– Бигрәк бәхетсез булдыгыз шул, балаларым, бигрәк бәхетсез булдыгыз… Элекке сәламәтлегем булса, мин сезне ал да гөл итеп кенә тотар идем дә бит. Нишләтәсең аны… дөньясы, каһәренә юлыккыры, дөньясы әшәке… Йә, сөртегез күзләрегезне, җитте, менә хәзер самавыр куеп җибәрербез, байбикә дүрт шакмак шикәр төреп бирде, Алланың рәхмәте төшсен!..
Габдулла монда үзен артык хис итте һәм ишеккә юнәлде. Шунда гына Әсма җиңги, Габдулланы күреп:
– Кунак та бар икән, күрми торам, кая чыгып барасың, кунак егет, утыр әле, – дип, урыныннан торды.
Бу вакыт Габдулла чыгып, ишекне ябып өлгергән иде инде… Ләкин бу ярлылык, чыр-чулы тормыш, «чирләшкә хатын» – берсе дә Габдулланың Нигъмәтҗан абзыйга карата күңелендә сакланган соклану һәм хөрмәт тойгысына кимчелек китерә алмады. Хәтта ул икенче көнне, Әптелбәрне күрү белән, үзе үк:
– Әйдә, синең әтиеңне карарга барабыз, – дигән тәкъдим ясады.
Алар тагын заводка киттеләр.
9
Бу юлы аларны завод йортына кертмәделәр. Бөтен өйалды сарык йоны белән түшәлгән, алты-җиде карчык аларны таратып, тигезләп йөриләр, берничәсе бер читтә йонны, сорты-сорты белән булырга кирәк, аерып утыра иде. Шуңа күрә балаларга бүген койма ярыгы белән генә канәгатьләнергә туры килде.
Габдулла бик тырышып Нигъмәтҗан абзыйны күрергә теләсә дә күрә алмады. Җебегән тиреләрне, озын-озын колгаларга асып, кешеләр бер йорттан икенчесенә ташыйлар, кайберләре складтан акбур тутырылган чиләкләр күтәреп алып килә, ләкин алар арасында Нигъмәт абзый юк та юк…
Балалар күзләре талганчы ярыктан карап тордылар һәм, кызыклы әйбер күренмәгәч, кузгалышып, китәргә үк җыендылар. Ләкин шунда кинәт почмак йортның ишеге ачылып китте, аннан төтенме, пармы бөркелеп чыкты, нәрсәдер бик нык «чыжж!» итеп куйды, кешеләр кычкырыштылар… Габдулла яңадан ярыкка ябырылды. Әптелбәр бөтенләй койма башына ук менеп китте. Ул ара булмады, ишектән ут капкан сәләмә пиджагы белән Нигъмәт абзый йөгереп чыкты. Ул пиджагын тиз генә салып ыргытты да, сугышырга әзерләнгән кебек, кызыл күлмәгенең җиңен тиз генә сызганып, яңадан ишеккә йөгереп кереп китте. Аның артыннан тагын берничә эшче йөгереп керде.
Аннан соң тавышлар да, чыжылдау да тынды. Зур бер аждаһаны үтереп тынычланган кыяфәт белән Нигъмәт абзый, аның артыннан башкалар килеп чыктылар.
Шулвакыт хуҗа өенең баскычы шыгырдап китте. Аннан «кәрлә» йөгереп төште дә, кабаланып, әлеге ишеккә кереп югалды… Әүвәл аның «мә, ә, ә, ә!» дигән ачы тавышы ишетелде. Бераздан ул йөгереп чыкты да:
– Нимәт! Нимәт! Кая Нимәт? – дип кычкырды. Бик нык ачуланган, ахры, аның борыннары шәмәхәләнгән, күзләре ут чәчә иде.
Нигъмәтҗан, пешкән бармагын кара чүпрәк белән урап бәйли-бәйли, аның алдына килеп басты да гаепле кеше сыман елмаеп аңлатты:
– Әз генә өлгермәдем, Садыйк абзый. Өлгергән булсам, ут-күз чыгасы юк иде…
Эшчеләр куәтләделәр:
– Әйе, әйе, маладис, Нигъмәтҗан… Ул, кереп, утның өстенә капланмаса, бензин мичкәсен саклап калып булмый иде…
«Кәрлә», кулларын бутап, нәрсәдер кычкырырга тотынды, аннан кинәт очынып китте һәм, үрелеп, үзеннән бер ярым өлеш биек Нигъмәтҗанның яңагына сукты. Буе җитмәү сәбәпле, аңа, суккан чакта, аяк очында бик нык күтәрелеп куярга туры килде.
Габдулланың тыны кысылды.
Менә, менә хәзер нәрсәдер була. Нигъмәтҗан абзыйның ачуы килә дә, ул бу «кәрлә»не, күтәреп, һавага чөеп җибәрә, «кәрлә» болытлар эченә кереп күздән югала… Йә ул әнә теге олы кисмәкне күтәреп ала да эчендәге акбур измәсе-ние белән «кәрлә»нең башына каплый, давыл куба, җир тетрәп китә, кешеләр аякларыннан егылалар…
Ләкин, гаҗәпкә каршы, боларның берсе дә булмады. Нигъмәтҗан абзый «кәрлә» алдында тик кенә басып торуында дәвам итте. Тегесе тагын кычкырынды-кычкырынды да, куллары белән янап:
– Матри син! – диде һәм кире өенә кереп китте.
Габдулла ул көнне бик озак бу вакыйгадан айный алмый йөрде. Урынына яткач та, ул: «Юк, әле Нигъмәтҗан абзыйның ачуы килеп өлгермәде. Менә аның бервакыт ачуы килеп җитәр дә, ул бөтен дөньяны дер селкетә башлар», – дип уйлады.
Төн дә үтте, икенче көн дә, өченче көн дә узып китте, әмма бернинди җир селкенү булмады һәм «кәрлә»нең болытлар эчендә очып йөрүе күренмәде.
Аннан соң вакыйгалар бөтенләй икенче төрлегә әйләнеп китте.
10
1891 елның 13 августында Казан Суд палатасы отставной рядовой Ибрай солдат Батыршинның эшен карады. Эш Суд палатасы өчен артык дәрәҗәдә вак, шуның белән бергә бик гыйбрәтле иде. Суд белән солдат арасында шундый сөйләшү булып алды:
– Хезмәттән кайчан кайттыгыз?
– Былтыр, ноябрьдә…
– Кая кайттыгыз?
– Өемә. Югары Ашытка. Мәңгәр волосы…
– Шәһәргә ни өчен килдегез?
– Торырга рәт бетте… Шәһәргә килүчеләр бер мин генә түгел… Безнең якта ачлык халыкны волысы-волысы белән кузгатты. Сатарлык әйбере булганнар, бераз акча ясап, ераграк та киттеләр. Кавказга, Донбасска… Ә безнең пашпорт алырлык та акчабыз булмады шул. Кая барасың?
– Шәһәрдә нишләп йөрдегез?
– Эш эзләп… Монда миңа кадәр килеп өлгергән агай-эне күп икән. Эш табып булмады.
– Шуннан урларга карар иттегез?
– Нишлисең? Ачтан үлеп булмый бит…
– Соң, ул баудан алып киткән сәләмә кофтага егерме тиен дә бирмәсләр иде бит.
– Мин аны сатарга дип урламадым…
– Алайса, нигә урладыгыз?
– Төрмәгә утыртмаслармы, дип…
– Нигә алай сезнең төрмәдә утырасыгыз килде?
– Ачтан үлеп булмый бит…
Суд Батыршинны акларга мәҗбүр булды. Батыршин судның карары белән риза булмады.
Мондый хәлләр тора-бара күмәк төс ала башлады. Шәһәр ач һәм ярым ялангач суык аяклар, ятимнәр, саилчеләр, караклар белән тулды. Урамнарда полиция ташландык балалар тапты. Ачларның берсе Печән базарында, тукларга протест йөзеннән, Гобәйдуллиннар кибете алдына өелгән он капчыкларына пычак белән һөҗүм итте һәм, үзен килеп тотканчы бик күп капчыкны кискәләп, урамны он белән тутырды. Аннан юлчыларны талаулар, кибет һәм складларга төшүләр күбәйде. Төрмәләр уголовный җинаятьчеләр белән тулды. Шәһәр идарәсе, җинаятьләр күбәюне фәкать авыллардан эш эзләп агылган крестьяннарга сылтап, су юлы пристаньнарында каты карантин оештырды, пароход һәм көймәләр белән килгән крестьяннарны, пристаньга төшермәстән, кире кайтарып җибәрү чараларын күрде. Крестьяннар исә, шәһәргә үтәр өчен, Казан пристанена кадәр үк туктап, урманнар һәм кырлар аша җәяү килделәр, барыбер шәһәргә үтеп керделәр…
* * *
Тирече Садыйкның складын августның 30 ына каршы – төнлә белән бастылар. Башы авыр тимер белән ярылган Нигъмәтҗанны иртән склад янында һушсыз хәлендә таптылар һәм, арбага салып, шәһәр больницасына озаттылар. Аны анда Сәхип солдат килеп алып китте. Ул, аны арбага күтәреп салганда, һаман сөйләнде:
– Әйттем мин, ябышып ятма шулхәтле Садыйк бай складына, кит көчеңә лаек берәр зуррак хезмәткә. Кадереңне белә төшәрләр. Акчалы да булырсың… Пәһлеван бит, мин сиңайтим, Сәетбаттал Газыйныкы кебек көче бар… циркка кереп көрәшим дисә, билләһи газыйм, теге француз батыры Эмиль Фоссны әйләндереп сала бит. Юк! Әт-дөнья куласа шул…
Склад басучылар, берәүләр әйтүенчә, җиде, икенче сүзләргә караганда, унике кеше булган, кайберәүләр бу санны хәтта кырыкка җиткереп тә сөйлиләр иде, һәрхәлдә, Нигъмәткә бер генә кеше һөҗүм итмәгән. Аңа бергә-бер каршы чыгарга кемнең дә йөрәге җитмәс иде, әлбәттә… Ләкин эшнең кызыгы шунда ки: Нигъмәтҗан егылуын егылган, ә складны талатмаган; кешеләр, уянып, аңа ярдәмгә килеп җиткәнче, ул, хуҗасының малын үз малы кебек саклап, талаучыларга күкрәге белән каршы торган!..
Дүртенче бүлек
1
4 сентябрь көнне Казанда иртәдән бирле бертуктаусыз чиркәү кактылар… Талгын гына сугылган калын чаңнарның тавышы ике бистә арасындагы сазлык томаны аша чайкалып, дулкын-дулкын булып килгән шикелле тоела һәм бик сагышлы булып ишетелә иде. Башта моңа әһәмият бирмәгән Яңа бистә халкы тора-бара, сәерсенеп, Казан ягына караштыра башлады: