әтисе. – Аңа карап тормабыз. Яшь бит әле, күтәрелер. Агасы ярдәм итәр.
Картларны тик бер сорау борчыды: ни өчен Аверкиев үзенең кардәшенә аларның Парашаларын сайлады икән?
– Сизгер кеше ул, – диде Сергей Степанович, аңлатып бирергә тырышып. – Безнең Парашаның һәр яктан килгәнлеген: акыллы, матур, тыйнак булуын күреп алгандыр. Мин дә киңәш иттем.
Параша аларның сүзләренә колак салмый – Иван Лобачевскийның чибәрлегенә, аның зәңгәр күзләренә гашыйк булып өлгергән иде ул.
Һәммәсе риза булгач, эшне озакка сузмадылар. Тиз көндә вәгъдәләшеп тә алдылар. Моннан да артыгын көтмәгән юмарт Аверкиев кызның калтыранган бармагына кыйммәтле якут кашлы йөзек кигезде.
– Әле монысы, киленкәем, башлап җибәрү өчен генә, – диде ул, ягымлы итеп. – Минем йортыма төшәрсез, шунда гомер итәрсез.
Тагын бер атнадан Макарьевның биш гөмбәзле чиркәвендә никах укылды. Уналты яшьтәгеләргә никахка керергә ярамаганлыктан, Аверкиев кызга егерме бер яшь дип яздырды. Туйдан соң ук яшьләр Нижний Новгородка, Аверкиевның Сретенский урамындагы иркен йортына күчтеләр. Өйнең тәрәзәләре Кремльгә һәм югары базар мәйданына карап тора иде.
Параша бераз вакыт төштәге кебек яшәде. Бер җәйге кичтән башка һични хәтерендә сакланмаган. Ул кичне Параша кунак бүлмәсеннән, тулган ай яктысында Иделне күрү өчен, балконга чыкты. Кичке тынлыкны ярып, бурлаклар җыры – сагыш һәм моң тулы җырлар яңгырады. Яшь килен аларны яратып тыңлады, ә шулай да, ниндидер авыр газаплар киләчәген сизенеп, йөрәге әрнеде.
Көн артыннан көн узды, бәла-каза килмәде. Аверкиев аңа кардәш итеп карый, яшьләрнең тату тормышына соклана, шатлана иде. Бай йорт, бакчадагы беседкалар һәм оранжереялар, өйдәге хезмәтчеләрнең һәм абзарлардагы атларның күплеге яшь киленне таңга калдыра, әмма иренең мәхәббәте аның өчен барысыннан кадерлерәк иде. Ире аның яныннан бер адым да читкә китми, һәрвакыт игътибарлы иде. Алар Аверкиевның туган-тумачаларына һәм таныш-белешләренә кунакка йөрделәр. Аларга зур хөрмәт күрсәтәләр, әмма ире кунакта үзен бик тыйнак тота, аракыдан баш тарта килде.
Аверкиев, аның аркасыннан каккалап, бик канәгать булып:
– Эшләр җайга тәгәрәп тора шикелле! – дип сөйләнгәләде.
Тегесе андый чакларда ояла, уңайсызланып кала. Аның яшь бикәче моны күреп аптырый, әмма төпченеп торырга кыюлыгы җитми иде.
Тагын берничә атна шулай үтте. Болар Парашаның гомерендә иң бәхетле көннәр иде. Аның гаҗәпләнүенә каршы, хезмәтенә ире бик сирәк йөри һәм әзгә генә китеп тора. Бергә булгач, шул җитмәгәнмени!
Ләкин кинәт барысы үзгәреп китте. Ире аңа карата суынып, үзе йокысыз, ашаусыз калды. Йөзе чырайсызланды. Яшь хатын сизеп тора: бу хәлне хезмәтчеләр дә күрәләр һәм астыртын гына, кызыксынып, аны күзәтәләр. Әмма Аверкиевлар гаиләсе гүя бу үзгәрешне күрми, ә Параша сорашырга кыймый иде.
Ниһаять, беркөнне Иван Максимович «хезмәтемә барам» дип чыгып китте дә әйләнеп кайтмады. Параша нишләргә белмичә йөрде, ә Егор Алексеевич бик тыныч кыяфәт белән аны юатырга тырышты.
– Хезмәттә бит өйдәге шикелле түгел, – диде ул. – Җир эшләре белән җибәргәннәрдер, өйгә кереп чыгарга өлгермәгәндер. Борчылма син, Парашенька.
Икенче көн дә узып бара, ире һаман күренми. Аверкиевлар кунакка киттеләр. Буш бүлмәләрдә Параша бер ялгызы калды. Ул ни уйларга да белмәде.
Асрау кыз Анюта, почмакта нәрсәдер җыештырган булып, озак кына аны күзәтеп йөрде дә, ниһаять, түзмәде, якын ук килеп сүз кушты:
– Анакаем, барыня, зинһар, мин әйткәнне сиздермәгез. Сезнең газаплануыгызга тыныч карый алмыйм, барын да сөйләп бирәм.
Ул куркынып як-ягына каранды, аяк очларына басып кына, ишек янына барып тыңлап килде һәм, Парашаның колагына ук иелеп:
– Эчә бит сезнең ирегез Иван Максимович, – диде пышылдап. – Алла күрсәтмәсен, бик эчә. Хезмәтеннән шуның өчен кудылар. Тик Егор Алексеевич аңа кәгазь тапты: бума авыруы, цинга булу сәбәпле, имештер, хезмәткә яраклы түгел. Эчкәнгә кудылар. Эчмичә тора алмый. Аракы сорап, аякларыңа егыла. Бер дә бирмәсәң, Алла күрсәтмәсен, ул кыланганны ерткыч җанвар да эшләми.
Кыз Парашаның йөзенә күтәрелеп карамады, сүзен дәвам итте:
– Сезне алдадылар, анакаем. Егор Алексеевич «егет сезне сөйгәч, аракысын ташлар» дип исәп иткән иде. Без сезне бик кызгансак та, әйтергә батырчылык итмәдек.
Кыз, сүздән туктап, Парашаның йөзенә караган иде, куркып кычкырып җибәрде:
– Анакаем, барыня, ни булды сезгә?.. Һай, нигә генә сөйләдем… Гафу итегез мин тинтәкне!
– Юк, юк, – диде Параша акрын гына тавыш белән. – Аннушка, әйтүең өчен рәхмәт. Хәзер бар, ялгызым калыйм. Берәүгә дә сөйләмәм, курыкма.
– Рәхмәт яусын, анакаем, барыня, – диде кыз, пышылдап. – Зинһар, кызганыгыз, белсәләр, башымны ашарлар.
Ул шулай курку катыш борчылу хисе белән китеп барды. Ә Параша утырган килеш калды. Озак утырганнан соң гына торып йөренә башлады. Аны-моны уйламыйча, иләсләнеп, түрдәге кечкенә өстәл янына килде. Өстәлдә яткан коңгырт папкага күзе төште. Бауларын чишеп, иң өстәге зур табак кәгазьне кулына алды һәм укырга кереште.
Бер минуттан Параша бөтен папкасы белән эләктерде дә яктырак җиргә – тәрәзә янына килде. Калтыраган бармаклары белән берәм-берәм алып, барча кәгазьләрне укып чыкты; ул үзенең чуалган фикерләрен җыярга тырышты – маңгаен уды. Озак кына акылына килә алмыйча торды.
Аның ире бу Аверкиевларга бөтенләй кардәш тә түгел икән ләбаса. Чыбык очы гына икән аларның якынлыклары: Лобачевскийның бабасы Андрей Яковлевич Гусенцов, яшь хатынга өйләнгәч, Егор Алексеевич белән баҗай булган.
Парашаның калтыранган бармаклары папкадан калын бер зәңгәрсу кәгазьне тартып чыгарды. Монысы нәрсә тагын? Аттестат… Кемгә бирелгән?
«Ошбу аттестатны күрсәтүче поляк милләтенең кешесе улмыш. Аның атасы Максим Василий углы Лобачевский 1757 елда мәнем тарафымнан Малороссиядән китерелмеш вә янә җырчы улгай хезмәт кыйлмыш, вә янә Животово дәю җирдә көн итмеш. Анасы мәнем крепостной кыз Аграфена Андрей кызы улмыш. Иван туганнан соңра, 1775 елда хезмәттән җибәрелмеш.
Хәзерге көндә тууын вә ирекле улгычын расламакта ошбу аттестатка 1777 елның февраль аенда, 24 нче көнендә Мәскәү каласында герблы мөһеремне басам вә имзам куям: князь Михаил Долгоруков, лейб-гвардия капитаны»[1].
Параша бик озак уйланып утырды. Аннан соң, иренең аттестатын өстәлгә җәеп салды да, гүя шуннан да мөһимрәк эше юк иде, аттестатның бөгәрләнгән почмагын турайтты һәм Долгоруковлар гербының бизәкләрен җентекләп өйрәнергә кереште. Инде түземе җитмәде – башын өстәлгә салып, үксеп елап җибәрде.
– Алдаган… Алдаган, – дип сөйләнде ул, фәкать бер сүзне кабатлап.
Кинәт ул яшь түгүдән туктады. Балавыз сыгып эшне төзәтергә мөмкин түгел иде инде. Һәммәсен белергә, дөреслекне ахырынача белергә кирәк иде.
Параша яңадан папкага үрелде һәм, кич утырып, иренең үткән гомерен тасвирлаган кәгазь өемен укып чыкты. Хәзер ул аның турында һәммә нәрсәне белә иде.
Башлангыч мәктәпне бетергәч, 1777 елның 20 мартында уналты яшьлек Иванны Мәскәүдәге межа канцеляриясенә копияләр алып торучы хезмәтенә урнаштыралар һәм Ростов землемеры Настеров партиясенә билгелиләр: таныклыгында «буш вакансиягә елына алтмыш тәңкә жалованье куеп, шуннан госпиталь өчен тотып калырга» диелгән. 1786 елның башында ук Иван Максимовичны канцеляриягә күчерәләр һәм 7 июльдә губерна регистраторы чины бирәләр. 1787 елның азагында ул Нижнийдагы межа конторасына күчеп килә, ләкин, озак та үтми, аны отставкага чыгаралар. Табиб тарафыннан бирелгән таныклыкка караганда, «ул, ягъни Лобачевский, бума авыруы һәм цинга белән җәфалана. Шул сәбәпле хезмәткә яраксыз табыла».