Печән үлчәве янында Вәли абзый:
– Озак мавыкмагыз, мин тиз кайтырмын, – дип кисәтте дә аерылып калды.
Газизә апа:
– Күнкәгә дә акча түләр хәлем юк, кая киткән ул хәтле, – дип, Габдулла белән Сәхәбине җәяү алып китте.
Аннан соң алар Болак буена чыктылар.
Болак ташу белән күтәрелгән, Иделдән кергән су үзе белән кыялы һәм урманлы ярларның һавасын алып килгән. Болакның ике ягы кешеләр белән тулы, су өстендә көймәләр, чыр-чу, кычкырыш, көлеш, гармун тавышы!.. Су өстендәге һәм тирәсендәге яңгыравыклы шау-шуны Ташаяк ягыннан килә торган җиз оркестр тавышы тагын да тулыландыра.
Һәркем яз бәйрәме белән күбрәк файдаланып калырга, аның иркен һавасын күкрәгенә күбрәк тутырып калырга ашыга. Әйтерсең моннан ерак түгел олы юл буйлап кешеләр авыр тормыш йөге тартып барган җирләреннән тукталганнар да: «Акчасыз бәхет өләшәләр икән», – дигәнне ишетеп, шушында йөгергәннәр. Ләкин йөзләрендә бу бәхетнең вакытлы гына икәнлеге күренеп тора һәм әйтерсең менә хәзер күк күкрәгән кебек тавыш аларга котылгысыз рәвештә: «Йөкләрегез янына кайтыгыз!» – дип боерык бирергә тиеш. Яшьрәкләр, бу күкрәүле боерыкның буласын оныткан шикелле, яз иркенә тапшырылганнар да тавышлары белән һәм музыка көенә баскан аяклары белән үтелгән авыр юлның үчен алырга тырышалар. Олыраклар, әледән-әле артларына карангалап, боерык ишетелү белән торып, йөкләренә йөгерергә әзер рәвештә сизгер һәм сак хәрәкәт итәләр.
Әмма Габдулла өчен бу гомеренең башында күргән иң күңелле һәм иң кызык бәйрәм иде. Ләкин бу бит Ташаякның юлы гына әле. Юлы шундый кызыклы булган Ташаяк үзе нинди икән?
Алар кызыллы-күкле, эреле-ваклы флаглар белән бизәлгән зур капкадан кергәндә, ярмарка халык белән кайнап тора иде инде.
– Матуркай, кил, кулыңны карыйм, бәхетеңне әйтеп бирәм, – дип, зур кара күзле сәләмә хатыннар Газизә апаның чапанын тарткалап бетерделәр.
Ул, алардан ычкынып, чапанын рәтләп бөркәнергә дә өлгермәде, җирдә утырган кайсы сукыр, кайсы сыңар аяклы, сыңар куллы кешеләр аны тагын тарткалый башладылар:
– Байбикә, байбикә, авылыбыз янды, сынык кашыгыбыз да калмады, балаларым ачтан үләргә ята, күпме генә булса да…
– Мөселманнар, Алла хакы өчен…
– Ради Господа христа…
– Җиде су вилаятеннән, зилзилә афәтеннән котылып килгән мөселман кардәшегезгә…
Газизә апа, саилчеләр буасын ерып, эчкә үтәргә ашыкты. Ләкин өстенә бишбилле сәләмә бишмәт, башына солдатның козырёксыз иске фуражкасын кигән агач аяклы кеше янында Газизә апа үзе үк тукталып калды һәм тегенең ниндидер аяныч тавыш белән әйткән бәетен тыңлап бетерми китә алмады.
Бәет 1878 елгы рус-төрек сугышы турында булып, бәетне әйтүче, һичшиксез, шул сугыштан имгәнеп кайткан карт солдат иде.
Ул дәвам итте:
Бәетнең сүзләре никадәр беркатлы, никадәр гади булса, аның көе аңардан да беркатлырак һәм зарыктыргыч көй иде. Шулай булуга карамастан солдат үз тирәсенә шактый кеше җыйган, аларны авызына каратып өлгергән иде инде.
Бу – халыкның үз тормышын, үз язмышын кеше авызыннан икенче төрле итеп ишетергә теләве, кызыксынуы иде. Кызыксыну гына да түгел, шундый сүзгә сусау иде бу. Дөрес, халык бу сусавын үз хыялында туган алдар таз, җиде башлы аждаһа һәм башка бик күптөрле әкиятләре, бәетләре һәм такмазалары белән басарга тырыша. Моның өчен аңа «Бүз егет», «Таһир-Зөһрә», «Йосыф-Зөләйха», «Былбылнамә» китаплары, «Кисекбаш», «Салсал» һәм Сәет-Баттал Газый кыйссалары, Хуҗа Насретдин мәзәкләре ярдәмгә килә. Боларны ул аз аңлаешлы төрек, гарәп, фарсы сүзләре аша сикереп аңларга тырыша. Ләкин болар берсе дә әле турыдан-туры аның үзе турында түгел, болардагы дөнья йә ерак хыялда, йә әллә кайдагы Сәмәрканд, Кашгар илләрендә, җиде тау һәм җиде диңгез артында яши. Халыкның үзе турында сөйлисе һәм җырлыйсы килә башлый, һәм аның тапкыр телле әкиятчеләре, оста җырчылары «Шомбай», «Җиде баҗа» кебек хикәяләр чыгаралар, «Җиде кыз», «Суга баткан Гайшә», «Чәй» бәетләрен җырлап алып китәләр…
Менә шул шартларда, әлбәттә, Ташаяктагы аксак солдатның саф халык телендә, әле йөрәкләрдә әрнеткеч эзе суынмаган сугыш турында җырлавы бик, бик тансык иде.
Бәет укылып бетте. Газизә апа, бик әсәрләнеп, яулык почмагыннан чишеп алынган ярты тиенен сузылган фуражка эченә салмый китә алмады. Габдуллага да, Сәхәбигә дә бу шактый тәэсир иткән булырга кирәк. Габдулла, бәетченең яныннан киткәч тә, һаман каерыла-каерыла, аңа карап барды. Сәхәби, бәетнең сүзләрен отып алырга тырышкан сыман, һаман иреннәрен тибрәтте, нидер пышылдады.
4
Кибетләрнең шүрлекләрендә эреле-ваклы пыяла һәм таш чынаяклар, тирән һәм сай тәлинкәләр, юан корсаклы, нечкә билле купшы вазалар… Чәйнекләрнең ниндиләре генә юк монда: бер шүрлектә аларның зәңгәрләре күк күгәрченнәр кебек, икенчесендә ап-ак озын борынлылары аккошлар кебек тезелеп утыра…
– Әнә әтиеңнең читек тапшыра торган бае, – дип, шыпырт кына төртте Габдуллага әнисе…
Кибет алдында карсаграк буйлы, юан корсаклы, түгәрәк кара сакаллы берәү үзенең чапан бөркәнгән хатыны белән зур-зур путаллы тәлинкәләр сайлый, сатучы сайланганнарын пөхтә итеп төрә дә янәшә торган әрҗәгә сала…
– Әни, нигә алар савытны бик күп сатып алалар, аларның балалары күпмени? – дип сорады Габдулла.
– Юк, аларның кунаклары күп, улым! – дип җавап бирде Газизә апа һәм ни өчендер көрсенеп куйды. Аннан алар икенче рәткә барып чыктылар.
– Килегез, килегез, безнең янда йөрегез, – дип кычкырды хуҗамы, приказчикмы, Газизә апаны чакырып. – Үзегезгә сарпин[16] яулыкмы дисез, улыгызга кытат күлмәклекме дисез, рәхим итегез, төреп бирик… Безнекеннән дә арзанрак, түземлерәк малны Ташаякны бер итеп эзләсәгез дә таба алмассыз!
– Карале, карале, менә бу шәльяулыкны, – дип эләктереп алып китте икенчесе, – әмма дә мал инде, ефәктән бер дә генә ким түгел, үзе нәгыз[17], үзе арзан, моны бөркәнеп чыксаң, сөйдергеч догаларың да кирәкми!
Аннан Саратовтан килгән сарпинка, Маргеланнан килгән ефәк шарф, Сәмәркандтан килгән чапаннар һәм тукыма ефәкләр рәте китте; монда русча, татарча, үзбәкчә дәшәләр, чакыралар, кызыктыралар…
Йөзем, кипкән өрек, пешкән кавын тау-тау булып актарылып ята торган рәттә тубал хәтле зур бәрән бүрек кигән төрекмәннәр кычкыра:
– Бире гәләлең!.. Бизмеин вә Баһардин өземнәрен алалың! Һай сөҗек, һай сөҗек, тәнавел идәлең![18]
Ташкент сәүдәгәре, русчалы-үзбәкчәле такмаклап, үз товарын мактый:
– Һай, һай, һай, һай! Самарский мука, Ташкәнский липушка, свой огород, һай, падхади, наруд!
Аннан соң Габдулла әнисе белән кәмит янына барып чыкты. Яңа такталардан корыштырган зур гына каралты сыман кәмитнең нигезеннән алып түбәсенә кадәр күз камаштыргыч буяулы сурәтләр!.. Монда нәрсә генә юк: биегән төсле арт аякларына басып, ал якларын күтәреп торган атлар, башына эшләпә кигән, таяк тоткан күзлекле маймыллар, нәзек кенә бау өстеннән зонтик тотып атлап барган нечкә генә аяклы кызлар, ике башлы яшел елан, биниһая киң ыштанын муенына кадәр күтәреп каптырган һәм, очлы бүреген кыңгыр салып, битенә бик куе итеп кершән, иннек ягынган кешеләр, тагын әллә ниләр, әллә ниләр…
Габдулла бу кызык сурәтләргә күз йөртеп чыгарга да өлгермәде, эчтән ике кеше чыгып, кәмитнең рәшәткәле чардагына менеп басты…
Нәкъ сурәттәгечә киң ыштанлысы, кәмит алдына җыелган халыкка карап, кыңгыравыклы бүреген салды да, җирән чәчен күрсәтеп, бик түбән иелеп алды һәм шунда ук кире кереп китәргә уйлады. Ләкин Проломныйда йөри торган ыспай, атбакат сыман икенчесе аның колагыннан эләктереп алды… Тегесе яман ачы тавыш белән кычкырырга тотынды. «Атбакат» киң ыштанлының артына үзенең кечкенә таягы белән шап итеп сукты, бусы кычкырудан туктап, гаҗәпсенгән кыяфәт белән халыкка карап калды. Халык гөр килеп көлеште. Аннан соң хуҗасы аңа рәшәткәгә менәргә кушты. Бусы рәшәткәгә менә алмый, берничә тапкыр егылып төште. Халык тагын көлеште.