Тарджеманов Джавад - Көмеш дага / Серебряная подкова стр 16.

Шрифт
Фон

Ибраһимов дәресне бик шау-шулы үткәрсә дә, һәрнәрсәне күреп утыра икән. Коляның дулкынлануын да ул бик тиз сизеп алды.

– Әйдә, белгәнеңне сөйлә, – диде ул.

Коля торып басты, як-ягына каранды, чак кына уйлап торды һәм сөйли башлады:

AD MELPOMENEN

Аның тавышы беренче юлда калтырап чыкса да, бик тиз ныгып китте. Күптән сөйләгәне булмаганлыктан, латин теленең килешле һәм матур агылуына ул сокланып туя алмады. Шигырь тәмамлангач та әле, борынгы сүзләрнең аһәңенә, шигъриятенә колак салып, берникадәр вакыт басып торды.

– Молодец, Лобачевский! – дип мактады аны укытучы. – Ритмны бик дөрес тоясың. Шагыйрь яки математик булырсың, ахры. Мәгънәсен дә сөйлә инде.

Коля башын аска иде. Яковкин! Ул да нәкъ шулай дигән иде бит…

Малай укытучысына күтәрелеп карады һәм аның көләч күзләрен очратты. Юк-юк! Һич тә Яковкин кебек мыскылларга җыенмый.

– Ну, ну, син йөз яшьлек картлар сыман бөкрәйтмә аркаңны! Башла әйдә! – диде ул күтәренке тавыш белән.

Малайның күңелендә яткан рәнҗү, кайгы кинәт юкка чыкты, һәм ул Горацийның гүзәл әсәрен бик ансат тәрҗемә итеп бирде.

– Афәрин! Афәрин! – дип кабатлады Ибраһимов бу юлы да.

Нәкъ шул чакны звонок шалтырады. Соңгы дәрес бетте. Ләкин Ибраһимов класстан чыгарга ашыкмады.

– Кемнәр минем белән Кремльгә бара? – диде ул, һич көтмәгәндә. – Сөембикә манарасыннан язгы ташкынны карарга! – дип өстәде.

Малайларның шатлыклы чыр-чуы аны тагын елмаерга мәҗбүр итте.

Чирек сәгатьтән алар инде крепость эчендә иделәр. Хәрби складларны, гауптвахталарны, җәмәгать биналарын, архиерей йортын һәм консисторияне үткәч, татар ханнарының соңгы вәкиле Сөембикә исеме белән аталган манара янына килеп җиттеләр.

Коля, башын күтәреп, манараның түбәсенә карады, гүя ул егылып китсә, кая килеп төшәчәген алдан белергә тели иде. Шулчак аның фуражкасы җиргә тәгәрәде.

Аның янына абыйсы Саша килде. Фуражкасын алып башына кигезде һәм, аның беркатлылыгыннан көлә-көлә, тәбәнәк ишеккә таба әйдәде:

– Укытучыдан калма! Атла!

Тәбәнәк ишектән салкын бөркелә иде.

– Караңгы бит анда.

– Аста гына шулай ул, – дип аңлатты Саша. – Өскә менгәч яктыра… Менә шушы таш баскычтан атла.

– Ә син?

– Мин синең арттан.

Караңгыда капшана-капшана, малайлар таушалып беткән текә таш басмалардан менә башладылар. Атлаган саен нәрсәгә дә булса килеп бәрелүдән яки таеп егылудан курка-курка менделәр. Шулай да егылмадылар. Йөз сиксән җиде басманың һәммәсен үтеп, тар тәрәзәле иң өске ярусына менеп җиттеләр.

Коля түбән караган иде – бөтен Казан уч төбендәге төсле күренде. Кремль, Спас манарасы, Черек күл, гимназия, Воскресенский урамы буенча ике рәт булып тезелеп киткән өйләрнең кояшта көзге кебек ялтырап торган калай түбәләре… Мәйданга туктаган атлар, чокыр-чакырлардагы кәҗәләр, моннан караганда, коңгыздан да зур түгелләр… Моннан караганда, һәрнәрсә кечерәеп кала икән шул. Кызык! Карчыга, югарыдан шулай көлеп карый алганга күрә, кешедән курыкмыйдыр әле…

Аның уйларын Саша бүлдерде:

– Күр, нинди гүзәллек!

Ул энесен икенче якка алып китте. Анда, тәрәзә янында, Ибраһимов малайларга Идел турында сөйләп тора иде.

– Казан турысында быел Идел унҗиде чакрымга җәелгән. Моннан алып Ослан тауларына кадәр барып җитә ул. Суның бу ягында, көнбатышында, бистәләр тезелгән: берсе Бишбалта, икенчесе Бакалтай. Анысында бөек Пётрның әмере буенча Каспий флотилиясе өчен кораблар төзү эшен башлап җибәргәннәр. Бистәләрдән ары – Елан тавы, монастырь… Көнбатышта әнә тагын ике монастырь күрәсез, алары куе нарат урманы эчендә утыралар. Су шунда чаклы гына җәелә… Ә-әнә тегендә, төньякта, Щербаково һәм Савиново авыллары…

Коля һәм аның иптәшләре язгы ташкын вакытларында Казанның матурлыгын моннан соң да күп мәртәбәләр күзәтәчәкләр әле. Тик беренче тәэсирләре алар күңеленә гомерлеккә кереп урнашты.

Гимназиягә кайтырга вакыт җитте. Укучылар баскычтан төшә башладылар. Ләкин төшүе менүгә караганда авыррак һәм куркынычрак булып чыкты.

– Әйе, төшүе күңелле түгел шул, – дигән нәтиҗә ясады Ибраһимов. – Шуңа күрә, әфәнделәр, киләчәк тормышыгызда югарыдан югарыга менәргә тырышыгыз, һәрхәлдә, зур хезмәт куеп ирешкән дәрәҗәгезне саклап калыгыз.

Укытучысының бу сүзләрен Лобачевский гомергә онытмады.

Ул көнне Коляга һәммә нәрсә дә гаҗәеп матур, гаҗәеп якты булып тоелды. Әйе, җир йөзендәге бөтен әйберләр арасында эчке бәйләнеш бар икән, алар бер-берсенә кирәк икән. Кояш үзенең нурларын һәм җылысын үләннәр яшәрсен өчен, Воскресенский урамында да юкәләр матур булып үссен өчен бирә. Үләннәрнең яшәрүе, юкәләрнең чәчәк атуы – кояшның үзенә күңеллерәк булсын өчен, талгын җилнең исүе – үләннәргә һәм нәфис чәчәкләргә суларга рәхәт булсын өчен кирәк. Үләннәр, чәчәкләр җилне бал исләренә туендыру өчен дә кирәк. Һәм боларның һәммәсе дә Коляга тын алуы җиңелрәк, тормыш итүе күңеллерәк булсын өчен яшиләр. Коля үзе дә, әгәр шулай яши белсә, аның яшәве, язгы кояшның җылы нурлары кебек үк, кешеләргә кирәкле булачак бит!

Тәүге талпынулар

1

1804 елның җәй башы хәйран эссе килде. Күктә болытның әсәре дә күренмәде, һәр көн төш вакытында мунча ташыдай кызган урамнар бөтенләй диярлек бушап кала, шәһәрдә ыгы-зыгы туктала торган булды.

Гимназия урнашкан бинада гына, көннәр эссе булуга карамастан, тормыш киеренкелеге аз гына да йомшармый иде. Гимназистлар, бал кортлары кебек, иртә таңнан алып кичке караңгыга кадәр башларын күтәрмичә сабак укыйлар. Ләкин «мәгърифәт чишмәсе» аларга бал кебек татлы түгел, бәлки әремдәй әче дә тоела иде.

Эсселек һәм булачак имтиханнар «бизгәге» болай да читен, ялыктыргыч бертөсле, күңелсез казарма көнкүрешен икеләтә авырайта. Җитмәсә, классларга да, чиркәүгә дә, хәтта ашханәгә дә гимназистларны элеккечә «фрунт» итеп сафка тезеп йөртәләр. Тәмам туйдырып бетергән солы боткасын малайларның бөтенләй күрәселәре дә килми иде. Ә үз акчаларына ашамлык сатып алырга рөхсәт ителми. Хәер, акчалары да надзиратель кулында саклана һәм аның киңәше белән генә тотыла. Ичмаса, күңелләренә утырган юшкынны хатка күчерергә дә мөмкинлек юк, чөнки ата-аналарга язылган хатларны җентекләп тикшерәләр. Көннәре газап эчендә узганга һәм тамаклары ярым ач булганга, малайларны туган өйләре бик сагындыра иде.

«Табыш алу» көннән-көн кыенлашты. «Бал кортлары» ның чыгар вакыты килеп җитте.

Май аеның соңгы көннәре иде. Эсседә укый-укый миңгерәүләнгән, хәлдән тайган гимназистларны икенче каттагы ашханә залына алып керделәр. Тәрәзәләр ачык булуга да карамастан, түрдә, «разночинецлар» өчен куелган өстәлләр янында бик бөркү, һич тын алырлык түгел. Җитмәсә, аш-суны да дворян балаларын ашатканнан соң гына китерәләр.

Коля Лобачевский абыйсы һәм энесе белән бергә иң түрдә утыра иде. Якынлашып килгән имтиханнар турында уйга батып, такыр башын сыйпап йокымсырый торгач, ул тирә-ягында иптәшләренең кинәт кенә шаулаша башлауларын да сизмичә калды.

Ашханәгә директор Лихачёв кергән икән. Аның килеш-килбәтенә һич тә кызыгырлык түгел: аскы ирене, корт чаккандай, ямьсез булып бүлтәеп киткән иде. Алпан-тилпән атлап, өлкән гимназистлар янына килде дә, кәефен бик күтәренке итеп күрсәтергә тырышып:

– Йә, ничек, әфәнделәр, тамагыгыз туйдымы? – дип сорап куйды.

Гимназистлар үзара карашып алдылар.

– Туймаган кая! Безне бит сукага төшәчәк атларны ашаткан сыман сыйлыйлар, – диде Дмитрий Княжевич, бераз вакыт сүзсез торгач, һәм алдындагы боткалы мискиен аңарга табан этте.

Директор аның тел төбен аңлап җитмәде һәм тагын да ягымлырак тавыш белән сүзен дәвам итте:

– Бик рас. Тиздән имтиханнарыгыз җитә, сезне ашатмыйча ярый димени?

Нәкъ шулвакыт тәрәзә кырындагы өстәл яныннан Фёдор Пахомов сикереп торды. Кулында – кургаш миски белән ботка.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Похожие книги

БЛАТНОЙ
18.3К 188