– Княжевич, дөресен әйтеп бир, – диде Рыбушкин әкрен генә. – Әтиең губерна прокуроры, сиңа бер этлек тә эшли алмаячаклар, безгә…
Миша сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, бусагада инспектор Яковкин күренде. Зәһәре йөзенә иңгән. Куркып калган малайларны берәм-берәм, мәсхәрәле күзләре белән үтәли тишәргә җитеп, ашыкмый гына карап чыкты.
– Афәрин, афәрин, – диде ул, мыскыллы елмаеп. – Гимназия өчен сезнең әдәпле, итагатьле булуыгыздан да куанычлы нәрсә юк.
Таш кебек катып калган малайлар өстеннән тагын бер мәртәбә күз йөртеп чыкканнан соң, Яковкин Коляның агарынып калган йөзенә текәлде һәм татлы тел белән аңа мөрәҗәгать итте:
– Йә, Лобачевский, казна тәрәзәсенә кул күтәрүченең кем икәнен әйтеп бир әле?!
Коляның чыраена кызыллык йөгерде. Ул инспекторның мәкер тулы йөзеннән күзен алмыйча, җирәнгән шикелле, иңбашын җыерып куйды. Һәм бу хәл Яковкинны чыгырыннан чыгарды.
– Нәрсә син башыңны җүләргә саласың! – дип чәрелдәде инспектор, аяк тибеп. – Экзамен тапшырганда, попугай булып кыландың, инде биредә тинтәк малай ролен башкарасыңмы? Күрмәвеңә, белмәвеңә барыбер ышанмыйм!..
Инспектор тын алу өчен туктарга өлгермәде, Коля әйтеп салды:
– Беләм шул. Тәрәзәне мин ваттым, инспектор әфәнде!
Гаҗәпләнүдән һәммәсе сүзсез калды. Ә бер минуттан инспекторның ярсып җикергән тавышына килгән сторожлар Коляны коридорның аргы башына сөйрәп алып киттеләр.
– Карцерга ябыгыз! Ипи белән судан башка һичнәрсә бирмәгез! Гимназия советы аны нишләтергә икәнен хәл кылачак! – дип буыла-буыла кычкырды Яковкин һәм, тиз-тиз атлап, икенче якка китеп барды.
Сторожлар Коляны карцерга төртеп керттеләр һәм ишекне шапылдатып ябып бикләп алдылар.
Коля берничә минут хәрәкәтсез торды. Ләкин, аяк тавышлары ерагайган саен, ул аңына килә барды һәм, ишеккә ташланып, бөтен көченә дөбердәтә башлады.
– Җибәрегез! Бер көн тормыйм мин сездә! Качып китәм!.. Җибәрегез!.. – дип кычкыра-кычкыра, аның тавышы бетте. Ишеккә бәрә-бәрә, кулы канады.
Ләкин килүче-китүче булмады.
Малайның башы әйләнеп китте, һәм ул, аркасы белән шакшы стенага терәлгән килеш, идәнгә шуып төште.
Бүлмә кысан һәм караңгы иде. Тәрәзә юк. Түшәмгә пыяла куеп эшләнгән трубадан тонык кына яктылык төшә. Почмакларда пәрәвезләр… Малайга куркыныч булып китте.
Башындагы чуалчык фикерләрен җыеп, Коля эшнең ничек булганын хәтеренә төшерде. «Ахмак димә инде син! Нинди шатланып, канатланып Казанга кил-кил дә… Әниең, акчалар туздырып, шәһәрдән шәһәргә йөртсен, гимназиягә кабул итегезче, дип, Яковкиннарга ялынып йөрсен дә… Краснов, аннары Яковкин бар шул монда… Шул әйтте ич әле, попугай булып кыланасың, дип. Юк, барыбер түзә алмыйм! Китәм! Качам!..»
Коля бераз кыймылдап куйды. Ятса, ихтимал, башы болай әйләнмәс иде. Ул идәнгә ауды. Уйлары аны, үз кочагына алып, әллә кайларга алып китте.
…Көз. Агачларны, ишегалдын, урамны йомшак мамык кар каплаган иде.
– Саша, кар ни өчен ява? – диде Коля.
– Салкын булган өчен. Мин укып утырам, башка комачаулама.
Коляны бу җавап тулысынча канәгатьләндермәде, әлбәттә.
– Ә салкын ни өчен була? – дип бәйләнде ул абыйсына.
Саша китабыннан башын күтәрде:
– Салкынны җилләр алып килә… Бар, әнидән сора, күреп торасың, минем… – Абыйсы, аңа арты белән борылып, укуын дәвам итте.
Коля кухняга күз салды, ләкин анда әнисе таба ашы пешереп мәшәкатьләнә иде. Малай көрсенеп куйды һәм, өстенә-башына киеп, Сергей Степанович янына кереп чыгарга булды.
Күн белән тышланган иске диванга аякларын бөгәрләп менеп утыргач, Коляга бик рәхәт булып китте.
– Серёжа абый, кар ни өчен ява? – дип сүз башлады ул.
Сергей Степанович, сызым сызудан туктап, башын күтәрде:
– Ә белмәсәм?! – диде карт, трубкасын алырга сузылып.
– Сез белмәгән нәрсә юк ул, – диде малай, бер дә икеләнмичә. – Дөресен сөйләмәсәгез, язык булыр.
– Әйе, – диде Сергей Степанович, уйланып, Коляның күзенә карап, – синең кебек егетне алдау гөнаһ, әлбәттә. Сөйләми дә булмас. Иртән болын өстеннән томан күтәрелгәнен күргәнең бармы синең?
– Бар, – диде Коля.
– Ә ул томан югары күтәрелеп, салкын һава белән очрашкач, нәрсә барлыкка килә?
– Болыт барлыкка килә, – диде малай, әйтеп калырга ашыгып.
– Әйе, әйе. Болытка әверелгән пар суынып, тамчылар хасил була. Һава бик салкын чагында ул тамчылар…
– Карга әйләнә! Карга әйләнә! – диде малай, кулларын чәбәкләп. – Әйттем ич, бөтен нәрсәне беләсез, дип.
– Юк, юк! Син үзең ул һәммәсен беләсең, менә миңа, карт кешегә, аңлатып бирдең, – диде Сергей Степанович, көлеп. – Аңламаган берәр нәрсә килеп чыкса, синнән сорарга туры килә, болай булгач.
Ишек шакыдылар. Коляның әнисе икән.
– Шулайдыр дип уйлаган идем аны, – диде әнисе. – Серёжа абыеңны тузга язмаган сораулар белән алҗытып бетерәсең инде.
– Син нәрсә сөйлисең, Парашенька, – диде Сергей Степанович ягымлы тавыш белән. – Егетне һич тиргәргә ярамый. Ул аягөсте йоклап йөри торганнардан түгел. Һәммә нәрсәне күрә, кызыксына, төпченә, белмичә туктамый. Һәр кешедә дә була торган сыйфат түгел ул, әйбәт сыйфат…
Идәндә яткан малайның иреннәре дерелдәп куйды, һәм аның йөзендә елмаю чагылды. Әнә шулай күңелле истәлекләргә бирелеп, ул шалтыр-шолтыр килеп йозак ачылганны һәм үзенең иңбашына кемнеңдер сакланып кына кагылганын да тоймады.
– Аянычлы хәл килеп чыкты шул, – диде сторож, артындагы надзирательгә таба карап. Ул аңардан нинди дә булса җылы, йомшак сүз көтте.
– Синең эш түгел анысын тикшерү! – Надзиратель малайны, иңбашыннан тотып, бик нык селекте: – Торыгыз, Лобачевский! Тәрәзәне Княжевич ватканын әйтәсегез калган. Класска керегез.
Сторож, бераз читкә атлап, надзирательнең тупаслыгына шаккатып карап торды.
– Бу чаклы миһербансызлык булыр икән! – дип сөйләнде ул үзалдына.
Коля исенә килде. Йөзеннән елмаю качты. Үзсүзлеләнеп, иреннәрен кысып йомды. Яткан җиреннән сикереп торып, артка чигенде, надзирательнең күзләренә текәлде.
– Нәрсә әйткәнне ишеттегезме? – дип кабат эндәште надзиратель, тавышын күтәреп. – Яңадан класска керергә рөхсәт иттеләр. Шулчаклы кире булмасагыз, бу бүлмәгә эләкмәс идегез.
Коля, тәмам аңына килеп җиткәнче, баскан урыныннан кузгалмады. Аннан соң, хурланудан башын да күтәрмичә, коридорга чыкты. Надзиратель аның артыннан ачулы тавыш белән:
– Башта юыныгыз, класска адәм рәтле кыяфәт белән керегез! – дип сөйләнеп калды…
Коля үзен карцерга япканнан соң класста нәрсәләр булганын белми иде. Ә класста мондый хәл булды: малайларның бик нык ачулары чыкты, алар Княжевичны инспекторга барып дөресен сөйләргә мәҗбүр иттеләр.
Инспектор Лобачевскийны чыгарырга теләмәсә дә, моны эшләргә тиеш булды. Аның ачуын бүтәннәрдән кайтарды. Каршында басып торган инвалид сторожның өстенә, төкерекләрен чәчә-чәчә:
– Тинтәк! Күсәк! – дип чәрелдәде. – Ни өчен мине борчыдың? Надзирательгә әйтсәң ярамаганмыни? Хәзер үк эзләп тап, чыгарыгыз шул тискәре Лобачевскийны карцердан! Тиз йөре! Күсәк!..
Коляны чыгару тәнәфес вакытына туры килде. Гимназистлар коридорга атылып чыктылар һәм, аны күреп, төрле яктан уратып алдылар. Гимназиягә әле башы керсә аягы кереп җитмәгән бу яңа малайның игътибар үзәгендә артык еш булуына берәүләр гаҗәпләнделәр, икенчеләр көнләшеп карадылар. Княжевич, нәрсә эшләргә белмичә, бер почмакта басып тора. Аның ягына әйләнеп караган кеше юк.
Немец теле дәресе башланды. Класска Әхмәтев фамилияле яңа укытучы керде һәм тавыш тынганны көтә башлады. Сакал-мыегын кырган, бик пөхтә киенгән укытучыга, аның көязлегенә сокланып, балалар тынып калдылар. Әхмәтев алар белән немецча исәнләште – «г» авазын ул үзенчә, матур итеп әйтә иде.
Башкаларга ияреп, Коля да китабын ачып куйды. Ләкин кичерешләреннән арына алмыйча, берни аңламыйча газапланып утырды. Нижнийда ук өйрәнгән готик алфавитның бормалы хәрефләре күз алдында бии башладылар… Күзләре китапка текәлгән, башы иелгәннән-иелә бара…